Рабочая программа по татарской литературе в 8 классе для татарской группы

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Каралды»

«Килешенде»

«Раслыйм»


МБ җитәкчесе

Хәлиуллина Г.Ә.

МБ утырышы беркетмәсе № 1

"........" август 2015 нче ел

ГББМУ "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе"

нең уку-укыту һәм милли мәсьәләләр буенча

директор урынбасары

Марданова Н.Н.

".........." август 2015 нче ел

ГББМУ "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе" директоры

Васильева А.Н.

Боерык № ____________

".........." август 2015 нче ел


Казан шәһәре Идел буе районы "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе


8 НЧЕ СЫЙНЫФНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН


ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Хәлиуллина Гөлсирин Әхмәт кызы, татар теле һәм әдәбиятыннан төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә куючы югары квалификацион категорияле педагогик хезмәткәр

Педагогик киңәшмәнең №1 нче утырышында каралды

"....... " август , 2015 нче ел


2015 - 2016 нчы уку елы



Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

татар төркемендәге 8 нче сыйныф укучылары өчен

татар әдәбияты буенча

белем бирү программасына

аңлатма язуы

Сәгатьләр саны атнага 2 сәгать, елга 70 сәгать

Эш программасы статусы

1. "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.

2. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева тарафыннан эшләнгән "Татар әдәбияты" дәреслеге, 8 нче сыйныф, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2011 нче ел.

3. 24 нче мәктәпнең белем бирү программасы;

  • Укыту фәненең уку планында тоткан урыны.

Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 70 сәгатькә төзелде

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятенең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге


Уку предметы буларак татар әдәбиятының эчтәлеген күпгасырлык әдәби мирасның иң яхшы әсәрләрен уку һәм өйрәнү тәшкил итә. Аларны кабул итү, анализлау тарихи һәм теоретик белемнәргә, шулай ук уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган эш төрләренә, алым-чараларга, формаларга нигезләнә.

8нче сыйныфта татар әдәбиятын өйрәнү түбәндәге максатларны алга куя:

  • татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматлардан, әдәби барышны тәэмин итүче төп әдипләр иҗаты турында хәбәрдар булу һәм гомум әдәби-теоретик төшенчәләрне татар әдәбиятына мөнәсәбәтле куллана белү.

  • татар әдәбияты тарихының төп фактларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек өчен мөһим эчтәлекне күрә белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру.

  • әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны; китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны; сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  • татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай һәм башка мәдәниятләрне хөрмәт белән кабул итүче шәхес тәрбияләү.

Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, татар милләтенә хас күркәм сыйфатларны чагылдыруы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган материал укучыларның кабул итү эшчәнлеге һәм татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле түбән сыйныфларда кечерәк күләмле әсәрләр өйрәнелсә, балалар үсә барган саен зуррак күләмле әсәрләрнең татар әдәби процесс үзенчәлекләре белән беркадәр бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә.

Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары түбәндәге үзенчәлекләргә китерә: а) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү; б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; в)татар һәм рус әдәбиятларын (аерым әсәрләрен) чагыштырып өйрәнү.

Укытуныж планлаштырылган нәтиҗәләре

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәбиятны мөстәкыйль укып, аңларлык күнекмәләр булдыру;

  • татар сүз сәнгатен рус һәм дөнья әдәбияты фонында кабул итәргә өйрәтү;

  • татар әдәби теле нормаларын саклап язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру;

  • кирәкле мәгълүмат һәм белемнәрне төрле чыганаклардан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү.

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзалларга өйрәтү;

  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;

  • классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белүенә ирешү;

  • татар әдәбияты текстларын рус әдәбияты әсәрләре белән гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәттә чагыштыру күнекмәләре формалаштыру;

  • бәяләү өлкәсендә:

  • татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;

  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;

  • баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

коммуникатив яктан:

  • татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү;

  • әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру;

  • укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;

  • әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен һәм милли үзенчәлекләрен тою хисе формалаштыру;

  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • сүз сәнгатенең образлы табигате;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

  • классик әдипләрнең (Г.Тукай, Г.Камал, Ф. Әмирхан, М.Җәлил) тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;

  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

  • укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.


