РУС БАЛАЛАРЫН ТАТАРЧА ЯЗУГА ӨЙРӘТҮДӘ ПРОБЛЕМАЛАР

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

РУС БАЛАЛАРЫН ТАТАРЧА ЯЗУГА ӨЙРӘТҮДӘ ПРОБЛЕМАЛАР


ШӘЙМӘРДӘНОВА ЛИЛИЯ ВӘЗИХ КЫЗЫ

КАЗАН ШӘҺӘРЕ, СОВЕТ РАЙОНЫНЫҢ

"АЕРЫМ ПРЕДМЕТЛАР ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН 86 НЧЫ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ"


Бүгенге көндә алдынгы методистлар, методика буенча галимнәребез рус балаларын татар теленә укытуда шактый эзләнүләр үткәрделәр.

Соңгы еллар язуга өйрәтү методикасында эшне этапларга бүлеп оештыру теориясен уңышлы куллану күзәтелә. Бу хезмәтләр авторлары балага эш (язу) алымын гына түгел, ә тиешле юнәлеш тә бирергә кирәк дип саныйлар. Мәсәлән, балалар һәр хәрефнең таяну ноктасын үзлегеңнән табуны махсус өйрәтергә (әйтик, түгәрәкләнгән яки сызыкларның юнәлеше үзгәргән урыннарны) һәм эшне шушы нокталар буенча башкарып күнектерергә тәкъдим ителә. Кайбер хезмәтләрдә шушы максатларда сызымнар куллану кулай дип табыла: балалар ромб сызалар, аны икегә бүләләр һәм шуның эченә һәр «яңа» хәрефне язалар, соңыннан бу хәрефне күңелдән язалар» .

Хатасыз язарга өйрәтүдә төп принцип итеп әсбап авторлары комплекс күнегүләр, хаталар өстендә эшләүне һәм орфоэпия проблемаларын хәл итүдә күрәләр. «Дөрес язарга өйрәткәндә, кече яшьтәге укучыларның татарча язганда, җибәрә торган типик хаталарын өйрәнү зур әһәмиятка ия. Язганда хаталар җибәрү, беренче чиратта, укучыларның сүзләргә аваз анализы камил булмавы белән аңлатыла. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда укучылар «аваз» хаталары якынча 40 % тәшкил итүе мәгълүм. Бу факт Л.В. Щербаның хаклыгын тагын бер кат дәлилли. Ул: «Орфография мәсьәләләрен хәл итү өчен, башта орфоэпия мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк», - дип язган» .

Шул ук рәвештә язарга өйрәтү турында Ф.С. Сафиуллина хезмәтендә сүз бара. Ләкин автор рус балаларын татарча язарга өйрәтүдә төп кыенлыкларны да билгеләп үтә. Шулай, ул: «татарча грамоталы язарга өйрәтү рус мәктәбендә гаять авыр. Моның сәбәпләре дә күп: 1) аваз белән хәреф еш кына туры килми; 2) татар телендә күпчелек сүзләрнең язлышын сингармонизм законы (рәт гармониясе) билгеләсә дә, алынма һәм кушма сүзләр бу законга буйсынмыйлар; 3) ассимиляция, диссимиляция, редукция, иренләшү, элизия очраклары сүзнең әйтелеше белән язылышы арасында зур аерма булуы турында сөйлиләр; 4) рус орфографиясендә фонетик-морфологик язылыш өстенлек итә, татар телендә фонетик һәм морфологик язылыш төп принциплары булса да, алдагы фонетик үзгәреш төрләре боларга каршы килә» .

Ф.С. Сафиуллина язарга өйрәтүнең татар телен өйрәнгәндә ярдәмче ысул икәнен һәм аның әһәмияте зур булмаганлыгын да билгеләп үтә.

Дөрес язуга өйрәтү тел системасын, грамматик һәм орфографик кагыйдәләрне үзләштерү процессына һәм сөйләшүгә бәйләнеп тора. Сүзләрне дөрес язу ишетүгә, күрүгә һәм хәрәкәткә (мотор хәрәкәтенә) нигезләнеп, ягъни гамәли юл белән үзләштерелә» .

«Язу - телнең график формасы ул. Дөрес язуның өч нигезе бар:

1) фонетик нигез (сүзләрнең әдәби әйтелешен белү);

2) морфологик нигез (сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен белү);

3) график нигез (әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләрне дөрес яза белү).

Укучыларның язу күнекмәләрен үстерү өчен, түбәндәге күнегүләрне кулланырга мөмкин. Алар арасында «Татарча языгыз», «Сорауларга җавап бирегез», «Сүзләр белән җөмләләр төзегез», «җөмләләрне дәвам итегез» һәм башка биремнәр урын алган» .

Ә төрле күнегүләрдән Ф.С. Сафиуллина утыздан артык биремнәр варианты тәкъдим итә. Алар арасында кызыклы һәм иҗади күнегүләр дә очрый.

Рус балаларын татарча язарга өйрәтүдә бик күп кыенлыклар туа, ләкин бу проблемага карата нинди дә булса аерым караш, аерым методика юк дияргә була. Укытучылар, методистлар рус телендәге әлифба кагыйдәләрен татар теленә механик рәвештә күчерәләр генә.

Татар теленең алфавиты еш үзгәргәнгә (гарәп язуыннан латин графикасына һәм 1939 нчы елда кирилл (рус) алфавитына күчү), татарча язарга өйрәтү методикасы аеруча зур үсеш алмады. Ләкин татар телен туган тел буларак укытканда, алтмыш ел эчендә төрле методикалар эшләнде. Ә рус балалары өчен андый методикалар өстендә соңгы елларда гына тирән эшли башладылар.

Кайбер галимнәр, укытучылар һәм методистлар (мәсәлән, Ф.С. Сафиуллина һәм башлангыч мәктәптә коммуникатив методы авторы Р.З. Хәйдәрова) язарга өйрәтүне төп максат итеп алмыйлар, бу ысул алар ярдәмче ысул, өстәмә чара итеп кенә күрәләр.

Шулай ук, Ф.С. Сафиуллина үзенең методикасына гамәлгә караган язу күнегүләре кертергә кирәклеген раслый.

Рус балалары өчен башлангыч сыйныф дәреклекләрендә кайбер авторлар татарча язуга өйрәтүдә рус әлифбасы ситемасын кулланалар. Татар хәрефләрен алар якын булган рус хәрефлә янына өстиләр. Икенче авторлар (коммуникатив метод кулланучылар) язуга бик аз дәрәҗәдә генә игътибар итәләр.

Рус балаларын татарча язарга өйрәтүдә төп кыенлыклар булып:

1) аваз белән хәреф еш кына туры килми;

2) татар телендә күпчелек сүзләрнең язлышын сингармонизм законы (рәт гармониясе) билгеләсә дә, алынма һәм кушма сүзләр бу законга буйсынмыйлар;

3) ассимиляция, диссимиляция, редукция, иренләшү, элизия очраклары сүзнең әйтелеше белән язылышы арасында зур аерма булуы турында сөйлиләр;

4) рус орфографиясендә фонетик-морфологик язылыш өстенлек итә, татар телендә фонетик һәм морфологик язылыш төп принциплары булса да, алдагы фонетик үзгәреш төрләре боларга каршы килә.



© 2010-2022