Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

  • Россия Федерациясендә "Мәгариф турында" Федераль Законы, 29 нчы декабрь, 2012 нче ел № 273 - ФЗ

  • Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" законы, 22 нче июль 2013 нче ел. № 68 - ЗРТ

  • "2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы" (№794 от 25.10.2013)

  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 06.10.2009 нчы елда 373 нче боерыгы белән расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандартлары;

  • Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының "Иске Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2015/2016 елына укыту планы (Боерык №42, 15.08.2015)

  • Образовательной программы начального общего образования в соответствии с ФГОС начального общего образования МБОУ «Старо-Матакская СОШ,» утвержденного приказом № 46 от 26.06. 2015 (изменения и дополнения по устранению недостатков и нарушений в ходе плановой выездной проверки Департаментом надзора и контроля в сфере образования Мо и Н РТ).

  • Эш программасы турында белем бирү учреждениесенең локаль акты № 107, 30.12.2014

  • 2015-2016 нчы уку елына еллык календарь график.

  • 2014 ел 31 марты №253 Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган "Дәүләт аккредетациясе булган башлангыч, төп, урта гомуми белем программаларын тормышка ашыруга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге". 2014 ел 31 марты №253 Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган "Дәүләт аккредетациясе булган башлангыч, төп, урта гомуми белем программаларын тормышка ашыруга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлегенә үзгәрешләр кертү турында"гы Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 8 июненең 576 номерлы боерыгы.

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Урта (тулы)гомуми белеем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 - 11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан - 2014

  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында"гы №12138/13 хаты (07.09.2013)

  • Белем учреждениесендә укытуны оештыру шартларына санитар - эпидемиологик таләпләр (РФ дәүләтнең баш врачы тарафыннан 2010 нчы елның 29 нчы декабреннән 189 нчы номерлы карары белән расланган).

Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укыту максатлары.

Төп максат - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт телендә дә иркен

сөйләшеп аралашучы шәхесләр тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк

коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

4 нче сыйныфта татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

  • укучының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

  • татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе һәм, балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчэнлеген формалаштыруга да нигез сала, гомуми уку күнекмәләрен үстерүне төп максатлар рәтенә куя. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

Укыту-методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Гомуми дидактик максатлардан тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.

  1. нче сыйныфта укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

1. Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле, дүртенче сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). (Ике кисәктә. Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел

2. Мультимедиа.

  1. Эш дәфтәре.

  2. Методик кулланма: Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан, «Татармультфильм», 2014 ел.

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы нигезендә УМК өчен материал өченче сыйныф балаларының аралашу сфераларын исәпкә алып сайланган. 9-10 яшьлекләр тормышында уку хезмәте, гаиләдә булышу, дуслар белән аралашу, ел фасылларына карап уен төрләре, үзе яшәгән җирлек, дүрт аяклы дуслар турында сөйләшү зур урын алып тора. Балалар шулай ук табигать турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар. Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелгән: «Яңа уку елы башлана», «Туган як табигате», «Хайваннар дөньясында», «Кышкы уеннар», «Минем дусларым», «Дүрт аяклы дусларыбыз», «Язгы бәйрәмнәр», «Минем туган илем», «Чәчәкле җәй, ямьле җәй».

Шушы темалар буенча сөйләшү өчен, 1-2 нче сыйныфларда үзләштерелгән 400-420 сүзгә 3 нче сыйныфта 125-130 чамасы яңа сүз кушыла. Продуктив лексика якынча 480-500 сүзне тәшкил итә, укучыларның, нигездә, алдагы сыйныфларда үзләштергән аралашу ситуацияләрендә сөйләшә алулары тирәнәйтелә. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителү фаразлана.

Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы - чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Бу принцип нигезендә уку эшчэнлеген оештыру яңа дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә.Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләре, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситуатив күнегүләр аша тәэмин ителә. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда да (бу очракта мотивация, ихтыяҗ тудыру ролен башкара), камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да кулланыла ала.

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Татар теленә өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Грамматик минимум

  1. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  2. Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнеше белән таныштыру.

  3. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  4. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  5. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән) белән таныштыру.

  6. Монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллану.

  7. Тамыр, кушма, тезмә саннар белән таныштыру.

