Композиция по татарской литературе по творчеству Ф. Карима и Г. Абсалямова

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 алып баручы:

Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле яңгыраган авазларның берсе булды.

2 алып баручы:

Сүз - миллионнарча штыклар булып атакага барды; Сүз - артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырады: hәркем йөрәгенә үтеп кереп, җиңүнең безнең якта булачагына ышаныч уятты;

Сүз - батыр илнең hәp карыш җире өчен канны да, җанны да кызганмыйча көрәшергә, кыю, тапкыр, батыр булырга өндәде.

1 алып баручы:

Һәp солдат кебек, шагыйрьләр һәм язучылар дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән көрәшчеләр булдылар. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде.

2 алып баручы:

Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар... Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.

1 алып баручы:

Ватан сугышы ул поэзиядә -Фатих Кәрим, прозада Габдрахман Әпсәләмов, дип яза күренекле татар шагыйре Сибгат Хәким...

Сүзебез алар турында булыр..

Үзенең күпсанлы каләмдәшләре кебек, Фатих Кәрим дә Бөек Ватан сугышында шагыйрь булып кына түгел, солдат булып та катнашты. 1941 елның ахырыннан алып 1945 елның февраленә кадәр ул Мәскәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сузылган солдат юлын уза һәм шушы көрәш юлын үз шигырьләрендә гәүдәләндерә.

Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә - балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...

Габдрахман Әпсәләмовның шактый күп өлеше коточкоч авыр көрәш шартларында -Ватан сугышы уты асларында, рәхиимсез чир тырнакларында узган гомеренең ахыргы минутларына кадәр кулыннан каләмен төшермәгән язучы!

Патроннары беткәнче, Искәндәр атыша. Аннары ташлар эшкә китә. Тау башыннан коточкыч көч белән тәгәрәп төшкән ташлар изәләр бер кешенең бу кадәр нык каршы торуы тәмам шаштырып җибәрә. Алар котырынып алга үрмәлиләр. .. Вакыт узган саен Искәндәрнең хәле читенләшә бара. Ташлар бетә. Ләкин ул үлем турында уйламый. Аның кайнар йөрәгендә дошманнарга булган нәфрәт үлемнән көчлерәк

Ф.Кәрим сугыш елларында чын мәгънәсендә иҗади батырлык үрнәге күрсәтте. Өч ел вакыт эчендә ул һәркайсы әдәби казаныш саналырлык 150 ләп шигырь, 8 поэма, 2 прозаик повесть, «Шакир Шигаев» исемле зур драма әсәре иҗат итте. Аларда халкыбызның күпсанлы образлары гәүдәләнде.

Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.

Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.

Күп эшли, күп укый, күп яза-яхшы яза Габдрахман Әпсәләмов. . Моңа аның көчле этәргечләре бар. Тормыш тәҗрибәсе байлыгы, Бөек Ватан сугышында солдат-разведчик, хәрби газета хезмәткәре булуы ,яралануы, контузия алуы

Син нәрсә, Ярулла, кызганмыйсыңмы әллә аларны ?...-ул көлеп җибәрде, кабарынып беткән кулы белән катыршы ташны сыйпарга тотынды.- менә шушы ташны кызгансам, кызганырмын, әмма фашистны кызганмам. Ләкин, малай, фашистка бер пуля җибәрсәм, кешене фашист итүчеләргә йөз пуля җибәрер идем мин ! аларны бит аның берә бер хәтәррәк.

Фатих Кәримнең иҗатына сокланып хөрмәт белән караучы меңләгән ватандашлары, милләттәшләре бар. Бу күренекле шәхесне татар дөньясында белмәгән , яисә ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен..

Фатих Кәрим поэзиясенең көчлелеге дә - шигырьләренең туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр белән сугарылган булуында.

Яшәдем, яшел урманнар

Иркәләде, көйләде.

Инде мин сугыш кырында,

Тик бер генә теләгем:

Дошманга ялкын сибүче

Җил булып барсам иде,

Тәвәккәллек, батырлыкта

Җыр булып калсам иде.

Әпсәләмов геройлары арасында уртаклык зур. Алар үзләрең гайләсен, өен генә түгел-илен якларга ант иткән кешеләр. Җиңүгә ышаныч аларны әллә ничә үлемнән саклап калган. Туган илнең зурлыгы, төрле милләт халыкларының туганнарча дуслыгы аларны рухландырып тора.

Нурулла дошманнанры белән яраланып канга баткан, чәчләре, керфекләре бозланып беткән, аяк-куллары туа башлаган. Ләкин аның йөрәге тибүдән туктамаган әле. Яшәүгә сусап тибә. Нурулла еракта калган хатынын, " Әткәем, кайчан кайты дип тилмереп көткән биш яшлек улы Сәлимне, чал сакаллы әтисе белән карчык әнкәсен, гүзәл Ык суы буйларын, киң кырларын хәтерләде, һәм йөрәге яңа бер аашкыну белән тибәргә тотынды.

Айлар,,еллар үтәр. Ротадагы бик күп автоматчылар кайсы кая таралып бетәр. Карт солдат Василий Веденин, яш солдат Ибраим Төхвәтуллин да җиңүдән соң өйләренә-тыныч хезмәткә кайтып китәләр. Ротага яңа сугышчылар килер. Шамил Әнвәров һәрвакыт исемлектә булыр. Иртәнге һәм кичке проверка вакытларында уң флангтагысугышчы горуртавыш белән һәр көн саен:

-Серҗант Шамил Әнвәров Ватан даны өчен һәлак булды!- дип кычкырыр.

Батырның исеме мәңге онытылмас.ул, күктәге балкыш кебек, һәрвакыт нур чәчеп торыр.

Кеше кайчан халык күңеленә мәңгегә кереп урнаша соң? Зур батырлыклар эшләсә, аның өчен яшәсә, аның мәнфәгатьләрен һәм хәсрәтләрен чагылдырып иҗат итсә...

Бүгенге көндә безнең милләтебез - Муса Җәлиле, Фатих Кәриме, Габдрахман Әпсәләмовы булган бөек милләт ул. Алар безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез.

Ватаныбыз бәйсезлге өчен, тынычлык өчен сугышкан батыр, талантлы улларын халык онытмый, тирән хөрмәт белән искә ала. Мәңгелек дан аларга!



© 2010-2022