Татар теле дәресләрендә кластер һәм синквейн алымнарын куллану. Мастер класс

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Мөслим урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

2015

«Татар теле дәресләрендә кластер һәм синквейн алымнарын куллану»

(Боерык фигыль темасы буенча зонаара тәҗрибә уртаклашу өчен осталык дәресе)

Мастер - классны әзерләде: Фәйзрахманова Г.Ф., югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

[Введите адрес организации]



Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Мин, Фәйзрахманова Гүзәлия Фоат кызы, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

1нче слайд

Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан

башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар

сезнең заманыгыздан башка бер заманда

яшәү өчен дөньяга килгәннәр.

Р.Фәхретдин

Хәтергә күптән билгеле риваять килә. Кайчандыр бик борынгы заманнарда, Грециянең изге Олимп тавында үлемсез һәм зирәк аллалар яшәгән, ди. Алар бик тату булганнар һәм рәхәт көн күргәннәр. Гади кешеләр тауга менә алмаган, чөнки тау сихри көчкә ия булган. Ләкин вакыт узу белән, халкы өчен бөек эшләр башкарган, зур батырлыклар күрсәткән, тырыш һәм акыллыларга, изге тауга менеп, аллаларга тиң тормыш белән яшәү бәхете тигән, ди.

Бүгенге катлаулы заманда, яңадан-яңа уку-укыту технологияләре, бер-берсен уздырып, мәгариф системасын тетрәндереп торганда, укучыларыбыз да көн саен "Олимп" тавының төрле баскычларын яулый түгелме соң? Әйе, һәр һөнәр, яшәешебезнең һәр тармагы иртәме-соңмы мәктәпкә килеп тоташа.

Һәр бала шәхес яки иҗади шәхес. Аны ничек үстерергә? Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен ачып, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү- заман таләбе. Укытучының асылы - яшәешне, бала күңелен тирән аңлауда. Ул үз тирәсендә яхшылык, бер-береңне аңлау, хөрмәт итү атмосферасын тудырырга тиеш. Бу бигрәк тә безгә - туган тел укытучысына - зур бурычлар өсти.

Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Яңа дәүләт стандартлары таләп иткәнчә, дәрестә мин баланы фикерләргә өйрәтәм. Ә фикер йөртү - сораудан башлана. Үсеш дәресе сорарга һәм эзләнергә өйрәтә. "Ни өчен?" дигән сорау дәресләрдә еш яңгырый. Сүзләрнең әйтелешенә һәм уку техникасына зур игътибар бирергә тырышам. Ачык, матур итеп сөйләмәгән, үз фикерләрен дөрес җиткерә алмаган баланың белем дәрәҗәсе дә түбән булачак! Моны бервакытта да истән чыгармыйм. Әйтелеш яки укудагы хаталар язудагы хаталарга әверелмәсен өчен, әдәби әсәрне өйрәнгәндә яисә тел дәресендә тема үткәндә, аерым текст өстендә эшләгәндә, "синквейн" яисә "кластер" методын кулланабыз.

2 нче слайд

Ә хәзер сезне «Татар теле дәресләрендә кластер һәм синквейн алымнарын куллану» дигән темага уздырылачак мастер-класс эшендә катнашырга чакырам.

(3 слайд)

Мастер-классның максаты: укытучыларның һөнәри үсешенә шартлар булдыру; татар теле һәм әдәбият дәресләрендә фикерләү технологияләрен куллану алымнары белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.

Кулланылган технология. Тәнкыйди фикерләү технологиясе.

Алымнар. Кластер, синквейн төзү.

Үткәрү формасы. Мастер-класс.

Җиһазлау. Компьютер, проектор, презентация, кәгазь битләре, маркерлар.


Эшкә керешкәнче, төркемнәргә бүленеп куйыйк.

Хәзер игътибарны экранга юнәлтик.

(4 нче слайд)

И.Юзеевның "Чишмәләрнең кадерен белегез" шигыре

Аерып күрсәтелгән фигыльләргә сорау куярга.

