20 нче йөз башы татар шигърияте буенча тест

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

20 нче йөз башы татар шигърияте буенча йомгаклау контроль эше

I вариант

А. 1. 20 нче йөз башында шигърияттә төп тема:

а) әхлак; ә). дуслык; б).милләт язмышы

2. Бу өзек кайсы әсәрдән? "Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да..."

а) "Шагыйрь"

ә) "Китмибез!"

б) "Милли моңнар"

3. С.Рәмиев әсәре:

а) "Бүзләрем мана алмадым" ; ә) "Таң вакыты"; б) "Син кеше"

4. Үзе шагыйрь, үзе миллионер. Кем ул?

а) С.Рәмиев; ә)Дәрдемәнд; б)М.Гафури

5. Дәрдемәнд әсәре:

а) "Бүзләрем мана алмадым"; ә) "Таң вакыты"; б) "Син кеше"

6. Лирик жанрлар тупланган рәтне билгеләгез.

а) хикәя, газәл, нәсер, очерк, фәрд; ә) мәдхия, газәл, шигырь, робагый гимн; б) шигырь, роман , мәрсия, газәл, җыр.

7. "Син- кеше!" шигыренең авторы:

а) М.Гафури; ә) Дәрдемәнд; б) Н.Думави

8.Г.Тукайның матбугатта Тукаев имзасы белән басылган беренче шигыре?

а)"Китмибез"; ә)"Ана догасы"; б)"Хөррият хакында"

9.Бу кем сүзләре?
«Ни газизрәк - бу ватанмы? Аһ, туган каумем газиз!»
а)Ш.Бабич; ә)С.Рәмиев; б)Дәрдемәнд.

10.Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәренең жанры:
а)лирик; ә)эпик; б)лиро-эпик.

11.Реалист шагыйрьләр рәтен билгеләгез.

а)М.Гафури, Н. Думави; ә) С.Рәмиев, Г.Тукай; б)М.Гафури, Г.Тукай.

12.Кайсы рәттәге язучылар прозаик та, драматург та, шагыйрь дә булган?

а) М.Гафури, Н. Думави, С.Рәмиев; ә) С.Рәмиев, Г.Тукай, Дердемәнд; б)М.Гафури, Г.Тукай,Н.Думави.

13. Г Тукайга шигырь язу серләрен беренче булып өйрәтүче кеше?

а)Мотыйгулла хәзрәт; ә)Габдрахман хәзрәт; б)Әхмәдулла учитель.

14. "Идел" газетасында эшләгән шагыйрь:

а)Ш.Бабич; ә)С.Рәмиев; б)Дәрдемәнд.

15. Тоткынлык ачысын иҗатында чагылдырган шагыйрь:

а) М.Гафури; ә) С.Рәмиев; б) Н.Думави.

16.Хатын-кызны олылау темасын актив кулланган шагыйрь:

а)Г.Тукай; ә)С.Рәмиев; б)Дәрдемәнд.

В. 1. Г.Тукайның иҗатын нинди чорларга бүлеп карыйбыз? Һәр чорга караган шигырьләрен языгыз.

2. Дәрдемәнд шагыйрьлекне ничек аңлый?

© 2010-2022