Урок в 5 классе по татарскому языку «Сөйләм культурасы. Лексикология»

"Описание материала: Дәрестә балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек составын баету, дөрес һәм аңлаешлы сөйләшә белү күнекмәләрен үстерү тормышка ашырыла. Укучылар татар сүзләрен дөрес әйтергә, урынлы кулланырга, җөмләләрне җыйнак, аңлаешлы, тулы, дөрес интонация белән әйтергә тырышалар. Телебезнең байлыгына, моңлылыгына төшенәләр. Татар телен белү, саклау, кулланылышын арттыру өчен теләк уяна. Үзебезнең сүзлек хәзинәсеннән дөрес файдалана белү- һәркайсыбызның изге бурычы булуына, үзен тәрбияле,... Җиһаз: дәреслек, тест сораулары, биремнәр, слайдлар.  Дәрес барышы.1нче слайдI.Оештыру өлеше.  Хәерле көн, укучылар. Таза-сау, сәламәт булып, туган тел - татар теле дәресен бергә үткә-рүебезгә мин бик шатмын. ( “Туган тел” җыры яңгырый) Без “Туган тел” җырын тыңладык. Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай безнең һәммәбез өчен дә изге булган татар теленә:“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле, Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы”, - дип мөрәҗәгать итә. Чыннан да, без бит сезнең белә...
Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 нче сыйныфта татар теле дәресе

Сөйләм культурасы. Лексикология.



Җәләлиева Рәзинә Равил кызы,

Әтнә муниципаль районы

МББУ "Күңгәр урта гомуми белем

мәктәбе"нең югары квалификацион

категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

2013

Максат: 1) сөйләм культурасы турында аңлату;

2) туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, дөрес сөйләү күнекмәләрен үстерү;

3) туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз: дәреслек, тест сораулары, биремнәр, слайдлар.


Дәрес барышы.

1нче слайд

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Г. Тукай.

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Татар халык мәкале.

I.Оештыру өлеше.

Хәерле көн, укучылар. Таза-сау, сәламәт булып, туган тел - татар теле дәресен бергә үткә-рүебезгә мин бик шатмын. ( "Туган тел" җыры яңгырый) Без "Туган тел" җырын тыңладык. Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай безнең һәммәбез өчен дә изге булган татар теленә:

"И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы", - дип мөрәҗәгать итә. Чыннан да, без бит сезнең белән үзебезнең газиз туган телебездә аралашабыз, фән нигезләрен дә шул телдә үз-ләштерәбез. Ә туган тел дигән җәүһәребезне ничек саклыйбыз соң? Аның табигый яңгыра-шын, аһәңен бозмыйбызмы? Бүгенге дәресебезнең темасы да шуңа бәйләнгән. Ул "Сөйләм культурасы. Лексикология" дип атала.

II.Актуальләштерү.

Алдагы дәресләрдә без фонетика бүлеген өйрәндек. Аны ничек үзләштердегез икән, шуны тикшереп карыйк әле (тестлар өләшенә).

Фонетика нәрсәне өйрәнә?

а) сүзләрнең дөрес әйтелешен;

ә) сүзләрнең дөрес язылышын;

б) сөйләм авазларын;

в) телнең сүзлек байлыгын.

2. Авазлар һәм хәрефләр арасында нинди аерма бар?

а) авазларны язабыз, хәрефләрне ишетәбез;

ә) авазларны әйтәбез, хәрефләрне язабыз;

б) аерма юк, аваз һәм хәрефләр бер.

3. Кайсы рәттә бары тик лабиальләшмәгән сузыклар гына?

а) [а ],[ә], [о], [ә];

ә) [у], [ү], [о], [ә ];

б) [и], [ы], [ә], [а ];

в) [а], [ә], [у], [ү] .

4. Кайсы рәттә бары тик югары күтәрелештәге сузыклар гына?

а) [а ],[ә], [о], [ә];

ә) [у], [а], [о], [ә ];

б) [и], [ы], [ә], [а ];

в) [ы¯], [и, [у], [ү] .

