Арадаш аттестация. Татар теле 9 сыйныф (рус телле балалар)

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татар теле курсы өчен арадаш аттестация эше (тест)

  1. нчы сыйныф (рус төркеме)

1.Дөрес кушымчаларны куегыз.

Татарстан герб... ак барс рәсем... ясалган.

А) -ында, -е

Б) -ендә, -е

В) -ында, -ы

2.Дөрес сүзтезмәне куеп, җөмләне дәвам итегез.

Казанда М.Җәлил исемендәге ... бар.

А) татар балеты

Б) опера студиясе

В) опера һәм балет театры

3.Дөрес кушымчаларны куегыз.

Александр Ключаревның әти... - сәүдә йорт... хисапчысы, әнисе өй... балалар тәрбияли.

А)-се, -ы, -дә

Б)-се, -ы, -да

В)-сы, -е, -дә

4.Бирелгән җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз.

Мин талантлы музыкантлар белән аралаштым.

А) мин, музыкантлар

Б) мин, аралаштым

В) музыкантлар белән аралаштым

5. Кайсы рәттә исем фигыль бирелгән?

А)дәрес әзерләү, су басу, бәхеткә ирештем

Б)өйгә керү, үстерә, яши

В)тыңлау, бару, керү

6. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Какое представление идет в театре?

А) театрда нинди спектакль бара?

Б) театрда нинди тамаша бара?

В) театрда нинди тамаша барды?

7. Кайсы рәттә бер төрле хәрефләр куела?

А) м..д..ният, ч...ч...кл...р, ...д...бият

Б) г...җ...пләнмәгез, д...нья, г...лим

В) ак...л, могҗ...за, кад...р

8. Күрсәтү алмашлыкларыннан торган рәтне күрсәтегез.

А) бернәрсә, һичкая, ничек, аныкы, шушы, аларны

Б) шулай, минеке, бөтен, нәрсәдер, барлык, теге

В) шулай, теге, бу, шушы, әнә, шул

9. Хаталы җөмләне табыгыз.

А) Ул ике мең бишенче елда туган.

Б) Мин биш дәфтәрләр сатып алдым.

В) Лилия ун дәфтәр алып килде.

10. Сан кергән җөмләне табыгыз.

А) Тиздән кыңгырау шалтырады.

Б) Өч сәгать вакыт бик тиз үтеп китте.

В) Бүген укытучы теманы ачык аңлатты.

11. Теркәгечләр булган рәтне күрсәтегез.

А) чөнки, һәм, яки, ләкин, ә

Б) белән, кебек, чөнки, аша, сыман

В) турында, шикелле, кадәр, ә, һәм

12. Аергыч булган җөмләне табыгыз.

А) Әбүгалисина белән Әбелхарис бик күп белем алдылар.

Б) Минем кызыклы китабым бар.

В) Әбелхарисны тотып, патша янына алып килделәр.

13. Кайсы рәттә җөмлә төзелеше дөрес бирелгән?
Беренче, Казанда, ачыла, елда, китапханә, 1731 нче.

А) 2, 3, 6, 1, 5, 4.

Б) 3,2,1, 6, 4,5.

В) 2,1,5,6,4,3.

14. Кайсы рәттә мәкаль язылмаган?

А) Китап - белем чишмәсе.

Б) Китапны яратырга кирәк!

В) Китапсыз йорт - тәрәзәсез бүлмә

15. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан фразеологизмнар булган рәтте күрсәтегез.

А) Бәләкәй гәүдәле, таш кисү, таеп егылды

Б) Сөйләшеп утыру, кереп бату, харап булу

В) Таш кисү, су урынына эчү, катып тору

16.Синонимнар булган рәтне күрсәтегез.

А) Бәләкәй-кечкенә, зур-олы, ябык-чандыр

Б) Бәләкәй-нечкә, зур-кечкенә, ябык-таза

В) Ауды-булышты, ярдәм итте-егылды, әйбәт-яхшы

17. Кайсы рәттә каршы сүзе бәйлек ролендә кулланылган?

А) Дима укытучыга каршы сүз әйтмәде.

Б) Аларга каршы барып булмый.

В) Ул дошманга каршы көрәшмәде.

18. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләр кергән рәтне табыгыз.

А) Барган, килде, җырлый, өйрәнә, кайтты, соңга калган

Б) Барды, алды, җырлады, кайтты, соңга калды, сөйләде

В) Кайткан, килгән, соңга калган, сөйләгән,җырлаган, өйрәнгән.

19. Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасына сызык куела?

А) Син ничә тел беләсең?

Б) Ул немец телендә бик матур сөйләшә.

В) Чираттагы корбан Гыйззәтуллин.

20. Тезмә фигыльләрне табыгыз.

А) Дөмбәсли, сөендерә, ярдәм итә, шатландыра, хәле беткән.

Б) Килеп басты, кайтып китте, эшләп тапты, елмаеп җибәрде, тартып алды

В) максатына иреште, сабыр итә, арыган, сөендерә, инша язу.

21. Тезмә кушма җөмләне табыгыз.

А) Профессор бик күп сораулар бирде, ләкин Асия теләп җавап бирмәде.

Б) Табиб янына авыллардан һәм шәһәрләрдән йөзләрчә кеше килә.

В Авыру бик дарулар эчте, уколлар алды.

22. Иярченле кушма җөмләне табыгыз.

А) Асиянең тәнен көзән җыера, йөрәге авырта.

Б) Бүген профессорның консультация көне.

В) Кем эшләми, шул ашамый.

23. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез.

Әни судан кайтып керде, шул чакта хат ташучы хәбәр китерде..

А) Иярчен вакыт җөмлә.

Б) Иярчен хәбәр җөмлә.

В) Иярчен тәмамлык җөмлә.

24. Бирелгән җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Когда я пришел домой, мама сидела у окна.

2) . В этом году мы перешли в новую школу.

3) Пока мы беседовали, мама приготовила чай

© 2010-2022