Эзләнү-тикшеренү эше “Коръән нуры” (язучылар иҗатында Коръән аһәңнәре)

Эшнең төп максаты: халкыбызның буыннан буынга амәнәт итеп тапшырылып килгән изге китап – Коръәнгә булган мөнәсәбәтен күрсәтү. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды: Коръән тарихына караган материалларны барлау һәм туплау;тупланган материалларны өйрәнеп, аеруча әһәмиятлеләрен аерып алу;төрле язучыларның (татар, рус, чит ил) әсәрләрендә Коръәнне файдаланулары.Эшнең гамәли әһәмияте. Үткәнебезгә, телебезгә, динебезгә хөрмәт тәрбияләү, дин тарихы белән кызыксыну уяту, милләтпәрвәрләр тәрбия...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"КОРЪӘН НУРЫ"

(язучылар иҗатында Коръән аһәңнәре)

дигән темага эзләнү-тикшеренү эше



Эчтәлек


I. Кереш өлеш.

Эзләнү-тикшеренү эшенең максаты һәм бурычлары.......................................3

II. Төп өлеш.


  1. Коръән нәшер ителүгә 225 ел...................................................................4

  2. Коръән - әдәбиятка тәэсир итүче чыганак...........................................5

  3. Дөнья әдәбиятына Коръәннең йогынтысы...........................................7

  4. Хәзерге чор әдәбиятында дини мотивлар.............................................8

III. Йомгаклау..................................................................................................9

Кулланылган әдәбият исемлеге.....................................................................10




Кереш

"Мин кулыма китап алам, аның изге сәхифәләрен актарам", - дип язган бөек Тукай үзенең мәшһүр "Китап" дигән шигырендә. Кайгы-хәсрәтләрдән, шик-шөбһәләрдән саклый торган, күңелгә сафлык, җанга рәхәтлек өрүче, киләчәккә өмет бирүче, шагыйрь әйтмешли, "юл күрсәтүче йолдыз"га тиң нинди китап турында сүз бара икән монда? Шик тә юк Аллаһ Тәгалә тарафыннан иңдерелгән изге Коръән турында! Коточкыч сынаулар кичергән татар халкы бүген дә яши, исән икән, иң әүвәл ул ислам диненә һәм әлбәттә Коръәнгә бурычлы. Шушы изге китапка карата хөрмәт халкыбызда гасырлардан сакланган. Татар өенең китап киштәсендә иң өстә чачаклы тастымалга төрелгән, буыннан буынга амәнәт булып тапшырылып килгән китап булган ул Коръән. Менә шуның өчен дә мин үземнең эзләнү эшемне "Коръән нуры" дип атадым.

Эшнең төп максаты: халкыбызның буыннан буынга амәнәт итеп тапшырылып килгән изге китап - Коръәнгә булган мөнәсәбәтен күрсәтү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Коръән тарихына караган материалларны барлау һәм туплау;

  2. тупланган материалларны өйрәнеп, аеруча әһәмиятлеләрен аерып алу;

  3. төрле язучыларның (татар, рус, чит ил) әсәрләрендә Коръәнне файдаланулары.

Эшнең гамәли әһәмияте. Үткәнебезгә, телебезгә, динебезгә хөрмәт тәрбияләү, дин тарихы белән кызыксыну уяту, милләтпәрвәрләр тәрбияләү.

Эшнең структурасы. Хезмәт керештән, төп өлештән, йомгаклаудан һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.



Төп өлеш

I. Коръән нәшер ителүгә 225 ел

Татарстан Республикасы президентының 2012 елны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итү турындагы карары халкыбызның рухи традицияләрен, мәдәниятен һәм телен саклау, үстерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, мәдәни мирас объектларын торгызу, реставрацияләү һәм популярлаштыру максатларына юнәлдерелгән иде. Нур өстенә нур дигәндәй Татарстан Республикасы Диния нәзарәте 2012 нче елны Коръән елы итеп билгеләде. Әлбәттә болар барысы да рухи тормышыбызны җанландырып җибәрергә, тамырларыбызны тагы да ныгытырга ярдәм итте. Әйткәнебезчә, Россиядә тәүге тапкыр, халыкча әйткәндә, "ташка баскан" Коръән нәшер ителүгә 225 ел тулды. Изге китап Әби Патша - Екатерина II карары белән 1787 елда типография ысулы белән Казанда басыла. Аның гарәп шрифты татар дин әһелләре эскизлары буенча кургашыннан коела. Шушы хәрефләр ярдәмендә Изге Китапның мөселманнар арасында киң таралыш алган мәшһүр "Казан басмасы" дөнья күрә.