  8. Мин, син зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә кулланышы.

  9. Кемдер, нәрсәдер алмашлыклары белән таныштыру.

  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта 3 затта сөйләмдә куллану.

  11. Ашыйсы килә, эчәсе килә формалары белән таныштыру.

  12. Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.

  13. Кадәр, соң - бәйлекләре белән таныштыру.

  14. Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану.

  15. Уйнарга яратам, уйный башлады - төзелмәләре белән таныштыру.


Орфоэпик һәм орфографик минимум.

  1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.

  2. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

  3. Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

  4. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

Язу

  • Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

  • дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

  • бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

  • конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.



Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

  • Татар теленең фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү

  • Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү

  • Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне яттан язу,язмача эшләрне грамоталы башкара белү

  • Лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзү

  • Өйрәнелгән грамматик, лексик материаллар нигезендә мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшли белү

  • Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү

  • Җөмлә төзи белү күнекмәләрен ныгыту;бәйрәмгә чакыру язу.

  • Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

  • Дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

  • Бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

  • Конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

  • Программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

















Программаның тематик эчтәлеге

4 нче сыйныф

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

Яңа уку елы башлана (24 сәгать)

Яңа уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белү. Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Фикереңне дәлилли белү. Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү.

Туган як табигате (31 сәгать)

Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар - безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым.

Нәрсә ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү. Кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Хайваннар дөньясында (18 сәгать)

Йорт һәм кыргый хайваннар. Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Кышкы уеннар (19сәг.)

Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.


Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабай ясарга чакыра белү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү.

Минем дусларым (12 сәгать)

Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Чын дуслык.

Дустың турында сөйли белү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын дус нинди булуын әйтә, раслый белү. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен әйтә белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз (20 сәгать)

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү.

Язгы бәйрәмнәр (17 сәгать)

Язгы табигать. 8 Март - әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам. Карга боткасы.

Язгы табигать турында сөйләшү, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8 нче март бәйрәме белән котлау яза, ничек котлаганыңны әйтә белү. Өй хезмәте турында сөйләшә, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә катнашуга карап, геройларга бәя бирү. Карга боткасы турында сөйли белү.

Минем туган илем (12 сәгать)

Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр. Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре.

Татарстанның символларын әйтә, сөйли белү. Татрстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен әйтә белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйли белү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны сөйләмдә куллана белү.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй(17 сәгать)

Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү.





Программаның тематик эчтәлеге буенча сәгатьләр саны.


Бүлекләр ( Цикл )

Барлык сәгать саны (программа буенча)

Эш программасында сәгать саны

Татар теле

1

Яңа уку елы башлана

24

14

2

Туган як табигате

31

19

3

Хайваннар дөньясында

18

11

4

Кышкы уеннар

19

11

5

Минем дусларым

12

7

6

Дүрт аяклы дусларыбыз

20

12

7

Язгы бәйрәмнәр

17

11

8

Минем туган илем

12

7

9

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

17

10


Барлыгы

170

102


Искәрмә: Мәктәпнең укыту планы буенча 4 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресләре атнага 3 сәгать, барлыгы 102 сәгать (34 уку атнасы). һәм әдәби уку дәресләре атнага 2 сәгать, барлыгы 68 сәгать (34 уку атнасы) бирелгән. Автор программасында татар теле һәм әдәби укуга 170 сәгать (34 уку атнасы) бирелгән



Арадаш аттестация контроль эш формасында еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.








Татар теле укыту- тематик планлаштыру.

Сыйныф: 4 д

Укытучы: Горшунова Илсөя Нурислам кызы

Сәгать саны: барлыгы 102; атнага 3 сәгать

Планлаштырылган контроль дәресләр: сүзлек диктанты: , тестлар____ , контроль эш: 7 , диктант: ___ сәгать

административ контроль дәресләр: 1 сәг.

Программа - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Урта (тулы)гомуми белеем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 - 11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.

Казан - 2014

Дәреслек -Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле, 4 нче сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). (Ике кисәктә. Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел

Методик кулланма - Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан, «Татармультфильм», 2014 ел.

Өстәмә әдәбият

1. Р.З.Хайдарова "Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы" Яр.Чаллы, 2014 ел

2. Татарча сөйләшергә өйрәнәбез, методик кулланма. Р. З. Хәйдәрова, К. М. Зарипова, Ф. С. Сафиуллина.

