• Преподавателю
  • Другое
  • Программа литературного вечера по татарскому языку по теме Яшәү белән үлем арасында (Нәби Дәүлинең тормыш юлын өйрәнү)

Программа литературного вечера по татарскому языку по теме Яшәү белән үлем арасында (Нәби Дәүлинең тормыш юлын өйрәнү)

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Каюм Насыйри исемендәге XII төбакара фәнни - тикшеренү укулары



Яшәү белән үлем арасында

(Нәби Дәүлинең тормыш юлын өйрәнү)




Эшне башкарды: Менделеевск шәһәренең

4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең

11нче сыйныф укучысы

Петрова Оксана Геннадьевна

Фәнни җитәкче: Борһанова Гөлназ Шәйхенур кызы



Менделеевск - 2015

Эчтәлек


  1. Кереш

  2. Төп өлеш

    1. Нәби Дәүлинең балачагы, яшүсмер чоры.

    2. Казанда үткән яшьлек еллары

    3. Сугыш...

    4. Әсирлек чоры

    5. Сугыштан соңгы еллар

    6. Нәби Дәүли исеме - мәңгелек

  3. Йомгаклау








I. Кереш

Сыйныфыбызда дәрес бара...Татар әдәбияты дәресе. Тын да алмыйча укытучыбызны, сыйныфташларыбызны тыңлыйбыз. Дәрес ахырында күбебезнең күзләрендә яшьләр күрдем мин. Нәби Дәүлинең тормыш юлын күз яшьләрсез генә өйрәнеп булмый икән шул!!!

Совет чоры татар язучыларының күбесенең язмышлары охшаш: михнәтле балачак, ятимлек. Аннары - фәкыйрьлектә үткән яшьлек, авыр хезмәт, ФЗУ, ПТУ, техникумнар. Инде өлкәнәеп беткәч кенә читтән торып институтта уку. Шулар арасында инкыйлаб, кулакларны куу, ачлык, мөһаҗирлек, сугыш, үзгәртеп кору... Шагыйрь, прозаик, публицист, драматург һәм иҗтимагый - сәяси эшлекле Нәби Дәүлинең (1910-1989) язмышы да башкаларныкына охшаган. Ләкин ул бер ягы белән бик нык аерылып та тора. Әсирлеккә төшкән татар язучыларыннан фәкать Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшинга гына илгә исән әйләнеп кайту һәм кичергәннәре хакында әсәр язу насыйп булган. "Яшәү белән үлем арасында" дигән автобиографик бәяны хакында әйтүем.

Мин үз эшемдә Нәби Дәүлинең тормыш юлын тирәнтен өйрәнүне максат итеп куйдым.






II. Төп өлеш

Нәби Дәүли язмышы Тукайныкына охшаган. Ул 1910 елның 1 июнендә Әлки районының Мәүләшә авылында туган. Яшьтән үк ятимлекнең ачысын татырга туры килә аңа. Дүрт яше тулганда әтисез кала. Тол калган әнисе, Ставрополь өлкәсендә яллы хезмәттә йөрүче Хәйрулла Дәүләтшинга кияүгә чыгып, өч баласы белән шул якларга күченеп китә.

Берникадәр вакыттан соң үги әти белән әнисе авылдагы йорт-җирне сатарга дип, яңадан туган авылларына кайталар. Шунда Нәбиулланың әнисе кинәт вафат була. Ә үги әти ятим балалар янына кире әйләнеп килми. Шулай итеп, Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгыз торып кала. Туган якларын бик сагына малай.

