Ф. С. Сафиуллина дәреслеге буенча татар теленнән эш программасы

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. «Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы федераль закон ( 2012нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);

2. «Мәгариф турында»гы Татарстан Республикасы законы (№ 68, 2013 нче елның 22 нче июле)

3. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. «2014-2020 нче елларда ТРсы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары).

5. "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту" (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хатлары. 9777\12 13.08.2012;)

6. Приказа МО и Н РТ от 09.06.2012 года №4154/12 «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования»

7. "Об учебных планах в 2014-2015 учебном году" Письмо МОиН РТ 11005/14 от 08.07.2014

8. Приказ школы от ….08.2014 № ……. "Об утверждении учебного плана, рабочих программ, элективных курсов, дополнительных образовательных программ"

9. Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.С. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)", Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.

10. Харисова Ч.М.,Фәтхуллова К.С.,Хәбибуллина З.Н. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011

11. Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхиярова. Татар теле(Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек). Казан,"Мәгариф", 2008.

2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең укыту планында 8 нче сыйныфта татар теленә атнага 3 сәгать бирелде. Укыту планында 35 атна сәбәпле, эш программасы 105 сәгатькә төзелде.

МАКСАТ:

1.Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү,укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү, татар дөньясы, татар әдәбияты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү.

2.Сөйләм эшчәнлеген барлык төрләренә (тыңлап алу, сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү.

3.Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

4.Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

5.Укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

6.Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли - мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

БУРЫЧЛАР:

1)татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2)бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3)лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4)карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5)тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;

6)татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

7)татар халкының төрле өлкәләрдәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү.

Гомуми белем мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенциясенә ия булырга тиешләр.

Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына җөмлә, сөйләм барлыкка килә. Бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик һәм монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиешләр.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 8 нче СЫЙНЫФКА УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

-татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

-татар теленең фонетик,лексик системаларын,грамматик төзелешен үзләштерү,

-грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;

-җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;

-текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;

-сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аера белү.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 8 нче СЫЙНЫФТА ФОРМАЛАШЫРГА ТИЕШЛЕ КҮНЕКМӘЛӘР:

-телдән һәм язма сөйләм, диолог һәм монолог, аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

-төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;

-текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;

-бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

-текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;

-җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;

-тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

-сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү;

-тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 8 нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРГА ҖИТКЕРЕЛӘ ТОРГАН МӘГЪЛҮМАТЛАР:

-татар теленең тулы бер система булуы, аның тармаклары;

-телнең лексик һәм грамматик чаралар байлыгы, аларның тел ситуациясенә бәйле үзгәреше;

-тел системасы, аның үсеш-үзгәреше, тел берәмлекләре тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик мәгълүмат;

-төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр, электрон чыганаклар.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 8 нче СЫЙНЫФТА ПРЕДМЕТАРА ЭШЧӘНЛЕК:

-татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

-татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау;

-телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

-татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле -ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

-телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында кузаллау формалаштыру;

-татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 8 нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРНЫҢ ШӘХСИ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШЕ:

-баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;

-баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;

-сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;

-укучының үзаның үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

-җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Укытуны тематик планлаштыру

Предмет: татар теле

Сыйныф: 8А,Б - рус төркеме

Сәгать саны

Барлыгы: 105

Атнага: 3

Программа: 1. К.С.Фәтхуллова,Ф. Х. Җәүһәрова. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Казан, "Мәгариф",2010.

2. К.С.Фәтхуллова,Ф. Х. Җәүһәрова. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Казан, "Китап",2011.

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхиярова. Татар теле (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек). Казан,"Мәгариф", 2008.

Гомуми белем бирүнең эчтәлеге

1. Белем һәм фән.

2. Кешенең холкы.

3. Гаилә этикасы.

4. Яраткан шөгыльләребез.

5. Табигатьне саклау.

6. Рәсми сөйләм.

7. Татарстан шәһәрләре.

8. Татарстанның казанышлары.

9. Халыкка багышланган гомер.

10. Татар әдипләре иҗатыннан.

Эш төрләре

8 нче сыйныф

Тыңлап аңлау

3 мин.

Диалогик сөйләм(репликалар саны)

10

Монологик сөйләм(фразалар саны)

12

Уку (сүзләр саны)

75-80

Язу: диктант(сүз.саны)

75-80

Сүзлек диктанты(сүз.саны)

22-25














Укыту - тематик планлаштыру

Барысы - 105 сәгать (35 атна, атнага 3 сәгать)

Тема

Сәгать саны

Үтәлеш

вакыты

Искәрмә

план

факт

1.

7 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. "Белем һәм фән" темасы буенча яңа сүзләр өйрәнү.

1

02.09

2.

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия.

1

03.09

3.

Җөмләнең баш кисәкләре. Хәбәр.

1

08.09

4.

Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау.

1

09.09

5.

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

1

10.09

6.

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Тәмамлык.

1

15.09

7.

"Кеше холкы" темасы буенча яңа сүзләр өйрәнү.

1

16.09

8.

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Хәл.

1

17.09

9.

Кереш контроль эш.

1

22.09

10.

Хаталар өстендә эш. Кушма исем хәбәргә төшенчә бирү.

1

23.09

11.

Кушма исем хәбәрнең җөмләдәге урыны.

1

24.09

12.

Кушма фигыль хәбәргә төшенчә бирү.

1

29.09

13.

Кушма фигыль хәбәрнең җөмләдәге урыны

1

30.09

14

Затланышлы фигыльләр.

1

01.10

15.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

06.10

16.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

07.10

17.

Сүзлек диктанты. Хәзерге заман хикәя фигыльне кабатлау.

1

08.10

18.

"Гаилә этикасы" темасы буенча яңа сүзләр өйрәнү.

1

13.10

19.

Үткән заман хикәя фигыльнең барлык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

14.10

20.

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

15.10

21.

Үткән заман хикәя фигыльне кабатлау.

1

20.10

22.

I чиреккә контроль диктант "Кошлар".

1

21.10

23.

Хаталар өстендә эш. Киләчәк заман хикәя фигыльнең барлык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

22.10

24.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

27.10

25.

Киләчәк заман хикәя фигыльне кабатлау.

1

28.10

26.

Боерык фигыльнең барлык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

29.10

27.

Боерык фигыльнең юклык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

10.11

28.

Шарт фигыль формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

11.11

29.

Тест. Затланышлы фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

12.11

30.

"Яраткан шөгыльләребез" темасы буенча яңа сүзләр өйрәнү.

1

17.11

31.

Затланышсыз фигыльләр.

1

18.11

32.

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең барлык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

19.11

33.

Б.С.Ү. "Яраткан шөгыльләребез"

1

24.11

34.

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең юклык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

25.11

35.

Үткән заман сыйфат фигыльнең барлык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

26.11

36.

Үткән заман сыйфат фигыльнең юклык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

01.12

37.

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең барлык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

02.12

38.

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең юклык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

03.12

39.

Сыйфат фигыль формасын сөйләмдә куллану.

1

08.12

40.

Сыйфат фигыльне гомумиләштереп кабатлау.

1

09.12

41.

II чиреккә контроль эш. Сыйфат фигыль.

1

10.12

42.

Хаталар өстендә эш.

1

15.12

43.

"Табигатьне саклау" темасы буенча яңа сүзләр өйрәнү .

1

16.12

44.

Хәл фигыльнең I төрен сөйләмдә дөрес куллану.

1

17.12

45.

Хәл фигыльнең II төрен сөйләмдә дөрес куллану.

1

22.12

46.

Хәл фигыльнең III төрен сөйләмдә дөрес куллану.

1

23.12

47.

Хәл фигыльнең IV төрен сөйләмдә дөрес куллану.

1

24.12

48.

Изложение ...... Хәл фигыльне кабатлау.

1

12.01

49.

Исем фигыльнең барлык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

13.01

50.

Исем фигыльнең юклык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

14.01

51.

Инфинитивның барлык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

19.01

52.

Инфинитивның юклык формасын сөйләмдә дөрес куллану.

1

20.01

53.

Затланышсыз фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

21.01

54.

"Рәсми сөйләм" темасы буенча яңа сүзләр өйрәнү.

1

26.01

55.

Аналитик фигыльләр. Теләк (барасым килә) фигыльне сөйләмдә куллану һәм тәрҗемә итү.

1

27.01

56.

Теләк (барасым килә) фигыльне сөйләмдә куллану.

1

28.01

57.

Теләк (барасым килә) фигыльне тәрҗемә итү.

1

02.02

58.

Сүзлек диктанты. Ният (бармакчы булам) фигыльне сөйләмдә куллану.

1

03.02

59.

Ният (бармакчы булам) фигыльне тәрҗемә итү.

1

04.02

60.

Мөмкин, мөмкин түгеллек (бара алам, бара алмыйм) фигыльне сөйләмдә куллану.

1

09.02

61.

Мөмкин, мөмкин түгеллек (бара алам, бара алмыйм) фигыльне тәрҗемә итү.

1

10.02

62.

Кирәк, кирәк түгеллек (барасым бар, барасым юк) фигыльне сөйләмдә куллану.

1

11.02

63.

Кирәк, кирәк түгеллек (барасым бар, барасым юк) фигыльне тәрҗемә итү.

1

16.02

64.

Боеру (барасы бул, барасы булма) фигыльне сөйләмдә куллану.

1

17.02

65.

Боеру (барасы бул, барасы булма) фигыльне тәрҗемә итү.

1

18.02

66.

Фигыль юнәлешләре. Төшем юнәлеше.

