Сыйфат фигыль (причастие)

Сыйфат фигыль темасын өйрәнгәндә аның сыйфат һәм фигыль белән охшаш һөм аермалы якларын искә төшерү зарур.Укучыларның белемнәренә таянып,рус теле белән чагыштырып,укучылар кагыйдәне үзләреннән чыгарту уңай нәтиҗә бирә,теманы үзләштерергә мөмкинлек ача.укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсе көтелгән нәтиҗәне бирә.Шул рәвешле күнегүләр эшләгәндә.укучылар теоретик белемнәрен практикада кулланып,теманы аңлауларын күрсәтәләр.Гадәттә мин татар халык авыз иҗаты җәүһәрләрен кулланырга тырышам .алар ярдәм...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема .Сыйфат фигыль.

Максатлар: 1) сыйфат фигыль турында төшенчә бирү; 2)рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру; 3)туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек,компьютер,проектор,интерактив такта,презентация,сүзлекләр.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше

* Уңай психологик халәт тудыру.

II Өй эшен тикшерү.

1нче слайдта җөмләләр бирелгән.1в.-1нче,2в.- 2нче җөмләдәге шарт фигыльгә морфологик анализ ясарга.

1)Әгәр илдән хатлар килсә-

Мин бәхетле.

Туган якны төштә күрсәм-

Мин бәхетле. (М.Фәйзуллина)

2)Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була. (Ф.Кәрим)

Эшләрне җыеп алу

IIIАктуальләштерү.

2нче слайдта бирелгән мәкальне уку,фигыльләрне табу,төркемчәсен билгеләү.

  • Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ил булмас. (М.)

  • Туган туфракка баскан эз суынмый (М.)

  • Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас. (М.)Мәкаль)

Мәкальләрне чылбыр тәртибендә уку,җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү,фигыльләрнең төркемчәсен билгеләү.

Туган,баскан фигыльләре нинди? соравына җавап бирәләр. Димәк,бу фигыльләр үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерә

3нче слайдта бирелгән сорауларны уку, җавап бирү.

1)Сыйфатлар нәрсәне белдерә? Аларга нинди сораулар куела?

2)Фигыльләр нәрсәне белдерә? Аларга нинди сораулар куела?

3)Сыйфат җөмләнең нинди кисәге булып килә?

4)Фигыль җөмләнең нинди кисәге булып килә?

IVЯңа материал бирү.

4нче слайдта бирелгән шигъри юлларны уку,сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгы булган сүзләрне табу, укыту.

Зур походлар үткән елларда без

Кайда гына аяк басмадык:

Тик үзебез туып-үскән җиргә

Тиңдәш булыр җирне тапмадык. (С.Урайский)

Үткән елларда,туып-үскән җиргә,тиңдәш булыр җирне.

Бу фигыльләр ничек аталыр?

-Сыйфат фигыль дип атарбыз,чөнки бу фигыльләр үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерә.

-Зат-сан белән төрләнерләрме?

-Сыйфат фигыль зат-сан белән төрләнми, затланышсыз фигыльләргә керә.

-Ә нәрсә белән төрләнә?

-Заман белән төрләнә.

Укучылар, хәзер сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгын билгелик.

1.Сыйфат фигыль эш-хәлне 1.Сыйфат фигыль,фигыль буларак

предметның билгесе итеп эш-хәл,процесс мәгънәсен

белдерә:үткән елларда белдерә,барлыкта һәм юклыкта

2.Сыйфатланмышы төшеп, була.

калганда,исемләшә һәм килеш, 2.Юнәлеш кушымчалары ала.

сан,тартым белән төрләнә. 3.Сыйфат фигыль,башка фигыль

*Белгән белгәнен эшләр формалары кебек,үзенә төрле

Белмәгән беләген тешләр. килештәге исемнәр,алмашлык

Белгән,белмәгән сыйфат фигыль лар ияртә ала

ләренең сыйфатланмышы (кеше 4.Сыйфат фигыльнең заман фор

сүзе) төшеп калган,һәм алар, малары бар.

исемләшеп, баш килешне үзенә

алганнар

Сыйфат кебек җөмләдә исемне

ачыклап,аергыч була.

5нче слайд.Сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгы таблицасы.

Без укыган мәкальләр,Шигъри юллар нинди темага язылган?

-Туган ил,туган җир темасына багышланган (укучыларның фикерләрен тыңлау)

Әйе,һәркемнең туган җире,туган иле,туган теле була. Туган ил,туган җир,туган тел-иң кадерле сүзләр.Аларны халык изге сүзләр дип атый.Чөнки кешеләрне туган җире ашата,үстерә,гүзәл табигате белән иркәли,яшәргә шартлар тудыра.Туган иле аның турында кайгырта:укыта,белем бирә,аны кеше итә,хезмәткә өйрәтә,башка халыклар белән аралашырга мөмкинлек бирә,аның тормышын саклый

Физкультпауза

Безнең мәктәп якты,матур,

Тәрәзәгә төшә нур.

Китапханә,ашханәсе,

Спорт залы бигрәк зур.

  • Кагыйдәне укучылардан чыгарту.

Сыйфат фигыль үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерә:ул эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә,нинди? соравына җавап бирә һәм җөмләдә аергыч була.Укучы бала,озатачак дуслар, киләсе кунак һ.б.

6нчы слайд.Кагыйдә күрсәтелә.

V Теманы ныгыту

Дәреслек белән эш.

  • Укучылар чыгарган кагыйдә белән дәреслектәге кагыйдәне чагыштыру.

  • 152нче күнегүне эшләү һәм тикшерү.

7нче слайд.Сүзтезмәләрне татар теленә тәрҗемә итегез

Читающий мальчик-укучы малай.

Проделанная работа-эшләнгән эш.

Неожиданная встреча-көтелмәгән очрашу.

Лечащий врач-дәвалаучы табиб

Поющая девочка-җырлаучы кыз.

  • Укучылар,рус телендә бу фигыль формасы ничек атала?

  • Причастие дип атала.

  • Причастие(сыйфат фигыль)нәрсәләр белән төрләнә?

  • Ул үзенә вид,род категориясен ала.

7нче слайд.Ике телне чагыштыру,охшаш һәм аермалы якларын күрсәтү.

VI Өйгә эш. Дәреслектә бирелгән кагыйдәне өйрәнергә,153нче күнегү

VII Рефлексия. Дәрестә нәрсә белдегез, нәрсәгә өйрәндегез?

VIII Йомгак ясау. Билгеләр кую.

IX Саубуллашу.



© 2010-2022