Көлгәндә дә, чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,

Тәнгә - җанга сихәт, дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сәхра сусыз кибә, сула, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Сусыз калсак әгәр, корыячак

Табигатьнең иркә гөле без,

Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!


(5нче слайд)

Бүгенге теманы билгеләп карыйк.

«Боерык фигыль».

Әлеге теманы үткәндә дәрескә кластер һәм синквейн алымнарын кертеп җибәрү укучыларның кызыксыну, фикерләү сәләтләрен тагын да үстерә. Бу алымнарны дәреснең төрле этабында кулланырга була.


(6 нчы слайд)

Нәрсә соң ул кластер?

«Кластер» сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы - булган белемнәрне системага салу.

(7 нче слайд)

1. Кызыксындыру - булган белемнәрне искә төшерү; яңа темага кызыксыну уяту.

2. Аңлау, мәгънәсенә төшенү - яңа мәгълүмат кабул итү, максатларны ассызыклау.

3. Рефлексия - өйрәнелгән мәгълүматны иҗади анализлау, бәяләү.

(8 нче слайд):

Кластер дәрес материалын график калыпка салуны күздә тота.

Төп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, аңардан төрле якка киткән уклар бу сүзне ачыклаучы башка сүз, сүзтезмәләр белән бәйли. Шулай итеп, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела.

(9 нчы слайд)

К О Я Ш

(10 нчы слайд)


Кластер төзү 2 этаптан тора

I этап - этап мәгълүмат туплау;

II этап - тупланган мәгълүматны системага салу.

  • Әйтегез әле, боерык фигыль нинди үзенчәлекләргә ия?

(Төркемнәрдән җаваплар бирелә)

11 нче слайд

(Кагыйдә - үзенчәлекләр)

Әгәр кластерны яңа теманы аңлата башлагач төзесәк, ныгыту өлешендә тулыландырырга мөмкин. Ул дәрес темасы буенча балаларның ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын күрсәтә, укучыларның белеме ныгытыла.

Ә хәзер 2 төркемгә эш бирелә. Әйдәгез, без сезнең белән бүгенге темага карата кластер төзеп карыйк. (Һәр төркем үз кластерын төзи).

12 нче слайд

К О Я Ш

(Ахырда эшләр тикшерелә.)

14нче слайд

Алдагы алым - синквейн. Синквейн - рефлексия этабы өчен иң уңайлы алым.

Синквейн французчадан тәрҗемә иткәндә 5 юллык шигырь дигән мәгънәне белдерә.

(15 нче слайд)

Синквейнны язу тәртибе:

1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.

2 нче юл. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.

3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.

5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме.

Мисал өчен мин сезгә үз укучыларым төзегән бер синквейн үрнәге тәкъдим итәм

(16 нчы слайд)

Без хәзер сезнең белән темага карата синквейн төзеп карыйк. (Мастер-класста катнашучы һәр укытучы үзе синквейн төзи. Соңыннан алар белән танышып чыгыла, нәтиҗә ясала.)

Тема бер үк төрле булса да, синквейнның нәтиҗәләре төрлечә чыгарга мөмкин. Ә бу - укучыларга теманы анализларга мөмкинлек бирә, хәтерләрендә дә яхшырак саклана.

Мастер-классыбызның ахырында мин сезгә бер синквейн укып китәсем килә

(17 нче слайд):

УКЫТУЧЫ

ЯГЫМЛЫ, БЕЛЕМЛЕ

ӨЙРӘТӘ, ТӘРБИЯЛИ, БУЛЫША

ЯХШЫ ДУС, ИПТӘШ ОСТА

Кадерле хезмәттәшләрем, нәкъ шушы синквейндагыча укучыларыбызның яраткан укытучылары, ярдәмчеләре булып, эшкә сөенеп килергә, кайтырга язсын. Ә иң мөһиме: гаиләләребездә тынычлык, тигезлек, сәламәтлек хөкем сөрсен.

Сүземне Риза Фәхретдиннең "Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан

башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар

сезнең заманыгыздан башка бер заманда

яшәү өчен дөньяга килгәннәр" сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

Игътибарыгыз, миңа ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт!



© 2010-2022