Сценарий по татарскому языку на тему Әлифба бәйрәме (1 класс)

Раздел Другое
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сценарий по татарскому языку на тему Әлифба бәйрәме (1 класс)

"Укытучыма" җыры. (Кызлар башкаруында)

Матур итеп киендек,

Ак бантиклар бәйләдек.

Сумкабызны алдык та

Мәктәпләргә юнәлдек.

Без сафларга төзелдек,

Сыйныфларга юнәлдек,

Бәхет юлы шуннан булыр,

Без шуңарга төшендек.

Өйрәтерләр безне монда

Бер - беребезне якларга.

Өйрәтерләр саф татарча

Матур итеп сөйләргә.

Күктә йолдыз якты яныр

Төннәр аяз булганда.

Безгә тормыш матур булыр

Тырышып белем алганда.

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры

Мәктәп - ул ямьле,

Бик күңелле, ди,

Һичкемнең аннан

Кайтасы килми.

Анда әни күк

Олы апа бар,

Аны "Укытучы" дип

Барсы атыйлар.

Балаларны ул

Сөеп укыта,

Аларга китап,

Дәфтәр тарата.

Иң кирәклесе

"Әлифба" икән,

Белем ачкычы бит

Шунсында икән.

Мәктәп - ул ямьле

Бик күңелле, ди,

Һичкемнең аннан

Кайтасы килми.

Белемле итәр

Мине ул мәктәп,

"Әлифба" дигән

Кадерле китап.

Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәр тәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, балалар, сегә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма сез тырыш тыгыз, югалып калмадыгыз. Сезне чын күңелемнән шушы җиңүегез һәм уңышларыгыз белән котлыйм, укучыларым!

Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме!

Җир йөзендә төрле телдә

Никадәрле китап бар!

Безнең өчен һәрберсе,

Бик кадерле бит алар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге булып

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче. -

Хор - "Әлифба" китабы.

Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз,

Әлифба бәйрәме.

Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә.

Тырышлык та ялкаулык та

Шушы илдә беленә.

Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын!

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Җыр күтәрә күңелле,

Бар да көләч, шат бүген.

Безнең "Әлифба" бәйрәме,

Котлагыз безне бүген.

"Үз җырыбыз булсын әле"


Без бу ел гына

Мәктәпкә килдек.

Аңарчы һаман

Бакчада идек.

Мәктәп өр яңа,

Анда карталар.

Алар күңелне

Эчкә тарталар.

Кулыбызда безнең

Яңа әлифба.

Менә монысы " а"

Менә монысы " ба".

Без хәрефләрдән

Сүзләр төзибез.

Шуннан иҗекләп

Укый башлыйбыз.

Нәни чагымдагы кебек

Инде әйтмим әнигә.

Берне генә укып бир, дип

Ялвармыйм әбиемә.

Әлифба тормышта беренче баскычым

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

Өйрәттең укырга син,

Кадерлем - Әлифбам.

Инде китәсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,

Сүз төзеп укуы, кызыклы, күңелле!

" Ә"

"Әни" дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган.

"Л"

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

"И"

Иген үскән, биек үскән!

Башаклары тулып пешкән.

Комбайннар туктап тормый,

Ашлык суга җырлый - җырлый.

"Ф"

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә мин,.. төшемдә.

"Б"

Бөрлегәнем, җиләгем дип,

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

"А"

А хәрефе алмада.

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз.

Өйрәнәбез иң баштан.

Һәммәбезнең үз урыны -

Барыбыз да кирәкле.

Безнең "Әлифба" китабы

Дус булырга өйрәтте.

Укытучы: Әлифбадагы хәрефләрне рәттән беләбез без. Ул алфавит дип атала. Татар алфавитында 38 хәреф бар.

Укытучы: Сузыклар:

Кызлар: - Без монда!

Сузыклар булгач ул сузыла, җырлый ул.

Тавышы көр, күпме генә җырласа да туймый ул.

Укытучы: Тартыклар.

Малайлар: - Без монда!

Ә тартыклар - тартыналар,

Тартыналар җырларга.