5. Кайсы рәттә бары тик кече тел тартыклары гына?

а) [б],[п], [м], [w];

ә) [ң, [ф], [б], [п];

б) [з], [с], [д], [т];

в) [гъ], [къ], [ң], [х] .

6. Кайсы сүздә бары тик яңгырау тартыклар гына?

а) нарат;

ә) гадәт;

б) диңгез;

в) җиләк.

7. Рәт гармониясе -

а) сузыкларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы;

ә) бер сүздә иренләшкән яки иренләшмәгән сузыклар гына булуы;

б) сүздә калын һәм нечкә сузыкларның бергә килүе;

в) вариантлар арасында дөрес җавап юк.

8. Кайсы рәттәге сүзләрдә ирен гармониясе күзәтелә?

а) китап, колын, дәрес, әни;

ә) төтен, болын, тормыш, көзге;

б) икмәк, урам, томан, дәфтәр;

в) өчпочмак, каләм, галим, җиһан.

9. Сузыклар кайчан редукцияләнергә мөмкин?

а) басымсыз иҗектә килгәндә;

ә) бер иҗектә берничә сузык булганда;

б) бер сүздә берничә сузык булганда;

в) башка телләрдән кергән сүзләрдә.

10. Әнкәй (әңкәй), алдынгы (алдыңгы), борынгы (борыңгы), көнбагыш (көмбагыш) кебек сүзләрдәге үзгәреш ничек атала?

а) охшашсызлану (диссимиляция);

ә) охшашлану (ассимиляция);

б) җайлашу (аккомодация);

в) редукция.

11. Татар алфавитында ничә хәреф?

а) 28;

ә) 38;

б) 39;

в) 40.

12. Иҗекләргә бүленеше юлдан-юлга күчерергә дә мөмкинлек биргән сүзне табарга:

а) авылдашым;

ә) ямансулама;

б) яхшылыклары;

в) тәрбияләргә.

(Укучылар слайдта бирелгән әзер җаваплар белән эшләрен тикшерәләр, билгеләр куялар.

12-11 - "5" ле

11-9 - "4" ле

9-6 - "3" ле куела).

III. Яңа белемнәр формалаштыру.

Кешенең сөйләмендә, көзгедә чагылган кебек, тәрбиясе, мәдәнилеге чагыла. Сөйләм бары тик аерым кагыйдәләргә буйсынган очракта гына матур була. Һәр илнең үз законнары булган кебек, һәр телнең дә үз законнары бар.

Без бит үзебезнең тормышыбызны телдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Сөйләм вакытында бик күп сүзләр арасыннан, теге яки бу фикерне әйтү өчен, кирәклесен сайлап алырга, аны урынлы куллана белергә тиешбез. Дөрес һәм матур итеп сөйли белү-кешенең гомуми культуралылыгының бер билгесе. Моңа ирешү өчен сөйләмеңә игътибар итеп тору, телгә таләпчән була белү кирәк.

Кызганыч ки, тормышта безгә еш кына сөйләм культурасының бозылу күренешләре белән очрашырга туры килә. Әйдәгез, берничә мисал карап үзыйк. (Слайдта)

Суүткәргечләрне торгызу эшләре алып барыла.

(Суүткәргечләрне төзәтү эшләре алып барыла).

  • Әйдәгез, укучылар, мәгънә ягыннан бер-берсенә "ябышмаучы" сүзләрне табыйк.

Укучылар җавабы.

  • Әйе, суүткәргечләрне торгызу. Ә биредә торгызу сүзе урынына нинди сүзне куйсак, мисал күпкә отышлырак булыр иде икән?

Укучылар җавабы.

Кызларга үреп салган чәчләр бара.

(Кызларга үреп салган чәчләр килешә).

  • Әйдәгез, чираттагы мисалдан да мәгънә ягыннан бер-берсенә "ябышмаучы" сүзләрне табыйк.

