Конспект урока по теме Звуки и буквы 5 класс

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес атрибутлары:

  • Камалетдинова Гульфия Минзагировна

  • 5 класс

  • Учебник: Татар теле

  • Автор учебника:Ф. Ф. Харисов

  • Страницы с 79 по 80

  • Тема :Авазлар һәм хәрефләр дөньясында.

  • Демонстрацион материал: таблицалар, карточкалар

Максат:

-фонетика курсын кабатлау; укучыларның белемен ныгыту;системага салу; практикада кулланырга өйрәнү;

- матур, грамоталы язу күнекмәләре өстендә эшләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты:

-исәнләшү -дежур укуч

II. Төп өлеш:

Кереш сүз

Балалар,бүтен без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Поездга утырып, "Авазлар һәм хәрефләр дөньясына"юл тотабыз. Юлга чыгар алдыннан, әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

1 .Шауламаска.

2.Иптәшләреңне бүлдермә, тыңлап бетер.

  1. Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир.

  2. Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын.

  3. Җавап биргәнче башта фикереңне тупла, аннан соң ййна җавап бир. Бүгенге дәресебезнең максаты:

-Фонетика курсы буенча үткәннәрне кабатлау

-Алган белемнәребезне ныгьту, системага салу

1. Ә хәзер, әйдәгез, поездга билетлар сатып алыйк. Билетлар гади түгел, анда сораулар язылган. Дөрес җавап бирүчеләр генә билет алып, поздга утыра ала.

1.Сузык авазлар ничек ясала?

2.Сузык авазлар нинди төрләргә бүленә?

3.Калын сузыкларны санап чыгыгыз?

4.Нечкә сузыкларны санап чыгыгыз?

5.Тартык авазлар ничек ясала?

6.Тартык авазлар нинди төрләргә бүленә?

7.Нинди авазларга без яңгырау тартыклар дибез?/мисал/

8. Нинди авазларга без саңгырау тартыклар дибез?/мисал/

9.[м], [н], [ң] авазларын нинди авазлар диләр?

10.Сүзләрдә иҗек санын без ничек билгелибез?

11.Ике аваз белдергән сузыкларны әйтегез?

12.Парлы тартыкларны санап чыгыгыз?

2. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пасажирлар. Сезнең өчен бу сәяхәт файдалы һәм эшлекле булсын!

-Без сезнең белән "Сузык авазлар елгасы"на. килеп җиттек. Елга аша күпер салынган. Күпергә керер өчен түбәндәге биремне үтәргә кирәк: Мин сезгә сүзләр әйтеп торырмын, ә сез аларның калын әйтелешлеме, нечкә әйтелешлеме икәнен әйтә барырсыз, (колын, чәчәк, алан, йолдыз, сукмак, күлмәк, җиләк, урман, күк, үлән)

3. Күпергә керү бәхетенә ирештек. Ләкин чыгу ягын да карарга вакыт. Моның өчен тактадагы сүзләр арасыннан ике аваз кушымчасын белдерүче Е, Ё, Я, Ю хәрефләре булганнарын табып, асларына сызарга кирәк. (Юаш, ялгыш, слет, дөя, тальян, сентябрь, отряд, юмор, карьер, елан, аю, бюст, бюллетень).

- Е, Ё, Я, Ю хәрефләре кайсы очракта ике аваз кушылмасын белдерә соң?

-Бер генә авазны кайсы очракта белдерә?

4. Күперне дә чыктык. Бу тукталышта перронга төшәбез һәм алдыбыздагы (өстәлләрдәге) карточкалар белән эшләп алабыз. Анда бер хәрефе төшереп калдырылган сүзләр язылган. Сез тиешле хәрефне карандаш белән язып куегыз. (һәр карточкада укучының фамилиясе язылган. Эш ике вариантка бүленгән. Бал ар эшләп бетергәч, күршесенекен алып тикшерә, хатасын төзәтә. Үзенең фамилиясен аска язып куя. Карточкалар җыеп алына һәм дәрестән соң тикшереп, билгеләр куела.)

