• Преподавателю
  • Другое
  • Методическая тема Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ФДББС шартларында укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә проект эшчәнлеге

Методическая тема Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ФДББС шартларында укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә проект эшчәнлеге

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Идел буе районы МАГБУ " 139 нчы гимназиянең" беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатхрахманова Гөлназ Альберт кызының эш тәҗрибәсе

ФДББС ның төп юнәлеше - укучыларның, индивидуаль, яшь, психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхеснең яңа сыйфат үсешенү ирешү.

Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларның танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында, иҗади уйларга, мөстәкыйль фикер йөртә алырга өйрәнүендә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Шуларның барысын да исәпкә алып мин түбәндәге методик тема өстендә эшләргә булдым: "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ФДББС шартларында укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә проект эшчәнлеге".

Проект эшчәнлегенең тарихына игътибар итик. Проект эшчәнлеге - яңа методлардан саналмый. 1905 нче елда Россиядә С.Т.Шацкий хезмәткәрләре белән проект эшчәнлегенең беренче элементларын укыту тәҗрибәседә куллана башлый.Соңрак бу метод Россиядә тыела. Ә 1920 нче елда ул Америка Кушма Штатларында килеп чыга һәм аны проблемалы укыту дип атыйлар. 90 елларда кире әйләнеп кайткан бу эшчәнлек "21 нче гасыр технологиясе" дигән исем ала.

Проект эшчәнлеге турында сөйләгәндә түбәндәге юлларны куллансам урынлы булыр: "Сөйлә миңа - мин онытырмын, күрсәт - истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен".

Проект эшчәнлеге - ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буеча информация җыю.

Проект эшчәнлегенең бурычлары итеп мин түбәндәгеләрне саныйм.

  • телне өйрәнүгә теләк уяту;

  • укучының танып белү активлыгын үстерү;

  • иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

  • фән буенча белемнәрен тирәнәйтү;

Уку проектлары өстендә эшләгәндә минем өчен күп конкрет сораулар туды. Хәзер шуларны карап китик.

Проект эшчәнлеге нигә кирәк? Ул укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеген мөстәкыйль үстерүдә зур урын тота.

Проект эшчәнлеге вакытында укытучы һәм укучы арасында ирекле диалогик аңлашу бара. Бу эшне татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, шулай ук дәрестән тыш вакытта да оештырырга уңайлы.

Проект эшен ничек оештырырга? Проект эшенең этапларын санап китәр идем:

  • Әзерлек этабы яки кереш

Теманы сайлау, максатын бурычларын билгеләү, төркемнәргә бүлү, катнашучыларны билгеләү.

  • Тикшеренү-эзләнү этабы

Чыганакларны билгеләү, мәгълүмат туплау, проект башкарганда туган сорауларга җавап бирү. Ни өчен эшлибез? Нинди проблеманы хәл итү максаты белән эшлибез? дигән сорауларга җавап эзләүдән башларга кирәк.

  • Проектны тормышка ашыру алды этабы

Проектны якларга әзерләнү, көнен, вакытын билгеләү, техник, аудио, видео чаралар белән тәэмин итү. Проектны яклау формаларын уйлау. Ул уен, сәяхәт, реклама. Мини-спектакль булырга мөмкин.

  • Проектны бәяләү

Проектны бәяләү этабында тәкъдимнәр кертергә мөмкин, киңәшләр бирү урынлы булыр. Урыннар биреп ярышка әйләндерергә киңәш итмәс идем. Номинацияләр уйлап табарга мөмкин.

Эш барышында проект эшчәнлеген куллануның үзем өчен уңай якларын билгеләдем:

1.тел һәм әдәбият буенча материал белән таныштыру карала;

2.укучы белем ала, эш төрләре, кагыйдәләр белән таныша;

3.кызыксынучанлыкны арттыра;

4.информация һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.

Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә нинди төрдәге проектлар кулланам?

  • Иҗади.

Гимназиябездә "Яшь театр сөючеләр" түгәрәге эшли. Югары сыйныфларда укучы балалар белән сценарийләр язабыз, аларны эшкәртәбез. Кайбер очракларда әзер әкиятне дәвам итү эшенә дә алынабыз. 5 нче сыйныфта "Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятенең ахырын язып бетереп, сыйныфта уйнап карадык. "Татар кызы" һәм "Татар егете" конкурсларында да гимназия укучылары теләп катнашалар.

  • Гамәли юнәлештә.

Төрле темаларга рәсемнәр, "Минем гаиләм исемле" коллаж, яки альбом формасында эш эшләдек. 5 нче сыйныфта укучылар үзләре балалар өчен журналлар, китапчыклар чыгару эше белән шөгыльләнделәр. Төркемнәргә төрле биремнәр бирергә мөмкин. 6 сыйныфта "Сыйфат" темасын үткәндә берсенә табышмаклар туплап килергә, икенчесенә - табышмакларны иҗат итәргә эшен билгеләдем.

