Статья Тукай эзләреннән йөрдек

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тукай эзләреннән йөрдек

2011 елның апрелендә халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 125 ел тула. Еллар үткән саен, олуг шагыйребезнең иҗаты безгә тагы да якынайган сыман тоела, шигъри юллары яңадан-яңа кабатланмас гүзәллеге белән шаккатыра, шагыйрьнең шәм янгандай кыска гомер юлы турында тагын да күбрәк беләсе килү теләге уяна. Менә шул изге теләк безне, Мөслим районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, октябрь аеның матур бер кояшлы көнендә олы сәфәргә-Кырлай якларына юлга кузгатты. 6 сәгатькә сузылган юл шактый ялкытса да, алда көткән серлелек дөньясы күңелләрне ашкындырып, дәртләндереп торды. Ә инде Арча якларына җитеп, юлыбыз Кырлай урманнары аша үтә башлагач, йөрәкләр кысылып куйды, күңелләргә аңлатып булмаслык үзәк өзгеч моң тулды. Чөнки Казан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы - Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы Сәгъди абзый - Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе - бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән урын. Тиккә генә Тукай Кырлай авылын "дөньяга иң элек күзем ачылган урыным" дип язмагандыр.

Менә без, ниһаять, Яңа Кырлай авылында! Автобустан төшү белән, әйтерсең лә, сихри дөньяга чумдык. Нәни Апушны үзенә сыендырган бу авылның һавасы да, ничектер, икенче төрле- ягымлы, назлы булып тоелды. Сәяхәтебезне Габдулла Тукайның музей-комплексы белән танышудан башладык. Нарат, чыршы, каен паркы эченә урнашкан бу искиткеч матур бина татарның мәшһүр сынчысы Бакый Урманче проекты тарафыннан эшләнгән икән. Аның стеналары, сынчы ясаган җиһазлар Бакый аганың кул җылысын әле дә саклый кебек. Чөнки аның кулы тимәгән бер җир дә юк музейда. Шагыйрьнең үзе исән чакта басылган китаплары, ул эшләгән газета-журнал нөсхәләре, кулъязмалары, үзенең, туганнарының, дусларының шәхси әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, күп сандагы картиналар тупланган биредә. Шулай ук Казанның "Болгар" кунакханәсендәге җиһазларның да булуы музейның ни дәрәҗәдә бай булуы турында сөйли. Киштәләрдә урын алган музей экспонатларын карагач, вакыт тукталып калган кебек тоела. Музейның фәнни хезмәткәре Нурия ханым безне һәр экспонатның тарихы белән җентекләп таныштырды, кызыксындырган сорауларыбызга тулы җаваплар бирде. " Ел дәвамында музейдан кунаклар өзелми. Чит ил делегацияләре дә килә. Күбесе үзләренең тәэсирләрен, теләк-фикерләрен язып калдыралар. Республикабызның беренче Президенты М.Шәймиевнең, Россиянең экс-президенты Б.Ельцинның култамгалы китапларын да кадерләп саклыйбыз",- диде Нурия ханым.

Музейның тирә-юне - үзе бер әкият дөньясы: Бакый Урманче тарафыннан ясалган биниһая зур Шүрәле сыннары, ял итеп утырыр өчен бизәкләп эшләнгән матур беседка, тирә-ягы тал-тирәк белән әйләндереп алынган сихри күл, шул күлгә кереп торган гүзәл күперчекләр... Ә алтын көзнең төрле төсләргә буялган табигате бу манзараны тагы да серле итә.

Менә без шагыйрьнең фаҗигале тормышына якты нурлар өстәгән Сәгъди абзый йортына юл тотабыз. Сәгъди карт йортында да ерак үткәннәр белән бүгенге көн очраша: асфальт юлдан чыгып, чирәм баскан ишегалдына килеп керүгә, 19 гасырга әйләнеп кайткан кебек буласың. Монда бит кечкенә Габдулланың аяк эзләре калган, кайчандыр биредә аның тавышы яңгыраган, абзар артында гасырлар шаһиты булып үсеп утырган нарат кәүсәсенә Апушның кул җылысы сеңгән. Хәтта нәни Апуш аягын кискән бәрәңге бакчасы да нәкъ шул бәрәңге алган көннән калган кебек.

Өй эчендәге һәрнәрсә шул чорның истәлекләрен саклый. Урта хәлле Сәгъди абзый йорты белән янәшә салынган Әхмәт бай йортында да булып, ике төрле тормыш, төрле яшәү шартларын күрдек.

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, ди бит. Бу сәяхәт безнең Тукай турындагы белемнәребезне генә түгел , ә рухыбызны да баетты, әдәбият дәресләрендә шагыйрьнең тормышы турында сөйләр өчен күпме истәлекләр бирде.


© 2010-2022