Әдәби кичә. Шәрәф Мөдәррис

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

«Марс гомуми урта белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе







Авылдаш шагыйребез, язучы, публицист Шәрәф Мөдәрриснең тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне пропагандалау өчен төзелгән әдәби кичә эшкәртмәсе.

"Безнең якташ"







Төзеде:

Беренче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Хөсәенова Нурзилә Ринат кызы.



"Безнең якташ"

Әдәби кичә.

Максат:

Авылдаш язучыбыз Ш.Мөдәрриснең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү; әсәрләрен укуга кызыксыну уяту; аның әсәрләре аша укучылар күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек,батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

(Кичә Шәрәф Мөдәрриснең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация белән үрелеп бара.)

1 нче алып баручы

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, укучылар! Бу кичәбезне якташыбыз, авылдашыбыз, язучы, шагыйрь, публицист Шәрәф Мөдәрриснең якты истәлегенә багышлыйбыз. Кичәбездә Шәрәф Мөдәрриснең тормыш юлы, иҗаты белән танышырбыз. Авылдашыбыз иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле итеп укырбыз.

2 нче алып баручы

Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов 1919нчы елның 1нче ноябрендә хәзерге Татарстан республикасының Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Шәрәф, гаиләдә олы бала буларак, әнисенә сеңелләрен тәрбияләп үстерергә ярдәм итә. Авылның башлангыч мәктәбендә тырышып укый һәм кышын үзе ясаган чаңгы белән, язын-көзен исә чабата киеп кырлар аша карлы-бозлы сулар ерып, Мунчәли җидееллык мәктәбенә укырга йөри. Мунчәли мәктәбендә уку чоры булачак шагыйрь өчен каты сынау һәм шигырьләр яза башлау еллары булып санала. "Алмаш" исемле стена газетасында Шәрәфнең шигырьләре яктыртылган.

1 нче алып баручы

Шәрәф Мөдәрриснең сеңелесе Салисә апа сүзләреннән: "Әни төннәр буе безнең янда җеп эрләп, Габдулла Тукайның "Әллүки", "Тәфтиләү", "Зиләйлүк", "Туган тел"ен җырлый, татар халык җырларын суза иде. Тукай шигырьләре, татар халык җырлары абыйның канына сеңгән. Әни үзе дә шигырьләр чыгара иде. Абыйның күңел буразнасына да беренчы иҗат орлыкларын әниебез чәчте һәм ул орлыкларның шытып чыгуында да әниебезнең роле зур."

2 нче алып баручы

1970 нче елның 3 июнендә, Каракитәгә кайткан вакытында, Мәхмүт Хөсәен үзенең әле яңа гына басылган "Рәхмәт, әнкәй!" исемле шигырьләр җыентыгын Шәрәфнең әнисенә бүләк итә. Китапның беренче битенә ул мондый сүзләр язган: "Миңлебикә апага бер истәлек.

Шәрәф Мөдәррис күңлендә

Таңнар аттырдың -

Шигъриятебез күгендә

Йолдыз аттырдың."

1нче алып баручы.

Ш. Мөдәррис - шигърияттә яшьли канат чыгарган шагыйрь. 13 - 14 яшьтән башлап аның беренче шигырьләре Казанда чыга торган газеталарда басыла башлый.

2 нче алып баручы

Ш. Мөдәррис 1935 - 1938 нче еллардаКазанда рабфакта укый. 1937 елда 18 яшьлек егетнең "Үскәндә" исемле беренче шигырьләр җыентыгы өч мең тираж белән басылып чыга. Рабфакны уңышлы тәмамлагач, институтта яхшы гына укып торганда, Шәрәфнең әтисе ягыннан туганы булган Галим Мөхәммәтҗановның репрессиягә (бер гөнаһсыз) эләгүе сәбәпле, институттан чыгаралар.

1нче алып баручы.

Шулай да ул өметсезлеккә бирелми, иҗади эшен дәвам итә. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуваш әдәбияты классигы К. Ивановның "Нарспи" поэмасы басылып чыга.

"Нарспи" поэмасыннан өзек.

Берникадәр вакыт "Яшь сталинчы" (хәзерге "Татарстан яшьләре") редакциясендә эшләгәннән соң, Ш. Мөдәррис 1941 елның язында Армия сафына алына.

( Левитан тавышы)

Җыр "Сугышка китәм"

2 нче алып баручы.

Сугышны ул Белоруссия чигендә каршылый.

Шигырь "Минем антым"

Шигырь "Безнең якташ"

1 нче алып баручы

Гитлер фашистлары һөҗүменә каршы торуны, дошманга туган илне җимерергә юл куймауны Ш. Мөдәррис һәркем өчен гадел, изге, хак эш дип саный. Сугыш ташкыны аны баштанаяк үз дулкынына эләктереп ала. Ул бу авыр сынауны шагыйрь буларак та, ватанпәрвәр буларак та намус белән уза. Аның күпсанлы шигырьләре һәрвакыт фронтның алгы сызыгында була һәм сугышчыларны җиңүгә чакырып, рухландырып торалар.