УКЫТУНЫ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

Әдәбият предметын укыту барышында түбәндәге материаль-техник чараларны файдалану мөмкинлеге күздә тотыла:

  • халык авыз иҗаты үрнәкләре;

  • тарихи чыганаклар;

  • сынлы сәнгать әсәрләре;

  • тема буенча музыкаль әсәрләр;

  • күрсәтмә әсбаплар;

  • мультимедиа укыту программалары;

  • электрон дәреслекләр;

  • Интернет материаллары;

  • электрон китапханә;

  • компьютер программалары;

  • укучыларның белемнәрен тикшерү программалары;

  • сүзлекләр, энциклопедияләр;

  • белешмә материаллар;

  • татарча сайтлар;

  • балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

  • яңа әдәби китаплар;

  • аудио-һәм видеоәсбаплар;

  • интерактив тикшерү программалары;

  • лингафон кабинеты.

Укуны бәяләү.

Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:


Класслар

Иҗек саны

Сүз саны

VIII-IX


160-220

90-110

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда - 30-40 процентка, ә 8-9 нчы классларда 40-50 процентка югарырак була.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.

Таләпләр

Билге

1.





2.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

  • фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

  • татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

  • җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр - иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

  • тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

  • интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"5"ле билгесе куела.

1.





2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

  • кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

  • сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

  • җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"4"ле билгесе куела.

1.


2.

3.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

"3"ле билгесе куела.

1.

2.

3.

4.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

"2"ле билгесе куела.

Телдән җавапларны бәяләү.

Телдән җавап бирү - тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

  1. программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

  2. эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

С ө й л ә ү г ә б и р е л ә т о р г а н в а к ы т:

VIII класста 4-7 минут,

Әдәбият дәфтәренә таләпләр

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар

  2. эчтәлекне хикәяләп язу

  3. цитаталар (күчереп язу)

  4. аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)

  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар

  7. халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

  8. конспектлар (8-11 кл.)

  9. рефератлар (8-11 кл.).

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.


Укуга карата төп таләп - сәнгатьле уку.

Уку материалы:

  1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.

  2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

  2. Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

  2. Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

  3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

VIII класста авторның тексттагы эчтәлеккә мөнәсәбәтен чагылдыру дәрәҗәсенә бәйләп аңлату да таләп ителә.

Соңгы ике таләптән берсенең үтәлмәве тел буенча куелган билгене - бер баллга, икесенең дә кимчелекле үтәлүе билгене ике баллга киметә. Икесе дә бөтенләй үтәлмәгән булса, әдәбияттан "2"ле куела.

Ятлау өчен әсәрләр


М. Җәлил "Җырларым", "Имән"

Г. Бәширов "Туган ягым-яшел бишек" (өзек)

Ш.Галиев. Әткәйгә хат (өзек)

Н. Дәүли "Яшәү белән үлем арасында" (өзек)

Әңгәмә кору өчен якынча темалар


Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

Син батырлыкны ничек аңлыйсың?

Туган ягым-яшел бишек. Аны саклауга үз өлешеңне кертү изге эш.

Яраткан әдәби әсәрем.

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

Татар халкының милли бәйрәмнәре.

Дәрестән тыш уку


Н. Дәүли "Яшәү белән үлем арасында"

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

А.Расих. "Ишан оныгы"

Г. Бәширов "Менә сиңа мә!"

Укыту - методик, материал -техник мәгълүмат чыганаклары.

1. "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.

2. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева тарафыннан эшләнгән "Татар әдәбияты" дәреслеге, 8 нче сыйныф, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2011 нче ел.

Өстәмә әдәбият

1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: "Мәгариф" нәш-ты, 2004

2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.

3. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре. К. "Мәгариф", 2003

4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000.

5. Мифтахова М.А. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002.

6. Исмәгыйлева С.Г. Мәктәптә Г.Исхакый драматургиясе. Алабуга, 2001.

7. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: "Мәгариф"

8. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.

9. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.

10. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: "Раннур нәшрияты, 2001.

11. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

12..Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә. К.:. "Яңалиф" н-ты, 2006.

13. 9.Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: "Мәгариф", 2006.

14. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2007.

15. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», "Мәйдан" журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары


Мәгълүмат бирү чыганаклары.

Мәгълүмат чыганаклары.

tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

mon.tatar.ru

pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

. suzlek.ru on- line русча сүзлеге

. Abaga.h16.ru "Абага чәчәге" олимпиада

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

Программаның эчтәлеге.

