• Преподавателю
  • Другое
  • Конспект открытого урока по татарской литературе на тему Минем дустым (4 класс) Сингапурские структуры урока

Конспект открытого урока по татарской литературе на тему Минем дустым (4 класс) Сингапурские структуры урока

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укытучы: Галимова Л. Р.

Уку дәресе.

Дәреснең темасы: "Минем дустым"тексты өстендә эш.

Дәреснең максаты:

1.Укучыларны текстның эчтәлеге белән таныштыру.

2. Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

3.Укучыларда үзара дуслык хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, компьютер, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 4 нче сыйныфы өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Г. М. Ахметзянова, Л. А. Гиниятуллина. 2 нче кисәк. Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2014).

Дәреснең барышы

1 нче слайд.

I. Оештыру.

2 нче слайд.

1) Исәнләшү.

2).Уңай психологик халәт тудыру.

3 нче слайд

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә!Укучылар, кунаклар белән исәнләшәбез!Исәнмесез, кунаклар!

Бер-беребезгә карыйбыз һәм елмаябыз, рәхмәт, Ә хәзер, йөз партнерына күз кысып, исәнләшәбез, рәхмәт, җилкә партнерына кул биреп, исәнләшәбез, рәхмәт!

Укытучы сүзләре:

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле иртәләр сезгә!

Тырышлык, зур уңышлар

Телимен һәммәгезгә.

Көмеш кыңгырау чыңлады,

Дәшеп дәрескә безне.

Тырышып белем алыйк

Башлыйк дәресебезне!

3) Дежур укучы белән әңгәмә.

- Атнаның нинди көне?

- Урамда салкынмы?

-Салкын җил исәме?

- Кар явамы?

- Рәхмәт!

4 нче слайд.

II. Өй эшләрен тикшерү. 6 нчы бит, 8 нче күнегү, диалог төзергә һәм сөйләргә.

III. Актуальләштерү.

Ә хәзер, кем минем белән ризалаша , шул укучылар басалар, ә кем ризалашмый утырып калалар.

ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН

- Бүген 25нче февраль.

-Татарстан республикасының башкаласы - Яр Чаллы шәһәре.

- Без кадетлар мәктәбендә укыйбыз.

-Дәрестә игътибарлы булырга кирәк.

-Без Казан шәһәрендә яшибез.

- Татарстан республикасының президенты - Путин.

Укучылар утырып калсалар, укытучы сорый ни өчен? Дөрес җавапны әйтергә куша.

Хәзер, укучылар, җыр тыңлап китик. Җырны игътибар белән тыңлагыз.

- Бу җыр кем турында?

- ....(дуслык, дуслар, дустым)

- Яхшы.

- Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?

- дуслар....

- Әйе, бүгенге дәрестә без дуслык, дуслар турында сөйләшербез, яңа сүзләр белән танышуны дәвам итәрбез.

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү.

5 нче слайд. ТОКИН МЭТ. Укучылар индивидуаль рәвештә сүзләр, сүзтезмәләр язалар, экрандагы рәсем буенча.

Таймер- 3 минут вакыт бирелә.

- Укучылар, ә хәзер игътибар белән экранга карыйбыз.

Сезнең алда сорау:

Мин дустымны нинди кеше итеп күрер идем?

Беренче номерлы укучылар өстәлдәге А 3 форматлы битне алалар һәм битнең уртасына экрандагы сорауны язып куялар. Аннары 3 минут вакыт эчендә, укучылар җөмләләр, сүзтезмәләр, сүзләр язалар.

6 нчы слайд.

1). Укучылар экрандагы схема буенча бер өстәлдән икенче өстәлгә йөрешәләр, бер-берсенең эшләрен карап бәйләнешне билгелиләр (30 секунд бирелә).

2). Укучыларга тагын Таймер-2 минут вакыт бирелә . Укучылар үзләренең эшләрендә өстәмәләр кертәләр, җөмләләрне тулыландыралар, хаталарны төзәтәләр, эшне презентацияләргә эзерләнәләр.

3). Балаларның җаваплары, эшне презентацияләү.

Презентация ясаган өстәлләргә кул чабу.

Укучыларның эшләре тактага беркетелә.

