• Преподавателю
  • Другое
  • "Использование на уроках татарского языка стихов поэтессы Людмилы Аланлы, которая является односельчанкой, членом Союза писателей Республики Татарстан; и песен кряшенского народа. "

"Использование на уроках татарского языка стихов поэтессы Людмилы Аланлы, которая является односельчанкой, членом Союза писателей Республики Татарстан; и песен кряшенского народа. "

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Якташ шагыйрь Людмила Аланлы әсәрләрен һәм керәшен халкы җырларын куллану

1. Бу өзекләрдән үзебезнең авыл белән бәйле ялгызлык исемнәрен тап һәм алар турында ниләр беләсен, шуны күршеңә кызыктырырлык итеп сөйлә.

а) Гаҗәеп тәмле, шифалы

Карпый чишмәм сулары.

Чишмә җырында чагыла

Авылымның моңнары.

ә) Мамин, Иваш чишмәләре

Моңланып, җырлап ага,

Мондый матур, саф чишмәләр

Юктыр башка беркайда.

б) Торыйчын бәйрәмнәрендә

Әби такыя үрә.

Куллары кулга да йокмый -

Ә анда юк ич энә!

в) Ә Таштаудагы җиләкләр

Каптыңмы - эреп тора.

Матур чиләк эчләренә

Үзләре кереп тора!

г) Төбәктә дә җиләк уңган -

Чиләгең тиз тула, ди.

Җиләк кебек кызлар гына

Бу яклардан җыя, ди.

д) - Халык кая ашыга соң?

- Әчелек тау ягына!

Әчелектә җиләк пешкән -

Кып-кызыл, ди, бал гына.

2. Керәшен халык һәм Л. Аланлы җырларыннан, З. Захарова шигыреннән китерелгән өзекләрдән саннарны аерып язарга.

а) Бер алманы бишкә бүләек,
Бер-беребез өчен, беребез үләек.
Кар сай булса, сукмак салырсың,
Кирәк булса, хәйлә корырсың.

ә) Ике якны да бер итеп,
Тигез күреп яшәгез.
Әйдәгез әле, яшьләргә
"Әче!" диеп, әйтәбез!

б) Без килугэ туганнарым
Кырык эшлэрен ташлар.
Табын туренэ куелыр
Тэмледэн-тэмле ашлар.

3. Бу өзектә нинди халык бәйрәме турында сүз бара? Шул турыда кара - каршы партнёрыңа аңлат.

Капкалар яшәреп китә

Кыр чәчәкләре белән.

Миңа булган хисләреңне

Чәчкәләр сөйләр, беләм.

4. Бу өзектә сүз нәрсә турында бара? Һәрбер вариантны партадаш иптәшләреңә пантомим аралашу ярдәмендә аңлат.

Туган ягым белән очрашуның

Минутларын сагынып көтәмен.

Үз ягымның татлы һаваларын

Бер суларга өмет итәмен.

Рәхәт тә соң туган якка кайту,

Бар мәшәкать эреп югала.

Вакыт кинәт туктап калган төсле,

Гүя кайтам яңа дөньяга.

а) туган як табигате турында;

ә) туган якны сагыну турында;

б) туган якка кайту турында;

в) мәхәббәт турында.

5. Бу шигырьдә керәшен халкының нинди күркәм сыйфаты турында язылган?

Ачык йозле, кин кунелле
Безнен туган-тумача.
Йортларына барып керсэн,
Курерсен бер тамаша.
Жырлап сыйлар кунакларны
Хужалар аяк осте.
Безнен туган-тумачалар
Татулык белэн кочле.
Без килугэ, туганнарым
Кырык эшлэрен ташлар.
Табын туренэ куелыр
Тэмледэн-тэмле ашлар.
Бирсен Ходай бэрэкэтен,
Йортына бэхет инсен.
Яхшы кунеллелэр генэ
Ишеклэреннэн керсен!



© 2010-2022