Р. Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.



Иҗат үзенчәлекләре:

  • Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге - яшьләр, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигърияткә 60 нчы елларда килә һәм яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыруы, сүз белән оста эш итүе, гадәти булмаган сүз-гыйбарәләрдән, фикер-төшенчәләрдән файдалануы, аларны шигырь тукымасына уңышлы кертеп җибәрүе белән әдәбиятка яңалык алып килә («Нюанслар иле»);

шагыйрь кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтыла, әлеге формага тирән киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала. Кыска формаларга мөрәҗәгать итүе иҗат принципларының берсе булып тора; аларда метафора алгы планга чыга. Әдип еш кына шигырь-афоризм, шигырь-метафора барлыкка китерә:

Толымланып салынып төште

Күк сагышы. («Яңгыр» )

Кыны тулы кан.

Тышында чәчәк сурәте. («Тарих»)

Пәһлеван кабере өстендә

Яфраклары калтыраулы

Кәкре, зәгыйфь усак үскән. («Дөнья» )

Дулкыннарның эзе бармы?

Дулкыннар эзе - комда.

Еллар эзе кайда димсең?

Алары - маңгаемда... («Эзләр»)

  • шагыйрьгә ассоциатив фикерләү хас; ул, бер-берсен- нән ерак торган төшенчәләрне тәңгәлләштереп, аларны көтелмәгәнчә берләштереп, яңа образ-сурәтләр тудыра; бер предмет, күренеш турында сөйли, әмма укучыны икенче, тагын да мөһимрәк, җитдирәк әйберләрне күзалларга, уйланырга мәҗбүр итә («Көзге яңгыр», «Ялгызлык», «Учак янында»);

  • иҗатында образлы фикерләүнең җиңел табыла торган формалары (әйтик, өстә генә яткан чагыштыру) очрамый диярлек; беренче тезмә-строфадан ук төп идеягә юл сала, моның өчен сурәтләү объектының эчке хасиятен алгы планга чыгара («Сөлге», «Якты моң», «Биеклек», «Туган ягым»);

  • Р. Фәйзуллин - фәлсәфи-лирик шагыйрь, әсәрләрендә тирән уй, фәлсәфи олы фикер, гражданлык пафосы өстенлек итә; кеше, вакыт, галәм, мәңгелек төшенчәләре үрелеп бара һәм шулар аша әдип кешелек, туган җир, шәхес, милләт турында уйлана («Вакыт», «Ике арада», «Идел ага»);

  • еш кына бер деталь, образ ассоциациясе аша әхлакый, фәлсәфи кыйммәтләргә килә, гомумкешелек проблемаларын чагылдырып, уңышлы гомумиләштерүләр ясый («Кадак», «Яңгыр», «Метаморфоза»);

  • шигырьләрен хис һәм фикер каршылыклары, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора, антитеза, контраст буяулар белән эш итә; афористик фикер, көтелмәгән әйләнмәләр ярдәмендә образ һәм хиснең гармоник бердәмлегенә ирешә («Кер чайкыйлар кызлар», «Җилфердәүче керләр җыры», «Башны салларга салып»);

  • мәхәббәт лирикасында интим хисләрне үзе тойганча, сизгәнчә, аңлаганча җырлый; аның лирик герое шатлана, борчыла, газаплана, шаша, ләкин кешелек горурлыгын югалтмый («Мин сиңа йомшак таң җиле...», «Мәхәббәт күзсез була ди...», «Яшьлегеңне, гомереңне...», «Җуймагыз мәхәббәтне!»);

- күләмле поэмаларында заманның җитди проблемалары җәмгыять, шәхес мөнәсәбәтләренә бәйле сурәтләнә һәм аларда шагыйрь үз язмышын халык язмышы итеп тойган, ил һәм дөньякүләм вакыйгалар өчен борчылып яшәгән гуманист буларак ачыла («Гадиләргә гимн», «Көрәшчеләр», «Сәйдәш»).