Укучылар җавабы.

Яңа тавыш яздыру студиясе ачылды

(Тавыш яздыру өчен, яңа студия ачылды).

Укучылар җавабы.

  • Укучылар, җөмләнең мәгънәсенә карап, дөресләп укыйбыз.

Кайбер кешеләр үзләренең сөйләменә бик күп рус теле сүзләрен катнаштыралар яки урынлы-урынсызга чит ил тел сүзләрен кулланалар. Алар моны үзләренең күп белгәнлек-ләрен күрсәтү чарасы дип карыйлар. Ләкин ул - культурасызлык билгесе.

Бу турыда татар шагыйре Дәрдмәнд сүзләрен китерү урынлы булыр. (Слайдта шагыйрьнең түбәндәге юллары күрсәтелә.)

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

Әйдәгез, кечкенә генә бер диалог укып китик әле. (Слайдта)

Ике сатучы сөйләшкәнен тыңлап карыйк...

  • Ну, товарищ, ярминкәгә барасыңма?

  • Юк, нигә? Дахуты расхутка җитми торган нәрсә артыннан бримә тирәйт итеп йөрүе не стоит. Үткән ел ул ярминкәгә барып, тәк сибә бушка йөреп, расхутланып кайттым. Бармасаң, дватцат раз лутчы икән.

- Мондый сөйләм сезгә ошыймы? Тәрбияле кеше болай сөйләшәме? Укучылар, сезнең сөйләмегездә мондый хәлләр күзәтелмиме?

Укучылар җавабы.

Укытучы Үзен тәрбияле, белемле дип санаган һәр кеше сөйләмендә туган тел сүзләрен генә куллана, чит тел сүзләрен урынсызга файдаланмый. Без дә сөйләмебезгә һәрвакыт игътибарлы булырга тиешбез.

Үзебезнең сүзлек хәзинәсеннән дөрес файдалана белү- һәркайсыбызның изге бурычы. Татар теленең сүзлек составы бик бай. Бу сүзләрнең җыелмасы лексика дип атала.Сүз бер генә аваздан да, берничә аваздан да торырга мөмкин. Ул үзенә генә хас булган мәгънә белде-рә. Аны лексик мәгънә дип атыйлар.

Сүзләрнең мәгънәләре аңлатмалы сүзлекләрдә, сүзләрнең күчерелмә мәгънәләрен фразео-логик сүзлекләрдә, дөрес язылышы орфографик сүзлекләрдә бирелә. ( Сүзлекләр күрсәтелә. Мисаллар китерелә.)

Кайбер сүзләр бер генә мәгънә белдерә, ә кайбер сүзләр берничә мәгънә белдерә ала. Мәсәлән : (Слайдта).

Җөмлә - бер мәгънәле сүз.

Тел - берничә мәгънәле сүз.

Тел - умырткалыкларда авыз куышлыгында тәм тату һәм азык чәйнәргә ярдәм итү өчен,

кешеләрдә сөйләү өчен дә хезмәт итә торган орган;

тел - җәмгыятьтә кешеләргә үзара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә, һәр халыкта үзенчә

булган сүзләр һәм грамматик чаралар;

тел - гаепләү, әләкләү;

тел - ялкын теле;

тел - стена сәгатьләренең озын саплы түгәрәк пластика рәвешендәге маятнигы;

тел - гармун клавишы;

тел - сугышта дошман серләрен сөйләтү өчен кулга төшерелгән әсир.

Физкульминут.

IV. Ныгыту.

1. Әйдәгез, укучылар, дәреслектән 168 нче күнегүне телдән эшлибез.

(Сүзләрнең җавабын табарга.)

2. 170 нче күнегү язма рәвештә үтәлә.

3. 1нче бирем. Ялгыш кулланылган сүзләрне төзәтеп язарга.

Симез хәрефләр - калын хәрефләр

Тирән ихтирам - зур ихтирам

Концертны бик җылы каршыладылар - концертны ошаттылар.

