7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы. (рус төркеме)

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.(рус төркеме)






Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

1. "2014-2016 нчы елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру"

2. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту үрнәк программасы 5-9 нчы сыйныфлар: К.С. Фәтхуллова, Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, 2013


  1. Россия Федерациясенең Конституциясенең 26 нчы маддәсенең 2 нче пункты нигезендә,"Һәркем үз туган телен куллану хокукына: аралаша, тәрбия ала, укый һәм иҗат итү өчен телләрне ирекле сайлау хокукына ия"

  2. Россия Федерациясенең Конституциясеекң 68 нчы маддәсенең 2 нче пункты Россия Федерациясе составындагы республикаларга, Россия Федерациясе дәүләт теле белән беррәттән, үз дәүләт телләрен гамәлгә кую хокукын бирә. Әлеге хокуктан файдалану йөзеннән, Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре билгеләнгән: "Татарстан Республикасында дәүләт телләре тигез хокуклы татар һәм рус телләре".

  3. "Россия Федерациясе халыклары телләре турында" РФ законының 3 нче маддәсенең 3 нче пункты нигезендә, "Россия Федерациясе субъектлары гражданнарының аралашу, тәрбия, белем алу һәм иҗат итү телен сайлау ирегекнә хокукын саклауга кагылышлы законнар һәм башка документлар кабул итәргә хокуклы".

  4. "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы РФ законының 14 нче маддәсендә расланган: "Россия Федерациясе законнары нигезендә, Россия Федерациясе территориясендәге республикаларның дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында Россия Федерациясе дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту гамәлгә куелырга мөмкин".

  5. "2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү"

8. Мамадыш шәһәре 3 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең төп укыту программасына;

9. Мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы (директор тарафыннан расланган 29.08.2015 №183 нче боерык);

10.Мәктәпнең календарь укыту графигы (директор тарафыннан расланган 29.08.2015 №184 нче боерык) ;

Укыту Россия Федерациянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган федераль исемлеккә кертелгән (8.06.№576 боерыгы нигезендә) Р.З. Хәйдәрова, Р . Л. Малафеева авторлыгындагы "Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан "Татармультфильм" 2014 дәреслегенә нигезләнеп алып барыла.

Мәктәпнең 2015 -2016 нчы уку елына укыту планы буенча 7 нче сыйныфта (рус төркеме) татар теле дәресләренә атнага 3 сәгать ( барысы 105 сәгать) вакыт бирелгән. Кайбер дәресләр каникул һәм бәйрәм көннәренә туры килгәнлектән, укучыларга җиңел үзләштерелә торган темалар берләштерелеп бирелде, алар тематик планның искәрмә графасында күрсәтелде.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максатлары һәм бурычлары.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү .

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

7нче сыйныф (105)

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Белем һәм тормыш

Классташларның укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар.

Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Начар билгегә үз карашын әйтә белү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку серләре, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

Без бергә ял итәбез

Буш вакыт: файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтен дә алдашу, ялганлашу. Яшьтәшләр белән бәйрәмнәрне оештыру, уздыру

Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү.

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү.

Өлкәннәр һәм кечкенәләр

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү.

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли белү.

Без Татарстанда яшибез

Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Татар композиторы, Сара Садыйкова.

Татарстанның табигате, аның табигый байлыклары турында сөйли белү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү.Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйли белү.

Укыту - тематик планлаштыру

Тема

Сәгать саны

1

Белем һәм тормыш.

26

2

Без бергә ял итәбез.

25

3

Өлкәннәргә һәм кечкенәләргә.

26

4

Без Татарстанда яшибез.

10

5

Контроль эш.

6(2)

14

Бәйләнешле сөйләм үстерү(Б.с.ү.)

Диалогик һәм монологик сөйләм үстерү (Д.с.ү.) (М.с.ү.)

12

Барлыгы

105

Еллык аттестация эш формасы

Укучыларның 7нче сыйныф курсы буенча белемнәрен тикшерү өчен тест формасы кулланыла.

Бәяләү системасы

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

Сыйныф

VII

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

3

2.

Диалогиксөйләм (репликалар саны)

9

3.

Монологиксөйләм (фразалар саны)

10



Диктант күләме

Сыйныф

Уку елы башында (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

VII

55- 60

60 - 65

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы диктантка «5»ле» куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуа­цион хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуа­цион хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орф., 7 дән артык пунктуацион хаталы диктантка «2» ле куела.

