Методическая разработка Варислар иленә сәяхәт

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Варислар иленә сәяхәт.

Максат: укучыларны ТВБнең тарихы,аның тормышы белән таныштыру;

укучыларны варислар сафына кабул итү;

аларда оешмага карата ышаныч хисләре тәрбияләү.

Күргәзмәлелек: тукталыш исемнәре яызылган плакатлар, магнитофон, аудио

Кассеталар, микрофон һ.б..

Сәяхәт барышы:

Вожатый: Исәнмесез укучылар! Бүген без сезнең белән бик зур бәйрәмгә җыелдык. Без бүген варислар иленә сәяхәткә чыгабыз.

Йөгереп почтальон керә.

Почтальон: Сезгә телеграмма! Кадерле балалар, "Варислар иле"нә баручы тизйөрешле поездга намуслы, тырыш, эшчән, шат күңелле, тапкыр балаларны чакырабыз.Поездга исем, җыр, девиз сайлагыз да кассага билет алырга килегез.Билетлары да хикмәтле. Андагы сорауларга дөрес җавап бирүче кеше поезд пассажиры булачак. Соңга калмагыз 10 минуттан поезд рейска кузгала. Сезне көтәбез! Дусларыгыз.

Телеграмманы кул куеп алыгыз.(кул куйгач телеграмманы тапшырып чыгып китә).

Вожатый: Ягез нишлибез? Сәяхәткә кемнәр чыга?( 4 класс укучылары кул күтәрәләр һәм алга чыгып басалар). Поездга исем, девиз, җыр сайлап билет алырга кирәк. Әйдәгез уйлашыйк.

1 укучы: Мин "Зәңгәр вагон" җырын яратам шуны алыйкмы әллә? ( балалар ризалык белдерәләр)

2 укучы: Девизын: " Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен" дип алыйк.Әйдәгез әйтеп карыйк әле.

3 укучы: Ә поезд исеме " Зәңгәр вагон" булсын.

4 укучы: Тагын нишлисе дигән әле?

5 укучы: Билет алырга кассага киләсе дигән. Әнә касса.

Укучылар билет алалар. Шулвакыт тавыш яңгырый.

Хөрмәтле пассажирлар! "Село-Чура - Варислар иле" маршруты буенча хәрәкәт итүче тизйөрешле поезд кузгалырга әзерләнә. Пассажирларның салонга кереп үз урыннарын алулары сорала.

Укучылар поездга утырырга баралар. Билетлары тикшерелә. Һәр укучы билетын күрсәтеп соравын укый һәм җавап бирә.

Билет сораулары:

  1. Нәрсә ул ТВБ? (Татарстан Варислар Берлеге)

  2. Аның туган елы, көне. (1990 ел, 15 сентябрь)

  3. Варисларның девизы.("Әзер бул!")

  4. Лозунгы.("Һәркөн файдалы эш эшлә!")

  5. Символлар.( Яшел, ак, кызыл)

  6. Варисларның ничә законы бар?(5) һ.б.

Вожатый: Сез барлык сорауларга да җавап бирдегез, рәхим итеп вагоннарга узыгыз.(укучылар поезд рәвешендә тезелгән урындыкларга утыралар)

Тавыш ишетелә: Тыңлагыз, тыңлагыз! "Зәңгәр вапгон" тизйөрешле поезды "Село-Чура - Варислар иле" рейсына кузгала, каешларны беркетергә һәм җырлый башларга.

"Зәңгәрсу вагон" җыры башкарыла.

Вожатый: Тәрәзәләргә күз салыгыз әле, без "Тапкырландия" тауларын якынлашабыз. Бу безнең беренче тукталыш. Тапкырлыкта , зирәклектә көч сынашканда сынатмассыз дип уйлыйм.(укучылар торып алгарак чыгып басалар). Барыгыз да вагоннан чыктыгызмы? Урамда бераз кар явып тора ахры. ( кәгазь кар бөртекләре сибеп җибәрелә, ә кәгазьдә җыр сүзләре язылган була). Сез кар бөртекләрен алып укып карагыз әле, нинди җыр сүзләре икән ул? Кем беренче булып укый һәм җырлап күрсәтә - шул җиңүче.(укучылар җырлап күрсәтәләр). Ә хәзер әйдәгез көч сынашып карыйк.

  1. Сакалы бар, акылы юк, ул нәрсә? (кәҗә)

  2. Үзе суфый, үзе урлаша. Әле тотсаң - тырнаша (песи)

  3. Үлән ашый май ташый. ) сыер)

  4. Кош түгел, койрыклы.(балык)

  5. Мамык юрган, кат-кат сырган. Үзе бик салкын. (кар)

  6. Сөяге юк, теле юк, сөйләшмәгән сүзе юк.(тел)

  7. Сырлы-сырлы ул, безнең белән җырлый ул.(гармун)

Вожатый: бик шәп , булдырдыгыз! Бик зирәк балалар икәнсез, сәяхәтебезне дәвам итәбез, вагонга утырдык, кузгалдык(барысы да утыралар). Күңеллерәк булсын өчен "Япон машинасында" уйнап барыйк әле. "Ул бик яхшы укучы" җырын төрле хәрәкәтләр белән җырлап барабыз.

- Бер! - дигәндә 1 тапкыр кул чабабыз;

- Ике! - дигәндә 2 кулны 2 тез өстенә сугабыз.

- Өч! - дигәндә уң кулның бармагын шартлатабыз.

