НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Научные работы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Башкортстан Республикасы Туймазы районы

муниципаль мәгариф бүлеге

Кандра 1 -нче урта белем бирү мәктәбе



Туймазы районы укучыларының

гыйльми-гамәли конференциясе

татар теле һәм әдәбияты бүлеге



ТЕМА:ЯКТАШ ШАГЫЙРӘБЕЗ НАҖИЯ ГӘРИЕВА ИҖАТЫНДА ТУГАН ЯК ТЕМАСЫ




Әзерләде: Талипова Диана

10Б сыйныфы укучысы

Җитәкчесе:татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Закирова Светлана

Искәндәр кызы

Туймазы - 2015

Эчтәлек

1.Кереш сүз........................................................................................................3

2.Төп өлеш.........................................................................................................4

2.1. Наҗия Гәриеваның тормыш һәм иҗат юлы............................................4

2.2. Наҗия Гәриева иҗатында туган як темасы.............................................6

2.3. Наҗия Гәриеваның киләчәккә планнары.................................................8

3.Йомгаклау.....................................................................................................10

4.Кулланылган әдәбият...................................................................................11

5.Кушымта........................................................................................................12

5.1. Наҗия Гәриеваның шигырьләре……………………………………….12

5.2.Гаилә архивыннан фотолар......................................................................18











1.Кереш сүз

Туган җиребез - Туймазы яклары элек-электән талантларга бай булган. Районыбызның данын мул уңышлы иген басулары, киң күңелле эшсөяр халкы белән бергә, шушы җирдә туып-үскән, бүгенге көндә күренекле язучылар, артистлар, сәнгать өлкәсендә йолдызлар булып яшәүче талантларыбыз арттыра. Әкрам Даутов, Әсгать Мирзаһитов, Суфиян Сафуанов, Әлфирә Бикмәтова, Фатыйх Сайфран, Халидә Хөснетдинова, Хәкимьян Хәбибуллин, Фәнир Галимов, Флорида Исмәгыйлова, Альбина Имаева, Ришат Төхфәтуллин, Илнур Газизуллиннар исемнәрен генә әйтү дә күп нәрсә турында сөйли. Без алар белән горурланабыз, кылган гамәлләрен хөрмәтлибез, шулар үрнәгендә тәрбияләнәбез. Аларның иҗатларын өйрәнү безнең әдәбият белән кызыксынуны үстерә, әдәби карашны киңәйтә, китап белән мөстәкыйльэшләүкүнекмәләрен баета, фәнни-тикшеренү, эзләнү эшенә тарта.

2015 ел - Президент Владимир Владимирович Путинның 12.06.2014 № 426-нчы указы буенча Руссиядә Әдәбият елы дип игълан ителде.[6] Наҗия Гәриеваның әдәбиятка турыдан-туры бәйләнеше бар. Ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шагыйрә, язучы, әдәби тәрҗемәләр авторы, үзешчән композитор, автор-башкаручы.

2015-нче елның март аенда безнең мәктәптә якташ шагыйрәбез Наҗия апа Гәриева белән очрашу кичәсе үткәрелде. Бу кичәдә без аның берничә шигырьләрен яттан сөйләдек, җырларын тыңладык, китаплары белән таныштык. Безне Наҗия Гәриеваның иҗаты кызыксындырды һәм без аның "Хисләрем, фикерләрем" китабын укып чыктык. Иҗат тематикасы күп тармаклы. Шулар арсыннан без беренче булып, туган як, аның табигате турындагы шигырьләрен алдык. Чөнки бу тема аның иҗатында кызыл җеп булып үрелеп бара. Барыннан да бигрәк, аның өчен туган як илһам чишмәсе булып тора.

Безнең эзләнү эшебез шушы максаттан чыгып эшләнде. Наҗия Гәриева иҗатына күзәтү ясалды. Туган як образына мисаллар китерелде.