Изложениеләрне бәяләү

Сыйныф

Уку елы башында (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

VII

90- 95

100-110

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән со­рауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 ор­фографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, реп­ликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формала­рында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сойләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы моноло­гик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи ал­маганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Сүзлек диктанты һәм анны бәяләү. (18 - 20 сүз)

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфо­график хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфо­график хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик ха­талы эшкә «5»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуаци­он яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Тест эшләрен бәяләү нормалары

Тест эшләре түбәндәгечә бәяләнә:

Әгәр укучы бирелгән эшнең

90 - 100 % дөрес башкарса "5" билгесе куела,

70 - 89 % дөрес башкарса "4" билгесе куела,

50 - 69 % дөрес башкарса "3" билгесе куела,

50 % түбән булган очракта "2" билгесе куела.

Укытуның методик тәэмин ителеше:

Укытучы өчен әдәбият:

  1. Абдрәхимова. Я.Х.Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. К.: "Мәгариф" н-ты, 2005

  2. .Асадуллина А.Ш Татарский язык в русскоязычной аудитории К.: "Мәгариф" н-ты, 1995

  3. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

  4. Максимов В.Н.. Татар теленнән тестлар. К.: "Мәгариф" н-ты, 2008.

  5. Нигъматуллина Р.Н.Татар теле өйрәнүчеләргә. К.: "Мәгариф" н-ты, 2005.

  6. Сафиуллина, Ф.С..Зәкиев. М.З Хәзерге татар әдәби теле. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

Укучы өчен әдәбият:.

1.хайдароваР.З., МалафееваР.Л. Татар теле.Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2014.

  1. Татарский язык в таблицах и схемах К.: "Гыйлем" н-ты, 2008.

  2. Сүзлекләр

Электрон ресурслар

1.Онлайн тестлар.

Дидактик материаллар

1.Морфология һәм синтаксистан тестлар





Тематик планлаштыту.

Белем һәм тормыш

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне план­лаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерий­ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау; төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерын­дагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

Без бергә ял итәбез Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; әш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Таныл белү универсаль уку гамәлләре:

  • уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

Өлкәннәр һәм кечкенәләр

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңыш- сызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү;

Без Татарстанда яшибез

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү


Тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Вакыты

Искәрмә

план

фактта

1

Яңа уку елы белән.

1

2.09

2

Сыйфат.

1

3.09

3

Сыйфат.Сыйфатларның ясалышы

1

7.09

4

Сочинение. «Минем җәйге ялым».

1

9.09

5

Фигыль

1

10.09

6

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

14.09

7

Хәл фигыль.

1

16.09

8

Кереш контроль эш

1

17.09

9

Хәл фигыльнең 4 төре

1

21.09

10

Хәл фигыльнең кулланылышы һәм дөрес язылышы.

1

23.09

11

«Мәктәптә бе­ренче көн».Хәл фигыль форма­ларын сөйләмдә куллану.

1

24.09

Корбан бәйрәме

12

Хәл фигыль форма­ларын сөйләмдә куллану. «Без киңәшләр бирәбез

1

28.09

13

Хәл фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

30.09

14

Боерык фигыль.

1

1.10

15

Боерык фи­гыльнең зат-сан белән төрләне­ше.

1

5.10

16

Боерык фи­гыльләрне җөмләдә дөрес итеп куллану

1

7.10

17

«Без бергә дәрес әзер­либез», «Без китапханәгә йөрибез»

1

8.10

18

Рәвеш

1

12.10

19

Рәвеш төркемчәләре

1

14.10

20

Рәвеш төркемчәләре. «Без китаплар укыйбыз»

1

15.10

21

Сәбәп белдерү формасы.

1

19.10

22

Язма эш. Изложение

1

21.10

23

Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе

1

22.10

24

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

26.10

25

«Көндәлек - документ, көн­дәлек - синең көзгең» темасы буенча лексик- грамматик мате­риал.

1

28.10

26

«Безнең көндәлеклә­ребез»

1

29.10

27

Уку әсбапларына сакчыл караш.

1

9.11

28

Яхшы уку кагыйдәләре» темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

11.11

29

Яхшы уку өчен ниләр эшләргә кирәк?

