Тесты для уроков татарской литературы

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты


1.Ф.Кәрим яшәгән еллар:

а) 1906-1944; б) 1909-1945; в) 1909-1944

2. Шагыйрь туган авыл :

а) Мостафа; б) Ает; в) Кушлавыч

3. Ф.Кәримнең туган авылы нинди елга янында урнашкан:

а) Агыйдел; б) Идел; в) Дим.

4. Шагыйрь Казанга килгән ел:

а) 1924; б)1925; в) 1922.

5. Ф.Кәрим күбрәк нинди жанрда иҗат итә:

а) поэма; б) шигырь; в) проза.

6. Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шигырьләрендә төп герой:

а) фашистлар; б) хатыны, кызлары; в) сугыштагы солдат.

7. Туган илен яратуы бигрәк тә кайсы шигырендә ачык чагыла?

а) "Сөйләр сүзләр..." б) "Ант"; в) "Кыңгыраулы яшел гармун"

8. "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасында төп герой:

а) солдат; б) Фазыл; в) госпиаль егетләре.

9. Бу өзек кайсы шигырьдән?

Мин сугышка керсәм дошманымның

Йөрәгенә төзәп атамын;

Үзем үлсәм, балаларым кала

Минем гомерем булып, Ватаным.

а) "Ватаным өчен"; б) "Ант" в)"Окоп".

10. Батырлыгы өчен шагыйрь нинди орден белән бүләкләнә:

а)Дан ордены; б) Беренче дәрәҗә Ватан сугышы;

в) Батырлык өчен ордены.

11. Бу әсәрләрнең кайсысы Ф.Кәримнеке түгел:

а) "Җырларым"; б) "Гөлсем"; в) "Партизан хатыны"

12. Бөек Ватан сугышында катнашкан 3 язучыны яз.

13. Шигырь юлларын дәвам ит. Бу нинди шигырьдән?

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм...

ТЕСТ

Казан ханлыгы чоры


1. Казан ханлыгы чоры әсәрләренең жанры-

а) романнар;

ә) повестьлар;

б) риваятьләр, дастаннар.

2. Төркия әдәбиятында күренекле урын алып торган татар шагыйре-

а) Хәсән Кайгы;

ә) Казтуган;

б) Өмми Камал.

3. Үзенең әсәрләрендә Аксак Тимернең явызлыкларын фаш итүче Казан ханы-

а) Үзбәк хан;

ә) Мөхәммәд Әмин;

б) Олуг Мөхәммәд.

4. Казан каласы турында истәлекләр язып калдырган әдип-

а) Шәрифи;

ә) Өмми Камал;

б) Кол Гали.

5. Казан каласын Явыз Иван гаскәрләреннән саклаганда һәлак булган күренекле шәхес-

а) Шәрифи;

ә) Мөхәммәдъяр;

б) Колшәриф.

6."...Ир-егет ул- насыйхәтне тыңлаган..."дигән юлларны кайсы гуманист шагыйрҗ язып калдырган ?

а) Мөхәммәд Әмин;

ә)Мөхәммәдъяр;

б) Сәйф Сараи.


  1. Муса Җәлил

  2. 1. Җəлилче язучыны билгелəгез:

а) С.Хəким б) А.Алиш в) Ф.Кəрим

  1. 2. Казанда Җəлил исемен нинди мəдəни оешма йөртə:

а) Татар филармониясе

б) Опера һəм балет театры

в) Зур концерт залы

  1. 3. М.Җəлил исеме белəн аталган поселок Татарстанның кайсы районында урнашкан?

а) Сарман районында

б) Актаныш районында

в) Мөслим районында

  1. 4. М.Җəлилгə кайчан, нинди Дəүлəт премиясе бирелə?

а) 1886 елда Г.Тукай исемендəге Дəүлəт премиясе бирелə.

б) М.Җəлилгə премия бирелми, чөнки ул озак еллар халык дошманы рəтендə йөри.

в) 1957 елда Ленин исемендəге Дəүлəт премиясе бирелə.

5. М. Җəлилнең иң беренче шигыре ничек атала?