2.Төп өлеш

2.1. Наҗия Гәриеваның тормыш һәм иҗат юлы

Наҗия Гәриева 1952-нче елның 24-нче июнь көнендә ерак Таҗикстанда Дүшәмбе каласында дөньяга килгән. Әти-әнисе Бөек Ватан сугышыннан соң, бәхет эзләп, бу шәһәргә киләләр. Әтисе Гәриев Зәмбин абый һәм әнисе Хәйруллина Фәния апаның бу беренче балалары1. Таҗикстанның эссе климаты кыз балага килешмәгәч, яшь гаилә туган Башкортстанга юл тота. Алар Бөре шәһәрендә яши башлыйлар. Наҗия апаның балачагы ямьле Агыйдел буенда үтә. Ул 7-нче санлы балалар бакчасына йөри, ә 1959-нчы елда 3-нче санлы урта мәктәпкә беренче сыйныфка укырга бара.[1]

Шул арада әти-әнисе Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлыйлар һәм аларны Туймазы районына эшкә җибәрәләр. Әнисе Хәйруллина Фәния Әһәдулла кызы Балтай урта мәктәбендә директор, әтисе рус теле укытучысы булып эшли. Наҗия апа татар мәктәбендә укый, мандолинада уйнарга өйрәнә. Наҗия апаның балачагыннан бер истәлек.

- Икенче сыйныфта укыйм.Гайния Имам кызыуку дәресеналып бара.Шул тиклем хисләнеп Г.Тукайның "Туган тел" шигырен укый. Мин уку дәресләрен ярата башладым. Шул вакытта яраткан әниемә багышлап беренче шигыремне яздым. Бу шигыремне әнием җылы кабул итте. Киләсе шигыремне чебешем турында яздым. Сап-сары, нәни генә дустым - чебешем бар иде. Мин аны бик ярата идем. Зур булып үскәч тә без бик дус идек. Җәен лагерьда ял иткән чакта, мин үземнең дусымны югалттым. Бик кызгындым аны, еладым. Һәм чебеш-дусыма багышлап шигырь яздым. Кызганычка каршы, бу шигырьләрем сакланмаган, - дип уртаклашты ул минем белән.

3-нче сыйныфны Наҗия апа Бөре шәһәренең 3-нче мәктәбендә укый. Шушы елларда ул фортепианада уйнарга өйрәнә башлый. Аны күренекле шәхес, Башкортстанның атказанган композиторы Мәсгүт Зәйнетдин улы Бәширов укыта. Бераз вакыт үткәч, әти-әнисе кызларын сагынып, аны Балтай авылына алып китәләр.[1]

1964-нче елда Наҗия апаның әти-әнисен Кандра-Котый авылына эшкә җибәрәләр. Монда ул сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач, Кандра бистәсенең 1-нче санлы урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Урта белем алгач, Наҗия апа Ярмунча мәктәбендә эшли башлый, Бөре педагогия институтына укырга керә. Институтта укыган елларда мәдәни сектор эшенә җаваплы була, сәхнәдә ялгыз һәм ансамбль белән җырлар башкара, хор оештыра, Марис Назиров җитәкчелек иткән "Яшьлек" әдәби оешмасы эшендә катнаша, шигырьләр иҗат итә.[1]

1972-нче елда Кандра егете Низамов Илгизгә кияүгә чыга, беренче уллары Динар туа. 1976-нчы елда Салават, ә 1988-нче елда Эльдар исемле уллары дөньяга киләләр. Наҗия апаның тормыш иптәше хәрби кеше булганлыктан, аларга еш кына күчеп йөрергә туры килә. Алма-Ата, Камчатка, Приморье, Түбән Кама... Кайда гына яшәмәсеннәр, Наҗия апа үз һөнәренә тугры булып кала.

2001-нче елда Низамовлар2 гаиләсе туган Башкортстан җиренә кайтып, Яңавыл шәһәрендә яши башлый. Наҗия апа үз һөнәре буенча эшен дәвам итә, шигырьләр, поэмалар, җырлар яза. Алар Башкортстанда чыккан "Бельские просторы" журналында бастырылып чыга.

