Дәрес. Көзге уңыш 4 сыйныф

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Көзге уңыш.

Максатлар:1"Көзге уңыш" темасы буенча алган белемнәрне ныгыту.

2 Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү.

Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

3Татар теленә карата ихтирам, коллективизм хисен тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Техник чаралар: проектор, интерактив такта, компьютер

Таратма материал: битләр, каләмнәр, карточкалар.

ДӘРЕС ТИБЫ : белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәр үтәү, Сингапур методикасының структуралары.

КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

Хай файв

Фолоу зе лидер

Куиз-куиз-трейд

Континиус раунд робин

Конер -углы

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

Исәнләшү. Дежур укучы б-н сөйләшү.

2)Уку мәсьәләсен кую

Фонетик зарядка: слайдлар карап чыгу, сүзләрне кабатлау:

Көз көне, көннәр, төннәр кыздырмый ява яңгыр салкын җил исә кошлар озын кыска китә кояш

Уку мәсьәләсен чишү:

-Дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

-Көзге уңыш турында сөйләшәбез. -балалар әйтә

3 Актуальләштерү

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы.

Карточкалар ярдәмендә группа белән эшләү. һәр өстәл саен икешәр карточка бирелә. Карточкаларда уткән темага

төрле сүзләр. 2мин. Муз. уйный балалар көз турында берәр җөмлә язалар, аннары муз. туктый .

Яңадан2мин. муз. уйный. Шул вакытта группада иң яхшы җөмлә сайлана.

Һәр өстәлдән җөмлә укыла (Көз турында хикәя килеп чыгарга тиеш)

Слайд карыйлар

4. Физ. мин. Фолоу зе лидер структурасы

Муз. уйный укытучы артыннан йөреп хәрәкәтләнәләр

5. Белемнәрне ныгыту, тикшерү Слайд " Базар ",Бирем.

А)өй эше тикшерү

-Груша, слива, лимон бармы?

-Груша ничә сум тора?

-Слива ничә сум тора?

Б)Куиз-куиз-трейд структурасы

1.Карточкалар файлда бирелә. (Карточкада тема буенча сорау сораулар бирелә.)

2мин.муз. уйный, Һәр укучы җавап яза.муз. туктый.

2. Әкрен генә муз уйный, балалар урыннарынан торып, пар табалар, үзләренең карточкадагы сорауны бер-берсенә бирәләр, карточкадагы сорауга җавап бирәләр(Дөрес булса сораучы җавапчыны мактый.Әйтә алмаса, сораучы җавапны аңлата.) Карточкалар белән алмашалар һәм тагын пар табалар . (3тапкыр-6 тапкыр) Димәк, балалар 6-7сорауга җавап бирә алалар

В)Конер структурасы. Карточкалар бирелә.(Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәре) Сыйныфта, почмакларда сүзләр эленеп тора: баллы, ачы, тәмле, сулы, яшел, кызыл.

-Яшелчә, җиләк-җимеш нинди?

-Балалар шул сорауга җавап биреп , дөрес почмакка басалар.

Г)"Калын һәм нечкә сүзләр" уены. Яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр исемнәре әйтелә.Калын әйтелешле сүзләргә балалар кул чабалар.

6 Йомгаклау

Блиц-сорау:

-Син нинди яшелчә яратасың? Ни өчен?

-Базарда әниең нәрсә сатып ала?

-Базарга кем белән барасың?

-Көз көне базар нинди?

-Базарда нәрсә күп?

-Көзен көннәр нинди?

-Кояш кыздырамы?

-Көзен кошлар нишли?

-Бер-берсен балалар урамга чакыралар.

Укучыларның белемнәрен бәяләү.

-Без күп нәрсәне искә төшердек, кабатладык, эшләдек.

-Үзегезгә билге куегыз!

-Син дәрестә:

-Что нового узнал?

-Чему научился?

-Что вспомнил?

-Что понравилось?

-что было интересно?

-что удивило?

-чтопонял?

Өй эше юк

7.Саубуллашу.



© 2010-2022