К.чек Й.зак

Т.зак Т.тен

С.злек К.рыш

Й.мыш Й.зем

Б.рын Ч.кыр

Т. рек К.меш

К.лын Й.зек

М.гез Б.лын

5. Юлыбызны дәвам итәбез. Чираттагы тукталышыбыз "Тартыклар станциясе." Станциядә туктап, карточкалар белән эшләп алабыз.

(һәр укучыга икешәр сүз язылган карточкалар бирелә. Укучылар карточкадагы сүзләрдә [гъ], [къ], [җ],[й] тартыкларының язылышы, нинди кагыйдәгә буйсынган икәнен аңлата).

1.Казан, гади. 7.Җәя, җуя.

2.Кадерле, гомер. 8.Йомгак, йөгән.

3.Сәгать, шәфкать. 9.Авыл, вагон.

4.Мәгънә, тәкъдим. Ю.Хат, һәм.

5.Җиләк- җимеш. 11 .Калын, юкә.

б.Җыен, җыю. 12.Гаилә,галим.

6. Икенче биремебез тестлар эшләү булыр. Дөрес җаваплар карандаш белән билгеләнә һәм җыеп алына, (һәр баланың фамилиясе язылган тестлар дәрес алдыннан парталарга өләшеп чыгыла.)

1. "Ң"тартык аваз хәрефе:

а)сүз башында килми

б)бары сүз башында гына килә

2.Сүз азагында килгән [п],[к]тартыклары артыннан сузык авазларга башланган кушымча ялганса, [п],[к] авазлары:

а) яңгыраулаша б) төшеп кала

3.Яңгырау тартыкларны күрсәтегез:

а)[б],[в],[г],[гъ],[д],[ж],[з],[җ],[л],[м],[р],[н],[ң],[й],[лу]

б)[б],[п],[в],[ф],[г],[к],[д],[т]

4.Сүздәге иҗекләр саны:

а)калын сузыклар саны белән тигез була

б)сузык авазлар саны белән тигез була

5. "Ильяс"сүзендә ь билгесе хәрефе

а)аеру билгесе

б)иҗекне нечкәртү билгесе

7. Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Юлыбызны дәвам итәбез. Каршыбызда "аваз- хәреф анализы"станциясе. Ләкин анда шлагбаум төшерелгән. Шулай булгач, юлны дәвам итә алмыйбыз. Монда ниндидер белдерү бар. "Хөрмәтле пасажирлар! Шлагбаум бары тик сез аваз- хәреф анализын дөрес эшләсәгез генә күтәреләчәк.

-Дәфтәрләрдә эш/число,класс эше./

-"Сәяхәт"сүзенә анализ ясау.

8. Без бераз арыдык, әйдәгез ял итеп алабыз: "

Балалар, балалар

Урам буйлап баралар

Йөгереп тә алалар

Утырып та алалар һаман алга баралар.

9. "Иҗек станциясенә"дә килеп җиттек. Безгә бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлеп күрсәтергә кирәк. Ничек күчерербез микән (кәгазь битенә язылган сүзләр күрсәтелә, һәр сүз аерым карточкада. Балалар кулларын чәбәкләп, сүзләрне аерып әйтә баралар.)

/Арба, алма, акча, балта, карандаш.

-Ә менә бу сүзләрне ничек күчерерсез?

/Елан, аю, куе, җәя.

10. Сәяхәтебез ахырына якынлашып килә. Менә "Алфавит "каласына, да җиттек. Ләкин шәһәр эчендәге юллар чуалчык. Без туктыйсы йортка керер өчен схемадагы хәрефләрне алфавит тәртибендә дөрес итеп атарга кирәк. Үткән юлыбызны күрсәтә барабыз. (Укучылыр берәмләп чыгып, карта- схемада хәрефләрне алфавит тәртибендә тоташтыра бара, исемнәрен атый бара.)

III. Өйгә эш.

-1 уровень "Йомгак"сүзенә аваз- хәреф анализы ясарга.

-2 уровень 172 нче күнегү /биремнәрне язма эшләргә/

IV. Йомгак:

-дәрескә йомгак ясау

-билгеләр (коментарийлар белән)


© 2010-2022