• Преподавателю
  • Другое
  • Күпмилләтле мәктәп шартларында татар әдәбияты дәресләрендә милләтара аралашу культурасы тәрбияләү (Методика буенча чыгыш материалы)

Күпмилләтле мәктәп шартларында татар әдәбияты дәресләрендә милләтара аралашу культурасы тәрбияләү (Методика буенча чыгыш материалы)

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Күпмилләтле мәктәп шартларында татар әдәбияты дәресләрендә милләтара аралашу культурасы тәрбияләү

Татарстан Республикасы - күпмилләтле дәүләт. Аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Мәгълүматлар татарлар барлык халыкның 52,9 %, руслар 39,5%, чувашлар 3,4% ын, ә башка милләтләр 4,2% алып торуын күрсәтә. Безнең республикада яшәүче һәр халык бер-берсен хөрмәт итә, дус, аңлашып яши, шуңа күрә безнең Татарстаныбыз бик күп илләргә үрнәк булып тора.

Бу, үз чиратында, республикабыздагы милләтләр, аларның тел мәсьәләсенә кагылган проблемаларына илбашлыкларының битараф булмавын күрсәтә. Татарстан Президенты Миннеханов Рөстәм Нургали улының: "Ике дәүләт теллелеген яклауга аеруча игътибар бирәбез. Бу яктан беркемнең дә шиге калмаска тиеш. Моннан тыш, хәзер инглиз телен дә актив өйрәнергә, башка халыкларның туган телләрен өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Милләтара һәм конфессиональара мәсьәләләрдә без үрнәк булырга тиеш", - дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгына ата-аналар теләге буенча рус һәм татар телләрен өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертүне йөкләде.

Төрле милләтләрнең әдәби-мәдәни казанышларын, традицияләрен, милли асылын өйрәнү әдәбият дәресләрендә алып барыла. Әдәбият дәресләре үз халкыңның яки башка халыкларның әдәбиятын өйрәнү юнәлешендә булырга мөмкин, ә күпмилләтле мохиттә татар әдәбиятын укыту махсус методик эзләнүләр таләп итә. Һәрбер халык үз милли бизәкләренә өстенлек бирә, аларны тел чаралары ярдәмендә, төрле калыпларга салып, буыннан-буынга тапшырып килә. Әдәбият дәресләре - милләтләр арасында аралашу культурасы тәрбияләүче бер боҗра ул. Татарстан кебек күпмилләтле төбәктә милли мәдәният тә милләтара аралашу нигезе һәм толерантлылык тәрбияләүгә булышлык итүдә гаять әһәмиятле урын тота.

Республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә ихтирам хисләре тәрбияләүне үземнең иң мөһим эшем дип саныйм.Бу проблема безнең мәктәп өчен бик актуаль, чөнки мәктәбебездә бүгенге көндә 10 га якын милләт баласы белем ала. Барлык фәннәр дә рус телендә алып барыла, ләкин бу башка милләт балалары өчен авырлык тудырмый. Уку процессында укучыларны төрле милләтләрнең культураларына якынайту, аралаша белү һәм төрле милләтле дәүләттә яшәргә өйрәтү дигән максатны куйдым.

Миңа 2014 нче елда рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар телен чит тел буларак өйрәнүче 7 нче сыйныф укучылары өчен филология фәннәре кандидатлары, доцент Ә.Р. Мотыйгуллина, Р. Г. Ханнанов белән бергә әдәбият дәреслеге язышырга туры килде. ФДБС нигезләнеп язылган яңа дәреслекләр алдагы буын дәреслекләреннән бик нык аерыла. 7 нче сыйныф өчен тәкъдим ителә торган дәреслек "Халык әйтсә - хак әйтә..." дип исемләнгән бүлектән башланып китә. Бу сыйныфта йола иҗатына зур урын бирелә. Йола иҗатын өйрәнү, гомумән, йола төшенчәсенә билгеләмә бирү һәм йола иҗатының классификациясен схемада күрсәтүдән башланып китә. Билгеләмә мәктәп укучысы өчен аңлаешлы, дәреслекнең рус балаларына тәкъдим ителүен истә тотып, даими рәвештә теоретик төшенчәләрнең рус теленә тәрҗемәләре дә бирелә. Дәреслекне үзләштерү барышында, укучыларның әдәбият белеме белән бәйле теоретик белеме дә үстерелә. Бу сыйныфта әдәби әсәрнең жанрына, әдәби эшләнешенә караган 19 әдәби-теоретик төшенчә үзләштерү күздә тотыла.

