Гаяз Исхакыйның “ Сөннәтче бабай” хикәясенә филологик анализ

Филологический анализ рассказа известного татарского писателя- прозаика, общественного деятеля Галимжана Ибрагимова "Сөннәтче бабай" на татарском языке. В анализе есть данные истории написания рассказа, изучение системы образов ,подробно изучается стилистические особенности автора. Данный филологический анализ может использоваться в работе учителями -преподавателями татарского языка и учащимися старших классов в школах, где преподается татарский язык.
Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гаяз Исхакыйның " Сөннәтче бабай" хикәясенә филологик анализ.

1. Гаяз Исхакый "Сөннәтче бабай" хикәясен 1910- 1911 нче елларда , иҗатының "Таңчылык" дәверендә (1905-1911) язган. Бу чорда (1910 нчы елның көзендә) ул Төркиядә яши, ә 1911 нче елда Хәбибназар Сатлыков исеменә алынган паспорт белән Петербургка кайта.

2. Әсәр хикәя жанрында язылган.Әсәр төп герой Корбанколыйның тормышыннан берничә вакыйганы эченә ала, аның характерының сыйфатларын, үсү- үзгәрүен сөйли. Хикәядә "гади кеше"нең яшәү фәлсәфәсе, эчке дөньясы кичерешләре сурәтләнә. Әсәр натурализм иҗат юнәлешендә язылган. Анда шулай ук психологизм чалымнары да бар.

3.Хикәянең исеме "Сөннәтче бабай". Сөннәт- мөселманлык билгеләренең берсе. Аллаһы Тәгалә кушуы буенча иң беренче булып Ибраһим пәйгамбәр үз улы Исмагыйльне сөннәткә утырткан. Шуннан соң бу гадәт таралып киткән һәм мөселманнар дөньясында шулай булырга тиешле йола булып әверелгән.

Сөннәт- гарәп сүзе, гадәт, йола дигән мәгънәне белдерә. Аның тагын бер мәгънәсе бар, сөннәт дип пәйгамбәребез Мөхәммәт саллалаһы галәйһис-сәлам әйткән сүзләрне дә атап йөртәләр. Сөннәтләү дә пәйгамбәребез кушкан эш.

Сөннәтче-сөннәт йоласын башкаручы, бу эшне теләсә кем башкармаган.Аның күңеле пакь, яшәү рәвеше саф, тәне һәрвакыт ару-таза булырга тиеш.

Сөннәтче бабай исеме астында хикәянең төп герое Корбанколый бабайны атыйлар.Ул сөннәт йоласын үтәүче. Димәк, текстның исеме текст интерпритациясендә зур роль уйный.Ул эчке бәйләнешләрне тотып тора. Эчтәлеккә туры килә. Хикәянең исеме уңышлы сайланган.

4. Хикәянең кисәкләргә бүленеше. Хикәяне, шартлыча, ике өлешкә бүлергә була. Беренче өлеше- Сөннәтче бабайның карчыгы Гөлйөзем әби белән тормышы.Сөннәтче бабай йортындагы тормыш иң югары дәрәҗәдәге ислам дине кануннары,әхлагы белән сугарылган. Бабай өйнең тышында, әби эчендә үз эшләрен шулкадәр пөхтә һәм төгәл алып баралар.Сөннәтче бабай , әйтерсең, шушы кәсеп өчен генә туган. Ул- аның гомер итү максаты, көн итү ысулы да. Гөлйөзем әби дә картына сөннәтче вазифасын уңышлы башкарсын өчен генә яши кебек. Сөннәт йоласына үзләрен тышкы яктан гына түгел, эчтән дә әзерлиләр.

Халкыбызда "Ирне ир иткән дә хатын, җир иткән дә хатын "-дигән мәкаль бар.Әсәрдә моның шулай икәне аеруча көчле раслана.

Әсәрнең икенче өлешендә бабай өчен газаплы көннәр башлана. Гөлйөзем әби чирли һәм тиздән вафат була.Өйдәге һәрнәрсә гомер иткән хатынын хәтерләтә, тормышының кое китә, ялгыз яшәү ачысы йөрәгенә төшә. Шуңа күрә бабай икенче хатын эзли.