1

12.11

30

«Инфинитив+ кирәк» төзелмәсе

1

16.11

31

"Белем һәм тормыш" бүлеген кабатлау.

1

18.11

32

"Белем һәм тормыш" бүлеге буенча контроль эш.

1

19.11

33

Сыйфат фигыль­

1

23.11

34

Сыйфат фигыль­нең заман формалары.

1

25.11

35

Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы

1

26.11

36

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

30.11

37

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

2.12

38

«Буш вакыт» те­масына караган лексик-грамматик материал

1

3.12

39

Ия белән хәбәр арасындагы сызык.

1

7.12

40

«Буш вакыт - ул нинди вакыт? »,

1

9.12

41

«Минем буш ва­кытым булса...»

1

10.12

42

Теркәгечләр. Дустыңа хат язу

1

14.12

43

Тезүче теркәгечләр.

1

16.12

44

Ияртүче теркәгечләр.

1

17.12

45

Теркәгечләрнең дөрес язылышы.

1

21.12

46

Исем фигыль

1

23.12

47

Исем фигыльнең барлык, юклык формасы

1

24.12

48

Кереш сүзләр.

1

28.12

49

Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре.

1

11.01

50

Файда­лы, файдасыз үткәрелгән буш вакыт

1

13.01

51

Б.с.ү. "Минем яшьтәшләрем"

1

14.01

52

«Ялгыш адым» шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

18.01

53

«Нәрсә ул егет­лек?» проблема­сы буенча лек- сик-грамматик материал.

1

20.01

54

Бездәге үрнәк сыйфатлар

1

21.01

55

Кызларга һәм малайларга хас сыйфатлар.

1

25.01

56

Тартымлы исем­нәрнең, килеш белән төрлә­неше.

1

27.01

57

«Безнең йортның подъезды»,

1

28.01

58

«Без хикәя язабыз»

1

1.02

59

"Без бергә ял итәбез" бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

1

3.02

60

"Без бергә ял итәбез" бүлеге буенча контроль эш.

1

4.02

61

Җөмләнең иярчен кисәге - аер­гыч.

1

8.02

62

Җөмләнең иярчен кисәге - аер­гыч.

1

10.02

63

Җөмләнең иярчен кисәге - аер­гыч. Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте

1

11.02

64

Җөмләнең ияр­чен кисәге - тәмамлык.

1

15.02

65

Җөмләнең ияр­чен кисәге - тәмамлык. Тәрбиялелек сыйфатлары

1

17.02

66

Җөмләнең ияр­чен кисәге - тәмамлык, аергыч темаларын ныгыту.

1

18.02

67

Җөмләнең ияр­чен кисәге - хәл.

1

22.02

68

Җөмләнең ияр­чен кисәге - хәл. «Бер-бере­безгә булыша­быз».

1

24.02

69

«Ярдәмлә­шеп яшәү күңел­ле» темасы буен­ча хикәя язу

1

25.02

70

Җөмләнең ияр­чен кисәкләрен кабатлау.

1

29.02

71

Контроль эш. Җөмлә кисәкләре.

1

2.03

72

Исем фигыль­нең килешләр белән төрләне­ше

1

3.03

73

Исем фигыль­нең килешләр белән төрләне­ше. Исем фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

7.03

74

Исем фигыль­нең килешләр белән төрләне­ше. Исем фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

9.03

75

Д.с.ү."Өлкәннәргә карата минем мөнәсәбәтем"

1

10.03

76

Кисәкчә­ләр

1

14.03

77

Кисәкчә­ләрнең дөрес язылышы.

1

16.03

78

«Ата-анага хөр­мәт» темасына караган лексик- грамматик мате­риал.

1

17.03

79

«Ни өчен ата-ана - иң зур кеше?»

1

30.03

80

Аралашу әдәбе.

1

31.03

81

Аралашу әдәбе. «Тәрбияле булу заманчамы? »

1

4.04

82

Тәртип һәм тәрбия буенча киңәшләр бирү

1

6.04

83

М.с.ү. "Аралашу-яхшы гадәт"

1

7.04

84

Аралашу әдәбе. «Тәрбияле булу заманчамы? »

1

11.04

85

Тикшерү диктанты. "Карга боткасы"

1

13.04

86

Ал­машлыклар .

1

14.04

87

Билгеләү ал­машлыклары .