Төп темалар

Сәг.

Темага караган төп төшенчәләр.

1

Татар халык авыз иҗаты. Бәетләр

4

Халык авыз иҗаты буларак бәетләр; " Сак-Сок" бәете; "Сөембикә бәете";

2

Язучы иҗатына анализ

Галиәсгар Камал

3

Тормыш юлы. Иҗаты. "Беренче театр"комедиясен өйрәнү.

3

Татар театры тарихы

5

Беренче труппалар һәм артистлар; Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская;

Габдулла Кариев; Мәрям Рахманкулова; Галия Кайбицкая

4

Гаяз Исхакый

3

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. "Сөннәтче бабай" хикәясен өйрәнү.

5

Гомәр Бәширов

4

Тормыш юлы. Иҗаты. " Туган ягым-яшел бишек" повестен өйрәнү, анализ; "Җидегән чишмә" шигыре.

6

Васил Маликов.

1

Скульптор иҗаты турында белешмә

7

Кави Нәҗми

4

Тормыш юлы. Иҗаты. " Миңлебикә кодагыйның кайгысы" хикәясен өйрәнү, анализ; "Хаят апа" поэмасыннан өзекне уку.

8

Композитор Солтан Габәши

1

Композитор иҗаты турында белешмә

9

Муса Җәлил

5

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. "Бер үгет", "Имән", "Катыйлгә", "Җырларым" шигырләрен өйрәнү, анализ; әдәбиятта, сәнгатьтә Муса Җәлил образы;

Х.Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы;

10

Габдрахман Әпсәләмов

4

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. "Ак чәчәкләр" романын өйрәнү.

11

Нәби Дәүли

4

Тормыш юлы. Иҗаты. " Яшәү белән үлем арасында" повестен өйрәнү.

12

Шамил Рәкыйпов

3

Тормыш юлы. Иҗаты. "Чәчәкләр сөйли белә" повестен өйрәнү.

13

Атилла Расих

4

Тормыш юлы. Иҗаты. "Ишан оныгы" романын өйрәнү.

14

Гариф Ахунов

4

Тормыш юлы. Иҗаты. " Идел кызы" романыннан өзекләр өйрәнү.

15

Шәүкәт Галиев

2

Тормыш юлы. Иҗаты. "Әткәйгә хат" поэмасын өйрәнү, анализ ясау

16

Ринат Мөхәммәдиев

"Беренче умырзая"

3

Тормыш юлы. Иҗаты. "Беренче умырзая" әсәрен өйрәнү.

17

Татар халкының милли бәйрәмнәре

1

Каз өмәсе

18

Йомгаклау дәресе.

1

Класстан тыш уку

4

Бәйләнешле сөйләм үстерү

10

Барлыгы:

70сәг


Программа материалының эчтәлеге


1нче чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

Еллык

сәгать саны

Дәрес

18

14

20

18

70

Әдәби әсәр өстендә эш


50

Бәйләнешле сөйләм үстерү

3

2

2

3

10

Дәрестән тыш уку

-

1

2

1

4

Мөстәкыйль эш

1

1

Тест

1

1

1

3

Сочинение

2

2


Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план


Дәрес темасы

Сәгать саны

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр



1 нче чирек - 18 сәг.

Үтәлү вакыты

план

факт


1

Б.с.ү. Туган ягым - Татарстан.

1

Татарстан турында сөйли белү.

2

Халык авыз иҗаты. Бәетләр.

1

Тел культурасын баету, фикерләү сәләтен үстерү. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү аша матур әдәбият дөньясына керергә әзерләү.Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуын белү. Бәет жанрының үзенчәлеге.

3

"Сак-сок" бәете.

1

Кошларга әйләнгән ике бала язмышының трагизмын белү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен

камилләштерү.

4

"Сөембикә" бәете.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, бәетләрдә сурәтләнгән вакыйгаларны белү.

5

"Сөембикә" бәете.

1

Бәтләрнең лиро-эпик жанр

булуын белү. Сөембикә

образының бирелеше.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен

камилләштерү.

6

Г. Камал тормыш юлы, иҗаты. Комедия турында төшенчә.

1

Татар әдәбиятында тоткан урыны. Г. Камал иҗаты турында белү, аның исемендәге театр турында мәгълүматлы булу. Комедия жанрының үзенчәлеген белү.