3. Уйный - уйный укыйбыз, рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен/ Г. Гәрәева.- Казан: "Яңалиф", 2007

4. А.Н.Газизова "Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы".Казан. "Яңалиф", 2007

5. Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах.











4 нче сыйныфта татар теленнән календарь- тематик план

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ-лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК-лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ-грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК-грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК-лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/МС - диалогик-монологик сөйләмне үстерү

БСҮ-бәйләнешле сөйләм үстерү


Дәрес темасы

Сәгать

саны


Дәрес

тибы


Үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Дәрестә кулланылган эш төрләре

Үткәрү

вакыты

Искәрмә

лексика

грамматика

план

факт

I чирек - 27 сәгать

Яңа уку елы башлана! (14 сәг.)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшләнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

1

Яңа уку елы котлы булсын!

1

ЛКК

Белем бәйрәме, яңа уку елы башлана, килешә

татар теле дәреслеге төзелмәсе

сүзлек белән эш, фонетик зарядка, диалог уку, диалогка репликалар өстәү, җөмләләрне киңәйтеп язу

2.09



2


Уку-язу әсбаплары.

1

ЛКК

Дәрес, дәреслек, кирәк, түгел

-мы/-ме сорау кисәкчәләре


3.09



3


Уку-язу әсбапларын кабатлау. Кереш контрольэш.

1

ГКФ


сан+исем төзелмәсе


4.09



4


Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

ГКК


исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Саннарны дөрес әйтү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү, ситуатив күнегүләр

9.09



5


Татар алфавиты.

1

ГКК

Аваз, хәреф, куян, он, камыр, көймә, күмәч

транскрипция билгеләре

Дөрес әйтү, уку, транскрипция билгеләре белән язу

10.09



6



О, ы, э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышы.

1

ГКК


Йорт, орлык, озын

О, ө хәрефләренең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуы; ң хәрефенең сүз уртасында яки ахырында гына килүе

Гр. күнегүләр, транскрипция билгеләре белән язу.

11.09



7


1-10 га кадәр һәм дистә саннары. Сан төркемчәләре.

1

ГКК

Кушарга, алырга, бүлергә, мисал, мәсьәлә

Ничә? соравы. Микъдар, тәртип, җыю саннары

Гр. күнегүләр, җөмләләр төзү, сораулар кую

16.09



8


"Эш урыны» текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКК

тәртип, һәрвакыт, сүндерә, язу өстәле, тырыш, ялкау, игътибар

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

17.09



9


Без дәрестә.

1

ЛКФ

язма эш,

контроль эш, мәсьәлә чишә, хатасыз, бугай

Татар теленнән төзелмәсе


18.09



10


"Контролъ эш "

хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ГКК


язма эш,

контроль эш, мәсьәлә чишә, хатасыз, бугай

Татар теленнән төзелмәсе

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

23.09



11


Без хикәя язабыз.

1

ЛГКК


Характерны бәяләүче лексика

Эшләргә кирәк төзелмәсе


24.09



12


Г.Тукайның "Сабыйга" шигыре өстендә эш.

1

Д/МС

Сабый, дәрес әзерли, тышка чакыра, күңел ач

хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы


25.09



13


«Яңа уку елы башлана» темасын кабатлау.

1

ЛГКК




30.09



14

«Яңа уку елы башлана» темасы буенча контроль эш

1

Контроль



Контролъ эш эшләү

1.10



Туган як табигате (19 сәг.)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү







6.10

15


Үткән заман хикәя фигыль.

1

Д/МС


хикәя фигыльнең заман формалары

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

2.10



16

Һава торышы.

1

ГКК

Табигать, ел фасылы билгеләре, вакыт, көз, туңды, суынды, саргая



7.10



17

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

1

ГКК

Кузгалак, сәламәтлек, дару үләннәре, дару, бака яфрагы, әрем

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Үткән заман хикәя фигыль.

диалог уку, сөйләшү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

8.10



18

Кемне? Нәрсәне? сораулары.

1

ГКК


Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Исемнәрнең төшем килеше белән төрләнеше.


9.10



19

Көзге табигать.