7 нче слайд. Дәреслек белән эш. Укучылар чылбыр буенча "Минем дустым"текстын, 1 җөмләне укып тәрҗемә итәләр.

8 нче бит, 5нче күнегү.

Минем дустым.

Минем исемем - Айсылу. Мин сезгә дустым турында сөйлим. Аның исеме - Айгөл. Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык. Айгөл дә, мин дә Казанда яшибез, бер йортта торабыз, бер мәктәптә укыйбыз. Мин - дүртенче, ә ул бишенче сыйныфта укый.

Без бик дуслар. Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез. Татар, рус, молдован биюләре дә, заманча биюләр дә өйрәнәбез.

Дәрестән соң без бергә чаңгы шуабыз, бергә дәрес әзерлибез.

Айгөл - яхшы укучы, "4"ле,"5"ле билгеләре ала. Ул бик эшчән дә, өйдә ашарга пешерә, өй җыештыра.Укучылар яңа сүзләрне укыйлар һәм җөмләләр төзиләр.

8 нче слайд.

Сүзләр:

Бер өйдә - в одном доме

Бию түгәрәге - танцевальный кружок

Заманча- современный.

Дуслаштык - подружились

Бергә - вместе

Эшчән - трудолюбивая (-ый)

Укучылар сүзләр белән җөмләләр төзиләр.

9 нчы слайд.

НАМБЭ АП. Магик сан "3". Укучылар сыйфатларны әйтеп басалар. (Яхшы, тырыш, акыллы, гадел, тәртипле, эшчән, чын....)

Укучыларга Таймер- 2 минут вакыт бирелә.

Беренче өстәл "Магик санны"әйтә, Икенче өстәл "Магик санны" әйтә һәм Өченче өстәл "Магик санны" әйтә. Магик сан өчкә бүленергә тиеш.

Кемнең "Магик саны" иң күбе була, шул өстәлгә кул чабалар.

10 нчы слайд. 9 нчы бит, 6 нчы күнегү

Сорауларга җавап бир:

  • Кызлар кайда дуслашты? ( Кызлар авылда дуслашты.)

  • Кызлар кайда яши? ( Кызлар Казанда яши.)

  • Кызлар бергә нишлиләр? ( Кызлар бергә бию түгәрәгенә йөриләр.)

11 нче слайд. 9 нчы бит, 7 нче күнегү.

Җөмләләрне хикәя тәртибендә урнаштыр.
1. Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык.

2. Без бергә чаңгы шуабыз, бергә дәрес әзерлибез.

3. Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез.

4. Без бик дуслар.

5. Мин сезгә дустым турында сөйлим.

6. Аның исеме - Айгөл.

12 нче слайд. 9 нчы бит, 8 нче күнегү.

Ике раслауның кайсысы дөрес.

1. -Без Айгөл белән шәһәрдә дуслаштык

-Без Айгөл белән авылда дуслаштык.

2. -Мин җәйге каникулда авылга кайттым.

-Без Айгөл белән җәйге каникулда лагерьда ял иттек.

3. - Без заманча биюләр өйрәнәбез.

-Без замача биюләр өйрәнмибез.

4.- Айгөл биюче, ләкин ул яхшы укымый. -Айгөл яхшы укучы да, оста биюче дә.

13 нче слайд.

Рәсемнәр буенча эш. Кызлар бергә нишлиләр? Сорауга тулы җавап бирү.

V. Белемнәрне ныгыту.

14 нче слайд.

Спроси у друга:

- Есть ли у него санки, лыжи, коньки.

-Идёт ли он сегодня играть в хоккей.

- Есть ли у них во дворе каток.

- Идёт ли он вечером на кружок.

15 нче слайд.

Пригласи друга:

-Кататься на лыжах (санках, коньках).

- Играть на улице.

-К себе в гости.

16 нчы слайд.

- Ә хәзер, төркемнәрдә эшлибез. Хикәяне тулыландырабыз.

Минем дустым.

1.Минем дустымның исеме ... .

2. Аңа ... яшь.

3. Ул ... сыйныфта, ... мәктәптә укый.

4. Без бик дус. Без бергә ... .

5. Минем дустым ... .