Яздан аерып булмый Тукайны!

Темасы: милләт язмышы шәхесләр язмышы белән бәйле.

Эчтәлеге: гаять авыр елларда да халык мәнфәгате белән яшәгән Тукайга соклану һәм милләтнең киләчәгенә ышану хисе.

Гражданлык лирикасының бер үрнәге булган шигырьдә лирик геройның соклану-горурлану хисе чагылыш таба. Яз фасылында дөньяга килгән Тукай киләчәкне кайгыртып яши. 1 нче строфада әлеге хакыйкать билгеләнә:

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан?!

2 нче строфада лирик герой халыкның гүзәл гамен, хыялын чорлар аша бүгенгегә китерә алган Тукайга сокланып карый. 3 нче строфада иленә, халкына игелек кылып яшәгән Тукай эшчәнлеге белән горурлану хисе, үрнәк алу теләге чагыла:

Ә шулай да булгалаган бит

Илгә Игелеклелек кылу үрнәге!

4 нче строфада Тукай бүгенгенең мәшһүрләре белән чагыштырыла һәм үзе өчен бервакытта да дан, шөһрәт эзләмәгән шагыйрьгә соклану, аның белән горурлану хисе тагын да үстерелә. Алдагы строфада Тукай милләтнең гомумиләш- терелгән образы белән тәңгәлләштерелә. Тукайлары булган халыкның яшәве, мәңгелеге шик уятырга тиеш түгел:

Яшәвен һәм мәңге үлмәслеген

Дәлилләргә мохтаҗмы халык?

Шикләнүче булса, кара, тикшер,

Бер бәгърен - Тукаен алып!

Соңгы строфада лирик герой халыкның киләчәге өметле булыр дип ышана:

  • Яздан, гаделлектән, киләчәктән

Мөмкин түгел аеру Тукайны!

Якты моң

Темасы: туган җир кадере.

Эчтәлеге: тормыш юлында дөньяны күп күргән лирик герой күңелендәге шатлык хисе.

Күңел лирикасының матур үрнәге булган шигырьдә лирик геройның шатлык хисе чагылыш таба. 1 нче строфада туган җире матур табигать, Идел өстендә уйнаклап очкан акчарлаклар образы аша ачыла һәм аңа җан тынычлыгы биреп тора:

Акчарлаклар Иделдә.

Туган илем күңелдә.

2 нче строфада шатлык, сөенү хисенең сәбәбе булып тынычлык, сафлык тора. Бу хис, тагын да үстерелеп, «алтын кояш» һәм аңа тиңләштерелгән «газиз әнкәй» сурәтендә герой күңелендә сөенеч булып балкый:

Чык ялтырый гөлләрдә

Аяз таңлы көннәрдә.

Алтын Кояш күгемдә.

Газиз әнкәм күңелдә.

Лирик геройдагы шатлык хисенең тагын бер сәбәбе булып сөйгән ярын яратуы тора. Җил уйнаклап, рәшә тирбәлеп торган Туган җирендә ул рәхәтлек, бәхет тапкан:

Җилкәннәрдә җил бәрә,

Ярда рәшә тирбәлә.

Рәхәт туган җиремдә!

Сөйгән ярым күңелдә.

Моң сүзе бу очракта йөрәк хисе, тирән хис мәгънәсендә килә, ягъни автор үзе үк шигырьнең якты, тирән хис турында булуын әйтә. Бигрәк тә аның шатлык китерүен искәртә. Үзен гомере буе озатып йөргән әлеге хис-кичерешләр лирик геройның юануы да булып тора.

Хәзерге татар шигыре күләме буенча кыскара, җыйнаклана, тыгызлана бара. Бу өлкәдә Равил Фәйзуллин эзләнүләре аеруча нәтиҗәле булды. Ул кыска шигъри алымның абруен бермә-бер күтәрде. Татар һәм башка халыклар поэзиясенең ачышларына таянып, шагыйрь тыгыз калыпка тормыш фәлсәфәсен, халәти һәм фикри киеренкелекне алып керде («Нюанслар иле»).