Наҗия Зәмбин кызы эшендә зур уңышларга ирешә: 2007-нче елда "Руссиянең иң яхшы укытучысы" исеменә һәм В.В.Путин премиясенә лаек була, җырлар иҗат итә башлый, һәвәскәр композиторлар конкурсында катнашып диплом белән бүләкләнә, республика күләмендә үткәрелгән "Ата-бабалар авазы" дигән әдәби конкурста икенче урынны яулый.

2012-нче елда Наҗия апа тормыш иптәше Илгиз абый белән туган якларына, Туймазы районы Кандра-Котый авылына кайтып урнашалар. Наҗия Зәмбин кызы тормышка карашын, күңелендә туган уйларын шигырь юлларына сала, җырлар, көйләр иҗат итә, башка авторларның шигырьләренә дә көйләр, композиторларның көйләренә сүзләр яза, үзешчән җыр коллективлары "Умырзая", "Рябинушка"сафында җырлый, әдәби тәрҗемәләр ясый. Туймазы районының "Алтын башак" оешмасы эшендә, күптөрле конкурсларда актив катнаша. Мәсәлән,шигырь сөйләүчеләр конкурслары. Әле күптән тугел Казан шәһәрендә үткән үзешчән композиторларның бөтенрәсәй конкурс-фестивалендә Наҗия апа Гәриева "Агыйдел" җыры белән I дәрәҗә лауреаты дипломына лаек булды.[4] Ул иҗат иткән шигырьләре, җырлары төрле конкурсларда яңгырый. [3]

Бүгенге көндә аның 250-дән артык шигыре сакланган, 7 авторның тәрҗемәләре бар, 100-дән артык җыр иҗат иткән, татар һәм рус телләрендә 4 китабы бастырылган.3

2.2. Наҗия Гәриева иҗатында туган як темасы

"Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык", - ди татар халык мәкале.[5] Моның чыннан да шулай икәнен Наҗия апа Гәриева иҗат иткән әсәрләре раслый.

Башкортостан - туган җирем,

Рәсәйнең иң түрендә.

Сөйгән илем, бердән-берем

Һәрвакыт күңелемдә,

- дип язды ул үзенең "Башкортстан" шигырендә. [2]

Әйе, Туган як, Туган ил, Туган җир Һәркем өчен якын һәм кадерле. Хәтта Туган җирне газиз әни белән тиңлиләр. Һәркем үз туган иле, аның байлыклары, табигате белән горурлана. Наҗия апа да үзенең Туган илен, туган авылын бик ярата. Әйтеп үтүебезчә, Наҗия апаның тормыш иптәше хәрби кеше була, шул сәбәпле аларга еш кына күчеп йөрергә, чит җирләрдә яшәргә туры килә. Безнең уйлавыбызча, туган якны сагыну хисләре шушы темага шигырьләр язарга этәргеч булгандыр.

Озак еллар чит илләрдә яшәү аны "Туган җирем" шигырен иҗат иттерә.[2]

Алып китте озын юллар,

Чит илләрдә үтте еллар,

Инде кайттым, кайный хисләр,

Кире китсәм җирем нишләр?

Аның Туган якка багышлап язган шигырьләре байтак: "Агыйделгә карап", "Агыйделем", "Кандракүл буенда авыл", "...Бәхетле Кандра-Котый", "Туган җирем", "Кандра", "Туган авылым", "Туймазы районы турында җыр" һ.б. Бу әсәрләрнең барысын да бер нәрсә берләштерә: Наҗия апа, кайда гына яшәсә дә, туган авылын гомере буе сагынып яши, күңеле белән туган ягына тартыла. Шунлыктан туган як темасы иҗатының нигезен тәшкил итә.