Коръәннәр коллекциясе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында сакланучы иң кадерле хәзинәләрнең берсе. Ул 1996 елда туплана башлый. Хәзерге көндә коллекциядә 200 гә якын Коръән китабы һәм аның төрле телләрдәге тәфсирләре, тәрҗемәләре (гарәп, рус, татар, фарсы, башкорт, төрек, инглиз, француз, немец, урду, үзбәк, азәрбәйҗан, казакъ һ.б.), шулай ук аудио һәм электрон форматтагы язмалары бар.

Коллекциядә Коръәннәрнең кулъязма күчерелмәләре белән беррәттән, дөньяның төрле илләрендә нәшер ителгән басма вариантлары да бар. Фондта сакланучы иң борынгы кулъязма Коръән 1690 елга нисбәтле. Басма Коръәннәр арасында Россия, Төркия, Иран, Согыд Гарәбстаны һәм дөньяның башка илләрендә басылганнары бар. Изге китап һәм аның тәфсирләренең революциягә кадәрге Казан басмалары аеруча кыйммәтле булып санала. Мәсәлән, Мөхәммәдсадыйк Иманколый һәм Ногман бине Госман («Тәфсире Ногмани») төзегән тәфсирләр. Сукырлар өчен махсус Брайль системасы белән Согыд Гарәбстанында басылган Коръән дә уникаль китаплар рәтендә. Коллекция белән кызыксынучыларга Коръәннәрнең И.Ю.Крачковский, Г.С.Саблуков, Д.Н.Богусловский, М.-Н.О.Госманов, В.Порохова һәм башкалар тәрҗемә иткән русча басмалары да тәкъдим ителә.

Коллекциядә сакланучы изге китап нөсхәләре арасында үзләренең тышкы бизәлеше, полиграфик эшләнеше белән күркәм булып аерылып торганнары шактый. Иң миниатюр басма Коръәннең форматы 1х2 см. үлчәмендә, ә иң зур форматлысы 35х50 см. үлчәмле.

Изге китапка карата дулкынландыргыч мөнәсәбәт хәзер дә яшәп килә. Татарстан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды заказы буенча итальян осталары дөньядагы иң зур басма Коръәнне эшләделәр. Быел җәй әлеге раритет үзенең төп саклау урынына - 922 елда безнең бабаларыбыз ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән истәлекле җиргә - Шәһри Болгарга күчерелде.

II. Коръән - әдәбиятка тәэсир итүче чыганак.

Коръән татар әдәбиятына төп юнәлеш биргән, күп кенә шагыйрь-язучыларның дөньяны күзаллавында мөһим фактор булып торган. Үзләренең шигъри һәм проза әсәрләрендә татар шагыйрьләре, язучылары Коръәннең сүрәләрен, аятьләрен, хәдисләр кулланганнар.

Габдулла Тукайның иҗаты турында сүз чыкса, беренче булып минем күңелемә шагыйрьнең дингә кагылышлы шигырьләре килә. Дөрес, күп еллар буе безне Тукай атеист булган дип ышандырырга тырыштылар, аның дини мотивлар белән язылган шигырьләре дөньяга чыгарылмый килде. Әмма хәзер инде без бөек шагыйребезнең Ходай Тәгаләнең берлегенә һәм аның барлыгына ышанганын, дингә, Корьәнгә хөрмәт белән караганлыгын беләбез. Тукайның Ислам диненә бәйләнешле шигырьләрен дә уку мөмкинлеген алдык.

