• Преподавателю
  • Другое
  • “ Гомере аның моңлы бер җыр!” Герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган тамчы – шоу

“ Гомере аның моңлы бер җыр!” Герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган тамчы – шоу

. М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренеңтарихи әһәмиятен ачыклау.2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.3. Компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү.4. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү.Җиһазлау: 1. М.Җәлил портреты.2. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе.3. Фотоальбом. Муса Җәлил.4. Компьютер.5. Диск “Күренекле шәхесләр”. Муса Җәлил.6. Тестлар.7. М.Җәлил шигырьләренә иллюстрацияләр.Уен барышы.“...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлки муниципаль районы


Иске Чаллы урта гомуми белем мәктәбе



" Гомере аның моңлы бер җыр!"


Герой - шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган тамчы - шоу.





Беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Хазипова Фәүзия Фәсих кызы төзеде


Максат: 1. М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең

тарихи әһәмиятен ачыклау.

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

4. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,

горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: 1. М.Җәлил портреты.

2. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе.

3. Фотоальбом. Муса Җәлил.

4. Компьютер.

5. Диск "Күренекле шәхесләр". Муса Җәлил.

6. Тестлар.

7. М.Җәлил шигырьләренә иллюстрацияләр.

Уен барышы.


"Җырларым"җыры яңгырый.(М.Җәлил сүзләре, Рөстәм Яхин музыкасы, Диск "Күренекле шәхесләр". Муса Җәлил.)

  1. Укытучының кереш сүзе.

" Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма ..."

М.Җәлил.

М.Җәлил - татар халкының пат­риот-шагыйре. Фашизмга каршы шигырьләре белән аяусыз көрәш алып барган шагыйрь. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.

Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Укучылар, М.Җәлилгә багышланган уен- дәресебез бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырыла. Компьютер аша дисктан М.Җәлилнең шигырьләрен, җырларын һәм тормышы турындагы истәлекләрне тыңларбыз. Сөйләм телегезне тикшерү һәм үстерү максатыннан шигырләренә анализ ясарбыз.

Төп өлеш.

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаиләсе шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. 1919 елның октябрендә, «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли. 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.


  1. Сорау-җавап.(М.Җәлилнең тормыш юлын һәм өйрәнелгән әсәрләрен искә төшерү сорауларын слайдларда күрсәтү һәм укучылардан җавап алу).

1).Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?

Көтелгән җавап: Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа.

2).Сугышка кадәр кайсы өлкәдә эшләгән?

Көтелгән җавап: Муса Җәлил 13 яшендә үк үзенең авылында культура-агарту эшләре алып бара, Казанда газетада эшли, Оренбургта комсомол эшләрендә катнаша, Мәскәүдә"Кечкенә иптәшләр", "Октябрь баласы" дигән журналларның мөхәррире була. 1939 нчы елда Казанга кайтып театрда эшли һәм шул елны ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә.

3).Муса Җәлил ничәнче елда сугышка китә?

Көтелгән җавап: М.Җәлил 1942 нче елның февралендә Төньяк Көнбатыш фронтка җибәрелә.

4).Сугышта иҗат иткән елларын әйтегез?

Көтелгән җавап: М.Җәлил фронтка җибәрелгәч тә иҗат эшеннән аерылмый. 1942 нче елның февраленнән 1944 нче елның февраленә кадәр шагыйрь каләмен ташламый.

5).Муса Җәлилнең кайчан һәм ничек гомере өзелә?

Көтелгән җавап: 1944 нче елның февралендә Җәлил һәм җәлилчеләргә суд була. Суд аларны "дәүләткә каршы җимерү эше" алып баруда гаепли һәм үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

6)."Тик булса иде ирек"шигерендә дүртенче куплет алдагы өчесеннән кайсы ягы белән аерыла? Шагыйрьгә барыннан да элек нәрсә кирәк?

Көтелгән җавап: Өч куплетта да шагыйрьнең татлы хыяллары тасвирлана. Ул тоткынлыкта да хыяллана, Туган илен, сөйгәнен, кызын сагына. Әмма аның олы хыялы - ирекле булу, иреккә чыгу, кулына корал алып, Туган илен саклау. Ул шушы изге юлда, данлы сугыш кырында, ирекле булып, көрәшеп үләргә әзер.

7)."Сандугач һәм чишмә" балладасы кайчан иҗат ителгән?

Көтелгән җавап: " Сандугуч һәм чишмә" балладасының төп идеясе шуннан гыйбарәт: илгә, җиргә, табигатькә, аның гүзәл гәүдәләнеше булган Чишмәгә зур зарар салучы дошман җиңелсен өчен, Егет исән калырга тиеш! Сандугачның соңгы гамәле буларак үлеме аның азатлык хөрмәтенә бирелгән корбан булуы ул.

  1. Шигырьләрне төркемләү. (Дисктан шигырьләр тыңлау һәм слайдта күрсәтелгән темалар буенча шигырьләрне төркемләү, аларга анализ ясау.)


  1. Дисктан Муса Җәлил турында хатыны Әминә Җәлилова истәлекләрен тыңлау.

