Открытый урок по татарскому языку Если буду олимпийским чемпионом

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

8 сыйныф (татар төркеме)

Дәреснең темасы: Әгәр мин Олимпия уенчысы булсам...

Максат: -укучыларның Олимпия уеннары турында белемнәрен тулыландыру;

-бәйләнешле сөйләм телен һәм язу күнекмәләрен үстерү;

-спортка кызыксынуларын арттыру.

Максатка ирешү өчен дәрестә төрле алымнар кулланылды: диалог, рәсемгә карап сөйләү, сүзлек эше, төркемнәрдә эш.

Дәрестә өстәмә материал: карточкалар, тест, презентация файдаланылды.

Дәрес тибы: Инша язарга әзерләнү.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

-Исәнмесез,укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Барыбызда матур итеп елмаеп, бер-беребезгә яхшы кәеф телик.

2.Актуальләштерү.

- Укучылар,игътибарны тактага юнәлтик әле.Слайд аша нәрсә күрдегез?

(Олимпия уты) 1 слайд

-Ә нинди Олимпия уты турында сүз бара? (Кышкы Олимпия уты турында)

-Олимпиада, Олимпия уеннары дигән сүзләрен ничек аңлыйсыз? (Спорт ярышлары үткәрелә)

-Үткән җәйдә Казанда нинди вакыйга булды? (Студентларның бөтендөнья җәйге универсиадасы узды) 2 слайд

3. Төп өлеш.

Дәреснең максаты : Әгәр мин Олимпия уенчысы булсам...дигән темага инша язарга әзерләнербез. 3 слайд

Сүзләргә игътибар итик, язып та барырсыз.

А) Сүзлек өстендә эш: 4 Слайд

Һәр сүзне укучыдан укытыла

Волонтер- кешеләргә ярдәм итүчеләр

Җанатарлар- спортчыларның җиңүен теләп, җан атып йөргән кешеләр, фанатлар

Паралимпия- инвалидлар өчен үткәрелә торган Олимпия уеннары

Ихтыяр көче- сила воли

Ә) Әңгәмә

-Иң беренче Олимпия уеннары кайсы илдә үткәрелә? (Борынгы Грециядә,Олимпия шәһәрендә) 5 слайд

-Олимпия уеннарының символы ничә боҗрадан тора һәм нәрсәне аңлата? (5 боҗрадан, 5 континентның бердәмлеген аңлата) 6 слайд

- Быел Кышкы Олимпия уеннары илебезнең кайсы шәһәрендә узачак? (Сочи шәһәрендә) 7 слайд

-Кышкы Олимпия уеннары талисманын беләсезме? (Ак аю, Леопард, Куян)

8 слайд

Б) Төркемнәрдә эш.

-Укучылар,сезнең алдыгыздагы карточкаларда мәкальләр , 1 төркем баш өлешен, 2 төркем ахырын дәвам итә. ( Мәкальләр экранда языла бара)

1.Сәламәт тәндә-сәламәт акыл

2.Сәламәтлек-зур байлык

3.Хәрәкәттә-бәрәкәт

4.Байлыкның башы-тазалык

5.Иң зур бәхет-саулык

6.Таза булсаң,таш та ярып була

7.Саф һава-тәнгә дәва 9 слайд

-Бу мәкальләргә күп мәгънә салынган. Спортчы нинди булырга тиеш? Сыйфатлар табабыз (көчле ихтыярлы, бәхетле, хәрәкәтчән, белемле,җитез, бай, сәламәт, таза, нык) Дәфтәрегезгә яза барыгыз. 10 слайд

В) Рәсемнәр буенча эш 11 слайд

-Укучылар,экранда бирелгән рәсемнәргә карап,спорт төрләрен әйтик.

-Болар нинди спорт төрләре? (кышкы)

-Сез нинди кышкы спорт төрләрен яратасыз?

-Нинди спорт түгәрәкләренә йөрисез?

Физкультминут Укучылар экраннан укып күрсәтеп баралар

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары - артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Г) Төркемнәр арасында ярыш. 12 слайд.

Җанатарлар дигән сүздәге хәрефләрдән сүзләр төзик, исем булсын.

(җан, ана, ата, нарат,ат, лар, тана, таҗ)

-Хәзерге кышкы һәм җәйге Олимпия уеннарында ир-атлар гына катнашамы? (хатын-кызларда катнаша)

- Олимпия уеннарында тагын кемнәр катнаша ала? ( Инвалидлар)

- Нинди уеннар дип атала? (Паралимпия уеннары)

- Сез - олимпия уенчысы. Сез нинди булырга тиеш?

- Олимпия уенчыларын нәрсә белән бүләклиләр? (Медаль- алтын, көмеш, бронза) 13 слайд

- Укучылар, белемнәрне ныгытып алабыз. Тест сораулары бирелә.

Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, билгеләр куялар.

Җавапларны экран аша тикшерәләр. Тест

Укучылар, мин эшләрегезне тикшереп, билгеләр куярмын

4. Нәтиҗә ясау.

- Әйдәгез, бүген үзләштерелгән материалның нәтиҗәсе итеп, өйдә инша язу өчен бергәләп кыскача план төзик.

План.

1. Кышкы Олимпия уеннары.

2. Мин яраткан кышкы спорт төрләре.

3. Мин - Олимпия уенчысы.

-Укучылар, инша язганда сезгә бераз хыялланырга да туры килер. Чөнки әле сез зур спортсменнар түгел,бәлки, киләчәктә, Олимпия уеннарында катнашып, җиңүләргә дә ирешерсез.Әгәр җиңеп чыксаң, иң беренче кемгә хәбәр итәр идең? Шул турыда язарга онытмагыз.

5. Йомгаклау. Өйгә эш бирү.

-Укучылар, дәрестә актив катнашыгыз, рәхмәт. Өйдә инша язарга. Спортны яратыгыз. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл. Уңышлар телим. Сау булыгыз.

© 2010-2022