а) "Бəхет"

б) "Кызыл гаскəрлəргə"

в) "Киттелəр"

  1. 6. М.Җəлил үзенең сугышчы юлын кайда башлый?

а) Минзəлə педучилищесында оешкан хəрби политхезмəткəрлəр курсыннан

б) Мəскəүдə "Октябрь баласы" журналы редакциясеннəн

в) Казанда Язучылар берлеге идарəсеннəн

  1. 7 . "Тик булса иде ирек" шигырендə М. Җəлил нəрсə турында яза?

а) туган өе, яраткан хатыны һəм кызы турында

б) үлеменең, туган өе, яраткан хатынын һəм кызын кайтып күрү бəхетеннəн өстенрəк булу турында

в) туган өе, яраткан хатыны һəм кызы өчен үлəргə əзер булуы турында

8 . Муса Җəлил кайсы елны əсирлеккə төшə?

а) 1941 б)1942 в)1943

  1. 9 . Муса Җəлил оешмасындагы ничə кеше үлемгə хөкем ителə?

а) 8 б) 10 в) 11

  1. 10. Китерелгəн юллар кайсы шигырьдəн?

Сездə минем бөтен тойгыларым,

Сездə минем керсез яшьлəрем

Сез үлсəгез, мин дə онытылырмын,

Яшəсəгез, мин дə яшəрмен.

а) "Кошчык" б) "Кичер, илем в) "Җырларым"

11. Җəлилчелəрнең гомерлəре кайсы төрмəдə өзелə?

а) Плетцензее б) Моабит в) Шпандау

  1. 12 . Муса Җəлилнең əсирлек иҗатындагы төп темалар:

а) Мəхəббəт, Кызыл Армиягə дан

б) Фашизмга каршы керəш, Батырлык

в) Туган илгə тугърылык, якыннарны сагыну, сугышка нəфрəт

  1. 13 . "Сандугач һəм чишмə" əсəренең жанры.

а) Баллада б) Поэма в) Лирик шигырь

  1. 14. Өзектə нинди поэтик алым кулланылган?

Кызганып егетне елыйлар

Милəүшə һəм лалə чəчəге,

Тəгəри үлəнгə чык түгел,

Гөллəрнең гөнаһсез яшьлəре

("Бүрелəр")

а) Гипербала б) Сынландыру в) Ирония

  1. 15. Муса Җəлил тормышын һəм иҗатын өйрəнүгə багышланган "Өзелгəн җыр эзеннəн" хезмəтенең авторы.

а) Азат Əхмəдуллин

б) Тəлгатъ Галиуллин

в) Рафаэль Мостафин

16. М.Җəлил кайсы атаклы мəдрəсə шəкерте була?

а) "Галия"

б) "Хөсəения"

в) "Иж-Буби"

17. М.Җəлил сугыш елларында кайсы фронтта хезмəт итə?

а) Украина

б) Белорусия

в) Волхов

18 . М.Җəлил кайсы фронт газетасы хəбəрчесе булып эшли?

а) "Коммунист" б) "Ватан" в) "Отвага"

19 . М.Җəлилнең əсирлектəге псевдонимы

а) Вилданов б) Махмутов в) Гомəров

  1. 20. М.Җəлилнең шигырьлəре беренче мəртəбə кайчан басыла?

а) 1919 елда б) 1916 елда в) 1921 елда

в) 1921 елда

7 класс, I вариант 1 яртыеллык

Р.Г.Хәсәншина дәреслеге буенча

А-1, В-2, С-3 балл Барлыгы - 19 балл.

А1.Кайсы җөмләдә тезүле бәйләнешкә кергән сүзләр бар?

а) Урамда ап-ак кар ява.

ә) Бакчада алма, чия, карлыган өлгергән.

б) Бүген мин театрга барам.

А2. Сүзтезмәгә туры килгән кагыйдәне билгелә.

а) үзара ияртүле бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмә;

ә) тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе.

А3. Әйтү максаты ягыннан җөмләләр ничә төрле?

а) 2; ә) 4; б) 3.

А4. Тойгылы хикәя җөмлә янында нинди тыныш билгесе куела?

