Татар теле Дуслык-зур көч ул. 5 нче сыйныф (рус төркеме)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

Раифа урта гомуми белем мәктәбе

Татар әдәбияты дәресе

5 нче сыйныф (рус төркеме)

Тема "Дуслык-зур көч ул"



Дәрес темасы."Дуслык -зур көч ул"

Максат. Укучыларның сөйләм телен үстерү өстендә эшләү.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

"Дус нинди була" проблемасы буенча сөйләшү.

Балаларда үзара дуслык,татулык тәрбияләү.

Җиһазлау. Ноутбук, интерактив такта, сүзлек, мәкальләр язылган плакат.

Дәрес тибы. Эзләнү дәресе.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнләшү-ул хөрмәтләү.

Кече,өлкән һәркемне.

Исәнләшүдән башлана,

Безнең дәрес һәркөнне.

Дежур укучының рапорты.

  1. Әңгәмә.

- Хәзер нинди дәрес бара ?(Татар әдәбияты дәресе)

- Кичә нинди дәрестә очраштык?( Татар теле дәресендә)

- Татар әдәбияты дәресендә сез нишлисез? (Укыйбыз, тәрҗемә итәбез, сүзләр өйрәнәбез, сорауларга җаваплар бирәбез, эчтәлек сөйлибез)

-Татар теле дәресендә нишлибез? ( Күнегүләр язабыз,кагыйдәләр өйрәнәбез)

-Сезнең бүген ничә дәрес?(җавап)

-Нинди дәресләр? (җавап)

-Татар әдәбияты дәресе ничәнче дәрес? (җавап)

III. Өй эшен тикшерү.

Узган дәрестә алган белемнәрне актуальләштерү.

Уен Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып сүзне "Җыярга"

Д с у к ы л (дуслык)

-Әйе ,бик дөрес.

- Без бүген дәрестә "Дус нинди була" дигән сорауга җавап эзләрбез.

IV. Яңа тема өстендә эшләү

Сүзлек эше. Слайд (1)

Дуслашу- подружиться

дуслар - друзья

игътибарлы- внимательный

гадел-справедливый

ярдәмчел-отзывчивый

намуслы-честный

Дәреслек белән эш.

1)112 нче биттәге 1 нче биремне башкару .

2)Яңа сүзләрне кулланып "Дус нинди була" дигән сорауга җавап бирәләр.

Дус игътибарлы була.

Дус гадел була була.

Дус ярдәмчел була.

Дус намуслы була.

-Балалар, дуслар бергә нишлиләр?

Слайдтагы биремне башкару. (2)

Дуслар бергә ... (играют).

Дуслар бергә ... (работают)

Дуслар бергә ... (уроки готовят)

Дуслар бергә ... (в школу ходят

Физкультминут.

Бер,ике,өч.

Бездә дуслык, бездә көч.

Дуслык булса, көч була,

Яхшы укып та була.

-Әйе, балалар, яхшы уку өчен дуслык, татулык һәм тырышлык та кирәк.

-Балалар, дуслык турында рус һәм татар телләрендә бик күп мәкальләр бар.Хәзер төркемнәргә бүленеп шуларны укыйбыз. Слайд(3)

Пословицы о дружбе.

  1. Не имей сто рублей, а имей сто друзей.

  2. Нет друга- ищи, нашёл, береги.

  3. Птица сильна крыльями, а человек дружбой.

  4. Из-за нового приятеля, не теряй старого.

  5. Друзья познаются в беде.

  6. Старый друг, лучше новых двух.

Дуслык турында мәкальләр.

  1. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

  2. Дусны табу җиңел, саклавы авыр.

  3. Кош-канат белән,кеше -дуслык белән көчле.

  4. Яңа дус тап, искесен ташлама.

  5. Дуслык авыр вакытта сынала.

  6. Бер иске дус яңаның икесеннән яхшы.

Укучылар дуслык турында өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйлиләр.

  1. Дусларымны күрүгә

Йөздә шатлык кабына.

Һәрбер уку елында

Яңа дуслар табыла.

  1. Матур,чибәр дусларым.

Танырсың бер күрүдә

Үртәшүдә,төртешүдә,

Алар шау-гөр килүдә.

  1. Бәхет өчен миңа бик күп кирәк,

Бәхет өчен миңа аз кирәк.

Сез дусларым барда - дөнья ямьле,

Сез барында янам көчлерәк.

113 нче биттәге 4 нче биремне башкару.

Синең дустың бармы?

Ул нинди?

Сез бергә нинди эшләр эшлисез?

"Дуслык" җыры Ф.Сафин сүзләре, А. Гарифуллина музыкасы.

V. Рефлексия.

-Укучылар дәресебез ахырына якынлашып килә.

- Без бүген дәрестә нинди эшләр башкардык (җаваплар)

- Нәрсә икән соң ул дуслык? (Җаваплар)

Слайд буенча шигырьне күмәкләп укыйлар. (4)

Дуслык ул-яхшылык,

Дуслык ул- татулык,

Дуслык ул кояштай нур чәчә.

Син мине яклаучы,

Яшәүне саклаучы

Яшә син, чын дуслык ,мең яшә!

Рефлексия.

Билгеләр кую.

Өй эшен аңлату.

а)Дәреслек, 87 нче бит, №5 диалогларны сәнгатьле укырга.(Уртача һәм авыр үзләштерүче балалар өчен).

Б) "Минем дустым "темасына кечкенә хикәя язып килергә.

( Көчле укучылар өчен)











© 2010-2022