1

ЛГКК

Үткән дәрес лексикасы

кабатлау

кабатлау

14.10



20


Кошлар - безнең дусларыбыз.

1

ЛГКК

Кошлар кыска,аккош, карга, песнәк, тукран, кышлый, җылы якка китә

алфавит

Уку, сөйләү, гр. күнегүләр, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

15.10



21

Алар нинди?

1

Д/МС

Җим, җитез, сандугач, тургай, күке, акчарлак, хәрәкәтчән, туклана

Нинди? соравы


16.10



22


«Песнәк белән Әнисә» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК


Ашата, эчертә, ашыйсы килә, тәрәзә, чукый башлады, шатланды, күз ачып йомганчы

Исемнәрнең иялек һәм төшем килешләре белән төрләнеше

гр. күнегүләр, диалог уку, сөйләшү, җөмләләргә сораулар кую

21.10



23

«Песнәк белән Әнисә» хикәясе өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

Үткән дәрес лексикасы

Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

22.10



24

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

ГКК

Бара, кайта

хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең юклык формасы

гр. күнегүләр, тәрҗемә итү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

23.10



25


Инфинитив + ярата төзелмәсе.

1

ЛГКК

Су коена, өйрәнде, оча башлады, юкка чыкты; сәламәт, җилкә, шартлата, шаяра, курка

инфинитив+ ярата, эшли башлады төзелмәләре

ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү, сүзлек эше

28.10



26

Инфинитив + ярата төзелмәсен сөйләмдә куллану.

1

Д/МС


Инфинитив + ярата төзелмәсе


29.10



27


Исемнәрнең тартым

белән төрләнеше.

1

ГКК

кошчыгым

исемнәрнең тартым белән төрләнеше

җөмләләр төзү, диалогны тулыландыру

30.10



II чирек - 21 сәгать

28

К,п хәрефләренә беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше




К,п хәрефләренә беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше


9.11



29

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе.

1

ГКФ


исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе

гр. күнегүләр, диалогны дәвам итү, сөйләшү

10.11



30

"Чирик" хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ГКК

Тутый кош, ярдәм итә, ишегалдында, эскәмия, кайвакыт, бервакыт, коткарды

исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе


12.11



31

32

"Туган як табигате" темасын кабатлау.

2

Д/МС




16.11

17.11



33

"Туган як табигате" темасы буенча контрольэш.

1

Контроль




19.11



Хайваннар дөньясында (11 сәг.)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ыулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысуларына һәм шартларына анализ ясау

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү

34

35

Йорт һәм кыргый хайваннар.


2

ЛГКК

соры, җәнлек исемнәре; гомер


диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

23.11

24.11



36

Ә.Кари. «Тиен» шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК




26.11



37

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

ГКФ

Йокы, уяна, тау, файда, ярыш, үкенү, хурланды, ярыша

билгесез үткән заман хикәя фигыль

Тәрҗемә итү, сүзлек эше, сүзләрне дөрес уку

30.11



38

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

ГКФ

төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар;

сыйфат дәрәҗәләре

Гр. күнегүләр, сүзлек эше, комплиментлар әйтү

1.12



39

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

1

ГКК

Энә, тун, җәнлек, иснәгән, ышана

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү

3.12



40

«Яшел энәле керпе» әкияте өстендә эшне дәвам итү.


1

ЛКК

Үткән дәрес лексикасы


Җөмләләрне киңәйтеп язу, җөмләләргә сораулар кую, диалогны тулыландыру

7.12



41

Керпе турында сөйләшү.

1

ЛГКК

Сер, еш, гөмбә, үлән, озынлык, юанлык, авырлык, буе

Хәзерге заман хикәя фигыль

диалог уку, сөйләшү, ситуатив күнегүләр

8.12



42

"Хайваннар дөньясында" темасын кабатлау.

1

Д/МС



табышмаклар, ребуслар чишү, җөмләләр төзү

10.12



43

"Хайваннар дөньясында" темасы буенча контроль эш. "Җәнлекләр турында сөйләшәбез".


1

Контроль




14.12



44

Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыль.

1

ГКК



хаталар өстендә эш эшләү

15.12



Кышкы уеннар (11 сәг.)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, укуэшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау, төп һәм ярдәмчел билгеләрне, аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү

45

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе.

