Эссе для участия в конкурсе

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эссе. Минем методик табышларым.

Галимова Мәдинә Мәксүт кызы

Комсомол урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сезгә, укучыларым!

Бөтен дәртемне, көчемне

Бирәм сезгә - балаларга.

Көюләрем сезнең өчен,

Сөенәм мин сез барга!

Тик бергә яшәсә дә

Тормышның бозып ямен,

Күрми, тоймый матурлыгын,

Кызыгын, яшәү тәмен,

Эчтән утсыз янып - көеп,

Сүрелеп, сүнеп калам.

Яшәсәгез, чын кешечә,

Йөрәккә дәва алам.

Дилә Әхмәдиева.

Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия институтына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, "Туган телемне, әдәбиятны яратам", "Балаларны яратам" дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр.

Вакыт агышын кеше сизми, һәм гомере үткәнен кеше сизми дә кала. Ләкин бу сүзләр безгә, укытучыларга, кагылмый. Мәктәп кыңгыравы, көннән-көнгә үсеп баручы укучылар моны безгә һәрвакыт әйтеп, күрсәтеп торалар. Кыңгырау тавышы безгә сүлпәнләнергә һич ирек бирми, без, укытучылар, һәрвакыт сакта. Әйе, без сакчылар. Балаларның тормышын да, күңелләрен - җаннарын да саклаучылар һәм тулыландырып баетучылар.

Бәхетлемен: нәсел тамырларым
Борынгыдан - тирән катламнан.
Үз халкымның шәҗәрәсен саклыйм
Күз тидерми җиде ятлардан.
Төрки бабам каны ага миндә -
Нәсел башым - татар-болгардан,
Сабырлыгым - Идел буйларыннан,
Җыр-моңнарым - горур Уралдан.
Буыннардан буыннарга күчә
Алтыннардан кыйммәт бер мирас:
Яшәгәндә Илем - тел югалмас,
Тел барында халкым югалмас.

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме, балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?! Шуңа күрә мин укучыларымда белем, тәрбия, мәдәният уты кабызырга омтылам. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала.

Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. "Һәркем үзен үзе төзесен"- бу минем төп максатым. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Олы йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес - бер кирпеч.

Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Укучыларга татар телен, халкыбызның тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, гореф - гадәтләрен өйрәтүне, янәшәдә яшәүче халыкларның да мәдәнияты белән кызыксыну, хөрмәт итү хисләре тәрбияләү максатын үземә максат итеп куйдым һәм шуңа тугрылыклы булып эшлим.

Комсомол урта мәктәбе татар телен яңа технологияләр кулланып өйрәнү буенча көннән-көн алга бара, яңа уңышларга ирешә.

Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? - дисәләр,

Сөенечем- таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни? - дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.



© 2010-2022