Сочинение о маме на конкурс

Предлагаю вашему вниманию сочинения моих учеников на татарском языке о матери. Написала ученица 8 класса. Она рано потеряла маму. Свои чувства описала в своём сочинении. Как вариант эссе на конкурс "Моя мама - лучше всех!". Юксынам сине, әнием! Минем әнием Любовь исемле. Аңа хәзер 42 яшь булыр иде. Безнең арабыздан киткәненә инде 2 ел үтте ... Әни безне (абыем белән мине) бик ярата иде, тигез күрә иде. Миңа аның ягымлы итеп “кызым” дип дәшүе ...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Юксынам сине, әнием!

Минем әнием Любовь исемле. Аңа хәзер 42 яшь булыр иде. Безнең арабыздан киткәненә инде 2 ел үтте ...

Әни безне (абыем белән мине) бик ярата иде, тигез күрә иде. Миңа аның ягымлы итеп "кызым" дип дәшүе җитми. 14 яшьтә булсам да, мин аны бик юксынам. Еласам, мине юата, йомшак куллары белән аркамнан сөя, "5" ле алсам, мине кочаклый, "молодец!" дия, мактый, тәртипсезләнсәм, ачулана иде. Ә хәзер аның матур йөзләрен күрмим, йомшак сүзләрен ишеталмыйм, чөнки ул юк. Менә ишек ачылыр да, өйгә әни кайтып керер сыман. Еш кына абыем белән каберенә барып, чәчәкләр куябыз, ә аннары мин аңа серләремне сөйлим.

Тик мин ул мине күрәдер, минем фәрештәм булып, мине гел күзлидер, саклыйдыр дип уйлыйм, ышанам. Һәм әнием, күктә булса да, минем өчен шатлансын өчен, яхшы билгеләргә укырга, үземне әйбәт тотарга, ул әйткәнчә акыллы, тәртипле булырга тырышам.

Хәзер инде мин зур кыз. 8 нче сыйныфта укыйм. Әниемә охшарга теләп, чәчемә аныкы кебек причёскалар ясыйм, әнием яраткан ризыкларны пешерергә өйрәнәм. Башка балалар сыман, әнием мине тәмле өчпочмаклар пешереп каршы алмый, керләремне юмый, киемнәремне үтүкләми, киендереп, матур теләкләр теләп, мәктәпкә озатмый, өй эшләрен башкарырга булышмый. Бу эшләрнең барысы да минем өстә.

Сагыну хисләремне кәгазь битенә сыйдырып булмый. Дусларыма әйтәсе килгән сүзем шул: әниләрнең кадерен исән чакта белергә кирәк! Сыйныфташларым әниле булулары белән ничек бәхетле икәнен белмиләр шул! Аларны сакларга, йорт эшләрендә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә, ягымлы сөйләшергә, начар билгеләр алып, кайгыртмаска тырышырга кирәк.

Диана Семёнова, 8 нче сыйныф укучысы

© 2010-2022