1

ГКК

Иң, бик, кыскара, каплый, туңа

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе


17.12



46

"Кышкы уен" хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКК

Су туңа, кар тәгәрәтә, зурая, күмер, таяк, шатлана


Сүзлек эше, җөмләләр төзү, гр. күнегүләр

21.12



47

«Яңа ел килгәч» шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Былтыр, быел, кичә, бүген, йокларга ятам, йокыдан торам


Яңа ел бәйрәме турында сөйләшү

22.12



48

Яңа ел бәйрәме белән котлау.

1

Д/МС



Яңа ел бәйрәме белән котларга өйрәнү

24.12



III чирек - 30 сәгать

49

"Куян кызы" хикәясе өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

Соры, киез итек, ошый, сала, авырта, дәвалый, яланаяк, сөртә

билгесез үткән заман хикәя фигыль


11.01



50

«Елга буенда» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Тимераяк, таяк сузды, камыш, сизми калды тотынды

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Гр. күнегүләр, тәрҗемә итү, дөрес уку

12.01



51

«Елга буенда» хикәясе өстендә эш.

1

ЛГКК

Кешене характерлаучы сыйфатлар



14.01



52

Рәсем буенча хикәя "Шугалакта".

1

ЛГКК

көлеп тора, түгел, тыңламый, шугалак, үкенә, я, әлбәттә, ә



18.01



53

54

«Кышкы уеннар» темасын кабатлау.

2

Д/МС



гр. күнегүләр, диалог төзү, җөмләләр төзү

19.01

21.01



55

«Кышкы уеннар» темасы буенча контроль эш.

1

Контроль




25.01



Минем дусларым (7 сәг.)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ыулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысуларына һәм шартларына анализ ясау

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү

56

Иисемнәрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

ГКК


Дустым, дуслаштык, ишегалды

Исемнең зат-сан белән төрләнеше

Сүзлек эше, гр. күнегүләр, диалогны тулыландыру, сөйләшү

26.01



57

«Минем дустым» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК


Түгәрәк, җитәкче, заманча, җыештыра, күрше, ашарга пешерә, эшчән

Спорт түгәрәге төзелмәсе

Хикәяне сәнгатьле укучыга конкурс, гр. күнегүләр

28.01



58

Г. Бәшировның "Сылтау"хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Әйбер, бүләк итү, зурлар, чын дус

Чөнки теркәгече


1.02



59

Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че.

1

ГКК

бакчачы, төзүче,

сатучы, эшче, нефтьче, тегүче

сүз ясагыч кушымчалар

-чы/-че

Гр. күнегүләр, сүзләрне дөрес уку, җөмләләр төзү

2.02



60

Д.Аппакованың «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ГКК


Кебек, бик, соң, гел

Уйный башлады төзелмәсе

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

5.02



61

Д.Аппакова. «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясе өстендә эш.(I кисәк)

1

ЛГКК

Башмак, кадерле, бәхет, шыгырдавыклы, җибәрде, беркем

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

рольләргә бүлеп уку, сәхнәләштерү

8.02



62

Д.Аппакова. «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясе өстендә эш (II - III кисәк)

1

ЛГКК

Идән, түшәм, кадәр, ачыла, йомыла, кочаклады

Өйдән мәктәпкә кадәр, Оляның дусты төзелмәләре

Гр. күнегүләр, тәрҗемә итү, сүзлек эше, сүзләрне дөрес уку

9.02



Дүрт аяклы дусларыбыз (12 сәг.)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укуэшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

63

Минем дүрт аяклы дустым бар.

1

ЛГКК

Йомшак, кечкенә, ярата, йөгерә, хуҗа, тәпи, маңгай, ашата, сагына, тап, шаян

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы


11.02



64

Р.Мингалим. «Дөньяда бер эт бар иде» шигыре өстендә эш.