Тукай иҗатында Корьәннән алынган күренешләр һәм персонажлар зур урын алган. Ә кайбер шигырьләре бөтенләй Корьән аятьләренә багышлана. Әйтик, «Мигъраҗ» шигыре Корьәннең 17 сүрәсенә багышлана. Ул беренче аятьтәге күренешләр турында язылган.

Тукайның Ходайга ышанганлыгына һәм Корьәнне олылаганлыгына дәлил булган «Корьән укысам» дигән шигыре:

Нечкәрә күңелем, Корьән алып укысам,

Җаным киңәя, сәҗдәләргә ятам,

Тәсбих әйтәм,

Рухым ләззәтләнә, кинәнә.

Тукай дөньяга килгәнче аның җиде буын нәселе муллалар кавеменнән булып, бабасы Зиннәтулла хәзрәт һәм әтисе Мөхәммәтгариф та мулла булганнар.

1908 елда язылган "Тәэсир" дигән шигырендә ул үзенең Ходайга чын күңеленнән, тирәнтен ышануы һәм авыр чакта Коръәнгә таянуы турында әйткән.

Гомернең иң читен, җайсыз,

уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән

гаҗаиб сүрә Коръәннән, -

Газаплар мәгънәви бер кул илән

алынадыр җаннан.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр,

һәм мин җылый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә

энҗели башлыйм.

Бөтенләй сафлана күңлем;

укыйм иман, булам мөэмин:

Килә рәхәт, җиңеллекләр:

хәлас булам авыр йөкдин.

Ходайя! Син тыйган эшләр тәмам әкътаг

вә әбтәр, дим;

Иям баш сәҗдәгә:

«Аллаһе Хак! Аллаһеәкбәр!» - дим.

Шәехзадә Бабичның бөек шагыйребезне хөрмәтләп язылган «Тукай үлгәч» дигән шигырь юлларын да укып үтми булмый.

Сөйде милләт бу шагыйрен, белде кадерен, хөрмәтен,

Үз юлында армый-талмый итте мескен хезмәтен.

Әй, хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,

Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.

Шулай ук 2012 елда Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен язуына 780 ел тулды. 1232 елда Коръәнгә нигезләнеп язылган бу шигъри әсәр татар язма әдәбиятының нигезе булып тора, гасырлар буе татар халкының әхлагын тәрбияләүгә хезмәт итә. Коръән үткәргән идеяләр чагылышы: яманлык - җәза, тәүбә - гафу итү; сабырлык, гаделлек, тугрылык - иң күркәм сыйфатлар. Кешеләрне, үзеңне Аллаһу тәгаләнең колы дип карау, аны олылау:

Үтенәмен ярдәм синнән мин зәгыйфь кол,

Теләгенә җитәр адәм, күрсәтсәң юл.

III. Дөнья әдәбиятына Коръәннең йогынтысы.

Коръән - мөселман халыкларының әдәбиятына гына түгел, бөтен дөнья әдәбиятына да нык тәэсир итүче чыганак булып тора. Коръәннең аерым сүрәләрен стильләштерү, андагы мотивларга шигъри иярүләр күп кенә Көнбатыш Европа һәм рус язучылары әсәрләрендә дә байтак. Дөнья тарихында Гете, Һейне, Пушкин, Жуковский, Лермонтовлар Коръән Кәрим аятларын шигъри юлларга салдылар.

Александр Пушкин - дөньякүләм шигърият даһие. Аны, шулай ук, «хөррият шагыйре» дип тә йөртәләр. Ләкин Пушкинның Ислам диненә гашыйк булуын бик аз кеше белә торгандыр. Александр Сергеевич Пушкинның Исламга мәхәббәтенең төп сәбәбе: Коръән сүрәләрендәге аяти калимәләрнең әдәби телдә язылуында да, тәҗвит моңы белән укылуында. Коръәнгә мөкиббән шагыйрь, ихлас күңел белән иҗтиһат кылып, 1824 елда тәрҗемәдә Коръәнне өйрәнгән. "Коръән тәэсире астында" исемле шигырендә ул болай дип яза:

Җир йөзе тотрыклы, күкләр исә гөмбәз-гөмбәз.

