• Преподавателю
  • Другое
  • Открытый урок по татарской литературе: Г. Ибраһимов Атны ярату һәм югалту тарихы (Алмачуар әсәре буенча)

Открытый урок по татарской литературе: Г. Ибраһимов Атны ярату һәм югалту тарихы (Алмачуар әсәре буенча)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Атны ярату һәм югалту тарихы

(Г. Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясе)


Максатлар.

1. Г. Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясе буенча нәтиҗәләр чыгару

2. Фикер йөртү күнекмәләрен үстерү

3. Эстетик культура, зәвык тәрбияләү


Җиһазлау

1. Татар әдәбияты.2. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйләҗев, Н. М. Йосыпова. - Казан: Мәгариф, 2006.- 319 б.

3. кроссворд

4. плакатлар

Өстәмә материал

Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2004. - 367 б.

Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе

Дәреснең методы: репродуктив, өлешчә эзләнү

Дәрестә кулланылган алымнар:

кроссворд чишү;

биремле эш;

вакыйгаларны эзлекле итеп язу;

текст белән эшләү;

сорау-җавап;

укытучы сүзе;

нәтиҗә чыгару.

Дәреснең планы

I. Башлам

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Өй эшен тикшерү: Сезгә әсәрнең кайсы урыны аеруча ошады? (берничә укучының җавабы тыңлана)

II. Яңа теманы аңлату

Дәреснең темасын һәм максатын тәкъдим итү

III. Материалны ныгыту

1. "Эзлекле итеп яз" тукталышында биремне үтәргә (вакыйгалар буташтырып бирелгән, аларны эзлекле итеп язарга кирәк)

2. Шатлык белән кайгының алмашынып торуын күрсәткән эпизодларны әйтегез әле?

3. Төп каршылыкны дәфтәргә яздыру. Төп каршылык һәм аның чишелеше (атны ярату һәм сабантуйда беренче килү омтылышы арасындагы каршылык)

4. Әсәр ахырында Закир күңелендәге каршылыклы ике хиснең кайсысы өстен чыга?

5. "Чабышкы ат - Алмачуар" дигән тукталышта кроссворд чишү

6. Алмачуар портретын табып, сурәтләү чараларын барлау:

- Алмачуар атны тасвирлаганда, язучы нинди сурәтләү чараларыннан файдалана?

- Чагыштыруның билгеләмәсен әйтегез. Алмачуар портретыннан мисаллар китерегез.

- Эпитет нинди сурәтләү чарасы ул? Әсәрдән мисаллар китерегез. (Алмачуар турында язылган урыннар күздә тотыла)

7. Г. Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясе нәрсә турында? Нәтиҗә чыгару, аны дәфтәргә яздыру.

IV. Өйгә эш бирү

Бер образга характеристика язарга

V. Йомгаклау

Шулай итеп без бүген Г. Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясен өйрәнүебезне тәмамладык. Вакыйгаларны эзлекле итеп язып куйдык. Төп каршылыкны билгеләп, аның әсәр ахырында ничек чишелүен билгеләдек. Әсәр буенча нәтиҗәләрне язып куйдык.

Дәреснең барышы


Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр! Әдәбият дәресен башлыйбыз. Дәрестә кемнәр юк? Өй эшенә Г. Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясен тулысынча укып килергә бирелгән иде. Укучылар, сезгә әсәрнең кайсы урыны аеруча ошады? Шул урынын сөйләгез әле. (берничә укучының фикере тыңлана, билгеләр куела)

Бүген Г. Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясе буенча соңгы дәрес. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге көнне һәм теманы язып куегыз. Дәреснең темасы "Атны ярату һәм югалту тарихы" дип атала. Безнең төп максатыбыз әсәрнең темасын, ягъни әсәр нәрсә турында икәнлеген билгеләү, нәтиҗәләр чыгару.

