Конспект урока на тему Кошлар иленә сәяхәт

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең темасы: Кошлар иленә сәяхәт.( лингвомәдәни принципка нигезләнеп төзелде)

Максат:

1.Укучыларның кыргый кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү,кош образының халык авыз иҗатында чагылышын күзәтү,символик мәгънәгә ия булуын ачыклау,нәтиҗә ясарга өйрәтү;

2. Сүзләргә дөрес басым кую һәм тиешле интонация белән уку күнекмәләрен үстерү;

3.Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,кошларга карата миһербанлы, игътибарлы булырга кирәклеген төшендерү;

Кулланма әдәбият:

Җиһазлау: компьютер, проектор, магнитофон, кошлар тавышы яздырылган диск, дәрес темасы буенча әзерләнгән презентация, кошлар рәсемнәре, Русия гербы,Кызыл китап, "Татар халык иҗаты" китабы, укучыларның эшләреннән күргәзмә;

Дәрес барышы.

I.Оештыру.Исәнләшү.

-Исәнмесез!

-Хәерле иртә!

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек,

Анам телен, Тукай телен өйрәнергә дип килдек.

-Рәхмәт,утырыгыз.

II.Актуальләштерү.

  • - Укучылар, әйдәгез, бераз телләребезне шомартып алыйк әле.

  • (Экранда тизәйткеч)

Карга килә- казан аса,

Торна килә- тоз сала,

Саескан килә- токмач сала,

Песнәк килә- пешерә,

Чыпчык килә- төшерә,

Малай ашап бетерә.

Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны яздык.

(кошлар тавышы куела).

III.Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, бу тавышларны тыңлаганда, сезнең күз алдыгызга ниләр килде?(җәйге урман, авыл,бакча).

- Сез ничек уйлыйсыз, бүген без нәрсә турында сөйләшербез икән?( укучыларның җаваплары тыңлана).

-Әйе,бүген без сезнең белән кошлар иленә сәяхәт ясарбыз.Сәяхәтебез барышында кошлар турында белгәннәребезне ачыкларбыз, яңа белемнәр алырбыз.

- Әйдәгез, сәяхәтебезне башлыйк.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

1 тукталыш.Сүзлеккә чумып алу.

Башта "кош" сүзенең мәгънәсен ачыклап китик. Сүзнең мәгънәсен нинди сүзлектән белеп була?( аңлатмалы сүзлектән- толковый словарь).

(слайд)."Татар теленең аңлатмалы сүзлег"ендә болай диелә: "Тәне йон- мамык һәм каурый белән капланган, һавада оча, җирдә йөри, кайберләре суда йөзә, ике канатлы һәм томшыклы, җылы канлы, умырткалы җан иясе".(томшык- клюв, умыртка- позвоночник, кан- кровь)

2 тукталыш. "Кошны таны".

Безнең Башкортстаныбыз кошларга бик бай.Ягез, шуларның берничәсен карап үтик, исемнәрен искә төшерик:

(слайд) аккош, күгәрчен,торна,песнәк,саескан,чыпчык,карлыгач.

-Укучылар, җир йөзендәге барлык кошларны да бер дәрестә күрсәтеп бетереп булыр идеме?(укучыларның тулы җавабы тыңлана).

-Әйе, чөнки дөньяда 9000меңгә якын төр кош бар.

3 тукталыш.Кызыклы мәгълүмат( кошларның файдасы турында )

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,кошлар безгә ни өчен кирәк? ( зарарлы кортларны чүплиләр, матур итеп сайрыйлар).

- Күрәсезме, сезгә карлыгач серле генә карап "Ә сез беләсезме?" дигән сорау бирә.

Кошлар безгә нинди файда китерәләр икән, әйдәгез тыңлап китик.

1 укучы: Ябалак елына 1 000 кимерүчене юк итә.1тычкан елына 1кг бөртек ашый дип исәпләсәк,1ябалак елына 1тонна икмәкне саклап

кала дигән сүз .

2 укучы: Тукран бер көнгә 300дән алып 600гә кадәр бөҗәкне юк итә. Күке эре күбәләк кортларын,хәтта башка кошлар чүпләми торган"йонлыларын" да курыкмыйча ашый.Ул сәгатенә 100 бөҗәкне юкка чыгара. Бер сыерчык гаиләсе бер көндә 2000 зарарлы бөҗәкне ашап ,җәй буена 1 миллион корткычны юк итә.

-Рәхмәт. Кошларның файдасы чиксез зур, әгәр алар булмаса , матур урманнарыбыз да булмас иде.

4 тукталыш. "Адашкан иҗекләр" тыкрыгы.