Яңа дәреслекләрдә татар әдәбияты җәүһәрләре генә түгел, чуваш, мари, башкортрус әдәбияты әсәрләрен дә татар телендә укырга мөмкин. Бу укучыга үз милләте әдәби байлыгын башка милләтләрнеке белән чагыштырып карау мөмкинлеге бирә. "Мисал өчен, безнең әдәбиятта Шүрәле, ә чувашларда Ачури бар. Бала шул ике персонажны чагыштырып карый ала, үзенә яңалык ача", - ди Р. Г. Ханнанов. Керәшен татарларының Покрау, мариларның Уярня йоларын да бирү милли-региональ компонентка мисал булып тора. Укучылар янәшәдә яшәгән башка халыклар фольклоры хакында да мәгълүмат туплыйлар. Керәшен татарларының Покрау бәйрәме ул - Православие динендәге зур бәйрәмнәрдән саналган Покров день. Бу дини үзенчәлектәге, әмма календарь йола компонентларына да ия бәйрәм. Шуңа да ул рус милләтеннән булган укучыларга яхшы таныш. Әлеге бәйрәмне татар халкының Сөмбеләсе белән чагыштыру урынлы. Дөрес, дәреслектә ул алай бирелми.Әмма иҗади эшләүче укытучы, моңа мөмкинлек табачак. Бу ике бәйрәм көзге муллык, байлыкны зурлау, уңышка рәхмәтле булу белән бәйле. Әлеге темаларны үткәндә, сыйныфтагы башка милләт балаларында үзләренең бәйрәмнәре турында башкаларга да сөйлисе килү теләге туа. Укытучы өйгә иҗади эш бирә, укучылар презентация, проект, реферат, хикәя язу рәвешендә әлеге биремне теләп башкаралар. ФДБС буенча төзелгән әдәбият дәреслекләре бу юнәлештә кызыклы, баланың яшь үзенчәлекләренә туры килерлек материаллар тәкъдим иткән. Ә инде аларны дәрестә ничек файдалану, аларны һәр аерым төбәккә караган компонентлар белән тулыландыру һәр укытучының үзеннән тора.

Дәреслектә фольклор үрнәкләреннән тыш, башка милләт язучыларының татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләре дә кертелгән, теоретик һәм практик материал методик яктан дөрес сайланган. Дәреслек материалы түбәндәге тематик бүлекләрдән (модульләр) тора: "Халык әйтсә - хак әйтә", "Аталар сүзе - акылның үзе", "Ил язмышы - ир язмышы", "Һәр чорның үз герое", "Туган җир ул була бер генә, Туган җирнең кадерен бел генә!", "Актыкта хаклык җиңә", "Табигатькә дә табиб кирәк". Программага кертелгән темалар белем биреп кенә калмый, укучыда әхлаклылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар тәрбияләргә дә ярдәм итә. Бүлек-модульләргә салынган мәгълүмат хронологик нигезгә корыла. Шул ук вакытта модульләр эчендә тематик-хронологик принцип та саклана. Һәр модуль укучыларның әдәбияттан мәгълүматлылык дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган. Дәреслектә модульләр арасындагы бәйләнешләр сорау-биремнәр һәм контроль тестлар аша гамәлгә куела. Шулай итеп, дәреслекне әдәби-теоретик төшенчәләр сүзлекчәсе, фразеологик сүзлекчә кебек белешмәләр төгәлләп куя.

Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр. Шулай булганда гына без илебездә, Г.Тукай әйткәнчә, "тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып" яши алырбыз.




© 2010-2022