" Кандракүл буенда бер авыл" шигырендә шундый сүзләр бар:

Күрсәм туган авылымны,

Күңелгә илһам керә,

Кандра-Котыйны сагынам,

Шунда үскәнгә күрә.[2]

Чыннан да шагыйрәнең балачагы, мәктәп еллары шушы Кандра-Котый авылында уза. Туган авылыннан ул илһам ала.

"Туган авылым" шигырендә Наҗия апа болай дип яза:

Кандра-Котый - туган авылым

Зәңгәр күл буйларында.

Авылымны оныта алмыйм,

Һәрвакыт уйларымда.

Кандракүл суы шифалы,

Анда күпләр ял итә.

Бездә черки дә тешләми,

Яратып үбеп китә.[2]

Бу шигырендә туган авылын сагыну хисе сизелә. Шул вакытта ук туган җирен мактау да бар. Күленең суы шифалы, тәнне, күңелне сихәтләндерә, кешегә көч-куәт бирә. Ә черкиләре? Кайчан без черкине яратабыз инде? Ә менә Наҗия апа авылын шул тиклем сагынган, хәтта туган җиренең черкиләре дә сагындырган, күңеленә якын булган. Аның турында ул "яратып үбеп китә" ди. Хәтта монда горурлану хисен табарга була.

Бу шигыренә ул үзе көй дә язган. "Умырзая" җыр төркеме аны ихлас күңелдән җырлый. Бу җыр белән ансамбль күп бәйрәмнәрдә, конкурсларда чыгыш ясады. Тамашачы да җырны күңеленә якын итте.

Әйтеп үтүебезчә, озак еллар чит җирләрдә яшәгәннән соң, башта Наҗия апа гаиләсе белән Яңавыл шәһәренә кайталар. Бу шәһәрнең матурлыгы, табигать байлыгы, аның тырыш, уңган халкы аны сокландыра.

Тирә-ягыңда чишмәләр, елгалар,

Чыршыларың ямь биреп торалар.

Кара алтын чыккан җирдә яшиләр

Алтын куллы һәм акыллы кешеләр, - дип мактый ул.[2] Чыннан да, Башкортстанның кайсы гына төбәгенә барма, син аның табигате белән сокланасың, җаның тынычлана, ләззәт аласың.

Наҗия апа Гәриеваның шигырьләре хис-кичерешләргә бик бай, алардан моң агыла. Бәлки шуның өчен дә ул матур-матур җырлар авторы буларак та таныла.

Күңел биреп укысаң, китаптагы һәр шигырьдә туган җиребезнең моңын, җылысын тоеп була. Наҗия апа үзе күргән, үзе тотып караган, аяк басканнардан рухлана. Димәк, аның илһамчысы Кандра-Котый ягы, ямьле Кандракүл буйлары.

2.3. Наҗия Гәриеваның киләчәккә планнары

Наҗия Гәриева бар яклап сәләтле кеше. Буш вакытларында күп укый. Төрле конкурсларда катнаша, яраткан ансамбле белән чыгыш ясый, якташ һәм күрше район шагыйрьләребелән очрашып тора.

-Туган авылымны - Кандра-Котыйны бик яратам, - ди Наҗия апа. - Аның матурлыгына хозурланам, тарихы белән кызыксынам, авылдашларым, хезмәт алдынгыларыбелән очрашып торам, материаллар туплыйм. Киләчәктә ул туган авылым турында роман язарга ниятлим.

Тагын да аның планында әтисенә багышланган шигырьләр, "Җиргә иелсәң, байлык килә" дигән әсәр, Котый бабай турында бәет язу. Шулай ук күбрәк татарча җырлар иҗат итү.










3.Йомгак

Наҗия апа Гәриева - үзенчәлекле шәхес. Тормыш эчендә кайный, замандашлары, авылдашлары белән тыгыз бәйләнештә яши ул. Аның кабатланмас туган як, туган җир, табигать һәм мәхәббәт лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле шигырьләрепоэзия яратучылар арасында популяр. Ул шигырьләрне үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый.