Пыяла тирли - пыяла парлана

Туфрак эшкәртү - Җир эшкәртү

Бәхетле юл! - Хәерле юл!

Гармунда уйнау - гармун уйнау

4. 2 нче бирем.

Бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмәләрне бер сүз белән әйтергә. (Слайдта)

  1. Белем алу - уку

  2. Таң калу - соклану

  3. Тал чыбыгы ашату - кыйнау

  4. Сүз алышу - сөйләшү.

  5. Йөз кызару - оялу

  6. Киң күңел - ярдәмчел, ягымлы

  7. Уртак тел табу - килешү, уртак фикергә килү.

  8. Җылы хәбәр - шатлыклы, күңелне тынычландыра торган.

5. Ошый-охшый, чылтырау-челтерәү, олуг-олы сүзләрен урынлы кулланып, сүзтезмәләр яки җөмләләр язарга.

6. Бирелгән сүзләр ярдәмендә "Кышкы табигать" темасына бәйләнешле җөмләләр язарга.

Салкын кыш, саф һава, ефәк кар, мамык юрган, ак шәл, энҗе бөртекләредәй, бөтен дөнья.

7. Хәзер "Алмаз һәм бриллиантлар" уенын уйнап алырбыз.

Без һәрберебез бу дөньяга шушы алмаз кебек җирне яктыртырга, әйләнәбездәге бар кешене шатландырырга килгәнбез. Еллар үтү белән, тәҗрибә туплыйбыз, сөйләмебезне матурлыйбыз һәм без бриллиантларга әйләнәбез, тагын да яктырак ялтырыйбыз. Бриллиантыбыз тоныкланмасын дисәк, без тырышып укырга, тәртипле булырга, дөрес, матур итеп сөйләшергә тиешбез.

Һәр укучыга бриллиант рәсеме таратыла.

Урок в 5 классе по татарскому языку «Сөйләм культурасы. Лексикология»

Үзегезнең кәгазь битенә исемегезне языгыз һәм парта буенча җибәрегез. Һәркем кырлар-ның берсенә комплимент яки җылы теләк язсын. Кәгазь битегез үзегезгә әйләнеп кайткач, күнегү тәмамлана. Аннан теләкләрне укып чыгарбыз.

V. Йомгаклау.

  1. Сез бүгенге дәресебездә нинди яңа белемнәр үзләштердегез.

  2. Сез ничек уйлыйсыз, кешенең сөйләме нинди булырга тиеш?

VI. Өй эше. 1. 171 нчы күнегүне укып, биремен үтәргә.

2. "Кышкы аяз төн" темасына хикәя яки шигырь язарга.

3. Табышмаклар уйлап язарга.






  1. Белем алу - уку

  2. Таң калу - соклану

  3. Тал чыбыгы ашату - кыйнау

  4. Сүз алышу - сөйләшү.

  5. Йөз кызару - оялу

  6. Киң күңел - ярдәмчел, ягымлы

  7. Уртак тел табу - килешү, уртак фикергә килү.

  8. Җылы хәбәр - шатлыклы, күңелне тынычландыра торган.


  1. Белем алу - уку

  2. Таң калу - соклану

  3. Тал чыбыгы ашату - кыйнау

  4. Сүз алышу - сөйләшү.

  5. Йөз кызару - оялу

  6. Киң күңел - ярдәмчел, ягымлы

  7. Уртак тел табу - килешү, уртак фикергә килү.

  8. Җылы хәбәр - шатлыклы, күңелне тынычландыра торган.


  1. Белем алу - уку

  2. Таң калу - соклану

  3. Тал чыбыгы ашату - кыйнау

  4. Сүз алышу - сөйләшү.

  5. Йөз кызару - оялу

  6. Киң күңел - ярдәмчел, ягымлы

  7. Уртак тел табу - килешү, уртак фикергә килү.

  8. Җылы хәбәр - шатлыклы, күңелне тынычландыра торган.



© 2010-2022