(слайд). Укучылар,биредә иҗекләр буталган :

-дөньядагы иң зур кош ( вәтә), аны Гафур авылында үрчетәләр;

-бу кошның оясы кар астында(леккөрт),

-иң тиз оча торган кош( чынла),

-иң батыр кош( кетбөр),

-бу кошның йомыркасы бик файдалы, аны Туймазы кошчылык фабрикасында үрчетәләр: дәнәбү( бүдәнә).

Ирен гармониясе кагыйдәсенә караган сүзләрне табыгыз әле.( көртлек, бөркет).

Сүзлекләрне ачтык: көртлек- глухарь,бүдәнә- перепелка, тәвә кошы- страус, лачын- сокол сүзләрен язып куябыз.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез.Игътибар белән экранга карадык.

5 тукталыш.Бу тукталышта безне чыпчык көтеп утыра. Аның сезнең белән бераз уйныйсы килгән.

Уен "Кайсы кош артык?"

лайд):Аккош, карлыгач, күгәрчен, торна, карга.Кайсы кош артык?

( күгәрчен).

-Ни өчен ?( күгәрчен- кышлаучы кош, ул җылы якка китми.Ә калганнары- күчмә кошлар).

-Сезнең һәрберегездә кош рәсемнәре бар. Биредә сезгә ике плакат, шуларның берсенә күчмә кошларны, икенчесенә кышлаучы кошларны җыярга кирәк.

( тактага табигать күренешләре сурәтләнгән ике плакат эленә.Укучылар кош рәсемнәрен беркетәләр)

Күгәрчен, чыпчык, саескан, тукран, ала карга, песнәк,чәүкә.

Карлыгач, күке, сандугач, кара карга, сыерчык, торна, аккош.

-Рәхмәт.(тагын бер тапкыр күчмә һәм кышлаучы кошлар исемнәре бергәләп укыла).

6 тукталыш.Дәреслек белән эш.

Ә хәзер китапларның 61 нче битен ачабыз.Габдулла Тукайның "Кошларга"исемле шигырен таптык.( авыр әйтелешле сүзләргә игътибар ителә, мәгънәләре ачыклана).

- укытучы укый;

- укучылар укый;

- басым кую ачыклана.

- дәфтәрләргә языла, басым куела.( укучылар язганда кош тавышлары куела).

-Укучылар,биредә нинди җөмләләр кулланылган? (хикәя, сорау, боерык).

-Сорау җөмләләр уйлыйбыз, хикәя җөмләләр белән җавап бирәбез.Эш төркемнәрдә оештырыла.Мәсәлән:

(Алмаз, синең тукран күргәнең бармы?Әйе, минем тукран күргәнем бар.Зәринә, сыерчык матур сайрыймы? Әйе, сыерчык матур итеп сайрый.

(Кошларны саклау, аларга ярдәм итү турында әңгәмә оештырыла.Башкортстанның Кызыл китабы белән танышу).

- Укучылар, беләсезме, кошларга багышлап, бик күп шигырьләр иҗат ителгән.Ягез әле, шуларның берничәсен тыңлап китик.

7 тукталыш. Шигърият дулкынында.( өй эше тикшерелә)

1 укучы:

-Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын сине киткәчтен.

Айдар:

-Көз җитте бит инде, мин туңам,

Килгән идем җәйге костюмнан.Бу шигырнең авторы кем? (Бари Рәхмәт "Кошлар киткәндә")

2 укучы:Мин Мәҗит Гафуриның "Хушыгыз, кыр казлары!" дигән шигырен әзерләдем.

Кыр казлары бүген җепкә тезелеп,

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып:

"Яз кайтырбыз!",- диеп киттеләр.

Хушыгыз, хуш, матур кыр казлары,

Сау-сәләмәт очып барыгыз,

Ә без бүген матур мәктәпләрдә,

Рәхәтләнеп белем алырбыз.

  • Рәхмәт.Кошларның күбесе җылы якка китә.Аларның юллары озын, авыр, алар исән-имин яз көне туган якларга әйләнеп кайтсыннар.

8 тукталыш.Тылсымлы сүзләр басмасы.

  • Сәяхәтебезне дәвам итәр өчен,безгә тылсымлы сүзләрне искә төшереп алырга кирәк.Кошларны яратып, иркәләп дәшик әле.(карлыгачкаем, сандугачкаем, аккошкаем, чыпчыгым,торнакай, акчарлагым, йомшаккаем, матуркаем, күгәрченем).

  • Укучылар, сезне яратканда әниегез нинди сүзләр әйтә?( укучыларның җаваплары тыңлана)

  • Рәхмәт. Менә шулай күңелләрне җылытыр өчен җылы сүзләр әйтергә онытмагыз, үскәннәрем, яме.

9 тукталыш. Сынамышлар утравы.

-Укучылар, кошлар белән бәйле бик күп сынамышлар( приметы) бар.

Кыр казлары көзен киткәндә түбән очсалар,... кар тиз булыр.