а) нокта;

ә) сорау һәм өндәү билгесе;

б) өндәү билгесе.

А5. Исем сүзтезмәне билгелә.

а) кояшлы иртә; ә) сулдан бишенче; б) чәчәк утырту.

А6.Сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмлә

ничек атала?

а) боеру җөмлә; ә) сорау җөмлә; б) хикәя җөмлә.

А7.Җөмләдә сүзләр бәйләнеше ничә төрле?

а) 5; ә) 3; б) 2.

А8.Ияртүле бәйләнешне тудыра торган чараны билгелә.

а) тезүче теркәгечләр;

ә) килеш кушымчалары;

б) санау интонациясе.

А9. Нәрсә ул инверсия?

а) сүзләрнең кире тәртибе; ә) сүзләрнең уңай тәртибе.

А10. Бәхетле балачак сүзтезмәсендә сүзләр үзара нинди грамматик чара ярдәмендә бәйләнешкә кергәннәр?

а) килеш кушымчасы; ә) зат-санда ярашу; б) сүз тәртибе (янәшәлек).

А11.Бирелгән җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибе нинди?

Үр астындагы тугайда ат кешнәп куя. (Ә.Гаффар)

а) уңай;

ә) кире.

А12. Көчле хис тойгысы белән әйтелгән җөмлә ничек атала?

а) тойгылы җөмлә; ә) сорау җөмлә; б) боеру җөмлә.

В1.Төшеп калган тыныш билгеләрен куеп, текстны күчереп яз.

Кашык кадәр генә көрәгенә таянып, Ялкау очрады

- Болай ашыгып кая барасыз - дип сорады ул бездән

- Эшкә барабыз, - дидек

- Мин дә сезнең белән барыйммы, әллә ботка пешкәнен генә көтимме - диде Ялкау (И.Туктар)

В2.Текстның беренче җөмләсеннән ия белән хәбәрне тап, асларына сыз.

С1. «Яраткан шөгылем» темасына мәгънә ягыннан бәйләнгән 5-6 җөмлә уйлап яз.

7 класс, II вариант 1 яртыеллык

А-1, В-2, С-3 балл Барлыгы - 19 балл.

А1. Кайсы җөмләдә тезүле бәйләнешкә кергән сүзләр бар?

а) Кояш күтәрелә башлады, агачлардан, таулардан югары менеп китте.(Г.Ибраһимов)

ә) Басу өстендә тургай тирбәлә. (Ф. Яруллин)

б) Зирәк егет җир астыннан юл таба. (Мәкаль)

А2. Иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән тора. Нинди синтаксик берәмлек турында сүз бара?

а) җөмлә; ә) сүзтезмә.

А3. Фигыль сүзтезмәне билгелә.

а) китапның монысы; ә) хөрмәткә лаеклы; б) бәхеткә омтылу.

А4. Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә ничек атала?

а) хикәя җөмлә; ә) боеру җөмлә; б) сорау җөмлә.

А5. Бирелгән җөмләнең төрен билгелә.

Эх, аңламыйсың син, дустым, диңгезченең йөрәген! (Г.Әпсәләмов)

а) тойгылы сорау җөмлә;

ә) боерык җөмлә;

б) тойгылы хикәя җөмлә.

А6. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында була торган бәйләнеш ничек атала?

а) ияртүле бәйләнеш; ә) тезүле бәйләнеш.

А7.Тойгылы сорау җөмлә янында нинди тыныш билгесе куела?

а) сорау һәм өндәү билгесе;

ә) сорау билгесе;

б) өндәү билгесе.

А8. Бирелгән җөмләдә тезүле бәйләнешне тудыручы чараны билгелә.

Бөтен авыл тыныч, рәхәт йокыда. (Г.Ибраһимов)

а) тезүче теркәгеч; ә) каршы кую интонациясе; б) санау интонациясе.

А9. Ия -алда, хәбәр анардан соң урнашса, сүз тәртибе ничек атала?

а) уңай; ә) кире.

А10. Әйтерсең гомеремдә беренче мәртәбә күрәм мин бу күлне! (Г. Ибраһимов)

Җөмләдәге сүз тәртибен билгелә.

