Разработка урока по татарской литературе Якташларыбыз иҗатында - табигать

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР Әлки МР муниципаль белем бирү учреждениесе

Карга төп гомуми белем мәктәбе




Якташларыбыз иҗатында - табигать


Ачык дәрес - сәяхәт эшкәртмәсе



Автор: I кв. категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галиуллина Г.Ә.











2015

Дәреснең максатлары:

- пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;

- әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын танып - белергә өйрәтү;

- якташ әдипләр иҗатына, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;

- укучыларның сөйләм әдәбен үстерү.

Җиһазлау:

компьютер, презентация, диск (Нәфкать Нигъмәтуллин «Мине юллар чакыра», кошлар тавышлары, Риназ Шиһапов "Әлкием, әллием, бәллием...", "Алпарым"), авылыбызда елның төрле фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр, "Оста куллар" түгәрәгендә ясалган чәчәкләр, гөлләр рәсемнәре, халык мәкальләре, якташларыбыз Ш. Маннапов, Н. Дәүли, С. Маннапов фотосурәтләре, Н. Дәүли Сайланма әсәрләр. 2 томда. 1 том. Шигырьләр һәм поэмалар. Тат. кит. нәшер. 1969 ел, 3 бит, Н. Дәүлинең "Әлкием, әллием, бәллием...", Ш. Маннаповның "Әлкием чишмәләре" шигырьләре, укучыларның үзләре язган шигырьләре һәм язмалары, уенчык кармак һәм балыклар.

Дәреснең методы:

эзләнү, әңгәмә.

Дәреснең барышы:


  1. Оештыру өлеше. а)Исәнләшү:

  • Исәнмесез, укучылар.

  • Исәнмесез, саумысез.

  • Кәефләрегез ничек?

Кояшлы иртә кебек.

Татар телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

б) Кизү укучының рапорты. (Ел фасылына, һава торышына игътибар сорала).


  1. Н. Нигъмәтуллин башкаруында "Мине юллар чакыра" дигән талгын гына җыр астында дәреснең темасын, максатларын хәбәр итү. (Слайд №1)

  2. Төп өлеш.

Укучылар, дәресебезне юкка гына шушы җырдан башламадык. Бүген без сезнең белән туган як буйлап сәяхәткә чыгабыз. Туган як һәркем өчен изге, кадерле. Ул кешегә яшәү өчен көч-куәт бирсә, язучыларга, шагыйрьләргә илһам, дәрт өсти. Һәр язучының, шагыйрьнең әсәрләрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан - буена сузыла.

Бүген без дә сезнең белән, туган як матурлыгын күрергә омтылып, сәяхәткә чыгабыз. (Слайд № 2)

Иҗат максатыбыз - туган як табигатенең матурлыгы белән горурлану, илһам алу, аны күзәтеп, үзебезнең иҗади эшләребез өчен материал туплау. Шулар нигезендә без сезнең белән сочинение язарга әзерләнербез. Һәр сәяхәтченең кулында кәгазь - каләм була. Аннары маршрутны билгелик. Алар сезнең өстәлегездә ята. Туган ягым - илһамлы як исеме астында башладык. (Слайд № 3)

Разработка урока по татарской литературе Якташларыбыз иҗатында - табигать









(Слайд №4) "Халык әйтсә, хак әйтә" тукталышына тукталыйк. Туган як һәркемгә газиз. Ә халкыбыз туган якны нәрсәгә тиңли?

  • Туган як - алтын.

  • Туган як - яшел бишек.

  • Туган як - әни һ. б.

(Слайд № 5) Шулай укучылар туган як турында мәкальләр, әйтемнәр бик күп. Сез дә беләсез икән. Сәяхәтебезне дәвам итик. Карагыз әле, монда без киләсен белепме, ниндидер язулар калдырганнар. ( ШИГЫРЬЛӘР сүзенең хәрефләре буташтырып бирелә. Сүзне җыярга). Шигырьләр икән ләбаса, тыңлагыз әле, бу исемнәр сезгә берәр нәрсә турында сөйләмиләрме?

Разработка урока по татарской литературе Якташларыбыз иҗатында - табигать Разработка урока по татарской литературе Якташларыбыз иҗатында - табигать Разработка урока по татарской литературе Якташларыбыз иҗатында - табигать

Ш. Маннапов Н. Дәүли С. Маннапов

_ Әйе, болар безнең районыбызда туып - үскән шагыйрьләребез. Сезгә аларның кайсылары күбрәк таныш?

  • Н. Дәүли исеме, дисез. Шулай, бу исем сезгә таныш. Без аның белән кайчан танышкан идек?

  • Татар теле дәресендә күп мәгънәле һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне үткәндә ("Икмәк"),"Язмышка юл"әсәрен укып беләсез.

  • Әйе, укучылар, Н. Дәүли - ул безнең горурлыгыбыз, йөзек кашыбыз. Аның тормыш юлы, иҗаты турында без киләчәктә сөйләшербез.

