Выступление Укучыларда милли үзаң тәрбияләү

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укучыларда милли үзаң тәрбияләү.

Насыйбуллина Гөлнур Зәкәрия кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

"Милләт язмышы кичектергесез мәсьәләгә әйләнгән заманда татар халкының телен кем саклый соң?" дигән сорау белән үземнең чыгышымны башлап җибәрәсем килә.

Мәгърифәтчеләр, әдәбият, сәнгать әһелләре, галимнәр , руханилар белән кулга - кул тотынышып эшләрлек милләт җанлы гаиләләр, мәктәпләр, татар гимназияләре булганда гына ата- бабаларыбыздан калган кыйммәтле мирас - рухи байлыкларны оныкларга, киләчәк буыннарга түкми -чәчми тапшырырга мөмкин.

Телне буыннан- буынга тапшыру процессында "Ана" дигән бөек затның роле искитеч зур. "Ананың баласына биргән иң зур бүләге- аның теле" дип халык юкка гына әйтми.

Шуны истә тотып, хөкүмәтебез карары белән 1993 елда, ягъни моннан унҗиде ел элек республикада татар телендә белем бирүче бердәнбер кызлар гимназиясе ачылды. Ун бала... Булыр-булмас бер класс. Күрәсең, изге эшнең башлангычы уңышлы булгандыр, бүгенге көндә бу сан 250гә җитте.

« Кызлар гимназиясе шартларында әхлаклы, рухи яктан бай һәм сәламәт татар хатын-кызы тәрбияләү" дип аталган исем астында гимназия программасы төзелде. Эмблемасы кабул ителде. Нәҗибә Ихсанова тарафыннан гимн язылды.

Кызларыбызга һәр яктан тирән белем бирү, аларны кайгыртучан әйбәт хуҗабикә, гаилә учагын саклаучы зыялы ана итеп тәрбияләү максаты куелды.

Югарыда санап кителгәннәргә нигезләнеп, гимназиябез үз өлгесен эшләде.

Безнең уку йортыннан урта белем алу белән бергә кызларыбыз тагы нәрсәләрне белеп, аңнарына сеңдереп чыгарырга тиешләр соң? Беренчедән, алар - булачак хатын кыз, шулай икән, аларның үзләренә генә хас кабатланмас йөзе булуы, җәмгыятьтә үз-үзен тота белүе мөһим. Икенчедән, кызларыбыз - гаилә учагын саклаучы хуҗабикә. Ә аннан ни таләп ителә?! Ирең белән аңлашып яшәү, өй эшләрен яхшы белү, тәмле ризык әзерләү, гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше алып бару... Безнең кызлар - булачак аналар һәм үзләре дә анасын яратучы кыз бала, шулай ук яхшы белгеч тә, җәмәгать эшлеклесе дә булырга тиеш. Биредә дә аңа таләпләр югары куела: һәрвакыт мөмкинлегеңнән чыгып эш итү, конкуренция шартларына сәләтле булу, үз тормыш позицияңне булдыру, булдыклы якларыңны күрсәтә белү. Без аларны шундый итеп, ягъни зыялы хатын- кыз итеп тәрбияләргә тырышабыз.

Бүген кызларыбыз Мәскәү районыныда урнашкан өр- яңа бинада белем ала, уку-укыту өчен биредә бөтен шартлар бар. Классларда компьютер, интерактив такталар, уку-укыту методикасының камиллеге турында әйтеп тә торасы юк. Менә дигән спорт , хореография залы, йөзү бассейны һ. б. Укучылар кызларыбыз дәресләрдән соң рәхәтләнеп гимназия базасында оештырылган төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Түгәрәкләргә йөрмәгән, үзенә өстәмә һөнәр алмаган бер генә укучыбыз да юк. Кайсысы чигәргә өйрәнә, кайсысы хореографиягә, музыка мәктәбенә, вокаль ансамбльгә йөри. Рәсем, театр, информатика, сәйлән белән чигү түгәрәкләрендә дә шөгыльләнүчеләр бар.