7

Г. Камал "Беренче театр". Конфликтның бирелеше.

1

Рольләп уку күнекмәләрен камилләштерү. Әсәрнең төп конфликтын белү.

8

Г. Камал «Бе­ренче театр». Об­разларның

үзенчәлекле яклары.

1

Комедиянең эчтәлеген кыскача сөйли белү, образларга характеристика бирә белү.

9

Татар театрының тарихы. Беренче татар труппалары һәм артистлары.

1

Беренче театр труппалары һәм артистлары турында мәгълүматлы булу. Сөйләм телен баету

10

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская.

1

Татар артистлары турында мәгълүматлы булу. Татар артистының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Хронологик таблица төзү. Татар театрына мәхәббәт тәрбияләү.

11

Габдулла Кариев.

1

Татар артистының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Сөйләм телен баету

12

Б.с.ү. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.

1

Татар театрлары һәм артистлары турында мәгълүматлы булу.

13

Г.Исхакый тормыш юлы, иҗаты.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру.

14

Г.Исхакый "Сөннәтче бабай" повесте. Әсәрдә татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары.

1

Татар халкының гореф - гадәтләрен, йолаларын

аңлата белү. Лексиканы белү. Текстның эчтәлеген сөйли белү. Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү. Сөйләм телен баету

15

Г.Искахый "Сөннәтче бабай" повесте. Образга характеристика

1

Образга характеристика бирә белү. Әсәргә үз мөнәсәбәтеңне белдәрә белү.

16

Б.с.ү. Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары.

1

Милли бәйрәмнәр, йолалар турында белү.

17

Г.Бәшировның тормыш юлы, иҗаты.

1

Хронологик таблица төзү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

18

Г.Бәширов "Туган ягым -яшел бишек". (57-61нче бит)

1

Лексиканы белү, текстның

эчтәлеген сөйли белү, текст

эчтәлегенә карата бирелгән

сорауларга җавап бирү,

сөйләм телен баету,

2 нче чирек - 14 сәг.

19

Г. Бәширов "Туган ягым-яшел бишек".

(62-69нчы бит)

1

Татар халкының гореф - гадәтләрен, йолаларын

аңлата белү. Лексиканы белү. Текстның эчтәлеген сөйли белү. Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү. Сөйләм телен баету.

20

Г. Бәширов "Туган ягым-яшел бишек".

(70-74нче бит)

1

Халыкның ерак тарихтан килә

торган яшәү рәвешен, рухи

байлыгын, әхлак кагыйдәләрен

белү. Лексиканы белү. Текстның эчтәлеген сөйли белү. Текст эчтәлегенә карата бирелгән

сорауларга җавап бирү.

Сөйләм телен баету.Өзекне

яттан белү.

21

Дәрестән тыш уку. Г. Бәширов " Менә сиңа мә!"

1

Сөйләм телен үстерү. Уку күнекмәләре булдыру.

22

Б.с.ү. Туган ягым- яшел бишек.

1

Сөйләм телен үстерү. Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү. Туган җир төшенчәсен аңлау.

23

Васил Маликов-скульптор.

1

Татар скульпторының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру.

24

К. Нәҗминең тормыш юлы, иҗаты.

1

Хронологик таблица төзү. Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбиятын үстерүдәге роле.

25

К. Нәҗми "Миңлебикә кодагыйның кайгысы". (78-81нче бит)

1

Уку күнекмәләрен камилләштерү, лексиканы

белү, сорауга җавап бирү, эчтәлек.

26

К. Нәҗми "Миңлебикә кодагыйның кайгысы".(81-83нче бит)

1

Эчтәлек буенча план төзү. Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү, укыган

әсәрне бәяли белү, сөйләм телен

баету, лексиканы белү, эчтәлекне сөйли белү.

27

К.Нәҗми "Хәят апа" поэмасы.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен

камилләштерү. Поэманың үзенчәлекләрен белү.

28

Солтан Габәши-татар операсына нигез салучы.

1

Татар композиторының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Хронологик таблица төзү. Татар музыкасына мәхәббәт тәрбияләү.

29

Б.с.ү. Минем яраткан героем.

1

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

30

Муса Җәлил-патриот шагыйрь.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру.

31

М. Җәлилнең "Бер үгет", "Җырларым" шигырьләре.

1

Сәнгатьле шигырь ятлау.