1

18.04

88

Билгеләү ал­машлыклары . Аралашуда үз-үзеңне тоту әдәбе

1

20.04

89

«Тәрбияле кеше ялгышырга мөмкинме? »

1

21.04

90

Өлкәннәр һәм кечкенәләр бүлеген кабатлау.

1

25.04

91

Бүлекне кабатлау буенча контроль эш.

1

27.04

92

«Туган ягым - Татарстан» те­масына караган лексик-грамматик материал.

1

28.04

93

«Туган ягыбыз ни өчен якын?»

1

2.05

94

Проект эш.

"Мамадыш-туган калам"

1

4.05

95

Татарстанның Географик уры­ны, климаты, байлык­лары.

1

5.05

96

«Без Татарстанда яшибез»

1

9.05

97

«Ту­ган як турында сөйлибез»

1

11.05

98

Теләк белдерү формалары

1

12.05

99

Теләк белдерү формалары

1

16.05

100

Максат белдерү формалары.

1

18.05

101

«Без туган илебез белән горурланабыз »

1

19.05

102

Арадаш аттестация эше. (тест )

1

23.05

103

Хаталар өстендә эш. Б.с.ү. "Телләр белү-яхшы гадәт"

1

25.05

104

Сүз төркемнәрен кабатлау.

1

26.05

105

Модаль кисәкләрне кабатлау.

1

30.05



Тестларны бәяләү нормалары.

Биремнәрнең үтәлү дәрәҗәсе (%)

Билге

90-100%

«5»ле

80-89%

«4»ле

70-79%

«3»ле

70% тан түбәнрәк

«2»ле



Арадаш аттестация өчен биремнәр

(1нче вариант)

1. Алмашлыкның синонимын табыгыз.

МОНДА

а) бөтен; б) биредә; в) узган.

2. Кирәкле алмашлыкларны куеп языгыз.

….. абыйсының машинасы бар. а) аның б) минем в) синең ….. кемнәр каршы ала? а) алар б) аларга в) аларны ….. апам кебек буласым килә. а) миңа б) мине в) минем 3. Дөрес сүзне сайлап языгыз. Минем апам…… практикага йөри. а) балалар бакчасына б) балалар бакчасында в) балалар бакчасын

4. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. сестра моего друга а) дусның апасы б) дустымның апасы в) дустыңның апасы ты не спи! а) йокла! б) йокламагыз! в) йоклама! 5.Бу сүз нинди килештә? Альбина белән апам КҮРГӘЗМӘГӘ баралар.

а) Баш килеш б) Юнәлеш к. в) Төшем к.

6. Дөрес кушымчаны тап. Без мәктәп… җыелды... а) -кә,-быз б) -кә,-к в) -не, -лар Алар кичә Казаннан кайт… .

а) -ты

б) -тылар

в) -тык

Әтием эшкә иртә кит… . а) -ә б) -тем в) -мый

7. Кирәкле фигыльне сайлап җөмләне язып бетерергә. Без татар теле дәресендә еш кына…. .

а) сикерәбез б) тәрҗемә итәбез в) сөйлиләр

Миңа мәсьәләне дөрес …. кирәк. а) чишәргә б) белергә в) уйнарга

Дустым күптән татар теле белән … . а) кызыксына б) өйрәнә в) укыта

8. Бу фигыль нинди заманда? Җәй көне ул лагерьда ял иткән.

а) хәзерге заман б) билгеле үткән заман в) билгесез үткән заман

9. Җөмләдәге фигыльне киләчәк заманга куегыз

Укучылар беренче сентябрь көнне яңа укытучылар белән танышалар.

а) -тылар б) - каннар в) -ачаклар

10. Кирәкле репликаны сайлап алыгыз.

-………….?

- Минемчә, бик кызык эчтәлекле.

а) Кунакларыгыз киттеләрме?

б) Син кемгә охшаган?

в) Бу доклад сиңа ошадымы?

11. Кайсы фраза комплемент түгел?

а)- Синен яңа дәфтәрең бармы?

б) -Сиңа яңа күлмәгең бик килешә!

в) - Синең чәчләрең нинди матур!

12. Дөрес сүзтезмәне табыгыз.

а) биш китапны алды б) биш китапларны алды в) бишне китапны алды

13. Дөрес тиешле сүзне куеп языгыз.

Яз көне һәр класс… агач утыртты.

а) бишенче б) бишәр в) бишләп

Ата-аналар җыелышына … кеше килгән иде.

