Якташ шагыйрәләр белән очрашу кичәсе

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Талантлы син, Борай җирем!

(Якташ язучылар белән очрашу кичәсе)

Максатлар:

- Укучыларны Борай язучыларының тормышлары һәм иҗатлары белән таныштыру,

- Туган як язучыларының әсәрләре аша укучыларда туган илгә, туган җиргә, туган авылларына карата горурлык, мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү.

Кичә барышы.

Алып баручы: Исәнмесез, мөхтәрәм кунакларыбыз, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Хәерле көн!

Борай - безнең туган ягыбыз. Ул республикабызның төньягында урнашкан. Районыбыз территориясе буенча агучы Танып елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Без бүген үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән шагыйрьләр, язучылар турында сөйләшербез, аларның туган як турында язган шигырьләре, әсәрләре белән танышырбыз.

Әйе, районыбыз талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да, һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Республика, район газета-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без бүген чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык. Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә кунакта, безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре якташ шагыйрь-язучыларыбыз: Фәнзия Максютова, Рафига Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова, Алия Хәйруллина. Без, китап сөючеләр, хөрмәтле кунакларыбыз, сезнең кебек төп фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче якташларыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Ә инде сезне күрү, ягымлы тавышларыгызны ишетү, якыннан аралаша алуыбыз аеруча кадерле. Кичәбезне ачык дип игълан итәбез.


  1. Кайда гына яшәсәң дә,

Искәеңдә тот әле:

Тамырыбыз бик тирәннән -

Без Борайдан бит әле! - дип язган шагыйрәбез Рафига Усманова.

Берничә китап авторы, шагыйрә Рафига Усманова - Башкортстан Язучылар берлегенең һәм шулай ук Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Сүз сезгә, Рафига апа, рәхим итегез.

(Рафига Усманова чыгышы)

Күптән түгел Рафига апа үзенең 60 яшьлек юбилеен каршы алды. Без дә бик күп котлауларга һәм изге теләкләргә кушылып, үзебезнең кечкенә истәлекле бүләгебезне тапшырабыз.

( Бүләк тапшыру)

Музыкаль бүләк итеп гимназиябызның укытучысы Абубакирова Зилә Мәгънәви кызы башкаруында юбиляр сүзләренә язылган җыр тыңлыйбыз.

(Җыр)


  1. Агыйделкәй-Танып арасында
    Газиз төяк - үскән җиргенәм,
    Агыйделкәй ак канатын кага,
    Танып яры - чәчәк гөл генә.

Бу сүзләр белән безнең икенче кунагыбыз, шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нәфисә Хәбибдиярова туган илебезгә булган мәхәббәтен, горурлык хисен күрсәтә. Әйдәгез әле, әдибә белән якынрак танышыйк. Сүз сезгә, Нәфисә апа.

(Н.Хәбибдиярова чыгышы)

Нәфисә апа, сезнең авылдашыгыз Бадрак кызы Зарипова Гөлназның җыры сезнең күңелегезгә хуш килер дип уйлыйбыз.

(Җыр)

  1. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән, шулай ук, озак еллар мәдәният учагында кайнаган Алия Хәйруллина чираттагы кунагыбыз. Ул - Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халык Мәгарифе отличнигы. Алия апа, рәхим итегез. Сүзне сезгә бирәбез.


  1. Келәм чигәм нәфис җепләр белән,

Чигәм аны чагу төсләрдән.

Энәм узган урау юлларыма

Күңелем бизәкләре өстәлгән.

- Бу сүзләрнең иясе, шулай ук, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, яраткан шагыйрәбез Фәнзия Максютова. Рәхим итегез, Фәнзия апа.

(Ф.Максютова чыгышы)

Ә хәзер бүгенге кичәбездә катнашучыларга Районыбызның Мәдәниятен күтәрүгә зур көч салган, моңлы, дәртле, талантлы Флүс Нәзәгат улы Шәрифҗанов музыкаль сәламен тапшыра.

(Ф.Шарифҗанов чыгышы)


А.Б. Хөрмәтле кунакларыбыз, сез - бөек шәхесләр. Сезнең йөрәк түреннән чыккан әсәрләрегез киләчәк буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур урын алып тора. Бүген без сезне ихластан тыңладык. Киләсе очрашу чарабызда сезнең шигырьләрегезне, җырларыгызны укучыларыбыз башкаруында да ишеттерербез дип ышандырабыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.


© 2010-2022