Статья на татарском языке Мотивлаштыру этабы

Раздел Другое
Класс -
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мотивлаштыру - ориентлаштыру этабы.


Ибраһимова Зөлфия Рафаэль кызы Яр Чаллы шәһәренең 50нче урта гомуми

белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС) укучының белем алу процессында теләктәш катнашучы булуына басым ясый. Белем алу ул - бурыч түгел, ә куанычлы, күңелле бер чара булырга тиешлеген искәртә.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә дәрес структурасын күзаллау, төзү укытучыдан зур иҗадилык таләп итә. Укучыга нәтиҗәле белем алу өчен эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру укытучының бурычы.

Мотивлаштыру - ориентлаштыру этабы - дәреснең иң мөһим өлешләреннән берсе. Бу этапның максаты: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт булдыру, укучыларны уку эшчәнлегенә җәлеп итү, кызыксыну уяту.

Оештыру этабында түбәндәге эшләр оештырыла:
1) уку эшчәнлеге тарафыннан укучыга куелган таләпләр актуальләштерелә (кирәк)
2) тематик чикләр билгеләнә (булдырам)
3) укучыда уку эшчәнлегенә керүгә эчке ихтыяҗ булсын өчен шартлар тудырыла (телим).
1-2 минут вакытны гына алып торса да, бу этапның дөрес оешытырылуы зур әһәмияткә ия, чөнки мотивлаштыру эшчәнлеккә керүнең зарури шарты. Бу этапта укучы үзенә куелган уку эшчәнлеге таләпләрен аңларга һәм кабул итәргә тиеш (кирәк - булдырам - тиеш).

Аңлауны оештыру түбәндәгедән гыйбарәт: балада, үзенә укучы буларак, куелган таләпләр ( аралашу кагыйдәләре, дәрестә нәрсә өйрәнәчәкләр, ничек укыячаклар һ.б.) турында күзаллаулар булдырыла (кирәк).

Оештыру этабы укытучыдан һәр дәрес эчтәлегенә җавап бирә торган алымнар, иҗади осталык, укытучының үз эшчәнлек стилен таләп итә.

Оештыру этабы түбәндәге эш төрләрен эченә ала:

- оештыру (исәнләшү, эш урынын, дәрескә әзерлекне, дәрестә кемнең юклыгын тикшерү);

- дәресне мобиль башлау (тиз арада бердәм рәвештә дәрескә әзер булу). (мобилизация - приведение кого-чего-н в состояние, обеспечивающее успешное выполнение какой-нибудь задачи)

Мотивлаштыру - ориентлаштыру этабы үзенчәлекләре:

  • рифмалашкан дәрес башы;

  • дәрес эчтәлегенә туры килгән театр элементлары;

  • җыр тыңлау, музыкаль сәламләү;

  • мәкаль-әйтемнәр әйтү;

  • эпиграфлар.

Философлар фикеренчә, бөтен яшәеш ритмга корылган. Шагыйрьләр дә бу фикерне исбатлый. Рифма һәм ритм кәефне күтәрә, эшлисе килү халәте тудыра. Укучыларда уку эшчәнлегенә кызыксыну уяту өчен белем алуга, тырышлыкка өндәүче шигырьләр өйрәнү, сөйләү уңышлы нәтиҗәләр бирә.

Елмаерга өйрәнергә кирәк,

Ачулыга бездә урын юк.

Матур сүзләр әйтеп, елмаябыз,

Андый сүзләр бездә бик күп.

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә!

Укучылар укытучы һәм сыйныфташлары белән исәнләшергә, матур теләкләр теләргә өйрәнәләр, дәреснең башлануын, үзләренә куелган таләпләрне аңлап, тыныч кына урыннарына утыралар. Бу гамәлләр укучыларны туплый, ялдан соң уку эшчәнлегенә күчүне тәэмин итә.



© 2010-2022