• Преподавателю
  • Другое
  • “Мәхәббәт – дөнья тоткасы” (Якташыбыз күренекле сатирик М. Сәлимов белән очрашу кичәсе)

“Мәхәббәт – дөнья тоткасы” (Якташыбыз күренекле сатирик М. Сәлимов белән очрашу кичәсе)

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Мәхәббәт - дөнья тоткасы"

(Якташыбыз, күренекле сатирик М.Сәлимов белән очрашу кичәсе).


Кичәнең барышы.

(Г.Садә сүзләренә "Әссәламегаләйкем" җыры яңгырый).

1 нче алып баручы. Кадерле укучылар! Бүген безнең мәктәптә зур вакыйга - сатира остасы Марсель Cәлимов үзе бездә кунакта! Әйдәгез, алкышлап каршы алыйк. (Кунакка түрдән урын бирелә).

2 нче алып баручы. Марсель Шәйнур улы Сәлимов - күренекле башкорт сатирик язучысы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. 1949 елда Башкортстанның Борай районында туа. Көрҗә сигезьеллык һәм Краснохолмский урта мәктәпләрендә укый. Башкорт дәүләт университеты белән Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлый. Армиядә хезмәт итә. Запастагы майор.

1 а.б. 1973 елдан бирле "Һәнәк" журналы редакциясендә эшли: башта - әдәби хезмәткәр-фельетончы, аннан - бүлек мөхәррире, 1980 елдан - баш мөхәррир.

Казан, Уфа, Мәскәү нәшриятләрендә татар, башкорт һәм урыс телләрендә Мар.Сәлимнең ике дистә китабы дөнья күрде. Әсәрләре утыздан артык телгә тәрҗемә ителеп, Русия һәм чит ил матбугатында басылып чыкты.

Марсель Шәйнур улы зур җәмәгать эшләре алып бара. Ул Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе, Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, Журналистлар союзларының халыкара конференциясе вице-президенты итеп сайлана.

2 а.б. Марсель Сәлимов иң яхшы юмористик хикәяләре өчен " Алеко" халыкара конкурсы лауреаты (Болгария), фельетоннары өчен Русия Журналистлар союзы, «Тормыш көзгесе» жыентыгы өчен Башкортстан хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премияләре лауреаты исеменә лаек булды. Ул Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Матбугат, мәдәният өлкәсендәге, халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы хезмәтләре, озак еллар уңышлы эшләгәне өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде.

(Укучы М.Сәлимовның "Әти мирасы" шигырен укып ишеттерә)

1а.б. Әйдәгез, сүзне кадерле кунагыбызның үзенә бирик.

(Марсель Сәлимов үз тормышыннан булган кызыклы вакыйгаларны, сатирик әсәрләрен, яңа шигырьләрен укып ишеттерә).

( Кызлар башкаруында җыр "Туган ягым каеннары")

2а.б. Хәзер шундый ярыш булачак. (Тиз генә ике команда төзеп алабыз). Бирелгән вакыйгага карата мәзәк уйлап табарга.(Шул ук биремне кунакка да бирәбез).

("Туган тел" җыры яңгырый)

2а.б. Нинди мәзәкләр килеп чыкты икән, тикшереп карыйк әле. (Мәзәкләр укыла).

Менә бит, безнең мәктәптә дә булачак Сәлимовлар үсеп килә икән!

(М.Сәлимовтан берничә сүз).

(Сүз мәктәп администрациясенә бирелә, истәлекле бүләк тапшырыла).

1а.б. Хушлашыр минутлар да җитте. Киләсе очрашканга тиклем, дуслар!

Сиңа, миңа тел бирелгән

Сөйләргә гел дөресне.

Чынны ялганнан

Белергә без тиешле.

Тел бирелгән гаделлекне

Һәм намусны якларга.

Бирелгән илне, җирне һәм

Телнең үзен сакларга.



© 2010-2022