а) уңай; ә) кире.

А11. Чишмәне чистарту сүзтезмәсендә ияртүле бәйләнешне тудыручы чараны билгелә.

а) янәшә тору (сүз тәртибе);

ә) бәйлек;

б) килеш кушымчасы.

А12.Җөмләгә туры килгән кагыйдәне тап.

а) тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе;

ә) үзара ияртүле бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмә.

В1. Тиешле тыныш билгеләрен куеп, текстны күчереп яз.

Без вакытны сәгатькә карап беләбез Ә менә этләр ничек белә икән Аптыраганнан әйтүем

Минем дәрестән чыкканны Актырнак инде көтеп торган була (Җ. Дәрзаман)

В2. Беренче җөмләдәге вакытны сүзе нинди җөмлә кисәге булуын билгелә һәм астына сыз.

С1.«Яраткан ел фасылым» темасына мәгънә ягыннан бәйләнгән 5-6 җөмлә уйлап яз.

Р.Г.Хәсәншина методик ярдәмлегеннән алынды.

7 класс, I вариант 2 яртыеллык

А-1, В-2, С-3 балл Барлыгы - 19 балл.

А1. Ялгыш җавапны билгеләгез.

Җөмлә кисәкләре итеп каралмый

а) кереш сүзләр; ә) аныклагыч; б) эндәш сүз.

А2. Дөрес җавапны билгеләгез.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

а) ияртүле бәйләнештә; ә) тезүле бәйләнештә була.

А3. Дөрес җавапны билгеләгез.

Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан

а) сызык; ә) ике нокта; б) өтер куела.

А4. Ялгыш җавапны билгеләгез.

Тиңдәш кисәкләр

а) бер үк сорауга җавап бирәләр; ә) бер үк сүзне ачыклап киләләр; б) үзара ияртүле бәйләнештә булалар.

А5. Дөрес җавапны күрсәтегез.

Җөмләнең барлык кисәкләре

а) тиңдәш булмый; ә) тиңдәш була; б) кайберләре тиңдәш була.

А6. Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләрен дөрес куйган урыннарны күрсәтегез.

Алар янында гына (1) кояшның беренче нурларын (2) каршы алырга дип (3) бөтерелә-бөтерелә (4) аяз күктә (5) тургайлар сайрый. (Г.Бәширов)

а) 1, 3, 4; ә) 1, 2, 3, 4, 5; б) 2, 3, 4, 5.

А7. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.

Кунакларның атлары өчен лапас башына, күп итеп, печән китереп өйгәннәр икән.

(Ә. Еники)

а) тәмамлык; ә) аергыч; б) аныклагыч.

А8. Дөрес җавапны билгеләгез.

Әлбәттә, һичшиксез, дөрес кереш сүзләре

а) ышану яки раслауны; ә) икеләнү яки чама белән әйтүне; б) фикер чыганагын белдерә.

А9. Дөрес җавапны билгеләгез.

Сөйләм төбәп әйтелгән предметны яки затны белдергән сүз яисә сүзләр тезмәсе

а) эндәш сүз; ә) кереш сүз; б) кереш җөмлә дип атала.

А10. Ялгыш җавапны тыбыгыз.

Тиңдәш кисәкләр янында

а) өтер; ә) нокталы өтер; б) өндәү билгесе куела.

В1. Җөмләләрне тыныш билгеләрен дөрес куеп күчереп языгыз.

Зөфәр чоланнан балта пычкы чүкеч күтәреп чыкты. Малайлар сыер абзарының җылы ышык почмагына чебешләр өчен кетәклек ясарга керештеләр. (А.Хәсәнов)

В2. Җөмләгә өлешчә синтаксик анализ ясагыз.

И Мәликә, мин бит сине күлдә коенган чагыңда урлап качтым. (Әкият)

. В3. Кагыйдәне дәвам итегез.

Кереш сүзләр …

С1.Тиңдәш кисәкләр кулланып, »Яз җиһанны уята» исемле 5-6 җөмләдән торган кечкенә хикәя төзеп языгыз

7 класс, II вариант 2 яртыеллык

А-1, В-2, С-3 балл Барлыгы - 19 балл.

