Сан төркемчеләре. Төп сан

"Описание материала: ""Рус мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен татар теленнән дәрес конспекты """Максат: Сан төркемчеләре. Шулардан төп сан турында аңлату. Сорау куеп саннарны төркемчәләргә аера белү. Халык аваз иҗаты әсәрләре турында искә төшерү. Сәламәтлек турында фикерләшү. Сәламәтлек-иң зур байлык икәнен аңлату. ""Тибы: Яңа материал аңлату. ""Методлары:Укытучы сүзе, өлешчә эзләнү, сүзлек эше, сайланма диктант,дәреслек белән эш, күнегүләр эшләү,компьютер технологияләре куллану. ""Җиһазлау: Дәреслек,”Халык авыз иҗаты.Табышмаклар”,”Көч һәм рух тамырлары”презентация, сүзлек һәм киңәшләр язылган күрсәтмәлелек.
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сан төркемчеләре. Төп сан.

Максат:

1. Сан төркемчеләре. Шулардан төп сан турында аңлату.

2.Сорау куеп саннарны төркемчәләргә аера белү.

3.Халык аваз иҗаты әсәрләре турында искә төшерү.

4.Сәламәтлек турында фикерләшү. Сәламәтлек-иң зур байлык икәнен аңлату.

Тибы: Яңа материал аңлату.

Методлары:Укытучы сүзе, өлешчә эзләнү, сүзлек эше, сайланма диктант,дәреслек белән эш, күнегүләр эшләү,компьютер технологияләре куллану.

Җиһазлау: Дәреслек,"Халык авыз иҗаты.Табышмаклар","Көч һәм рух тамырлары"презентация, сүзлек һәм киңәшләр язылган күрсәтмәлелек.

Дәрес барышы.

1. Ориентлаштыру, мотивлаштыру. Өй эше тикшерү (һәр төркемнән бер укучы сөйли)

1төркем-145нче күнегүне тикшерә(китап турында)

2төркем-китап турында мәкальләр укый

3төркем-1 укучы 1 мәкальне аңлата.

Үзбәя

2. Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар ,алдагы дәресләрдә без санның өйрәнү өчен уңайлы булсынга схемасын булдырган идек.Шуннан файдаланып , сан турында сөйләп карыйк әле.Экрандагы мәгълүматлар сезгә ярдәм итәр.

Модель буенча эш. ССан төркемчеләре. Төп сан.АН

Сан төркемчеләре. Төп сан.Предметның санын, исәбен белдерә.

Сан төркемчеләре. Төп сан.Ничә?Күпме? Никадәр?һ.б.сорауларына җавап булып килә.

Сан төркемчеләре. Төп сан.Сан ачыклаган исем саналмыш дип атала.

Сан төркемчеләре. Төп сан.Ясалышы ягыннан тамыр, кушма, парлы,тезмә саннар була.

Сан төркемчеләре. Төп сан.Саннар гарәп һәм рим цифрлары белән белдерелә.

Сан төркемчеләре. Төп сан.Сан төркемчәләре:микъдар,тәртип,бүлем, чама, җыю саннары.

- Димәк, без санның нәрсәләрне үз эченә алганын билгеләдек,ягъни моделен төзедек.Шуларның кайсыларын өйрәндек? (Укучы җавабы)

3. Уку мәсьәләсен чишү.

-Шулай итеп, укучылар, сан төркемчәләрен өйрәнәбез. Түбәндәге мисалларга игътибар итегез.Дәфтәргә бүгенге числоны язып, теманы язабыз.Һәр мисалдан санны язып, янәшәсенә соравын язабыз.

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә.

Ике уйла , бер сөйлә.

(Татар халык мәкальләре)

Белемле кеше дүрт күзле була.

(Гагауз халык мәкале)

Берәү- әрҗә турында, берәү- кәҗә турында.

(Белорус халык мәкале)

Унбишенче февральдә көн җылы булса,яз яхшы була.

(Халык сынамышы)

Бер имәндә өч ботак,ботак саен өчәр алма.Барысы ничә алма?

(Сорау- табышмак)

Дүртләп туган бер түбә астында яшиләр.

(Табышмак)

-Укучылар, сорауларын санагыз әле.

Ничә?-төп сан

Ничәнче?-тәртип саны

Ничәләп?-чама саны

Ничәү?-җыю саны (Укучы җавабы)

-Укучылар,төп сан-предметның исәбен белдереп, ничә? Күпме? Никадәр? Сорауларына җавап бирә.

(Китап белән эш)

Динамик пауза.

-Төркемнәрдә сан төркемчәләренең моделен төзегез.

1 укучы моделен аңлата(Укытучы экраннан ничек булырга тиешлеген күрсәтә)

Сан төркемчәләре

Микъдар саны(ничә?)

Тәртип саны(ничәнче?)

Бүлем саны(ничәшәр?)

Чама саны(ничәләп?)

Җыю саны(ничәү?)

Үзбәя

-Балалар,ә хәзер белемнәребезне күнегүләр эшләү барышында тикшереп карыйк.

Сайланма диктант һәр төркемдә саннарын язып алалар (төркемчәләрен әйтәләр экран буенча тикшерәләр)

Текст

"Сау кешегә утыз көн дә бәйрәм","Сәламәтлек үзе бер бәхет",-ди халык мәкальләре. Чыннан да,шулай! Ә салкын тидереп авырып китсәң нишләргә? Бер рецепт тәкъдим итәм." Көчле йөткергән чакта 1 ачы кара торманың суын сыгып, 1 аш кашыгы бал белән тугларга һәм көнгэ 3-4 тапкыр, ашар алдыннан 15-20 минут кала, 2шәр аш кашыгы эчәргә.

-Нинди халык авыз иҗатыннан нинди төрен ишеттегез? (мәкаль)

-Сәламәтлек турында фикерләшү.

Үзбәя

4.Рефлексия.

-Укучылар,бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек?(сан төркемчәләре, микъдар саны,х.а.и.,сәламәтлек)

-Ә хәзер һәрберегез үзегезгә бәя куегыз.

5.Өй эше.

1төркем-сәламәт кеше нинди булырга тиеш? (рәсем, хикәя)

2төркем - сәламәт булу рецепты

3төркем -сәламәтлек турында шигырьләр

6. Йомгаклау.

© 2010-2022