(Җавапларны язалар).

Һәр төркемнән 1 укучы җавап укый.

17 нче слайд.

VI. Өй эше бирү.

1).Укырга, эчтәлеген сөйләргә.

18 нче слайд.

VII. Йомгаклау.

Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

Менә укучылар дәресебез ахырына якынлашты.

Кемгә дәрес кызыклы булды, шул укучылар баса!

Кемгә дәрес авыр булды, Шул балалар басалар.

Без сезнең белән нинди текст белән таныштык?

Нәрсә турында сөйләштек, нишләдек, нәрсәләрне аңладык, нәрсә белдек?

Укучыларның җаваплары тыңланыла.

Сез бик яхшы эшләдегез. Рәхмәт! Ә хәзер үзебезгә дәрестә катнашкан өчен билге куябыз. Сезнең алдыгызда кечкенә стикерлар. Аларга игътибар белән карагыз, үзегезгә тиешлесен сайлап, көндәлегегезгә беркетегез.

Саубуллашу.

Укучылар, Сау булыгыз!


Минем дустым.

1. Минем дустымның исеме ... .

2. Аңа ... яшь.

3.Ул ... сыйныфта, ... мәктәптә укый.

4.Без бик дус. Без бергә ... .

5.Минем дустым ... .

Минем дустым.

1. Минем дустымның исеме ... .

2. Аңа ... яшь.

3.Ул ... сыйныфта, ... мәктәптә укый.

4.Без бик дус. Без бергә ... .

5.Минем дустым ... .

Минем дустым.

1. Минем дустымның исеме ... .

2. Аңа ... яшь.

3.Ул ... сыйныфта, ... мәктәптә укый.

4.Без бик дус. Без бергә ... .

5.Минем дустым ... .



Спроси у друга:

- Есть ли у него санки, лыжи, коньки.

-Идёт ли он сегодня играть в хоккей.

- Есть ли у них во дворе каток.

- Идёт ли он вечером на кружок.

Спроси у друга:

- Есть ли у него санки, лыжи, коньки.

-Идёт ли он сегодня играть в хоккей.

- Есть ли у них во дворе каток.

- Идёт ли он вечером на кружок.

Спроси у друга:

- Есть ли у него санки, лыжи, коньки.

-Идёт ли он сегодня играть в хоккей.

- Есть ли у них во дворе каток.

- Идёт ли он вечером на кружок.

Спроси у друга:

- Есть ли у него санки, лыжи, коньки.

-Идёт ли он сегодня играть в хоккей.

- Есть ли у них во дворе каток.

- Идёт ли он вечером на кружок.

Спроси у друга:

- Есть ли у него санки, лыжи, коньки.

-Идёт ли он сегодня играть в хоккей.

- Есть ли у них во дворе каток.

- Идёт ли он вечером на кружок.

Спроси у друга:

- Есть ли у него санки, лыжи, коньки.

-Идёт ли он сегодня играть в хоккей.

- Есть ли у них во дворе каток.

- Идёт ли он вечером на кружок.

Спроси у друга:

- Есть ли у него санки, лыжи, коньки.

-Идёт ли он сегодня играть в хоккей.

- Есть ли у них во дворе каток.

- Идёт ли он вечером на кружок.

Пригласи друга:

-Кататься на лыжах (санках, коньках).

- Играть на улице.

-К себе в гости.

Пригласи друга:

-Кататься на лыжах (санках, коньках).

- Играть на улице.

-К себе в гости.

Пригласи друга:

-Кататься на лыжах (санках, коньках).

- Играть на улице.

-К себе в гости.

Пригласи друга:

-Кататься на лыжах (санках, коньках).

- Играть на улице.

-К себе в гости.

Пригласи друга:

-Кататься на лыжах (санках, коньках).

- Играть на улице.

-К себе в гости.

Пригласи друга:

-Кататься на лыжах (санках, коньках).

- Играть на улице.

-К себе в гости.

Пригласи друга:

-Кататься на лыжах (санках, коньках).

- Играть на улице.

-К себе в гости.

Пригласи друга:

-Кататься на лыжах (санках, коньках).

- Играть на улице.

-К себе в гости.









© 2010-2022