Шигырьне өлешчә анализлау.

32

М. Җәлилнең "Имән", "Катыйлгә"

шигырьләре.

1

Сәнгатьле итеп шигырьне ятлау. Шигырьне анализлау.

3 нче чирек - 20 сәг.

33

Әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образы.

1

Сөйләм телен үстерү. Шагыйрь иҗатының үзенчәлекләрен белү. "Муса Җәлил- үлемсез шагыйрь" сочинение.

34

Харис Якупов- рәссам, портрет остасы, пейзажчы. Х. Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы буенча язу.

1

Татар рәссамының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Фикерләү, сөйләм телен үстерү.

35

Мәрьям Рахманкулова -халкыбызның яраткан җырчысы.

1

Хронологик таблица төзү. Җырчының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру.Татар җыр сәнгатенә керткән ролен беләү.

36

Галия Кайбицкая -опера җырчысы.

1

Татар опера җырчыларын белү. Җырчының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру.Татар җыр сәнгатенә керткән ролен беләү.

37

Г. Әпсәләмовның тор­мыш юлы, иҗаты.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

38

Г. Әпсаләмов "Ак чәчәкләр"

романы. (108-117нче бит)

1

Лексиканы белү. Текст эчтәлегенә карата бирелгән

сорауларга җавап бирү.

Сөйләм телен баету. Әбүзәр абый, Гөл­шаһидә образларына хас сыйфатларны ачу.

39

Г. Әпсаләмов "Ак чәчәкләр" романы. (117 -124нче бит)

1

Лексиканы белү. Текст эчтәлегенә карата бирелгән

сорауларга җавап бирү.

Сөйләм телен баету. Мансур образына характеристика бирә белү.

40

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" романы. (124 -128нче бит)

1

Лексиканы белү. Текст эчтәлегенә карата бирелгән

сорауларга җавап бирү.Сөйләм телен баету.

Табибларга хас сыйфатларны белү.

41

Д.тыш уку. Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" романы.

Өйдә мөстәкыйль уку.

Кызыклы урыннарын сөйләү

42

Б.с.ү. "Кем булырга, нинди булырга?"

1

Әти -әниләренең һөнәрләре турында сөйләү. Һөнәр турында мәкальләрне истә калдыру, мәгънәсен аңлату.

43

Н. Дәүлинең тормыш юлы, иҗаты.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбиятын үстерүдәге роле.

44

Н. Дәүли "Яшәү белән үлем арасында" повесте. (131-136нчы бит)

1

Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү ,укыган әсәрне бәяли белү, сөйләм телен

баету, лексиканы белү.

45

Н.Дәүли

"Яшәү белән үлем арасында" повесте. (136-139)

1

Әсәргә үзбәя бирә белү, аларда язучының үз тормышы чагылуын аңлау.

46

Н.Дәүли

"Яшәү белән үлем арасында" повесте. (140-145)

1

Сөйләм телен үстерү.

Әсәренең идея-тематикасын ачыклау. Әсәргә үзбәя бирә белү, аларда язучының үз тормышы чагылуын аңлау.

47

Д. тыш уку. Н.Дәүли "Яшәү белән үлем арасында".

1

Өйдә мөстәкыйль уку.

Кызыклы урыннарын сөйләү

48

Шамил Рәкыйповның тормыш юлы, иҗаты.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

49

Ш. Рәкыйпов "Чәчәкләр сөйли белә" повесте. (147-152)

1

Кыскача эчтәлеген сөйләү. Барый Шәвәлиевның эш-хәрәкәтенә бәя бирү, сурәтләү алымнарын белү, бәяләү.

50

Ш. Рәкыйпов "Чәчәкләр сөйли белә" повесте.

1

Кыскача эчтәлеген сөйләү. Барый Шәвәлиевның эш-хәрәкәтенә бәя бирү, сурәтләү алымнарын белү, бәяләү.

51

Б.с.ү. "Син батырлыкны ничек аңлыйсың?"

1

Батырлык турында мәкальләрне аңлата белү. Кызыклы фактлар турында хәбәр итү, аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикереңне эзлекле белдерүгә ирешү

52

Атилла Расихның тормыш юлы, иҗаты.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

4 нче чирек - 18 сәг.


53

А. Расих "Ишан оныгы" романы.(160-162нче бит)

1

Төп образны дөрес билгеләү. Язучының эш-хәрәкәтенә бәя бирү, сурәтләү алымнарын белү, бәяләү.