А1. Ялгыш җавапны билгеләгез.

Җөмлә кисәкләре итеп карала

а) аергыч; ә) кереш сүз; б) хәл.

А2. Дөрес җавапны билгеләгез.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

а) тезүле бәйләнештә; ә) ияртүле бәйләнештә була.

А3. Дөрес җавапны билгеләгез.

Тиңдәш кисәкләрдән алда торган гомумиләштерүче сүздән соң

а) сызык; ә) нокталы өтер; б) ике нокта куела.

А4. Ялгыш җавапны билгеләгез.

Тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чаралар:

а) тезүче теркәгечләр; ә) ияртүче теркәгечләр; б) санау интонациясе.

А5. Дөрес җавапны күрсәтегез.

Тиңдәш кисәкләр янында килүче гомумиләштерүче сүзләр

а) билгеләү алмашлыклары; ә) зат алмашлыклары; б) сорау алмашлыклары белән белдерелә.

А6. Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләрен дөрес куйган урыннарны күрсәтегез.

Хәбир (1) бал кортларының өзлексез әйләнеш асап (2) очуларын сокланып күзәткәндә (3) бал турында (4) бөтенләй уйламады да диярлек. (Ф.Шәфигуллин)

а) 1, 2, 3, 4; ә) 1, 3; б) 1, 2, 4.

А7. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.

Күбәләк үзенең кара бәрхет канатларын лепелдәтеп очарга талпына. (Г.Сабитов)

а) аергыч; ә) ия; б) тәмамлык.

А8. Дөрес җавапны билгеләгез.

Мөгаен, бугай, ахры кереш сүзләре

а) ышану яки раслауны; ә) икеләнү яки чама белән әйтүне; б) фикер чыганагын белдерә.

А9. Дөрес җавапны билгеләгез.

Сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр

а) тиңдәш кисәкләр; ә) аерымланган кисәкләр; б) кереш сүзләр дип атала.

А10. Ялгыш җавапны тыбыгыз.

Эндәш сүзләр янында

а) өтер; ә) нокталы өтер; б) өндәү билгесе куела.

В1. Җөмләләрне тыныш билгеләрен дөрес куеп күчереп языгыз.

Авыл урамы буйлап сораштыра торгач бер өйгә фатир кердек. Хуҗабыз озын буйлы соры чәчле соры мыеклы бер кеше булып чыкты. (Ш.Маннур)

В2. Җөмләгә өлешчә синтаксик анализ ясагыз.

Аның алдында шәһәрнең бөтен түбән ягы җәелеп ята иде. (Г.Әпсәләмов)

В3. Кагыйдәне дәвам итегез.

Эндәш сүзләр …

С1.Тиңдәш кисәкләр кулланып, »Язлар белән бергә кошлар кайта» исемле 5-6 җөмләдән торган кечкенә хикәя төзеп языгыз.

Т Е С Т- 6

1.Татар телендә ничә сүз төркеме бар?

а)11

б)12

в)13

2.Морфология нәрсәне өйрәнә?

а) җөмлә кисәген

б) аваз һәм хәрефләрне

в) сүз төркемнәрен

г) тыныш билгеләрен

3.Нинди сүз төркеме исем дип атала?

а) предметның билгесен

б)эш-хәлнең билгесен

в)предметны

г)эш-хәлне белдерә торган сүз төркеме.

4.Исемнәрнең күплек төре ничек ясала?

а)махсус күрсәткече юк.

б) -лар,-ләр,-нар,-нәр кушымчалары ярдәмендә.

в) -быз,-без,-сыз,-сез кушымчалары ярдәмендә.

5.Ялгызлык исемнәре нинди санда кулланыла?

а) күплек санда

б) берлек санда

в)күплек һәм берлек саннарда.

6.Дөрес язылган ялгызлык исемен билгелә:

а) Татарстан яшьләре газетасы

б) Татарстан Яшьләре газетасы.

в) "Татарстан яшьләре" газетасы.

7.Татар телендә ничә килеш бар?