Кечкенә күләмле шигырь аңа кинематографка хас алымнарны эшкә җигәргә һәм, иң мөһиме, менә шундый алымнар арасында эчке якынлык, тормышчан мантыйк табарга мөмкинлек бирә.

P. Фәйзуллинның кыска шигырьләренә сорау-өндәүләр, бергә утырып, тормыш һәм вакыт агышын тыңлап, киңәшүгә чакырулар хас:

Каршы төшсә - дус дуска:

«Тел - озын, гомер - кыска!»

(«Искәртү»)

Кесә тулы - елан могезе.

(«Яшь чак»)

Көнемнең таҗы -

Син китергән Төн.

(«Бүләк»)

P. Фәйзуллин кичереш тирәнлегенә яңа юллар эзләвен, шигырьне табигый яшәтү ысулларын яңартуын, тормыш һәм иҗат турында уйлануларын дәвам итә. «Чишмәләр иле» (1987) җыентыгының үзәк өлешен «Дүрт юллыклар тездем йөзне мин...» бүлеге алып торуы да шул хакта сөйли.

P. Фәйзуллин эзләнүләр мәйданын киңәйтә бара. Иҗтимагый белән шәхсине, гомумилек белән сәнгатьлелекне кушарга омтылу шигырьне кешелекле лиризм белән бизи. Шигъри аң бер үк вакытта Җир шарына да, кеше йөрәгенә дә юнәлә, икесен дә игътибар белән өйрәнә («Палестина, Палестина!»), «Соңарган шаһит», «Күпердә», «Бөтен өмет», «Тагын кайттым әкиятләргә!», «Ялгыз картлык»). Хәзерге татар поэзиясендә сөю һәм сөелү турында шул чаклы тирән һәм нәфис итеп яза алган шагыйрьләр күп түгел («Сөйдем аны. Шаштым...», «Мәхәббәттә күпме яндык», «Мәхәббәт күзсез була, ди...»).

Эчке бер илаһи нур сирпеп торган мәхәббәт тойгысы аның иҗатын яңа бер югарылыкка күтәрде. P. Фәйзуллинның лирик герое тирәлекне бөтен катлаулылыгында һәм күп яклы итеп күрергә омтыла. Шул ук вакытта аның шигъри дөньясы галәм корабыннан, тарих югарылыгыннан торып күзәтелгән зәңгәр күк гөмбәзе кебек, эре, күләмле булып кала. «Иң гаҗәпкә калдырганы,- дип яза M. Кәрим,- P. Фәйзуллинның шигырьләрен укыганда мин күренешләр-нең, әйберләрнең, тавышларның, төсләрнең шагыйрьгә ыша-нычын сизәм, тоям. Алар аңа үзләре ябышалар. Шагыйрь үз халәтен дөньяга көчләп такмый, ә анда үз җанының чагылышын күрә».

P. Фәйзуллинның соңгы еллардагы эзләнү-үкенүләре «Заман кемнең заманы?» исемле шигырьләр бәйләмендә чагылышын тапты. Берничә шигырьне эченә алган, төгәл исеме табылган «Көзге күкрәү» көлтәсе ихласлылыгы белән күңелдә кала. Үзәктә җитлеккән, ир уртасы яшен үткән шәхеснең мәхәббәте, үзе һәм тормыш турында уйланулары ята («Батыр калыр коч тоеп та, көрәшмәгән хәлемдә»). Шагыйрьнең әле ачылмаган тормыш тәҗрибәсе, хисси йөрәге - таянычы бар икән. Аның уйланулары ышандыра. Ул - шигъри сүзенең халкына барып җитәсенә тирәнтен ышана:

Уңсалар да шактый гына,

күзем үткер калды әле!

Сүзләремнең чын бәясе

алыныр көн алда әле.


© 2010-2022