-Дүрт!- дигәндә сул кулның бармагын шартлат.

-Биш!- дигәндә уң аякка нык кына басып куй.

- Алты!- дигәндә сул аякка нык кына басып куй.

Вожатый: Тәрәзәдән карагыз әле "Уеннар аланы" күренә түгелме соң?Әйдәгез төшәбез.Ә хәзер уеннар уйнап алабыз.("Кәбестә,редиска", "Хохлатые хохатушки"). Молодцы, сез бик җитез икәнсез. Онытмыйк сәяхәт дәвам итә, утырыштык. Утырган килеш хәтерне яңартып алыйк. Мәкальләрне дәвам итәргә кирәк.

  1. 60 ка җитсен бала, ана өчен һаман .......(бала).

  2. Ана балага авызыннан өзеп........(каптыра).

  3. Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек.....(күрмәс).

  4. Аю да баласын аппагым ди, керпе дә баласын .....(йомшагым ди).

- балалар, бик мавыгып китеп без "Биюләр" аланын үтеп китә язганбыз ич! Ягез, тукталыйк әле шушы урында. Ә сез бии беләсезме соң?

Бию көе яңгырый, балалар бииләр.

Бик шәп! Оста биючеләр дә икәнсез. Әйдәгез утырабыз, болай булса "Җырлар" диңгезенә тукталып та тормыйча туп-туры "Варислар иленә" килеп җитәбез икән.Әйдәгез, җырлап барыйк.("Ялкынлан учак" җырын җырлыйлар, "Варислар иле" дигән язу күренә). Менә без сезнең белән сәфәребезнең иң соңгы ноктасы булган "Варислар иленә" килеп җиттек.Әйдәгез сынатмыйк.

Барабанчылар марш уйныйлар.

1 укучы:

Бүген мин шатлыгымны

Кемгә сөйләргә белмим.

Кемгә генә сөйләсәм дә,

Сүзләрем бетмәс дим мин.

Иртүк мәктәпкә йөгердем

Нигә соңга калырга?!

Бүген безнең дүртенчене

Алалар варисларга.

2 укучы:

Бөтен отряд каршысында

Чын күңелдән сүз бирдек:

Бар эшкә дә, көрәшкә дә

Әзер торырбыз! - дидек.

"Без өйдә дә, мәктәптә дә

Үрнәк булырбыз!" - дидек.

Чын варислар булыр өчен

Тырышып укырбыз, - дидек.

Вожатый: Укучылар, сез варислар булырга омтыласыз.Ә варисларның законнарын беләсезме соң?

Укучылар(хор белән): Беләбез.

1 укучы: Варис, республикага булыша, аның лаеклв гражданы булырга омтыла.

2 укучы: Варис дөреслек һәм һәркемнең азатлыгы өчен аяусыз көрәшә.

3 укучы: Варис ышанычлы дус, өлкәннәргә дә кечеләргә дә булыша , авырлык килгәндә берәүне дә ялгыз калдырмый.

4 укучы: Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5 укучы: Варис туган ягының табигатен һәм культурасын уяу саклый.

Вожатый: Молодцы, беләсез икән. Ә хәзер варисларның девизын әйтегез.

Укучылар: Әзер бул!

Вожатый: Кадерле укучылар! Иң дулкынландыргыч минутлар килеп җитте.Тантаналы вәгъдә бирергә.

Укучылар: Мин......... үзем теләп Татарстан Варислар Берлегенә ирекле керергә телим. Варис законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирәм.

Вожатый: 4 сыйныф укучыларына варис галстукларын бәйләргә һәм отряд флагын тапшырырга.

Галстуклар бәйләнә, бүләкләр тапшырыла.Барабанчылар марш уйныйлар.

8 кл. укучысы: Кадерле 4 класс укучылары! Мин сезне үзебезнең "Тамчылар" отряды укучылары исеменнән кайнар котлыйм.Сез безнең урынга алмашка килүче яңа отряд, яшь варислар.

Без, 8 сыйныф укучылары өлкән сыйныф укучылар сафына кабул ителдек.Үзебезнең отряд флагын сезгә тапшырабыз.Шушы флаг сезгә туры дөрес юлны күрсәтүче булсын. Тап төшермичә саклагыз аны.

Отряд флагы тапшырыла.

3 укучы:

Тактык без муеннарга,

Матур галстук бүген.

Шул галстукны тагарга

Күпме кызыгып йөрдем!

Ул йөрер гел муенымда,

Тап төшермәм мин аңа.

4 укучы:

Юлларда очраса каршылык,

Җилләргә, давылга кем түзәр?

Кем сезгә булышыр һәр җирдә?-

Бергә: Көчлеләр, кыюлар, җитезләр.

5 укучы:

Ни кушсагыз да үтәрбез,

Без зурлар хәзер.

Илем өчен, халкым өчен

Батырлыклар кабатларга

Бергә: Без әзер!

6 укучы: Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә6 Без әзер!

7 укучы: зур эшләргә тотынырга

Чират безгәдер.

Кирәксә ут-су кичәргә

Батырлар булып үсәргә

Бергә: Без әзер!

Бергә:

Без варисың синең Татарстан,

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләорне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Вожатый: Сез бүгеннән - яшь варислар сафында. Өлкән варислар берлегенә килеп җиткәнче безгә әле бик күп эшләр башкарырга кирәк булачак.Уңышлар гына юлдаш булсын сезгә.


© 2010-2022