Икенче хатын бабайның өметен акламый. Ул таркау, эш рәтен белми,шапшак. Өй эче пычракка бата, кәҗәнең сөте бетә, бабай өеннән бизә.Ул бик борчылса да түзә, ләкин һәрнәрсәнең чиге була. Яңа хатынның, шүрлектә затлы тартмада гына кадерләп саклана торган, пәке белән бәрәңге әрчүен күргәч, Сөннәтче бабай бик ачулана, авыруга сабышы,үлем түшәгенә егыла һәм ике көннән җан тәслим кыла.

5. Әсәрдә практик эчтәлекле информация( Сөннәтче бабайның тормышы)бирелгән.

Концептуаль эчтәлекле информация дә (хикәяләүче фикере) чагыла. Хикәяләүченең героен үз итүе күренә. Ул аны "безнең Сөннәтче бабай" дип атый.

Шулай ук, текст артындагы информация дә бирелгән. Авторның милләт язмышы,аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен кайгыруы сизелә.

6.Әсәрдә образлар системасы.

Кеше образлары:

Сөннәтче бабай (Корбанколый)- төп образ;

Гөлйөзем әби- ярдәмче образ;

Яңа карчык- эпизодик образ;

Хәзрәт- эпизодик образ;

Абыстай- эпизодик образ;

Күрше Гадилә әби- аталучы образ;

Сәлман Фарси хәзрәтләре- аталучы образ.

Мөәзин хатыны- аталучы образ;

Тегермәнче Фәхри хатыны, Миңлесафа-эпизодик образ.

Табигать образлары:

Миләш агачы-аллегорик образ. Күчерелмә мәгънәдә Сөннәтче бабай тормышын белдерә (бабай үлгәннең икенче язында ул яфрак ярмый).

Ике каен- аллегорик образ, яңа тормыш башлануны белдерә.

Әйбер образлары:

Пәке- милли традицияләр, алардан мәхрүм калган кеше тамырсыз, кыйбласыз кала.

7.Тел-стиль чараларына күзәтү.

Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" хикәясе чәчмә сөйләмдә иҗат ителгән. Аңа күпсөйләмлелек хас. Хикәяләүче сөйләменә геройларсөйләме килеп кушыла.

Күпсөйләмлелек диологларда гына түгел, сөйләмнең субъект оештырылышында да чагылыш таба. Хикәядә тирә-юньне сурәтләү, сөйләшүләр белән янәшә Сөннәтче бабайның уй-фикерләре, хис-кичерешләре үсеш-үзгәрештә күзәтеп барыла.

Лексик чаралар кулланышы ягыннан, әсәргә гарәп-фарсы алынмалары белән баетылган иске теллелек хас. Мәсәлән:"Аның яше югалган кеби, исеме дә югалган иде." ."...үткен чалгы пәкесе берлән...".

Әсәрдә троплар.

Сынландыру(җансыз предметларны җанлы итеп күрсәтү): Мәсәлән:"Көзгә таба аның кып-кызыл миләш сабаклары..., Сөннәтче бабайның өене бизи иде; аның искелектән туеп беткән йөзенә көләчлек бирә, битенә кызыл йөгертә иде".

"Пәке шәҗәрәгә караганда шәфкатьсезрәк булса да , ул бик мөкаддәс иде".һ.б.

Чагыштырулар:

"Аның өенең алдында..., бер караганда ,һаваланганнан күкрәгене чыгарып ,кукраеп тора кеби, бер караганда , картайганнан арып, билене тота алмаенча ,бөкрәеп тора кеби күренә торган миләш агачы бар иде.Көзгә таба аның кып-кызыл миләш сабаклары кызыл ахаң кеби салынып , сөялеп , яшь кызларның муеныны, кулыны колагыны бизәкли торган төймәләр, алкалар кеби Сөннәтче бабайның өене бизи иде...".

"...арышы, сары ука кеби, башыны күтәрә алмаенча сузылып ята иде".һ.б.

Метафоралар:

"...никадәр анларның авызыннан суны агызса да,..."

"...кыярга рәхәт йөзе күрсәтми торгани Гата малае Касыйм да, ...йомыркаларына көн күрсәтми торган ирдәүкә кызы Мәрфуга да шул миләшләргә каршы тугры килә алмый иде".һ.б.


© 2010-2022