Сценарий внеклассного мероприятия 9 май-Жину бэйрэме

Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә.«9 май – Җиңу бәйрәме» сценариясеМаксат: Укучыларны әти-әнине һәм әби-бабаларның гомумән, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәте белән таныштыру, ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, сугыш афәтенең һәр көне, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү, тынычлык сөюче щә...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«9 май - Җиңу бәйрәме»

сценариясе

Төзеде

Батталова Г.Р.

Максат: Укучыларны әти-әнине һәм әби-бабаларның гомумән, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәте белән таныштыру, ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, сугыш афәтенең һәр көне, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү, тынычлык сөюче щәхес тәрбияләү.

Бәйрәмне укучылар «Синий платочек» җырына бию белән башлый.

Гөлназ: Хәерле көн! Исәнмесез!

Хөрмәтле ветераннар, авылдашлар, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык Бөек Җиңүнең 60 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Илебез күгенең аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын Гомер, сәламәтлек, тыныч көннәр насыйп булсын барыгызга да.

Фәнзия: Хөрмәтле авылдагларыбыз - сугыш һәм хезмәт ветераннары. Бүген без сезгә дан һәм мәдхия җырлар, сезнең түземлелегез, сабырлылыгыз алдында баш ияр өчен җыелдык.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар,

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар.

Кинәт кошлар тавышы тына. Музыка туктый.Еракта туп шартлаган тавышлар ишетелә.

Гөлназ: Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья

Соңгы тапкыр кояш балкыды

Таң атмады бүген, таң атмады

Алды җирне сугыш ялкыны

«Священная война» җыры яңгырый

Вставай, страна, огромная. Вставай на смертный бой

С фашисткой силой темною. С проклятою ордой!

Пусть ярость благородная Вскипает как волна

Идет война народная, священная война.

Не смеют крылья черные, Над родиной летать

Поля ее просторные, Не смеет враг топтать

Пусть ярость благородная

Вскипает как волна

Идет война народная

Священная война.

Фәнзия: Ирләр ките, кызлар елап калды

Шаулап калды иген өлгереп

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы өзелеп

«Солдатлар» җырын башкару

Озатып вокзаллар каршында

Маңгайдан үптеләр аналар

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар

Балалар керделәр утларга

Балалар сүз бирде тупларга

Купләре төрелеп шинельгә

Калдылар еракта йокларга

Гөлназ: Менә шулай башланып ките тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы. Бу 1941 елның 22 июнь таңы идее. 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагы да әле беркем дә белми иде.

Резеда: Авылыбызның иң-иң уртасында

Иң матур һәм күркәм урында

Һәйкәл булып баскан солдат тора

Винтовкасын кысып кулына

Альбина: Кемнәр болар, исемнәрен ничек?

Белеп-булмый-кайда туганнар?

Тик шунысы ачык, биеклекне

Яулаганда һәлак булганар

Ләйсән: Берсе ята гүя ял иткәндәй

Печән чапкан чакта болында

Икенчесе ята бер уч туфрак

Кысып тоткан килеш кулында

Эльвира: Өченчесе алга карап баскан

Кочаклаган килеш каенны

Ул әйтә күк фронт алга китү

Баса минем барлык кайгымны.

Гүзәл: Истәлеккә куйган һәйкәлләрдә

Булмасын дип бер дә хаталык

Без аларны уртак исем белән

Җиңүчеләр диеп атадык.

ҺӘЙКӘЛ ТАВЫШЫ: Розалия апа Тукта, иптәш, тукта!

Минем яннан, тыныч кына үтеп китмә син

Мин бит гади генә бер сын түгел

Мин-көрәшче!

Авылдашың синең, иптәшең! Онытма син!

Бик кыммәткә төште синең бәхет безгә!

Шул хакта гел сөйләп тору өчен

Таш сын булып, һәйкәл булып кайттык бүген Сезгә!

Резеда: Купме сагышлы караш, күпме күз яшьләре күрде бу һәйкәл.

Альбина: Күпме ятим аналар һәйкәл янына килеп бу таш сыны «балам» диеп сыйпадылар.

Ләйсән: Күпме тол хатыннар һәйкәл янына килеп назлы сүзләрен пышылдадылар.

Мөслимә апа: Авыр чорның батыр хатыннары

Күз яшьләрен эчкә яшереп

«Ипи» өчен уфаллалар тартып

Станцадан орлык ташыды

Шул толларның ятимнәре бит сез

Буразнада үскән балалар

Үткәннәрне искә алыйк әле

Ачылса да кабат яралар

Фәнзия: Сугышка безнең авылдан 180 ир-егет киткән. Күпме авылдашыбыз чит-яр җирләрдә ятып калды. Алар еракта, дөньяның төрле илләре туфрагында мәңгелек йокыга талдылар.

АНА:

Әнисә апа: Улым! Газизем, бердәнберем. «Мин бит тиз кайтырмын, әни», - дип елмая-елмая чыгып киттең дә -югалдың. Күзләрем исән чакта сине кабат күрермен дип өметләнгән идем. Кайтмадың шул. Атаң белән бергә еракта калдыгыз. 60 ел мин сезне көтәм, 6 ел, 6 көн генә түгел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы озак төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.

