1нче вариант. 9 класс. рус төркеме

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 нче вариант.Текстны укыгыз һәм 1-20 нче биремнәрне үтәгез.

1 нче бүлек. Байлык

(1)Рахманның теләге -сәяхәтче булу. (2) Сәяхәт турында китаплар укыды ул,илебез картасын биш бармагы кебек белә.

(3) Рахман үз илебездә генә сәяхәт итәчәк. (4) Африка чүлләре,Һиндстан урманнары,Амозонка елгасы шулай ук кызыктыра,әмма үзебездә дә андый җирләрне табып була. (5) Безнең илебез бөтенесенә дә бай.

(6) Менә шул олы сәяхәттә сынатмаслык итеп чыныктырырга кирәк үзеңне. (7) Хәер,бер д ә армыйча булмас инде. (8)Йөреп-йөреп ,тез буыннарың йомшагач,кулларың талгач,җиргә сузылып ятып,күкне күзәтерсең . (9) Әйе,бу дөньяда кешедән дә бәхетле зат юктыр: ул офыкны күрә. (10) Үзе баскан урыннан офыкка кадәр араны бүтән бер хайван да,бер кош та кешедәй күзәтә алмый. (11) Ә күк матур ул.

(12)Их,болытлар өстенә менеп,сәяхәт итеп йөрсәң икән! (13)Менә бу сәяхәт булыр иде. (14) Менәрбез,тормышта яши генә башладык бит әле без. (15) Барысына да өлгерербез,хыяллар зур һәм күкләр күкрәтеп яшәрбез! (16)Рахман,сәяхәтләрдә йөреп,моңарчы билгеле булмаган байлыкларны кешелеккә бүләк итәр .

(17)Туктагыз әле,нәрсә соң ул байлык?

(18)Беркөнне ул әтисеннән:

-Байлык нәрсә була ул,әти?-дип сорады.

да -байлык. (21) Ә икмәк-төп байлык.(22)Әмма кешенең алыштыргысыз байлыгы була.(23) Беләсең киләме шуны?

(24)-Беләсем килә!

(25)-Син,улым,байлык эзләп сәяхәткә чыкканда,төп байлык-сиңа ипи пешерергә иген үстерүче,сине кызарып пешкән җиләкләре белән сыйлаучы туган туфрак турында онытма.

(26)Әйе,онытмас Рахман моны.(27)Сагындырыр инде ул туган җир. (М.Хуҗиннан)

1-20 нче биремнәрне укылган текст нигезендә башкарыгыз.Җавапларны сүз(сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

1.Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Ни өчен бу дөньяда кешедән дә бәхетле зат юк?

1)Кешеләрнең алыштыргысыз байлыгы була.

2)Кешеләр офыкны күрәләр.

3)Алар төрле байлыкларны кешелеккә бүләк итә алалар.

4)Кешеләр барысына да өлгерә алалар.

Җавап___________________________________________.

2.Метафора булган җөмләне табыгыз.

1)Рахманның теләге-сәяхәтче булу.

2)Үзебезнең илдә генә сәяхәт итәчәк Рахман.

3)Хәер,бер дә армыйча булмас инде.

4)Хыяллар зур һәм күкләр күкрәтеп яшәрбез!

Җавап________________________________________________.

3. 5 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

Җавап____________________________________________.

4. 7 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап_______________________________.

5. 6 нчы җөмләдәге «зур» сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

6. 3 нче җөмләдән баш кисәкләрне әк табып языгыз.

Җавап_______________________________________.

7.9-11 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап_____________________________________.

8.16-18 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап______________________________________.

9.Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтерләрнең номерларын языгыз.

Барысына да өлгерербез(1) хыяллар зур һәм күкләр күкрәтеп яшәрбе! Рахман,(2) сәяхәтләрдә йөреп,(3) моңарчы билгеле булмаган байлыкларны кешелеккә бүләк итәр.

Җавап___________________________.

10.Кереш сүзгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Хәер,(1)бер дә арымыйча булмас инде.йөреп-йөреп,(2) тез буыннарың йомшагач,(3) кулларың талгач,(4) җиргә сузылып ятып,(5) күкне күзәтерсең.

Җавап_________________________.

11. 4 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап_____________________.

12. 19 нчы җөмләдә < …>тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап____________________.

13. 23-25 нче җөмләләр арсыннан инкяр җумләнең номерын күрсәтегез.

Җавап_____________________.

14.Эндәш сүзгә бәйле куелган тыныш билгеләрнең номерларын языгыз.

-(1) Син,(2) улым,(3) байлык эзләп сәяхәткәчыкканда,(4) төп байлык-(5) сиңа ипи пешерергә иген үстерүче,(6)сине кызарып пешкән җиләкләре белән сыйлаучы туган туфрак турында онытма.(7)

Җавап_________________.

15. 5 нче җөмләдән ярлы сүзенә антоним булган сүзне табып языгыз.

Җавап_______________________.

16. 9 нчы җумләдән сыйфатны табып языгыз.

Җавап___________________________.

17.Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Рахман,сәяхәтләрдә йөреп,моңарчы билгеле булмаган байлыкларны кешелеккә бүләк итә.

Җавап_________________________.

18. 17 нче җөмләдәге ясалма сүзне табып языгыз.

Җавап___________________________.

19. 10 нчы җөмләдән [ы]авазы [о]лашып әйтелә торган сүзне табып языгыз.

Җавап_____________________________.

20. 22 нче җөмләдән иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап_____________________________



© 2010-2022