Син, и гали Яратучы,

Син коры җирне диңгездән бастырмыйсың,

Диңгезләрне коры җирдән каплатмыйсың.

Алар астында изелүдән безне саклаган Синсең, йә Рәхим.

Ул Рахмандыр, нурлар чәчүче Коръәнне Мөхәммәдкә иңдерүче.

Аның яктысына юнәлик, аның нурына таба йөгерик.

Пәрдәләр, пәрдәләр, төшсен пәрдәләр.

Күзебез алдыннан китсен киртәләр.

Коръән белән безнең арада булган диварлар

Берсе артыннан берсе жимерелсен.

Пушкин үзенең 9 шигырендә Коръәннең 15 аятен тәфсир кылды.

Гёте Иоганн Вольфганг һәр герман кешесенең йөрәгендә урын алган, беренче нәүбәттә шигырьләре белән шөһрәт казанган шәхес. Аның XVIII - XIX йөз гасыр Германиясендә "Коръәннең китаплар китабы булуына мөселманлык кушканча инанам", - дип әйтүе зур кыюлык таләп иткән гамәл. Бөек әдип бер шигырендә Аллага мөрәҗәгать итеп, болай дип яза: "Ялгыш карашлар мине юлдан яздырырга тели, ләкин син шик-шөбһәләремне таратасың. Эшләремә, шигырьләремә туры юл бирәсең".

Гёте проза әсәрләрендә дә Ислам диненә мөрәҗәгать итә, аннан чын хакыйкать эзли: "Коръән эчтәлегенә һәм максатына ярашлы рәвештә катгый, гали һәм мәһабәт. Китапның эчтәлегенә хәйран каласың. Ышаныгыз, бу китап мәңге үзенә тәэсирен югалтмаячак, башка милләтләрне дә үз тирәсенә туплаячак. Европа, никадәр казанышларга ирешкән булса да, Ислам мәдәниятеннән калыша. Без әлегә Хәзрәте Мөхәммәд күтәрелгән мәдәни баскычның беренче басмасына гына аяк бастык. Шикләнмим, беркем дә аны уза алмас. Ислам Аллаһка тәслим булу (үзеңне тапшыру) дигән сүз. Шуңа күрә һәммәбез дә Исламда яшәп, Исламда үләбез".

IV. Хәзерге чор әдәбиятында дини мотивлар.


Соңгы вакытта дини мотивларның күпләп әдәбиятка да үтеп керүе күзәтелә башлады. Шулай булмый да хәл юк, чөнки дин һәрвакыт әхлак, тәрбия коралы булып килгән. Бер караганда бу яңалык түгел. Әдәбиятка дини тематиканы кайтаруны асылыбызга кайту дип карау дөрес булыр. Әйтергә кирәк, язучылар әлеге максатны бик теләп кабул итәләр. Бүген инде дин, иман турында язмаган автор чын миллилектән ерак кебек тоела. Шагыйрьләр бу турыда әйтеп кенә калмый, дөньяны шаулатырлык, мәйданнарда шигырь итеп сөйләнерлек, ә кайчак киләсе буын алдында гафу үтенеп акланырлык көчле шигырьләр тудыра башлады. Татар халык шагыйре Ренат Харис - шуларның иң күренекле вәкиле. Дин тотучыларның аллага, изгеләргә ялварып, теләкләр теләп мөрәҗәгать итүенең дога дип аталуы мәгълүм. Р.Хариста да дога сүзе белән берничә шигырь күзәтелә. Болар: "Үзебезгә кирәк догалар" (2009), "Дога турында сонет" (2010) шигырьләре. "Үзебезгә кирәк догалар" шигыренә эчтәлеге буенча мәчетләрдә вәгазь итеп укырлык мәгънә салына. Гадәттә, халык догаларны үлгәннәр рухына багышлый. Шагыйрь кисәтә: "Җирдән кичкәннәргә кирәк түгел, үзебезгә кирәк догалар", ди. Шигырь битарафлык, үткән чорларда ясалган хаталарны каргау, ваемсызлык, таркаулык кебек сыйфатлар белән көрәшүне бу дөньяда ук башкарырга чакыра. Намуслы яшәп теге дөньяга күчкән кешенең, үзен ярлыкауны сорап, дога өмет итәсе булмас дигән фикергә китереп җиткерә. "Дога турында сонет" шигыре баштагы шигырьгә салынган фикернең дәвамы буларак аңлашыла. Сонетны уку барышында совет чорында дингә каршы көрәшеп, бүген дин әһеле вазыйфаларын башкара торган муллалар күз алдына килә. Алар укыган вәгазләрнең ихласлылыгы шик тә уятып куя. "Җанда безнең дәвер ярасы! Дәваларга бармы чарасы?" дигән шигырьнең соңгы фикере шундый уйларга этәрә.