ҺӘЙКӘЛ ТАВЫШЫ:

Розалия апа: Исеңдәме, әнкәй, мине озатып

Авыл күмелгәнче бардың да

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың да

Әрнетмәскә теләп мине шунда

Елавыңнан үзең тын булдың

Тик шулай да күзең сөртер өчен

Яулык почмагына тотындың

АНА: син яраткан җырларны җырлап

Күңелемне әзрәк юатам

Син дә кушылып минем белән

Җырлашасың кебек ерактан

Гөлназ: Күзләреңне тутырып, әби, җаным

Кемне эзлисең син, карыйсың?

Хәтерләтә синең карашларың

Канлы сугышларның тарихын

КЫЗ-ӘБИ:

Наташа: Ялгыз башка иптәш эзләгән күк

Тулган айга карый күзләрем

Шул ай кебек балкып йөрисеңдер

Кайларда син минем гүзәлем!

Йолдызларга карап уйга талам,

Сине уйлап өзелә үзәгем…

Сагынасыңмы, әллә оныттымы?-

Кайларда син минем гүзәлем?

Эльвира: әнә шулай газиз улларын, сөйгән ярларын, Гомер иткән ирләрен көтә-көтә алар Инде картайдылар.

Гүзәл: көтә-көтә үзләре дә гүр иясе булдылар. Ләкин ул көннәрне оныту мөмкин түгел. Халык хәтере үлмәде.

Бергә: Халык хәтере- мәңгелек.

Гөлназ 1941 нче елның 22 нче июне беркайчан да Кире кайтмасын

Бергә Кире кайтмасын! Кабатланмасын!

Резеда: Ул көн коточкыч кайгы белән тарих битенә язып куелды.

Альбина Ул көн снаряд кыйпылчыклары булып кешеләрнең тәннәрендә йөри әле.

Ләйсән Култык таякларының, протез аякларның шыгырдавы булып колакларыбызга ишетелә әле ул көн.

Гүзәл Улары кайтмаган аналарның, тол калган хатыннарның күз Яше булып күзләребезгә күренә ул көн.

Эльвира «Әти!» диеп әйтергә тилмереп үскән сабыйларның каргышына төренгән ул көн.

Фәнзия Буген безнең арада сугышның бөтен авырлыгын, аның газап-михнәтен кичергән ветераннар, иңнәренә сугыш авырлыгын күтәргән тыл-хезмәт батырлары утыра. Хөрмәтле ветераннар! Бүген сезнең һәркайсыгыз алдында баш иябез, мең-мең рәхмәт сезгә!

Гөлназ сүзне - мәктәп директорына

- колхоз рәисе

- администрация кунагына

- авыл советы рәисе

- соцзащита, раисабез

Эльвира Ал нурларга төренеп кояш байый

Үткән юллар килә күңелгә

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онытылмаслар гомер-гомергә

Ләйсән Югалтулар алып килде сугыш

Күпме ирләр кайтмый калдылар

Шул ирләрнең йокыларын саклап

Ак каеннар моңсу шаулыйлар

Гөлназ Мәңгелек ут булып яна хәтер, сүнмәс ялкын булып кабына

Үткәннәргә тарта бүген күңел, батырларын илем сагына

Ватаныбыз азатлыгы, безнең бүгенге тыныч көнебез өчен яу кырында ятып калган авылдашларыбызны тынлык белән искә алыйк

Тынлык

Альбина Уйный быргылар, тындылар туплар

Шатлык кичерә безнең батырлар

Явыз дошманны алар җиңделәр

Берлин өстенә ал байрак элделәр

Резеда Җиңү көне! Халык бәйрәм итә

Яз төренгән янар комачка

Җир чәчәкләр тезеп күкрәгенә

Йөз балкытып карый Кояш та

«День Победы» җыры яңгырый

День Победы, как он был от нас далек

Как в костре потухшем таял уголек

Были версты, обгорелые в пыли,-

Это день мы вспоминали, как могли

П-в: Этот день Победы, порохом пропах

Это праздник - сединою на весках

Это радость со слезами на глазах

День Победы, День Победы, День Победы!

Дни и ночи у мартеновских печей

Не смыкала наша родина очей…

Дни и ночи битву трудную вели,

Этот день мы приближали как могли

Здравствуй, мама, возвратились мы не все..

Босиком бы пробежаться по росе..

Пол Европы, прошагали пол Земли

Этот день мы приближали как могли

Гөлназ Җиңү килде җирне нурга күмеп

Шатлык белән күзне чылатып

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып

Наташа «Ветераннар»

Картаймагыз, әле , ветераннар

Европаны саклап калган ирләр

Җиңү бәрәмнәрен якынайтып

Үттегез сез сез күпме илләр

Үттегез сез күпме җирләр

Үттегез сез, батыр ирләр.

Җырлагыз сез җиңү көннәрендә

Яшьлегегез - җиңү көйләрендә

Ветераннар, сез күп түгелләр бит

Кайталмады күпләр өйләренә

Кайталмады купләр илләренә

Кайталмады туган җирләренә

Ветераннар, сез күп түгелләр бит

Узыгыз, сез данлы ветераннар

Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар

Сезгә тиеш әле бик күп назлар

Сезгә тиеш әле бик күп язлар

Сез күп түгел Инде, ветераннар

Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар

Сезгә тиеш әле бик күп язлар

Гөлназ Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сез - бүген дә сафта. Һәркайсыгыз - гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, саф күңелле әүлия затлар. Тагын бер кат рәхмәт Сезгә!


© 2010-2022