Күңелдә моңсу булган чакларда Наҗия апа Гәриеваның шигырьләрен алып укысаң, җырларын тыңласаң, уйланасың, сөенәсең, кәефләнеп китәсең. Хәтта горурлану хисе уяна. Чөнки аның шигырьләре үзенең тормышчан гадилеге, эчкерсезлеге белән күңелне җәлеп итәләр. Шуңа да аларның күп кенә юллары күңелгә кереп кала, хәтергә килеп, уйландыра.

Хезмәтебезне төгәлләп шуны әйтәсе килә: Наҗия апа Гәриева үз туган ягын яратучы, аның тарихы, традицияләре белән горурланып яшәүче кеше.

Эзләнү эшен туплаганда кызыклы очрашулар булды, файдалы сөйләшүләр алып барылды. Үзебез өчен күп мәгълүмат алдык. Куелган максатка ирешетек.




Кулланылган әдәбият:

1. Гариева Н.З. Учитель, перед именем твоим позволь смиренно преклонить колени. - ГУП РБ Янаульская городская типография, 2011. - 63 с.

2. Гариева Н. Хисләрем, фикерләрем. - Яңавыл кала типографиясе, 2015. - 137 б.

3. "Золото Кандры-Куля" // Туймазинский вестник 2015, № с.3

4. Признаны лауреатами // Туймазинский вестник 2015, № 136, с. 2

5. Сүз эчендә хикмәт бар: мәкальләр, әйтемнәр, канатлы сүзләр / төз. Т.Р.Шакирова. - Казан : Татар. кит. нәшр., 2010. - 79 б.

6.rg.ru/2014/06/13/god-anons.html






Кушымта 1

Шигырьләреннән үрнәкләр


Кандракүл буенда бер авыл

Кандракүл буенда авыл,

Яшел түбәле өйләр...

Тәрәзәдән ишетелә

Үзәк өздергеч көйләр.


Авыл яннарында көтү

Елга буеннан уза,

Җырлап атлашан көтүче

Каеш чыбыркы сыза.


Күрсәм туган авылымны,

Күңелгә илһам керә,

Кандра-Котыйны сагынам,

Шунда үскәнгә күрә.



Кушымта 2

Туган җирем


Карап барам кырларыма,

Тирән күзле күлләремә,

Туган илнең тугайлары

Бик якын күңелләремә.


Әнкәм-әткәм яшәгән җир

Туган нигез булып кала.

Ул нигезнең тупсасында

Бала чакның эзе кала.


Алып китте озын юллар,

Чит илләрдә үтте еллар,

Инде кайттым, кайный хисләр,

Кире китсәм, җирем нишләр?


Туган илем, синдә калам.

Өйдә иркен сулыш алам.

Яшәрмен таңга таң калып,

Туган җиремә сокланып.









Кушымта 3

Туган авылым

Җыр

Кандра-Котый - туган авылым

Зәңгәр күл буйларында.

Авылымны оныта алмыйм,

Һәрвакыт уйларымда.

Кушымта:

Кандра -Күл суы шифалы,

Анда күпләр ял итә.

Бездә черки дә тешләми,

Яратып үбеп китә.

Урманында гөмбә, җиләк,

Хуш исле печәнлекләр.

Күл буена су эчәргә

Чыга кыргый җәнлекләр.

Кушымта шул ук.

Аккошлар кайтып кауна,

Күл буйларын сагынып,

Минем дә йөрәгем яна,

Ялкыннары кабынып.

Кушымта:

Йөгереп үткән бала чагым

Күңелләремә якын.

Сөям сине туган ягым,

Яратам сине, халкым.





Кушымта 4

Башкортстан


Башкортстан - туган җирем,

Рәсәйнең иң түрендә.

Сөйгән илем, бердән-берем

Һәрвакыт күңелемдә.

Матур кызларың-улларың,

Иманлы, уңган, ябай.

Урманнарың, болыннарың,

Табигать-җирләрең бай.