Безнең дәрес аерым тукталышлардан торачак. Һәр тукталышның үз биреме бар һәм аларны үтсәк кенә без төп максатыбызга ирешәчәкбез. Беренчесе - "Эзлекле итеп яз" дип атала (тактага тукталыш исеме язылган плакат эленә). Сез өйдә хикәя буенча план төзедегез. Бу план беренче тукталышны үтәргә ярдәм итәчәк. Тактага әсәрдәге төп вакыйгалар язылган (компьютерда бастырылган плакатлар), ләкин алар эзлекле итеп бирелмәгән. Сезгә бу вакыйгаларны дөрес итеп урнаштырырга кирәк булачак (укытучы вакыйгаларның буташтырган формасын укый):

- АТНЫ ЧАБЫШКА ӘЗЕРЛӘҮ

  • БАШКОРТНЫҢ БУРЛЫ БИЯНЕ БИРҮЕ

  • ЯРЫШ

  • КОЛЫННЫ САБАНГА ҖИКТЕРМӘҮ

  • АЛМАЧУАРНЫҢ ҮЛЕМЕ

  • КОЛЫН ТУУ

  • СТАРОСТА БЕЛӘН БӘРЕЛЕШҮ

  • АЛМАЧУАРНЫҢ ЯРАЛАНУЫ

Укучылар, вакыйгаларны эзлекле итеп урнаштырыйк әле.

укучы: БАШКОРТНЫҢ БУРЛЫ БИЯНЕ БИРҮЕ

укучы: КОЛЫН ТУУ

укучы: АЛМАЧУАРНЫҢ ЯРАЛАНУЫ

укучы: КОЛЫННЫ САБАНГА ҖИКТЕРМӘҮ

укучы: АТНЫ ЧАБЫШКА ӘЗЕРЛӘҮ

укучы: ЯРЫШ

укучы: СТАРОСТА БЕЛӘН БӘРЕЛЕШҮ

укучы: АЛМАЧУАРНЫҢ ҮЛЕМЕ

Укытучы: Бик дөрес! Укучылар, әсәр дәвамында төп герой Закирның хи-кичерешләре үзгәрештә бирелә. Шатлык белән кайгының алмашынып торуын күрсәткән эпизодларны әйтегез әле?

укучы: колын туу - колынның яралануы - аякка басуы, сәламәтләнүе - сабанга

җигү турындагы хәбәр - сабанга алмачуарны җикмәүләре - күк биядән шомлану - ярышта беренче урын алу - алмачуарның үлеме

Укытучы: Схема рәвешендә күрсәтсәк, түбәндәгечә булыр иде:

Открытый урок по татарской литературе: Г.Ибраһимов Атны ярату һәм югалту тарихы(Алмачуар әсәре буенча)

Укытучы: Хиснең болай үзгәрүе төп каршылыкка барып тоташа. Закирның үз-үзендә каршылык туа. Ул атны ярату - сабантуйда беренче килү омтылышы арасында тирбәлә. (укучылар төп каршылыкны дәфтәрләренә язып куялар)

Укучылар, әсәр ахырында Закир күңелендәге каршылыклы ике хиснең кайсысы өстен чыга?

укучы: Атны ярату хисе өстен чыга.

Укытучы: Менә икенче тукталышка да килеп җиттек. Ул "Чабышкы ат - Алмачуар" дип аталыр (тактага тукталыш исеме язылган плакат эленә).

Бу тукталышта ял итеп алырбыз, бергәләп кроссворд чишәрбез. Төп баганадагы сүзне табу - безнең максатыбыз. Сорауларны укыйм, кул күтәреп җавап бирегез.

Укытучы: Төп геройның исеме ничек?

укучы: Закир

Укытучы: Йорт хайваны дигән тезмәнең синонимы?

укучы: мал

Укытучы: Закир старостаның битенә нәрсә белән суга?

укучы: камчы

Укытучы: Сабантуйда беренче килгән атка нәрсә бүләк итәләр?

укучы: чапан

Укытучы: Йөгерек ат дигән сүзнең синонимы нинди?

укучы: чабышкы

Укытучы: Бурлы бияне кайсы милләт кешесе бүләк итә?