    10

    Җ

    1

    З

    Ә

    Й

    Н

    Ә

    П

    2

    А

    Л

    И

    Ш

    3

    И

    Б

    Р

    А

    Һ

    И

    М

    4

    Җ

    Ы

    Р

    Л

    А

    Р

    Ы

    М

    5

    Ч

    У

    Л

    П

    А

    Н

    6

    Б

    Ү

    Р

    Е

    Л

    Ә

    Р

    7

    А

    Л

    Ь

    Б

    Е

    Р

    Т

    8

    Ә

    М

    И

    Н

    Ә

    9

    Р

    Ә

    Х

    И

    М

    Ә


  2. Сорау-җавап. ( Укучылар төркемнәрдә җавап бирәләр, һәр төркем өчен аерым слайд ачыла.)


1 тур.

1.М.Җәлилнең сеңлесенең исеме ничек? (Зәйнәп)

2.Балалар язучысы, Җәлилнең көрәштәше ( А.Алиш)

3.Җәлилнең абыйсының исеме ( Ибраһим)

4....., шытып сез йөрәгемдә( җырларым)

5.Җәлилнең кызының исеме ( Чулпан)

6.Төн буе улашып якында,

Иснәнеп йөриләр .... ( бүреләр)

7.Җәлилнең улының исеме (Альберт)

8.Җәлилнең хатынының исеме ( Әминә)

9.Җәлилнең әнисенең исеме ( Рәхимә)

10.Җәлилнең көрәштәшләре ( Җәлилчеләр)

1 нче төркемгә сорау: Муса Җәлилнең без өйрәнгән әсәрләреннән чыгып, нинди нәтиҗә ясарбыз? Өмете акланамы? Ничек?

Көтелгән җавап: Үзе үлсә дә, шигырләре илгә кайтыр, илдә аның батырларча һәлак булуын белерләр дип, өметләнә ул. 1956 нчы елның 2 нче февралендә СССР Верховный Совет Президиумы Указы белән М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, чөнки илгә "Моабит дәфтәре" җыентыгы кайта.

2 нче төркемгә сорау: Ни өчен М.Җәлил - каһарман? Ни өчен М.Җәлил - каһарман шагыйрь?

Көтелгән җавап: Муса Җәлил дошман төрмәсендә легион оештыра, татар ир-егетләренең батыр, тугры булуын дөньяга таныта. Аның шигырьләре исә Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклый.

3 нче төркемгә сорау: ( сәләтле балалар өчен) М.Җәлил иҗатында күптөрле төсләрне, төсмерләрне үз эченә алган һәм иң зур гомумиләштерү куәтенә ия булган үтә көчле традицион һәм символик образ бар. Ул - җыр сүзе. Сез М.Җәлилнең җыр сүзе кергән нинди шигырьләрен атый аласыз?

Көтелгән җавап: "җырларым, сез шытып йөрәгемдә..."("Җырларым"), "нәфрәт һәм мәхәббәт җыры, соңгы җыры, көчле җыры"("Кошчык"), "бу җырым - соңгысы"( "Соңгы җыр"), "җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, җырлар түгел, җилләр җитәлмәс"("Күлмәк"), "ялкынлы җыр"("Ышанма"), "җырларымны минем кабатлар"("Серле йомгак") һ б. лар.


  1. Дәресне йомгаклау.

  1. Укытучының йомгак сүзе.

Әйе, җыр сүзе шагыйрьнең 130 дан артык шигырендә, ягъни һәр дүрт әсәренең берсендә кулланылган. Бу аның, патриот-шагыйрь генә түгел, чын мәгънәсендә романтик рухлы, көчле, зур, тирән хисле, талантлы җырчы шагыйрь булуын да дәлилләп тора.

Менә ни өчен һәм ничек итеп ул үзенең батырлык, тугрылык, үлемсезлек символын гәүдәләнлергән атаклы "Җырларым" шигырен иҗат итә алган. Һәм ул моңа бөтен иҗат гомере буе әзерләнгән сыман тоела. М.Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра тынычлык, иминлек сагында тора.

2.Рефлексия.( йомгаклау өчен сораулар).

- Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Көтелгән җавап: Без бу дәрестә М.Җәлилнең талантлы шәхес, герой шагыйрь булуын тагын бер кат расларга, аның гүзәл иҗатына анализ ясарга, шул ук вакытта сөйләм телебезне баетырга, компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерергә тиеш идек.

- Ничек эшләдек?

Көтелгән җавап:Үз алдыбызга куйган максатка ирешү өчен без бик күп төрле эшләр башкардык: төрле төр соруларга җавап биргәндә бәйләнешле сөйләмгә игътибар итү белән беррәттән компьютерда эшләү күнекмәләрен арттырдык, төркемнәргә бүленеп эшләдек, кроссворд чиштек, игътибарлы тыңлау күнекмәләрен камилләштердек, бик кызыклы тамчы- шоу үткәрдек.

- Нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап: Иптәшләрем сөйләгәнчә, без күп төрле эшләр эшләдек. Шул рәвешле, талантлы шагыйребез М.Җәлил турында бик күп яңа мәгълүматлар тупладык. Аның герой шагыйрь булуын раслаучы шигырьләренең батырлык эшләвен - Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклавын аңладык. Аның көчле рухлы, тирән хисле, талантлы шәхес булуына тагын бер кат инандык.

IV.Үзбәя. ( Үзбәя аша дәрестәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге ачыклана).

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

1943, 26 ноябрь

VI. Укытучының дәресне йомгаклавы.

Укучылар, бүгенге дәресебезне чуваш халык шагыйре Педер Хузангайның шигри юллары белән йомгаклыйсы килә:

"Башым иям бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә".







© 2010-2022