5нче сыйныфта белешмә язарга өйрәнү дәресе

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5нче сыйныфта белешмә язарга өйрәнү дәресе5нче сыйныфта белешмә язарга өйрәнү дәресе5нче сыйныфта белешмә язарга өйрәнү дәресе5нче сыйныфта белешмә язарга өйрәнү дәресе5нче сыйныфта белешмә язарга өйрәнү дәресе5нче сыйныфта белешмә язарга өйрәнү дәресе5нче сыйныфта белешмә язарга өйрәнү дәресе5нче сыйныфта белешмә язарга өйрәнү дәресеМамадыш шәһәренең 3нче санлы урта гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Рузилә Фаил кызы.

(яшь белгеч)

5нче сыйныфта белешмә язарга өйрәтү дәресе

Тема: Белешмә язу.

Максат:1) укучыларны бүгенге көндә белешмәнең җәмгыятьтә тоткан урыны белән таныштыру;

2) белешмә язарга өйрәтү;

3) кешеләр белән аралашу культурасын үстерү.

Җиһазлау: Вәлиев З.В. "Эш кәгазьләре үрнәкләре" китабы, белешмә үрнәкләре, интерактив такта.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, аңлату, күрсәтмәлелек.

Дәрес планы

I.Оештыру.

(Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру).

II. Актульләштерү.

III. Яңа теманы аңлату:

А) белешмә сүзенә аңлатма бирү;

Ә) белешмә үрнәкләре белән танышу.

IV. Ныгыту.

V. Өй эше бирү.

VI. Йомгаклау.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Сүзне дежур укучыдан башлыйбыз. Дәрестә кемнәр юк, ни сәбәпле? Бүген атнаның ничәнче көне?

−Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы языйк.

  1. Актульләштерү.

  • Укучылар, менә сез тиздән зур кешеләр буласыз. Тормышта сезгә бик күп төрле эш кәгазьләре белән эшләргә, очрашырга туры килер.

  • Укучылар, ә нәрсә соң ул эш кәгазе? Эш кәгазьләре турында ишеткәнегез бармы?

(эш урыныннан бирә торган документ)

  • Әйе,дөрес, укучылар. Эш кәгазе - берәр учреждение, предприятие, оешманың документлар җыелмасы.

  • Бүген без сезнең белән шундый иң кирәкле эш кәгазьләренең берсе - белешмә (справка) белән танышырбыз.Әлеге эш кәгазе белән көндәлек тормышта бик күп очрашабыз.

  1. Яңа теманы аңлату.

- Укучылар, ә нәрсә соң ул белешмә? Сезнең бу сүзне ишеткәнегез бармы?

( укучыларның җавабын тыңлау)

  • Укучылар, тактада, бергәләп, белешмә сүзенең төзелешен тикшерик. Аның тамырын, кушымчаларын табыйк.

Белешмә

  • Ә хәзер интерактив тактага игътибар итик. Белешмә сүзенә аңлатма бирелгән:

Белешмә - 1) махсус тупланган мәгълүматлар җыелмасы. Белешмәләр бүлеге. Белешмә алу. 2) шул мәгълүматларның расланган хәлдәге язмача бирелеше, таныклык. Эш урыныннан бирү. 3) белешмәлек, кулланма - ярдәмлек. Орфография буенча белешмә. -(ТТАС, 79).

( Игътибар белән уку)

  • Укучылар, минем кулымда З.В.Вәлиевның "Эш кәгазьләре үрнәкләре" дип аталган китабы. Бу китапта эш кәгазьләренең татар һәм рус телләрендә аңлатма, үрнәкләре бирелгән. Әлеге китапны сез китап кибетләрендә, китапханәләрдән ала аласыз.

  • З.В.Вәлиев "белешмә" сүзенә мондый аңлатма биргән: "Белешмә - теге яки бу фактны һәм вакыйганы раслап, кирәкле информация бирүче рәсми документ."[1999, 21].

  • Укучылар, әлеге документ сезгә мәктәптән әти-әниләрегезнең эшенә бирелергә мөмкин. Шулай ук ул башка дәүләт органнары өчен дә кирәкле рәсми документ булып исәпләнә.

(дәфтәрләргә яздыру)

  • Сезнең алда З.В.Вәлиев китабыннан алынган белешмә үрнәге. Әйдәгез, үрнәкне бергәләп карыйк.

( уку барышында аңлатма бирү)

  • Укучылар, белешмәне сораганда итәгатьле булырга кирәк. Мәсәлән: "Апа, миңа әти яки әнинең эшенә, минем мәктәптә укуым турындагы белешмә кирәк иде," - дип.

  1. Ныгыту.

- Укучылар, әйдәгез бергәләп, мәктәптә укуыгыз турында белешмә языйк.

Белешмә

Штамп

документ номеры,

дата

Бу белешмә Мамадыш шәһәренең

2нче санлы мәктәбендә

5А сыйныфта укучы

Гарипов Рамил Камил улына

шул хакта бирелә

Гарипов Рамил Камил улы Мамадыш шәһәренең 2 нче санлы мәктәбендә 5А сыйныфында укый.

Белешмә социаль яклау идарәсенә тапшыру өчен бирелә.

Мөһер Мәктәп директоры:___________Гыймранов С.М.

Сәркатип:____________ Гыйлманова А.А.

  1. Өй эше бирү.

− Өйдә әти яки әниегезнең эш урыннынан алынган итеп белешмә язарга.

  1. Йомгаклау.

- Укучылар, бүген без сезнең белән нинди эш кәгазе язарга өйрәндек? (белешмә, справка)

  • Әйе, дөрес, укучылар. Бу сезнең иң беренче язарга өйрәнгән эш кәгазегез, әле югары сыйныфларда тагы бик күп эш кәгазьләре : акт, гариза язарга өйрәнербез.

  • Укучылар, сорауларыгыз бармы?

  • Дәрес тәмам. Сау булыгыз.



© 2010-2022