Кызларыбыз спортны аеруча ярата. Яшүсмерләр арасында айкидо буенча Европа һәм дөнья чемпионы Алсу Сәләхетдинова, фигуралы шуу буенча Европа чемпионы Элина Галиуллина белән Анна Некратова, мөнәҗәтләр җырлавы белән бөтен республикага танылган Алинә Булатова һәм башкалар - болар барысы да безнең гимназиядә укып чыккан кешеләр. Журналистика факультетында укучылар, Япониядә стажировка үтүчеләрдә бар хәзер. Без алар белән горурланабыз. Биш чыгарылышта гимназияне алты бала - алтын, утыз бала көмеш медальгә тәмамлады. Аз булуыбызны исәпкә алганда, бу бик әйбәт нәтиҗә.

Гимназия инде күптән студентларның практика базасына әверелде. Студентлар дигәнебез үзебездә үк укып чыккан кызлар. Безнең гимназия Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты белән тыгыз элемтәдә тора. Тәҗрибә уртаклашып, киңәшләшеп эшләүгә ни җитә!

Без эш планын милли тәрбияне ел әйләнәсендә даими алып барырлык итеп төзибез. Шуның нигезендә укучыларыбызда милли горурлык хисләре булдыру, татар милләтенең тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен яхшы белгән, югары әхлакка ия булган кыз балалар тәрбияләү, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, милли, дини бәйрәмнәрне белү, аларны тәрбия чыганагы итеп куллану бурычын куябыз. Моңа ирешү юлында башка уку йортларының да эш тәҗрибәсеннән файдаланабыз. Мәсәлән, Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе татар халык җырларына конкурсларны даими үткәреп тора. Нәтиҗәдә, укучыларныҗ һәрберсе елына дистәләрчә татар халык җырын өйрәнергә өлгерә. Бу безгә дә бик ошады. Алар тәҗрибәсен алып, үзебездә дә җыр бәйгеләре үткәрә башладык. Укучыларыбыз бу чараларга бик теләп әзерләнә. Милли ашлар конкурсы узган көннәрдә исә, гимназиябез чын мәгънәсендә "Татар халык ашлары" йортына әверелә. Кызларның сәләтен ачыклау максатыннан оештырылган "Иң яхшы гимназист", "Иң матур шигырь сөйләүче", "Зирәкбану- шоу" бәйгеләре балага милли тәрбия бирүдә иң үтемле чараларга әверелде. Шунысы куандыра: бәйгеләрдә балалары белән әниләре дә катнаша. Аннары, язучыларыбыз, артистларыбыз белән даими очрашып торулар, музей-театрларга йөрүләр, татарча спектакльләр карау - болар берсе дә бала күңелендә эзсез югалмый. Тагын бер яхшы традициябез бар - һәр класс аена ике мәртәбә Татарстанның сәнгать эшлеклеләренә багышланган ачык дәресләр уздыра.

Бәлки сездә шәһәр җирлегендә туып -үскән балаларга татарча белем бирү кыен түгелме? дигән сорау туадыр. Әйе, кыен. Бүген без укыта торган балаларның әти-әниләре үзләре дә телне камил белми. Аларның күпчелеге татарча газета-журналлар алдырмый, туган телдә телевидение тапшыруларын карамый, радио тыңламый, өйдә балалары белән ана телендә сөйләшми. Ә бит һәр халыкта мөкатдәс ике нәрсә бар: аларның берсе - дин, икенчесе - туган тел. Бу урында Ризаэтдин Фәхретдинның: "Әүвәл әхлак бозыла, икенчесе дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә" дигән сүзләрен искә төшерү урынлы булыр. Хәзерге көндә, балалар белән беррәттән, аларның әти-әниләренә дә милли тәрбия бирү кирәклеген онытмыйк. Ә кем моның белән шөгыльләнергә тиеш? Әйе, йөкнең авыры безгә - татар гимназияләренә төшә. Без, булдыра алганча, бу авыр йөкне тартып барырга тырышабыз. Үз халкын, телен, динен хөрмәт иткән киләчәк буын язмышына битараф булмаган мәктәп җитәкчесе, мөгаллим моны үзенең төп бурычларының берсе дип санарга тиеш.



© 2010-2022