  • Ә хәзер мин сезгә менә бу язманы укып китмәкче булам. (Өзек. Н. Дәүли. Сайланма әсәрләр. Ике томда. 1 том. Шигырьләр һәм поэмалар. Тат. кит . нәшер.1969 ел, 3 бит).

Бер укучы Н. Дәүлинең "Әллием, бәллием" шигырен укып күрсәтә.

  • Тагын кемне аерып әйтә аласыз?

  • Ш. Маннаповны. (Бер укучы "Әлкием чишмәләре" шигырен укый).

  • Автор нәрсә әйтергә тели? Кайсы юллары ныграк ошады?

  • Укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар.

  • Бу тукталышыбыз "Шигырь юлларында туган як матурлыгы" дип аталыр.

4.Физминут.

Укучылар хәзер ял итеп алырбыз. "Балык тоту" уенын оештыру. Уенчык кармак һәм балыклар. Кошлар сайраган тавышлар, талгын гына көй яңгырый. Укучылар чиратлап балык тоталар. Кичергән хисләре белән уртаклашалар.

Укучы. Без дә туган якны яратуыбызны үзебезнең рәсемнәрдә күрсәтергә тырыштык. Әгәр мөмкин булса, менә бу аланга туктар идек. "Туган як бизәкләре" тукталышы. (Берничә укучы үзләренең рәсемнәре турында сөйлиләр. Бу эш өй эше итеп бирелгән була) (Слайд № 6).

Әйе, укучылар, сезнең рәсемнәрегездә дә пейзаж сурәтләнгән. Ә шигырь белән рәсем арасында нинди аерма бар соң? (Беренчесендә сүзләр сурәт ясый, ә икенчесендә буяулар, төсләр телгә килә).

-Укучылар, сезне шулай матур ясарга кем өйрәтте соң?

- Рәйнә Ибраһимовна - "Оста куллар" түгәрәгенең җитәкчесе.

Шулай, Рәйнә Ибраһимовна - үз эшенең остасы.

(Слайд № 7) Юлыбызны алга таба дәвам итәбез. Безне телеграф баганалары озата.

Чыбыкларына кунып, кошлар сайрый. (Талгын көй астында кошлар сайраган тавышлар) Безгә әйтер сүзләре бар, ахыры.

(Конверттан диск алына). Аннары туган як турында җырлар тыңланыла. (Р. Шиһапов башкаруында "Алпарым", "Әлкием, әллием, бәллием".)

Укучылар, без беренче тукталышта туган як турындагы шигырьләр белән танышкан идек инде, ә монысында җырлар тыңладык. Җыр белән шигырь арасында нинди аерма бар?

Җырның 2 авторы була: шагыйрь һәм композитор.

Туган як кырларында үскән матур чәчәкләр дә, ап - ак каеннар да, таулар да, гомумән, барча табигать күңелгә бик якын. Шагыйрьләр аны сүзләр белән, композиторлар моң аша чагылдыралар. Тукталышыбызга, шулай итеп, "Туган як моңнары" дигән исем бирәбез.

(Слайд № 8) Укучылар, безнең юлыбыз дәрьяга килеп җитте - тел дигән дәрьяга. Иң элек искә төшерик әле: дәрья безнең сөйләмдә нинди мәгънә белдерә?

- Зур су, елга, диңгез.

- Әйдәгез әле шушы урында "Туган тел" җырының бер куплетын җырлыйк. Туган телебезне ничек яратасыз икән?

- Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз.

- Туган ягыбыз турында сочинение язганда нинди сүзтезмәләрдән файдаланырсыз икән?

- Олы шагыйрь, бөек шәхес, изге җирем, сихри урман, гүзәл җир, назлы гөлем һ. б.

Тукталышыбызга "Туган тел дәрьсында" дигән исем бирербез.

Ә хәзер соңгы тукталышка юл алабыз. (Слайд № 9). Ул "Туган ягым матурлыгын таулардан эзлим" дип аталыр. Әнә алда иҗат тавы. Сез шул тауга менәргә тиешсез. Анда инде болай гына менеп булмый. Сез тау итәгенә утырып, иң элек бүген күргәннәрегез, ишеткәннәрегез тәэсирендә туган якның матурлыгы турында сочинениенең каралама өлешен язарга тиеш буласыз. Без язган тукталыш исемнәре сезнең планыгыз булыр. Әйдәгез әле, аларны укып чыгыйк. Шул план нигезендә языгыз.


  1. Дәрескә йомгак. Димәк, безнең түбәндәге план килеп чыкты:


  1. Туган ягым - илһамлы як.

  2. Халык әйтсә, хак әйтер.

  3. Шигырь юлларында туган як матурлыгы.

  4. Туган як бизәкләре.

  5. Туган як моңнары.

  6. Туган тел дәрьясында.


  1. Өй эше бирү. Сочинениене дәфтәрләргә язып килергә.


  1. Билгеләр кую. Саубуллашу.





© 2010-2022