а) 5 б)6 в)7 г)8

8.Бу сүз нәрсәләр белән төрләнгән?

Тунымны

а) килеш белән

б) килеш һәм тартым белән

в) тартымлы исем килеш белән

9.Кушымча ялгау ысулы белән ясалган исемне билгелә:

а) эзтабар

б) гармун

в) тамчы

10.Сыйфат нинди сүз төркеме?

а) предметның билгесен белдерүче.

б) эш-хәлнең билгесен белдерүче.

в) ярдәмче сүз төркеме.

11.Җете кызыл - сыйфаты нинди дәрәҗәдә ?

а) кимлек б) чагыштыру. в) гади г) артыклык

12.Татар телендә сыйфатларда ничә дәрәҗә бар?

а) 4 б) 5 в)3

13.Кайсы кушымча кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны ясый?

а) -рак ,-рәк; б) -лы , -ле; в) -сыл , -сел

14. Рәвеш нинди сүз төркеме ?

а) эш-хәлнең билгесен белдерүче

б) төрләнми торган сүз төркеме

в) җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирүче , төрләнми торган мөстәкыйль сүз төркеме.

15. Мәгънәләре ягыннан рәвешләр ничә төркемчәгә бүленә ?

а) 5 б) 6 в)7

16.Бүген , быел , баштанаяк рәвешләре ясалышы ягыннан нинди рәвешләр?

а)тамыр б) ясалма в) кушма.

17.Нинди дәрәҗәдәге рәвешләр сыйфатлар белән бер дәрәҗәдә килә ала?

а) чагыштыру һәм артыклык

б)артыклык һәм кимлек

в)кимлек һәм гади

18.Кайсы кушма сан?

а) ун

б) егерме тугыз

в) унөч

19.Кайсысы чама саны?

а) өчәр в) унлап в) бишәү

20.Кайсы төркемчәгә кергән саннарның саналмышы булмый?

а) бүлем саны б) тәртип саны в) җыю саны

21.Болар төзелешләре ягыннан нинди алмашлыклар?

Беркем , бернинди , һичнәрсә , һәрбер

а) тамыр б)кушма в)ясалма

22.Бу алмашлыклар кайсы төркемчә алмашлыклары?

Һәркем , һәркайсы , һәммә , бөтен , бар , уз.

а) билгесезлек алмашлыклары

б) күрсәтү

б) билгеләү

23.Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән

б) килеш белән

в) барлык-юклык белән

г) барлык-юклык , заман,зат-сан белән

24.Бу фигыльләрнең кайсылары затланышлы фигыльләр?

а) боерык фигыль, хикәя фигыль,шарт фигыль

б) сыйфат фигыль , хәл фигыль , инфинитив.

25. Куйыйк , әйтик, шуыйк, савыйк фигыльләре кайсы төркемчә фигыльләре ?

а) хикәя б) боерык в) инфинитив

26. Сөйләр сүз , башланыр көн , куяр урын-сыйфат фигыльләре кайсы заманда килгән?

а) үткән б) киләчәк в) хәзерге

27. Кайтуы , каравы , эшләмәве исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?

а) килеш белән б) зат-сан белән в) тартым белән

28.Ләкин , ә, әмма , бәлки ,тик теркәгечләре нинди теркәгечләр?

а) җыючы б) бүлүче в) каршы куючы

29.Безнең гаиләдә әби бар?

а) -дә кисәкчә б) -дә кушымча в) - дә теркәгеч

30.-мы , ме, -мыни,-мени кисәкчәләренең төркемчә исемен билгеләгез .

а) үкенү , теләкне белдерү

б) сорауны

в) чикләүне

г) көчәйткеч

1Ишетмичә, тыңламыйча, тәкъдим итмичә фигыльләренең төркемчәсен билгеләгез

а) хикәя фигыль

б)сыйфат фигыль

в)хәл фигыль

г) инфинитив

2 Затланышсыз фигыльләрдән генә торган рәтне билгелә

а) хикәя, боерык , исем фигыль

б)сыйфат, хәл, инфинитив фигыль

в)хәл , исем , шарт фигыль

г) инфинитив, сыйфат, боерык фигыль

  1. Кайсы фигыль төркемчәләре заман белән төрләнә?