Кая инде, йомык авыздан

Бар үзең чыгып кара!

Укытучы: Тавышсыз хәрефләр (ъ, ь - алга чыгып басалар)

ң хәрефе

Бу хәреф баш хәрефсез -

Истә тотыйк шул хакта.

Шуңар аннан башланмый

Бер сүз дә язган чакта.

Өйрәттең укырга син,

Кадерлем - Әлифбам.

Инде китәсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

Әлифбам - беренчесе,

Әнием күк кадерлесе.

Юл күрсәтте белемгә,

Өйрәтте гаделлеккә.

Әтием - әнием теле белән

Башладым юл башымны.

Шуңа күрә йөзем нурлы

Киләчәгем өметле.

Шатлык балкый бүген йөзебездә:

Моңсулык бар күңелдә.

Беренче битеңнән соңгы битеңә кадәр

Зур юл үттек үзебез дә.

Бәхетле мин, Әлифбам,

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, Әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.

И, әлифбам, син фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле туган телемнең

Алтын ачкычы.

И, әлифбам, син кулымда балкыйсың,

Нәкъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып.

Әлифба

Китәм сездән, балалар,

Шатланып, горурланып.

Укуның да, язуның да

Төп нигезен бирдем дип.

Минем белән алмашка

Ике дәреслек килер.

Дуслашыгыз, балалар,

Күп итеп җимеш бирер.

Без укый - укый буйга җитәрбез,

Сукмаклар, бәлки, китәр еракка.

Таулар үтәрбез, сулар кичәрбез,

Сине онытмабыз, әлифба!

Рәхмәт сезгә нәни дуслар,

Һәр сүзегез ягымлы.

Мин сезгә бүләк итәм

Шундый матур китапларны.

Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә.

Туган теле белән татар теле керә.

Туган тел: Мин туган тел буламын.

Татар теле: Мин татар теле буламын.

Туган тел: Көн дә бергә йөрербез.

Татар теле: Бик күп белем бирербез.

Туган тел: Мине укып сөйләрсең.

Татар теле: Мине язып көйләрсең.

Туган тел: Минем белән сөйләшеп.

Татар теле: Минем белән серләшеп.

Туган тел: Бик күп юллар үтәрсең.

Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.

Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кеше кирәк.

Туган ил өчен яшәрбез,

Үсик кенә тизрәк.

Укытучы: Дөньяда иң - иң матур ил

Хор: Ул минем туган илем!

Укытучы: Дөньяда иң - иң матур тел

Хор: Ул минем туган телем.

Татар тале - туган тел

Безгә газиз булган тел.

Атаң - анаң, әби - бабаң

Сине сөя торган тел.

Туган телем - татар телем,

Һәр сүзең олы бүләк;

Милләтемне яшәтергә -

Син бик кирәк, син кирәк

Үз телемдә сәлам юллыйм

Сезгә болын, кырларым.

Телемне саклар каләмем -

Шигырьләрем - җырларым.

Туган тел - иң әйбәт шигырь.

Туган тел - иң әйбәт җыр

Туган тел - иң әйбәт китап.

Туган тел - иң якын тел.

Син минем күңелем көзгесе,

И, минем, газиз телем,

Язар җырым, сөйләр сүзем

Җаныңа иңгән синең.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Тырыш булырга,

Ялкауланмаска

Артта калмаска

Әйдәп барырга

" 5" кә укырга!

Сезнең алда вәгъдә бирәбез.

"Туган тел" җыры


Без инде туган тел һәм татар теле китаплары ярдәмендә бе лемнәребезне тагын да баетырбыз. Һәрберегезгә уңышлар те лим, укучылар! Киләчәктә дә шулай тапкыр, зирәк, намуслы, сау - сәламәт булып үсегез!

Киләчәгегез якты, барыр юлыгыз нык булсын кадерле укучыла рым!

Кояшның да бүген йомшак нуры

Сезне бире сөеп китерде.

Алыгыз сез гыйлем хәзинәсен,

Һәм үсегез гөлләр шикелле!



© 2010-2022