укучы: башкорт

Укытучы: Алмачуарны яралаган җанвар.

укучы: бүре

Укытучы: Төп сүз: Аксыл таплары булган ат.

укучылар (бергә): Алмачуар

Укытучы: Бу тукталышта тагын бер бирем әзерләнгән. Алмачуар ат турында сурәтләнгән урыннарны табып укыгыз. (берничә укучы җавап бирә)

Алмачуар атны тасвирлаганда, язучы нинди сурәтләү чараларныннан файдалана?

укучы: язучы чагыштыру, эпитеттан файдалана

Укытучы: Чагыштыруның билгеләмәсен әйтегез. Алмачуар портретыннан мисаллар китерегез.

укучы: Чагыштыру - нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау.

укучы: Мәсәлән, "койрыгы белән ялы кабартып бәйләгән ефәк бәйләме кебек", "бармак калынлыгы кара тасма кебек булып, койрыктан ялга җиткәнче, кара ефәк йон сузылган", "Минем Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр җегетләре кебек чибәр булды" һ.б.

Укытучы: Эпитет нинди сурәтләү чарасы ул? Әсәрдән мисаллар китерегез.

укучы: Эпитет - әдәби ачыклау. Мәсәлән, сылу, асыл сөяк; "чабышкы атларда гына була торган озын бәкәлләр"

Укытучы: Афәрин! Текстны бик яхшы беләсез икән. Димәк, укучылар, язучының теле камил, йөгерек, сурәтләү чараларына бай.

Өченче тукталышка да җиттек. Бу безнең соңгы тукталыш. Ул дәресебезнең темасы белән тәңгәл килә. "Атны ярату һәм югалту тарихы" дип атала.

Укучылар, Г. Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясе нәрсә турында?

укучы: Атны ярату һәм югалту тарихы турында.

Укытучы: Димәк, атны ярату һәм югалту тарихы дәреснең генә түгел, ә әсәрнең дә темасы булып тора. Дәфтәрләргә нәтиҗәне язып куйыйк: "Алмачуар" хикәясендә Закир исемле малай һәм аның колыны арасындагы мөнәсәбәтләр, аның колынны яратуы, чабышкы белән сабантуйда беренче килергә омтылуы сурәтләнә. "Алмачуар"- атны ярату һәм югалту тарихы ул. Хикәядә Закирның колынга бәйле хисләре, уйлары, халәте үзгәреш кичерә.

Дәресебез инде ахырына якынлаша. Көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куегыз. Өй эше: бер образга характеристика.(Закир, Алмачуар, Хафиз һ.б.)

Шулай итеп без бүген Г. Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясен өйрәнүебезне тәмамладык. Вакыйгаларны эзлекле итеп язып куйдык. Төп каршылыкны билгеләп, аның әсәр ахырында ничек чишелүен билгеләдек. Әсәр буенча нәтиҗәләрне язып куйдык.

Темага карата сорауларыгыз булмаса дәресебез тәмам, Саубулыгыз!

1. "ЭЗЛЕКЛЕ ИТЕП ЯЗ"

- АТНЫ ЧАБЫШКА ӘЗЕРЛӘҮ;

  • БАШКОРТНЫҢ БУРЛЫ БИЯНЕ БИРҮЕ;

  • ЯРЫШ;

  • КОЛЫННЫ САБАНГА ҖИКТЕРМӘҮ;

  • АЛМАЧУАРНЫҢ ҮЛЕМЕ;

  • КОЛЫН ТУУ;

  • СТАРОСТА БЕЛӘН БӘРЕЛЕШҮ;

  • АЛМАЧУАРНЫҢ ЯРАЛАНУЫ;

ЗАКИРНЫҢ ҮЗ-ҮЗЕНДӘ КАРШЫЛЫК ТУА. УЛ АТНЫ ЯРАТУ- САБАНТУЙДА БЕРЕНЧЕ КИЛҮ КАРШЫЛЫГЫ.

