Сочинение ученика 7 класса Гилязева Рината Ризитовича на тему: Талант - это

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Табигать тарафыннан салынган сәләтләр һәр кешедә бердәй булмый. Кайберәүләр, мәктәптә укыганда ук рәсемгә осталыгы, артистлар дәрәҗәсендә җырлавы-биюе, шагыйрьләр игътибарын алырлык шигырьләр язуы белән шаккатыра. Еллар уза. Шундыйларның берсе чын талант иясе буларак бәяләнә, икенчесен илдә дә белмиләр, авылда да оныталар. Шул ук вакытта әллә ни күзгә дә чалынмаган өченче берәү, көтелмәгән яклары белән ачылып китеп, хезмәтендә таныла һәм зур дәрәҗәгә ирешә.

Сәбәп нәрсәдә? Минем уйлавымча, кешеләргә табигатьтән бирелгән сәләт кенә җитмидер. Әгәр тиешле тырышлык куймасаң, шул сәләтеңне ачу юнәлешендә көч түкмәсәң, син барыбер мөмкинлекләрең зурлыгында үзеңне күрсәтә алмаячаксың.

Безнең Мөслимебездән дә шундый сәләтле кешеләр бик күп чыккан. Мәсәлән, Ташлыяр авылыннан җырчы, композитор Рөстәм Сәрвәров, атаклы врач Равил Шаймарданов, Тойгелдедән бик көчле лор врачы Алсу Сабирова, җырчы Рөстәм Гыйльфановлар белән без горурланып сөйли алабыз. Алар да бит гади авыл баласы, гади татар мәктәбендә укып, үзләренең сәләтләрен үстерү өстендә зур көч куйган кешеләр. Бүген дә алар гади, авылдан аларга килгән якташларын ачык йөз белән каршылап, кулларыннан килгәнчә ярдәм итүчеләр. Менә шундый сәләтле якташларым белән мин горурланам һәм үземдә булган сәләтләрне ачу, үстерү өстендә алардан күреп эшләргә тырышам.

© 2010-2022