1

Д/МС

Үткән дәрес лексикасы



15.02



65

Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

Д/МС


Арт аяк, аума, юләр, маэмай



16.02



66

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

ГКК

Үткән дәрес лексикасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы


18.02



67

Г.Мөхәмәтшин. «Ак песи» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Кат, йорт, төзи

Исемнәрдә -сыз/-сез аффикслары


22.02



68

«Ак песи» хикәясе өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

Күчеп килде, туңган, яңгырлы, гел, тамагы туйды, монда, тегендә


Хикәяне рольләргә бүлеп уку, эчтәлеген сөйләү, сораулар бирү

23.02



69

«Ак песи» хикәясе буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

Д/МС


Үткән дәрес лексикасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы



25.02



70

Р.Батулла. «Чикыл белән Мырый» әкиятендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

койрык, кача, коткара, йөзә, бата, кача, басма, егылып төшә, кычкыра

Йөгерә башлый төзелмәсе

сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, дөрес әйтү өстендә эш

29.02



71

«Чикыл белән Мырый» әкияте өстендә эшне дәвам итү.

1

Д/МС


Үткән дәрес лексикасы


тәрҗемә итү, сорау җөмләләр төзү, гр. Күнегүләр

1.03




72

«Чикыл белән Мырый» әкияте буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

Д/МС




Кечкенә хикәя төзеп язу

3.03



73

"Дүрт аяклы дусларыбыз" темасын кабатлау.

1

Д/МС




Геройларга бәя бирү, җөмләләр төзү, сорауларга җавап бирү

7.03



74

"Дүрт аяклы дусларыбыз" темасы буенча контроль эш.


1

Контроль



Контроль эш эшләү

8.03



Язгы бәйрәмнәр ( 11 сәг.)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укуэшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.







10.03

75

Яз килә.

1

ЛГКК


Күңелле, тамчы, кош, озын, кыска

Чөнки теркәгечен җөмләдә куллану

Шигырьне иң яхшы укучыга конкурс, бәя бирү, ситуатив күнегүләр, гр. күнегүләр, диалогны тулыландыру, сөйләшү

10.03



76

8 март - әниләр бәйрәме.

1

Д/МС


Үткән дәрес лексикасы

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше

Хикәя төзү, диалоглар уку, сөйләшү

14.03



77

"Карга боткасы" текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

ярма, күкәй, шикәр, су, карга боткасы, алан, тоз


Сүзлек эше, тәрҗемә итү, гр. күнегүләр

15.03



78

Л.Толстой. «Әбисе белән оныгы» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

үсеп җиткән, җыештыра, тегә, онык, картайган

Билгесез үткән заман хикәя фигыль


17.03



IV чирек - 27 сәгать

79

Ничек әдәпле сорарга?

1

ГКФ

Булыша ала, күрсәтә, ярдәм итә

Бирегезче, бирегез әле, зинһар формалары


31.03



80

М. Газизов. "Рәхмәт" шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Тырыс, рәтли, татар исемнәре


Дөрес уку, тәрҗемә итү, гр. күнегүләр, ситуатив күнегүләр

04.04



81

Саннар.

1

ГКК


Гади һәм кушма саннар


05.04



82

В.Осееваның "Дүрт кыз" хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Яулык, сатып ала, кешене характерлаучы сыйфатлар

Кушма саннар

Диалог уку, сөйләшү, тәрҗемә итү, сүзлек эше

07.04



83

84

« Язгы бәйрәмнәр » темасын кабатлау.

1

Д/МС




Бәйрәмнәр турында сөйләү, бәйрәм белән котлау, гр. күнегүләр, ситуатив күнегүләр, диалог төзү, сөйләшү

11.04

12.04



85

« Язгы бәйрәмнәр » темасы буенча контроль эш.

1

Контроль




14.04



Минем туган илем ( 7 сәг.)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү, коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

86

87

Татарстанның дәүләт символлары.

1

ЛГКК

Ватан, туган як, туган ил, дәүләт теле, сурәтләнгән, тату, милләт, төс, ил, дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны


тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, сораулар бирү

18.04

19.04



88

Татарстанның башкаласы - Казан.

1

ЛКК

башкала, алтын ай, мәчет, манара, истәлекле, Казан кремле



21.04



89

Казан шәһәре турында сөйләшү.

1

Д/МС

Үткән дәрес лексикасы


Диалогны сәхнәләштерү, ситуатив күнегүләр

25.04



90

"Татарстан шәһәрләре" текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ГКК

Шәһәр, яшьләр, ерак, якын

Шәһәр исемнәренең Ю.к., Ч.к., У-в.к

тәрҗемә итү, дөрес уку өстендә эш, җөмләләр төзү

26.04



91

Хикәя төзү. "Татарстан Республикасы"

1

Д/МС



Хикәя төзеп язу

28.04



92

« Минем туган илем » темасын кабатлау.