Шигырь "Эх, шул килеш..."

2 нче алып баручы

1941 елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Ш. Мөдәррис яраланып, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен, Казанга һәм туган авылына кайта.

"Блокноттан"

1 нче алып баручы

Ш. Мөдәррис авылда да фронт белән араны өзми: дошманга нәфрәт яудыра, дуслары белән хатлар языша.

Харис дуска

Ярсый йөрәк, Харис, газапланып,

Чыдар хәл юк йөрәк сызлауга...

Очмак булам шунда канатланып,

Безгә таныш канлы кырларга!

Әй син, Харис, минем җан дустым!

Үч ал, туган, үч ал, минем тәндә

Җәрәхәтләр әрнеп тормасын!

Тимер йөрәк синдә, тимер гәүдә,

Көрәш, дустым! Көрәш, кордашым!..

2 нче алып баручы

Сәламәтлеге яхшыргач, 1942 елның җәендә Ш. Мөдәррис яңадан сугышка китә. Минометчы солдат булып, төньяк-көнбатыш фронтта сугыша. Аннары шул ук фронтта татар телендә чыга торган "Ватан өчен" исемле газета редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә: фронт тормышын үз күзе белән күреп-өйрәнеп, совет сугышчыларының героик көрәшен күп санлы мәкаләләрендә, очерк, шигырьләрендә гәүдәләндерә.

Шигырь "Корыч каска"

"Сукыр лампа" шигыренә инсценировка.

1 нче алып баручы.

Ш. Мөдәррис Бөек ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен, "Кызыл Йолдыз ордены", "Сугышчан батырлыклары өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.

Шигырь "Җанлы чәчәк"

2 нче алып баручы

Ш. Мөдәррис үзенең туган ягын, туган авылын бик ярата. Сугышта да ул үз авылы хакында уйлый, авылы өчен борчыла, аны мактый.

Шигырь "Туган авыл"

"Чүпрәлем" җыры.

1 нче алып баручы

1946 елның язында армиядән кайткач, Шәрәф Мөдәррис "Кызыл Татарстан" ("Ватаным Татарстан") һәм "Яшь сталинчы" газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда ул, читтән торып укып, М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.

2 нче алып баручы.

1954 елда балалар өчен "Белә барам", 1963 елда "Йолдыз атыла" поэмалары дөнья күрә.

Шигырь "Кояш чыга."

«Яшәү көче» дигән поэмадан өзек.

1 нче алып баручы

Сугыштан соңгы елларда Шәрәф Мөдәрриснең әдәби иҗаты, жанр һәм эчтәлек ягыннан төрлеләнеп, тагын да үсеп-җәелеп китә. Ул зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза; лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр һәм памфлетлар иҗат итә; матбугатта халыкара темаларга үткен эчтәлекле мәкаләләр бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып, ул сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. "Король Ричард ///" трагедиясе, Байрон, Шелли шигырьләре; немецчадан Һейне шигырьләреннән үрнәкләр; Пушкин, Некрасов, Шевченко кебек бөек шагыйрьләрнең аерым әсәрләре - болар һәммәсе татар тәрҗемә әдәбиятының шул еллардагы зур уңышы итеп каралган.

2 нче алып баручы

Турыдан туры инглизчәдән тәрҗемә итеп, татар әдәбиятына Шекспир сонетларын бирде. Бу хезмәте белән үзен зур талант иясе, галим һәм тел белгече буларак раслады.

Без телибез: саф гүзәллек арта барсын,

Шунда аның нәфис гөле һич тә шиңмәс.

Җимеш пешеп, өзелеп төшсә - орлык калсын, -

Шунда аңа мәңге-мәңге үлем килмәс.

1 нче алып баручы.

Шәрәф Мөдәррис шигъри талантының ачылып җиткән чорында 1963 елның 28 апрелендә 44 яше дә тулмаган килеш вафат була. Ул 1946 елдан СССР язучылар союзы әгъзасы була.

2 нче алып баручы

Шәрәф Мөдәррис үзенең кыска гына гомере эчендә бик зур әдәби мирас калдырды. Балалар язучысы Ләбибә апа Ихсанова белән тормыш корып, өч бала - ике ул, бер кыз үстерделәр. Хәзер безнең арада Ләбибә апа да юк инде. Бу кичәбез алар рухына дога булып барса иде.

Якташларыбыз иҗаты сезгә һәрвакыт илһам чыганагы, иҗат дәрте, яшәү яме биреп торсын.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

  1. Мәҗитов З. Татар солдаты // Шәһри Казан. - 1999. - 5 нояб.

  2. Латыйп К. Утлы күмерләрне хәтерләтте... // Мәдәни җомга. - 1999. - 5нояб.

  3. Әхмәдулла Ш. Нурлы сыны хәтер түрендә // Мирас. - 2002. - № 7. - 22-32 б.

  4. Ихсанова Л. Шагыйрьнең култамгасы // Казан утлары. - 2004. - № 11. - 169-170 б.





© 2010-2022