Ургылып ага суларың,

Тауларың күккә ашкан,

Иксез-чиксез басуларың,

Син бөек Башкортстан!

Урал тавын нурга күмеп

Һәр көн атсын алсу таң.

Яратам сине өзелеп,

Кадерле Башкортстан.

Халкың батыр, олы хисле,

Моңлы синең көйләрең.

Башкортстан - дуслык иле,

Данлыклы дәверләрең.

Җир шарында иң гүзәле

Минем изге Ватаным.

Яшә туган башкорт теле,

Яшә Башкортстаным.




Кушымта 5

Агыйделем

Җыр

Агыйделем, нурлы Агыйделем,

Хәтфә тугайлардан агасың.

Сыенам дип текә ярларыңа

Ак дулкыннарыңны кагасың.

Кушымта:

Агыйделем, Агыйделем...


Агыйделем, моңлы Агыйделем,

Бәйли татар-башкорт язмышын.

Суларына салып диңгезләргә

Алып китә халык сагышын.

Кушымта:

Агыйделем, Агыйделем...


Агыйделем, назлы Агыйделем,

Ике ярыңны да үбәсең,

Ходай кушкан кебек халыкларның

Икесен дә тигез күрәсең.

Кушымта:

Агыйделем, Агыйделем...


Агыйделем, изге Агыйделем,

Туктамасын синең агышың.

Һаваларда очкан акчарлакның

Яңгырасын моңлы тавышы.

Кушымта:

Агыйделем, Агыйделем...

Кушымта 6

Яңавыл

Күңелемнән һич китмисең, шәһәрем.

Сине сөеп, гел синдә яшәрмен.

Җуймас сине түреннән хәтерем.

Хисләремне көйгә салып әйтермен.

Туган җирем дә син минем, Яңавыл.

Матур җырым да син минем, Яңавыл.

Ял-хезмәтем дә син минем, Яңавыл.

Мәхәббәтем дә син минем, Яңавыл.

Тирә-ягыңда чишмәләр, елгалар,

Чыршыларың ямь биреп торалар.

Кара алтын чыккан җирдә яшиләр

Алтын куллы һәм акыллы кешеләр.

Яңавылым, сиңа гына табынам.

Бәхетле балачакны сагынам.

Башкортстанның бер гүзәл төбәге,

Сиңа гына омтыла шул йөрәгем.













Кушымта 7

Гаилә архивыннан фотолар


НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Наҗия Зәмбин кызы Гәриева.

Кушымта 8

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Әтисе Гәриев Зәмбин Әюп улы, әнисе Хәйруллина Фәния Әһәдулла кызы

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Наҗия Гәриева гаиләсе белән

Кушымта 9

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Наҗия Гәриева бертуган сеңлесе Нурия белән

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Наҗия Гәриева тормыш иптәше Илгиз Әмир улы белән

Кушымта 10

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Наҗия Гәриева каләмдәшләре белән

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок "Умырзая" җыр-бию ансамбле (Наҗия Гәриева сулдан дүртенче)

Кушымта 11

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Наҗия Гәриеваның Кандра 1нче мәктәбендә иҗат кичәсе

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Кандра-Котый авыл мәдәният йортында иҗат кичәсе

Кушымта 12

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Кандракүл авылында шигърият конкурсында

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Казан шәһәрендә үткәрелгән үзешмәкәр композиторлар конкурсыннан күренеш

Кушымта 13



НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Наҗия Гәриева белән очрашу

Кушымта 14

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Наҗия Гәриеваның китаплары

НПК на тему Наҗия Гәрәева иҗатында туган як темасы

Рисунок Наҗия Гәриеваның уңышлары

1Гәриев Зәмбин белән Хәйруллина Фәния фотосы кушымтада

2Наҗия апаның тормыш иптәше һәм уллары Низамов фамилиясен йөртәләр, ә үзе кыз фамилиясендә калып Гәриева булып йөри.

3Кушымтаны кара

2


© 2010-2022