Язучы, драматург, публицист, режиссер Рабит Батулланың "Коръәндәге могҗизалар" дигән китабы кулъязмасы "Сөембикә" журналында басылды. Әлеге җыентыкны "Аллага инанмаганнар белән сөйләшү" дип тә кабул итәргә мөмкин. Ханымнар һәм туташларга, әниләргә, бала тәрбияләүчеләргә, хатыннарга һәм ирләргә - гомумән, һәркемгә сабак алырдай язмалар тупланган җыентыкта. «Коръән ни өчен иңдерелгән?», «Дөньяның барлыкка килүе», «Адәмнең яратылышы», «Кабырга мәсьәләсе», «Хатыннар», «Ятимнәр хакы», «Ат ите», «Исерткечләр»… Һәр бүлек үзенчә кызыклы, гыйбрәтле, - дип тәкъдим итә автор.

Соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрдән тагын бер мисал:
Бер Ходаем гафу әйләр әле,

Гел ярлыкар, диеп, уйлама, -

Ходай бит ул сиңа, үзең Кеше

Булсаң гына, Ходай булала…

(Х.Әюп. «Биш вакыт намаз»)

шигырьдән күренгәнчә, Коръәндә еш кабатлана торган фикер үткәрелә: Кеше булганнарны гына гафу итә Ходай.


Йомгаклау

"Коръәнне өйрәнгән саен аның камиллеген һәм бөеклеген аңлый төшәбез. Коръән иң элек кешене үзенә җәлеп итә, аннан соң гаҗәпкә калдыра. Соңга таба һәркемне мәңгегә үзенә бәйли, һәркемне үзен ихтирам итәргә мәҗбүр итә. Шул рәвешчә һәркемгә тирән тәэсир итә" - ди инглиз философы Эдмонд.

Коръән кешене күңел борчуларыннан, күңел тарлыгыннан саклый. Коръән үзенә чиста куллар белән тотынганнар өчен өмет чишмәсе ул. Коръәнне үз иткән кешеләрдә өметсезлек юк, ә өметсезлек кальбне үтерә, кешене бәхетсез итә. Коръән - мөселманнарга өмет тулы бер хәят бакчасы ул. Коръән - күңел сызлауларына бердәнбер дәва, ул һәртөрле кайгы- хәсрәтләргә шифа. Коръәнгә күңел биргәннәр андый кичерешләрдән айнырлар. Мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт чыганагы булган Коръәнне уку, әлбәттә, күңелләргә сөенеч, рухларыбызга тынычлык, кальбләребезгә яктылык бирер.




Кулланылган әдәбият


  1. Батулла Р. Коръәндәге могҗизалар. Дин сабаклары. Сөембикә. №9, 2011, 36-40 бит.

  2. Газизова Р.Р. Габдулла Тукай. Мәктәп укучысына ярдәмлек. Казан: "Раннур", 2001.

  3. Салихов Х.С. А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе. Казан: "Идел-Пресс", 2008.

  4. Салихҗан Х. А.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре. Монография. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002.

  5. Татар дини календаре 2002. Казан: Дуп "Полигр. нәшр. Комбинаты",2002.

  6. Татар календаре 1996. Казан: татар. газ.- журн. нәшр., 1996.

  7. Татар мөселман календаре 1997. Казан: Татар. газ.-журн. нәшр., 1997.

  8. Фатиха. Календарь. Татар-мөселман балалары өчен. Яр-Чаллы: 2012.
















12


© 2010-2022