2. Чабышкы ат - Алмачуар

КРОССВОРД СОРАУЛАРЫ:

1. Төп геройның исеме ничек?

2. Йорт хайваны дигән тезмәнең синонимы?

3. Закир старостаның битенә нәрсә белән суга?

4. Сабантуйда беренче килгән атка нәрсә бүләк итәләр?

5. Йөгерек ат дигән сүзнең синонимы нинди?

6. Бурлы бияне кайсы милләт кешесе бүләк итә?

7. Алмачуарны яралаган җанвар.

Төп сүз: Аксыл таплары булган ат.

Чагыштыру - нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау.

Эпитет - әдәби ачыклау

3. Атны ярату һәм югалту тарихы.

"Алмачуар" хикәясендә Закир исемле малай һәм аның колыны арасындагы мөнәсәбәтләр, аның колынны яратуы, чабышкы белән сабантуйда беренче килергә омтылуы сурәтләнә. "Алмачуар"- атны ярату һәм югалту тарихы ул. Хикәядә Закирның колынга бәйле хисләре, уйлары, халәте үзгәреш кичерә.







1. "ЭЗЛЕКЛЕ ИТЕП ЯЗ"

- АТНЫ ЧАБЫШКА ӘЗЕРЛӘҮ;

  • БАШКОРТНЫҢ БУРЛЫ БИЯНЕ БИРҮЕ;

  • ЯРЫШ;

  • КОЛЫННЫ САБАНГА ҖИКТЕРМӘҮ;

  • АЛМАЧУАРНЫҢ ҮЛЕМЕ;

  • КОЛЫН ТУУ;

  • СТАРОСТА БЕЛӘН БӘРЕЛЕШҮ;

  • АЛМАЧУАРНЫҢ ЯРАЛАНУЫ;

ЗАКИРНЫҢ ҮЗ-ҮЗЕНДӘ КАРШЫЛЫК ТУА. УЛ АТНЫ ЯРАТУ- САБАНТУЙДА БЕРЕНЧЕ КИЛҮ КАРШЫЛЫГЫ.

2. Чабышкы ат - Алмачуар

КРОССВОРД СОРАУЛАРЫ:

1. Төп геройның исеме ничек?

2. Йорт хайваны дигән тезмәнең синонимы?

3. Закир старостаның битенә нәрсә белән суга?

4. Сабантуйда беренче килгән атка нәрсә бүләк итәләр?

5. Йөгерек ат дигән сүзнең синонимы нинди?

6. Бурлы бияне кайсы милләт кешесе бүләк итә?

7. Алмачуарны яралаган җанвар.

Төп сүз: Аксыл таплары булган ат.

Чагыштыру - нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау.

Эпитет - әдәби ачыклау

3. Атны ярату һәм югалту тарихы.

"Алмачуар" хикәясендә Закир исемле малай һәм аның колыны арасындагы мөнәсәбәтләр, аның колынны яратуы, чабышкы белән сабантуйда беренче килергә омтылуы сурәтләнә. "Алмачуар"- атны ярату һәм югалту тарихы ул. Хикәядә Закирның колынга бәйле хисләре, уйлары, халәте үзгәреш кичерә.






АТНЫ ЧАБЫШКА ӘЗЕРЛӘҮ



ЯРЫШ




БАШКОРТНЫҢ БУР-ЛЫ БИЯНЕ БИРҮЕ

КОЛЫН ТУУ






КОЛЫННЫ САБАН-ГА ҖИКТЕРМӘҮ

АЛМАЧУАРНЫҢ ҮЛЕМЕ




СТАРОСТА БЕЛӘН БӘРЕЛЕШҮ

АЛМАЧУАРНЫҢ ЯРАЛАНУЫ

ЭЗЛЕКЛЕ ИТЕП ЯЗ!

ЧАБЫШКЫ АТ - АЛМАЧУАР

АТНЫ ЯРАТУ ҺӘМ ЮГАЛТУ ТАРИХЫ


© 2010-2022