  • Мәгълүмати.

Бу очракта темага караган мәгълүматны җыю, тәкъдим итү, фикер алышу уңайлы дип саныйм. Эшемдә өлешчә генә булса да дәрестә мини проектлар планлаштырам. Мәсәлән, минем яраткан шагыйрем турында кечкенә генә эзләнү ясау. Укучылар бу төрдәге эшләрне бик теләп башкаралар.


  • Тикшеренү.

Әлеге очракта хезмәтнең актуальлеген, тикшерү эшенең максатын, бурычларын, аларны чишү юлларын күрсәтүне мөһим дип саныйм.

Шулай берничә ел дәвамында без укучыларым белән берничә төрле теманы билгеләдек һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештек:

Фәнни-гамәли конференцияләр

Укучының фамилиясе, исеме

Проект эшенең темасы

Нәтиҗәсе

1

Гатина Илүзә, 10Б, 2013

"Татар һәм рус телләрендә авазларны чагыштырып өйрәнү"

Һ.Атласи исемендәге шәһәр конференциясе, 1 урын

2

Гафиятова Камилла,8Г, 2014

"Кәрим Тинчурин - актёр, драматург, режиссёр"

Кәрим Тинчуринга багышланган республика күләм сочинениеләр конкурсы, 1 урын

3

Гафиятова Камилла,8Г, 2014

"Татар һәм рус телләрендә авазларны чагыштырып өйрәнү"

Глобализация - реальность современного мира» конференциясе, 3 урын

4

Гафиятова Камилла,8г,2014

"Кәрим Тинчурин - актёр, драматург, режиссёр"

V Бөтенроссия «Талантоха» иҗади конкурсы, 2014 г.

5

Хайруллина Диана, 10В,2015

"Әмирхан Еникинең сугыш елларында язылган хикәяләренең үзенчәлеге"

Укучыларның Фатих Кәрим исемендәге I республика күләм фәнни-гамәли конференциясе

6

Мәктәпнең "Яшь театр сөючеләр" түгәрәге»,2015

Ш.Галиев "Әткәйгә хат" поэмасы буенча

«Сәйяр» исемендәге шәһәркүләм театр фестивале, лауреат

7

139 нчы гимназия укучылары,2015

"Тамчы-шоу"

Халыкара фәнни, иҗади һәм интеллектуаль конкурс, 1 урын


  • Предметара

Мин сезгә гимназиядә эшләп килүче "Идел буе халыкларының музее"на өлеш керткән проектны тәкъдим итәм. Бу проект эше берничә предметка нигезләнгән: татар теле, тарих, география. Без, укучылар белән берлектә, Идел буе республикаларында яшәүче халыкларның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, киемнәрен, милли ризыкларын өйрәндек. Нәтиҗәсе итеп, музей өчен җиде китап бастырылды. Хәзерге вакытта шушы республикаларның бәйрәмнәрен өйрәнүне проект эше итеп алдык. Һәр сыйныфка Идел буе республикаларында яшәүче халыкларның бәйрәмнәрен бүлеп бирдек, эш юнәлешен билгеләдек. Быелгы уку елының өченче чирегендә фестиваль формасында үткәрербез дип уйлыйм.

Әлеге проектны тормышка ашыру өчен китаплар, җыентыклар, төрле материаллар, альбомнар кулланылды. Проект эшчәнлеген укучылар, әти-әниләр белән берлектә алып бардык. Аның перспективасын билгеләдек: туган телләр айлыгында куллану һәм гимназия укучыларын музей эше белән һәрдаим таныштырып бару. Алга куйган бурычыбыз үтәлде дип уйлыйм.

Татар теле һәм әдбияты дәресләрендә проект эшчәнлеген кулланып, укучыларда фәнгә, тарихыбызга кызыксыны уята алырмын дип уйлыйм. Андый укучыларның белем сыйфаты да үсә.

Кулланылган әдәбият:

1. Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм/төз.:Казан: ТРМҮИ, 2015. - 110б.

2. Бычков А.В. Метод проектов в современной школе. - М., 2000.

3. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 2000. - 335б.

4. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. - Казан: Мәгариф, 2002. - 367 б.

5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Дидактика: Югары һәм махсус уку йортлары өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2002. - 351 б.

6. Формирование универсальных учебных действий в основной школе: от действия к мысли. Система заданий: пособие для учителя /[А.Г. Асмолов, Г.В. Бурменская, И.А. Володарская и др.] под ред. А.Г.Асмолова. - 2-е изд. - М.: Просвещение, 2011. - 159 с.

© 2010-2022