1

23.02

67.

Йөкләтү юнәлеше.

1

24.02

68.

Сүзлек диктанты. Сүзлекләр. Тәрҗемәле сүзлек белән эш.

1

25.02

69.

Антонимнар сүзлеге белән эш.

1

02.03

70.

Синонимнар сүзлеге белән эш.

1

03.03

71.

Фразеологик сүзлек белән эш.

1

04.03

72.

III чиреккә диктант "Умырзая".

1

09.03

73.

Хаталар өстендә эш. Бер составлы фигыль җөмлә.

1

10.03

74.

Билгеле үтәүчеле җөмлә.

1

11.03

75.

Билгесез үтәүчеле җөмлә.

1

16.03

76.

Гомуми үтәүчеле җөмлә.

1

17.03

77.

Үтәүчесез җөмлә.

1

18.03

78.

Тест. Бер составлы фигыль җөмләләрне кабатлау.

1

01.04

79.

Атау җөмләләр.

1

06.04

80.

Атау җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

07.04

81.

Сүз җөмләләр.

1

08.04

82.

Сүз җөмләләр кулланып диалогик сөйләм үстерү.

1

13.04

83.

"Татарстан шәһәрләре" темасы буенча яңа сүзләр өйрәнү.

1

14.04

84.

Тулы җөмләләр.

1

15.04

85.

Ким җөмләләр.

1

20.04

86.

Сүзлек диктанты. Тулы һәм ким җөмләләрне кабатлау.

1

21.04

87.

Җыйнак җөмләләр.

1

22.04

88.

Җәенке җөмләләр.

1

27.04

89.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

28.04

90.

Контроль күчереп язу. Җөмлә төрләрен кабатлау.

1

29.04

91.

"Халыкка багышланган гомер" темасы буенча яңа сүзләр өйрәнү.

1

04.05

92.

Сүз тәртибе.

1

05.05

93.

Татар һәм рус телендәге сүз тәртибен чагыштыру.

1

06.05

94.

Туры сөйләм.

1

11.05

95.

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

1

12.05

96.

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.

1

13.04

97.

Туры сөйләмне сөйләмдә куллану.

1

18.05

98.

Еллык контроль эш.

1

19.05

99.

Хаталар өстендә эш. Сүз тәртибен кабатлау.

1

20.05

100.

Актив үзләштерелгән сүзләрнең синонимнарын сөйләмдә куллану.

1

22.05

101.

Актив үзләштерелгән сүзләрнең антонимнарын сөйләмдә куллану.

1

23.05

102.

Актив үзләштерелгән сүзләрнең фразеологик берәмлекләрен сөйләмдә куллану.

1

26.05

103.

Фразеологик берәмлекләрне тәрҗемә итү.

1

27.05

104.

Йомгаклау дәресе.

1

28.05

105.

8 нче сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

29.05











Әдәбият һәм укыту чаралары, электрон ресурслар


  1. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы

нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты,1998.

  1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..:Раннур н-ты, 2000 ел.

З.Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Ф.С.Сафиуллина,Р.Х.Мөхиярова, -Казан:Мәгариф,

2008.

4.Сафиуллина Ф. С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан "Мәгариф",2006.

  1. Хайдарова Р.З. «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны,2006

  2. Харисов Ф.Ф. «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, Мәгариф, 2002.

Дидактик материаллар:

  1. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология.Таблицалар. Схемалар. Анализ үрнәкләре, күнегүләр. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2007

  2. Гыймадиева Н.С., Баһавиева Р.Ә. Контроль диктантлар һәм изложениеләр. Казан "Яңалиф" нәшрияты, 2004

  3. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2008

  1. Максимов Н.В., Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2005

  2. Нигъматуллина Р.Р. «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк» Яр Чаллы, 200З

  3. Хайдарова Р.З.«Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся» Набережные Челны, 1998

  4. Харисова Ч.М.«Тренировочные упражнения по обучению татарскому произношению» Казань, «Магариф», 2005

  5. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан Яңалиф,

2006

9. Хәбибуллина З.Н, Вәлиуллин М.А., Фәрдиева Х.Г. У-Х1 сыйныфлар өчен язма эшләр
җыентыгы. Казан, 2003

  1. Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2003

  2. Хәсәнова Н.М. «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен күнегүләр җыентыгы» Яр Чаллы, 2005.

  3. Шәмсетдинова Р.Р. татар теле. Күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар. Казан татарстан китап нәшрияты, 2005

Электрон ресурслар

  1. Максимов Н.В., Ларина А.У., Юсипова А.М. Я хочу разговаривать на татарском языке.

  2. Татар теле. Заман. Электронный учебник из серии «Я изучаю татарский язык», 2003

  3. Татар теле. Заман. Мультимедийная программа из серии «Я изучаю татарский язык», 2002

  4. Фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка (аудиокассеты).


© 2010-2022