1

Д/МС



Диалог үрнәгендә сөйләшү, гр.күнегүләр, кроссворд чишү

2.05



Чәчәкле җәй, ямьле җәй (10 сәг.)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ыулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, эш башкаруның ысуларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.







3.05

93

Җәйге табигать.

1

ЛКК

Сабантуй, салават күпере, җиләк пешә, көннәр озын, төннәр кыска


җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, диалог төзеп сөйләшү, хикәя төзү

03.05



94

Җәйге урман.

1

Д/МС

Урман, эндәшә, уңган, усак, каен


Шигырь сөйләүчегә конкурс, диалог төзеп сөйләшү

05.05



95

Р.Корбанның «Җиләктә» шигыре өстендә эш.

1

ЛГКК

чиләк, җиләк җыя, ерак, җиләк-җимеш исемнәре, чүп утый, су сибә, миләш, татар халык ашлары исемнәре

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

Диалог уку, сөйләшергә өйрәнү

09.05



96

Татар халык ашлары.

1

ЛГКК



Татар халык ашлары исемнәре белән җөмләләр төзү

10.05



97

"Шәрәле" әкиятендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

ярык, бүрәнә, бармак

Кая? соравы

гр. күнегүләр, ситуатив күнегүләр

12.05



98

«Чәчәкле җәй, ямьле җәй» темасын кабатлау.

1

Д/МС



гр. күнегүләр, кечкенә хикәя төзү, кроссворд чишү

16.05



99

Арадаш аттестация эше. Контроль эш.

1

Контроль




17.05



100

Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре.

1

ГКК




19.05



101

Сүз төзелешен кабатлау.

1

ГКК


Үткән дәресләр лексикасы

Сүз төзелеше

Карточкалар белән эш, сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлү

23.05



102

Сан төркемчәләрен кабатлау.

1

ГКК



Өстәмә биремнәр эшләү

24.05























Кушымта

Татар теленнән арадаш аттестация эше (контроль эш)

4 нче сыйныф (рус төркеме)

Татар теленнән арадаш аттестация эше материалы "Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы" Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Яр Чаллы, 2014 нче ел җыентыгына нигезләнеп төзелде. Материал үз эченә ел дәвамында өйрәнелгән грамматик темаларны алды.

Максат: укучыларның үтелгән темаларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү; белемнәрен бәяләү; ялгышларын ачыклау

Үткәрү формасы - контроль эш

Эш башкару вакыты - 45 минут

Контроль эш


  1. Подбери к данным словам антонимы.

матур - ... ап-ак - ...

тиз - ... йомшак - ...

җылы - ... яңа - ...

нечкә - ... кечкенә - ...


  1. Напиши данные числа словами.

  1. 10, 11, 13, 14, 15, 16, 17, 18, 19

  2. 12 учеников, 14 ягод, 16 лет

  3. Четвертый класс, пятый урок, тринадцатая школа.


  1. Раскрой скобки. Слова в скобках поставь в нужной форме.


Мин (Казан) яратам. (Казан) бик күп күренекле кешеләр яшәгән. (Казан) рәссамнар, шагыйрьләр, язучылар килә. (Казан) урамнары киң. (Казан) Яр Чаллыга кадәр 220 километр.


  1. Скажи о том:

  • сколько тебе лет;

  • в каком ряду ты сидишь;

  • сколько человек у вас в семье;

  • что на соревновании ты пришел первым.


  1. По данным вопросам напиши рассказ о своем близком друге.

  1. Синең дустың бармы?

  2. Аның исеме ничек? Аңа ничә яшь?

  3. Дустың кайда яши?

  4. Ул кайда һәм ничек укый?

  5. Сез бергә нишлисез?


Бәяләү критерийлары: Һәр дөрес эшләнгән бирем 1 балл белән бәяләнә

90-100% эшләнсә - "5" ле куела

70-80% дөрес эшләнсә - "4" ле

50 -60% дөрес эшләнсә - "3" ле

40 % тан азрак дөрес эшләнсә -"2"ле куела.

7


© 2010-2022