а) егермеләп б) егерменче в) егермешәр

14.Бу җөмлә нинди сорауга җавап була?

Сәгать алтыда сезгә килермен.

а) -Иртәгә шахмат ярышы буламы? б) -Кайчан очрашабыз? в) - Авылда ничә көн буласың?

15. Кирәкле тәрҗемәне табыгыз.

ПО ТРИ

а) өченче б) өчәү в) өчәр

16. Тиешле кушымчаны сайлап алыгыз.

Кичә әбием кыстыбый пешер… .

а) -әчәк б) -де в) -ер

Алар арасында Татарстан… да кунаклар бар иде.

а) -да б) -дан в)- нан

17. Дустыңнан җәйге ялы турында сорарга телисең. Нинди сораулар бирер идең?

( 7 сорау язарга)

( 2нче вариант)

  1. Алмашлыкның синонимын табыгыз.

БӨТЕН

а) монда б) үткән в) барлык

2. Кирәкле алмашлыкларны куеп языгыз.

….. әниегезнең туган көне кайчан? а) безнең б) сезнең в) аларның

Алар … көтәләрме? а) сез б) сезне в) сезгә

… әтисе кебек инженер буласы килә. а) аның б) аңа в) аларның

3. Дөрес сүзне сайлап языгыз.

Без әбинең … җыештырабыз. а) өенә б) өендә в) өен

4. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

ОТДЫХ ТВОЕГО ДРУГА а) дусның ялы б) дустыңның ялы в) дустымның ялы ПУСТЬ ОН НЕ ПЛАВАЕТ! а) ул йөзсен! б) ул йөзмәсен! В) йөзмәсеннәр!

5. Бу сүз нинди килештә?

Ул бигрәк тә ХИМИЯНЕ яхшы белә. а) чыгыш к. б) төшем к. в) юнәлеш к.

6.Тиешле кушымчаны табыгыз. Тарих… без яраткан укытучы укыт… . а) _дан, -ты б) -ны, -ачак в) -да, -ә Бүген апам Мәскәүгә кит… . а) -ә б) -әм в) -әсең

7.Кирәкле фигыльне сайлап җөмләне язып бетерегез

Без башка мәктәп укучылары белән…. . а) чакырабыз б) керәбез в) аралашабыз Сиңа аны … кирәк. а) тыңларга б) уйнарга в) укырга Безне рус теленнән бик яхшы укытучы … . а) кызыксына б) өйрәнә в) укыта

8. Бу фигыль нинди заманда?

Мин авылда туганмын. а) билгеле үткән заман б) билгесез үткән заман в) хәзерге заман

9. Җөмләдәге фигыльне киләчәк заманга куегыз.

Мәктәп безне матур, чиста булып каршы ала.

а) -ды б)- ган в)-ачак

10. Кирәкле репликаны сайлап алыгыз.

………… . - Бармы соң? Булса алырмын. а) Бүген футбол карыйбызмы? б) Кассета кирәкме? в) Мин соңга калмадыммы?

11. Кайсы фраза комплемент түгел.

а)- Сиңа костюмың бик килешә! б)-Син бүген бик матур! в)-Сиңа яңа китаплар сатып алганнар!

12. Кайсы сүзтезмә дөрес?

а) Әбиемнең алты оныклары бар. б) Әбиемнең алтынчы оныклары бар. в) Әбиемнең алты оныгы бар.

13. Нокталар урынына тиешле сүзне куеп языгыз.

Шәһәр олимпиадасында … урынны алды. а) икенче б) икешәр в) икәү

… көннән ул мәктәпкә килде. а) икешәр б) икәү в) ике-өч

14. Бу җөмлә нинди сорауга җавап була?

Кинодан Алсу белән икәү кайттык. а) Кинога бардыңмы? Б) Кинодан кем белән кайттың? В) Кинодан кайчан кайттың?

15. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

ПЯТЕРО а) бишәр б) бишәү в) бишләп

16. Тиешле кушымчаны сайлап алыгыз.

Иртәгә безгә ерак шәһәрдән кунаклар кил… а) -де б)-әчәк в)-гән Кичә Кама елгасы… су коеныргы бардык. а) -на б)- га в)- да

17. Дустың җәйге каникулда кайда ял итәргә тели ?

Нинди сораулар бирер идең? ( 7 сорау язарга)



© 2010-2022