Тел Һәм тел гыйлеме

"Описание материала: Тел кешеләр арасында аралашу коралы.Кешеләр арасында аралашу арткан саен ,тел дә үсә,камилләшә барган.Тел булмаса ,кешеләрузара аралаша,аңлаша,җәмгыять төзеп яши алмаслар иде.Тел-бер чорда яшәгән кешеләр арасында аралашу өчен кирәк.Без үзнбезнең телне яратабыз Һәм матур итеп сөйләргә өйрәнәбез.Татар теле төрки телләр гаиләсенә керә. Татар теле дәресләрендә татар тел гыйлеме өйрәнелә.Бу фәнне белү тормышта Һәрчак кирәк була. Телнең үсешен,кулланылышын Һәм төзелешен өйрәнә то...
Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сыйныф: 7 Дата:

Татар теле №

Тема: Тел һәм тел гыйлеме. Кереш.

Максат: Телнең кешеләр арасында аралашу, җәмгыятьне үстерү коралы булуы турында мәгълүмат бирү, төрки телләр гаиләсе "вәкилләре" белән таныштыру, тел гыйлемен өйрәнүнең максатларын төшендерү.

Җиһазлау: "Төрки телләр шәҗәрәсе" таблица-схемасы.

Дәрес тибы, төре: Яңа материалны өйрәнү дәресе.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, күчереп язу.

Дәрес барышы:


  1. Оештыру.

  1. Җәйге тәэсирләр белән уртаклашу.

  2. Дәфтәрләр башлау.

  3. Дәреслек төзелеше белән танышу.

  1. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм яңа материалны өйрәтү.

1. Проблемалы ситуация тудыру, проблеманы формалаштыру.

Сораулар:

а) тел ни өчен кирәк?

ә) ул ни өчен барлыкка килгән һәм үскән?

б) тел үсеше җәмгыять үсеше белән ни бәйләнгән?

в) тел иҗтимагый тормышта нинди әһәмияткә ия?

г) татар теленең нинди телләр белән охшашлыгын билгели аласыз?

д) төрки телләр турында ниләр беләсез?

е) мәктәптә туган телне нинди максатларда өйрәнәбез?

2. Сорауларга җавап бирү барышында туган проблемаларны тактага язып бару.

3. Дәрескә максатны укучыларның үзләреннән әйттерү.

4. Фаразлар җыю.

5. Проблеманы чишү, "Төрки телләр шәҗәрәсе" таблица-схемасын өйрәнү.

Нәтиҗәләр:

*Тел - кешеләр арасында аралашу коралы.

*Тел - кешелек буыннары арасында да аралашу коралы, җәмгыятьне үстерү коралы.

*Татар теле төрки телләр гаиләсенә керә.

*Телнең үсешен, кулланылышын һәм төзелешен өйрәнә торган фән тел гыйлеме дип атала.

*Тел гыйлемен өйрәнү гамәли һәм фәнни максатны күз алдында тота.


  1. Материалны ныгыту.

1. 4 нче биттәге сораулар нигезендә әңгәмә.

2. Билгеләмә-нәтиҗәләрне дәфтәргә язып кую.


  1. Дәрескә йомгак.

V. Өйгә эш бирү.

1) Сорауларга җавап әзерләргә (4 бит).

* Интернеттан һәм матбугат материаллары буенча туган телебезнең бүгенге торышы турында мәгълүматлар тупларга һәм аудитория алдында чыгыш ясарга әзерләнергә.

Өстәмә материал:

Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле де, бизәкле дә туган тел. Казан, "Мәгариф", 1998, 7-8 битләр.

Бер гаилә телләре.

Бирем. Исемлектә бирелгән телләрне алфавит буенча язып чыгыгыз. Бу телләрдә сөйләшә торган халыклар кайларда яшиләр (картадан күрсәтегез).

Тарату материалы:

Тел Һәм тел гыйлеме

© 2010-2022