а)исем фигыль

б) хикәя фигыль

в) хәл фигыль

г) сыйфат фигыль

4.Хәзерге заман сыйфат фигыльне табыгыз

а) Бара торган (юл)

б) сыйлыйсы (кунак)

в) каралган (фильм)

г)тәрбияләнүче (бала)

5 Тарттыру фигыленең юнәлешен билгеләгез

а) кайтым

б) йөкләтү

в)уртаклык

г)дөрес җавап бирелмәгән

6 Бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Минем кайтуым алдан билгеле түгел иде.

а) сыйфат фигыль

б) хәл фигыль

в) исем фигыль

г) инфинитив

7 Исем фигыль нәрсә белән төрләнә?

а) заман, килеш, юнәлеш

б) дәрәҗә, килеш, барлык-юклык

в) барлык-юклык, зат-сан, килеш

г) тартым, килеш, юнәлеш

8 Кайсы раслау дөрес?

а) фигыльнең юклык формасы кисәкчәләр ярдәмендә ясала

б) киләчәк заман сыйфат фигыльнең 3 төре бар

в) исем фигыль исемләшә һәм исемгә күчә ала

г) инфинитив җөмләдә аергыч була

9 Хәл фигыльнең 4 төре нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а) -ганчы,-гәнче

б)-ып,-еп,-п

в)-гач,-гәч

г)-а,-ә,-ый,-и

10 Инфинитивның юклык кушымчаларын табыгыз

а)-маска,-мәскә

б)-мыйча,-мичә

в)-ма,-мә

г)-мый,-ми

11 Аерып бирелгән фигыль җөмләнең кайсы кисәге? Фәритне юмалап тынычландырдылар да өенә алып кайтып киттеләр.

а) ия

б)хәбәр

в)тәмамлык

г)хәл

12 Кайсы фигыль төркемчәсе -у, -ү кушымчалары ярдәмендә ясала?

а)инфинитив

б)исем фигыль

в) сыйфат фигыль

г)хәл фигыль

13 Кайсы төркемчә фигыльләре исемгә күчә ала?

а) исем фигыль

б) хәл фигыль

в) инфинитив

г)сыйфат фигыль

Тест "Затланышсыз фигыльләр"

1.Нинди фигыль предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә?
а)хәл фигыль; ә) инфинитив; б) сыйфат фигыль.

2. Кайсы затланышсыз фигыль заманнарда төрләнә?
а) исем фигыль; ә) сыйфат фигыль; б) хәл фигыль.

3. Хәл фигыльнең ничә төре бар?
а) 1 ә) 3 б) 4
4.Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а)нишләде? ә)нишләү? б)нишләп?

5.Инфинитив нинди кушымчалар белән ясала?
а)-ырга, -әргә; ә) -а, -гач, гәч; б) -у,-ү.

6.Исем фигыль кушымчасын тап.
а)-асы,-әсе; ә)-ырга,-әргә, б)-у,-ү.

7.Нинди фигыль эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдерә?
а)инфинитив; ә)хәл фигыль; б)сыйфат фигыль.

8. Хәл фигыль нинди сорауларга җавап бир¸?
а) нинди? ни эшләгән? ә)нишләү? нәрсә? б)кайчан?нишләп? һ.б.

9.Исем фигыльләрне генә язып ал.

Килү, капла, ач, япмау, уйнауны, яр, утыр, югалулар, сәламәтләнү.


10. Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килә.
а) хәл фигыль ә) сыйфат фигыль б) инфинитив

Җавапларны тактадагы нәтиҗәләр белән чагыштырыйк. Кемнең бер хатасы да юк "5"ле куя, кемнең 1-2 хата "4"ле, кемнең 3-4 хата "3"ле.

IV эш. Иҗади диктант
(мәкаль яртылаш әйтелә, тулыландырып язалар, дөрес вариант компьтерда)
1. Аз сөйлә, ... күп эшлә.
2. Бүгенге эшне... иртәгә калдырма.


© 2010-2022