54

А. Расих "Ишан оныгы" романы. (163-167)

1

Әсәрнең эчтәлеген чорга бәйләп аңлату.

55

А. Расих "Ишан оныгы" романы.

1

Фикерләү сәләтен үстерү. Әсәргә үзбәя бирә белү, аларда язучының үз тормышы чагылуын аңлау.

56

Д. тыш уку. А. Расих "Ишан оныгы" романы.

1

Сөйләм телен үстерү. Әдәби әсәрләр белән эшләргә өйрәнү.

57

Гариф Ахуновның тормыш юлы, иҗаты..

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

58

Г. Ахунов "Идел кызы" романы.(170-174)

1

Нуриянең эш - хәрәкәтенә бәя бирү, сурәтләү алымнарын белү, бәяләү.

59

Г. Ахунов "Идел кызы" романы. (174-177)

1

Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап

бирү , укыган әсәрне бәяли белү,сөйләм телен баету,

лексиканы белү. Габбас мулла язмышның ил сәясәтенә бәйле булуын аңлау.

60

Г. Ахунов "Идел кызы" романы. (177-180)

1

Образларга характерис­тика, геройларның төп сыйфатларын билгеләү. Әсәрнең тормышчанлыгын мисаллар белән дә­лилләү.

61

Б.с.ү. "Яраткан әсәрем".

1

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

62

Ш. Галиевнең тормыш юлы, иҗаты.

1

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар шигъриятен үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү. Поэма жанрының үзенчәлеген белү.

63

Ш. Галиев "Әткәйгә хат" поэмасы.

1

Лирик геройның уй-фикерләрен бәяләү, анализлау алымнарына төшенү. Өзекне яттан сөйләү.

64

Б.с.ү. "Ялкын" журналы кунакта.

1

Вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана белү.

65

Б.с.ү. "Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен".

1

Сөйләм телен үстерү. Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

66

Ринат Мөхәммәдиевнең тормыш юлы, иҗаты

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбиятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

67

Ринат Мөхәммәдиев "Беренче умырзая"

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын

истә калдыру. Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү, укыган әсәрне бәяли

белү, сөйләм телен баету, лексиканы белү.

68

Ринат Мөхәммәдиев "Беренче умырзая"

1

Табигатьне ярату, аны саклауга өлеш кертү, укыган әсәрне бәяли белү, сөйләм телен баету.

69

Милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр.

1

Халкыбызның милли бәйрәмнәре, йолалары турында белү. Гаиләдә йолаларны саклап калу.

70

Йомгаклау дәресе.

1

Сөйләм телен баету.





Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен

татар әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше

8 нче сыйныф



1. Нәрсә ул - бәет? Бәетнең нигезендә нинди вакыйга ята? Бәетләр турында языгыз. Сез нинди бәетләр беләсез? 2 мисал китерегез.

2. Галиәсгар Камалның "Беренче театр" комедиясе кайчан һәм кайда басыла? Комедиянең төп темасы нидән гыйбарәт? Шул турыда языгыз.

3. Беренче рәсми рәвештә ачык спектакль ничәнче елда куела? Аның исеме ничек?

4. "Авылның картлары, ир уртасылары, яшьләре - һәммәсе дә үзләрен белә башлаганнан бирле аны Сөннәтче бабай дип таныйлар, Сөннәтче бабай дип йөриләр иде. Угыллары, кызлары җиткән карчыклар да яңа төшкән яшь килен чакларда аны Сөннәтче бабай итеп таныганнар, алар да, бу көнге яшь киленнәр кеби, урак өстендә кызу - кызу урак урганда да, көз көннәрендә, төшмәенчә башны әйләндерә торган гөбе язганда да, бәйрәм алдында ашыга -ашыга өй юганда да, егълаган угылларын туктатыр өчен, "Сөннәтче бабай килә!" дип куркыталар иде..."

Бу өзек кайсы әсәрдән һәм аның авторы кем? Сөннәтче бабай образына характеристика бирегез.

5. Бирелгән әсәрләрнең авторларын яннарына язып чык

"Туган ягым - яшел бишек"-

"Алмачуар"-

"Сагыну"-

Рабочая программа по татарской литературе в 8 классе для татарской группы

© 2010-2022