Саескан шыкырдаса, ....кунак килә.

Карлыгач түбән очса, ....(яңгыр явар).

Ябалак кычкырса, ....суыклар башланыр.

10 тукталыш. "Әйе", "юк" уены.

-Уенны башлар өчен, безгә санамыш ярдәм итәр.(Бер укучы саный: әлчи, бәлчи, әни күлмәк үлчи,чәүкә, чыпчык, син кал, син чык.)

Бер укучы такта алдына чыга.( бирем кош рәсеме артына язылган)

- Сандугач җылы якка китәме?( әйе)

- Күке бала чыгарамы?( юк)

- Тукранны урман докторы диләр.(әйе)

- Карга матур итеп сайрыймы?(юк)

- Әтәч кыргый кошмы?(юк)

-Ябалак көндез күрми(әйе)

11 тукталыш. Буталган мәкальләр.

-Бу биремне безгә ике шаян кош әзерләгән. Аларны еш кына бутыйлар.Шуларның кайсы кызылтүш, кайсы карабүрек икән?( бер укучы чыгып күрсәтә)

-Кошлар белән бәйле бик күп мәкальләр бар.Тик аларның урыннары буталган.( карточкалар белән эш)

( килсә, карга, китәр, кар) Карга килсә,кар китәр.

( белер, сандугач үз, кадерен, үзе) Сандугач үз кадерен үзе белер.

( канаты, бөркетнең, ныгый, очканда) Бөркетнең канаты очканда ныгый.

Аккош ялгыз яшәмәс.( ялгыз, аккош, яшәмәс).


12 тукталыш.Әкияттә кунакта.

Кошлар турында әкиятләр дә иҗат ителгән.

1 укучы.( "Кәккүк" әкияте тыңлана,йомгак ясала).

2 укучы.( Ябалак турында әкият).

-Укучылар, хәзер мин сезгә бер серле яңалык ачам. Беләсезме, кош- яктылык һәм кояш символы булып исәпләнә. Гаиләдә малай туса, лачын кебек җитез, бөркет кебек батыр булсын дип теләгәннәр, кыз бала туса, аккош кебек матур булсын дигәннәр.Борынгы бабаларыбыз җиһанны барлыкка китерүче дип Сәмруг кошын исәпләгән, аңа табынган.

Сәмруг - 1. симург (сказочная птица) 2. двуглавый орёл (на гербе); Җиһан- Вселенная). Ике башлы бөркет сурәте белән элек тәрәзә капкачларын, тәрәзә башларын бизәгәннәр,өйләрен бәла- казадан саклаганнар.

Канатларын җәйгән ике башлы бөркет рәсеме Россия гербында урын алган.Бу безнең илебезнең көчле, нык ил икәнен исбат итә. Бай тарихлы ил генә көчле була ала.Шуның өчен дә 2012 ел - Россия тарихы елы дип игълан ителде.

Бөркет көчлелек символы булса, аккош- мәхәббәт һәм тугрылык символы булып исәпләнә, канатларын җәйгән ак күгәрчен- тынычлык символы булып тора. Слайд.(герб, аккош, күгәрчен).

Рефлексия.Без бүгенге дәресебездә кошлар иленә сәяхәт иттек. Ягез әле, түбәндәге сорауларга җавап биреп карыйк .

- Нәрсәләр белә идем?( кош исемнәрен, кошларның файдасы турында һ.б.)

- Нәрсәләр белдем?( кош- символ,алар белән бәйле бик күп әсәрләр бар).

- Нәрсәне ныграк өйрәнәсем килә?( укучыларның фикерләре тыңлана).

-Укучылар, ягез әле, һәрберебез уйлап карыйк: кешегә дөньяда иң изге төшенчәләрнең берсе нәрсә?( туган җир, туган туфрак).Туган җиребезне, җир шарын саклар өчен, ниләр эшләргә кирәк?( теләкләрне теләгәндә дөрес басым куюга игътибар ителә).

-кош ояларын туздырмыйк;

- урманнарны чүпләмик;

-кыш көне кошларга җимлекләр элик;

-елга- күлләрне пычратмыйк;

-Зурларга нинди киңәшләр бирер идегез?

-урманда учак якмагыз!

-тәмәке тартмагыз!

-үрдәкләрне- казларны атмагыз!



-Сәяхәтебез азагына да җитте. Бүгенге дәрестә күңелләрегез тагын да баегындыр дип ышанам.

Бәяләү.Дәрестә катнашкан һәрбер баланың җавабы бәяләнә.

Өй эше.1 төркем-" Кошлар- безнең дусларыбыз"дигән кечкенә хикәя төзеп килергә.

2 төркем- КАРЛЫГАЧ сүзе эченә яшеренгән сүзләрне эзләп табарга.

3 төркем- кош рәсемен ясарга.




© 2010-2022