Нәбиуллага ятимлекнең авырлыгын, ачлыкның газабын татырга, ялланып көтү көтәргә дә туры килә. Аның холкы шул елларда ук чыныга башлый. 11 яшьлек Нәби 1921 нче елда хәзерге Волгоград шәһәрендәге балалар йортына килеп эләгә. Кызы Гөлфия Дәүләтшина истәлекләреннән: " Балалар йорты әтине эшкә, кешеләр арасында яшәргә өйрәткән. Әтием бик хөр холыклы кеше була. Һәм катгый таләпләр кысасына керергә һич тә теләми. Балалар йортыннан качуларны ул бер төркем малайлар чакырып оештыра торган була. Ләкин аларны җыеп кабат балалар йортларына озаталар."

Тормыш егетнең рухын сыный, чыныктыра. Ул "Кызыл Октябрь" заводы каршындагы мәктәпкә укырга керә. Һөнәр үзләштерә. Аннары Донбасска китә, металл заводында тимерче булып эшли. Татар шахтерлары өчен чыгарыла торган "Пролетар" газетасында аның беренче шигырьләре басыла. Тора-бара ул үзе дә редакциянең хезмәткәре булып китә. Яшь авторның каләме чарлана, дөньяга карашы киңәя. 1931-33 нче елларда Ерак Көнчыгыш чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

Нәби Дәүли 1935 елда Казанга килә. "Яшь сталинчы" ( хәзерге "Татарстан яшьләре" ) газетасы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшли. Бер үк вакытта Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бу чорда Нәби Дәүли әдәбиятка ныклап аяк баса, шагыйрь буларак эзләнә. Беренче китапларын чыгара.

Нәбиулла Дәүләтшин кайчан Нәби Дәүлигә әйләнә соң?

1937-41 нче елларда Н.Дәүлинең "Бәхет", "Ал чәчәк", "Иртәнге җыр", "Уйлар", "Кырык шигырь" исемле шигырь һәм поэма җыентыклары басылып чыга. Шагыйрьнең 1937 нче елда чыккан "Бәхет" исемле беренче китабы, чыннан да бәхетле булып чыга. Иҗатының башында ук Нәби Дәүли зур өметләр уята һәм ул Хәсән Туфан тәкъдимнамәсе белән 1939 нчы елда Язучылар берлегенә кабул ителә. Кайбер язмаларга караганда, Н.Дәүли иң талантлы яшь язучы һәм журналист саналган. Бу чорда язмыш аңа мәрхәмәтле була: яраткан эше, халык арасында танылу бар. Күренекле татар әдипләре Сибгат Хәким, Рәхим Саттар, Муса Җәлил белән очраша, төрле кичәләр-концертларда катнашалар.

Әмма 1941 ел җитә. 3 июльдә, сугыш башланганның унберенче көнендә, мәгълүм булганча, Татарстан язучыларының гомуми җыелышы була. Анда Муса Җәлил Сталин чыгышын хуплап сөйли. Ул барлык татар язучыларын юлбашчы өндәмәсенә эш белән җавап бирергә чакыра. Ләкин Нәби Дәүли бу тарихи чагышны ишетми кала, чөнки 1941 елның 24 июнендә, беренче иреклеләр белән бер сафка басып, кулына корал ала. Бу вакытка инде аның гаиләсе, алты айлык кызы - Наиләсе була.

1941 елның августында Нәби Дәүли әсирлеккә төшә. Әсирлектә 20 көн булганнан соң ул беренче тапкыр кача. "Яшәү белән үлем арасында" дигән әсәрдә бу вакыйга бик төгәл сурәтләнә. Ач, туңган килеш ул җылы өйгә килеп керә. Аны анда ашаталар, җылыталар һәм... фашистларга тапшыралар. Йорт хуҗасы немецлар куйган староста булып чыга. Качкан өчен аны бик нык кыйныйлар һәм Борисов шәһәре янындагы концлагерьга озаталар. Бу концлагерь Белоруссиядә була.

Уйламыйча узмый бер көнем дә,

Туган ягым, илем турында.

Иң кадерле нәрсә итеп сизәм,

Таш алсам да җирдән кулыма.

Н.Дәүлине башка хәрби әсирләр белән берлектә Германиягә, үлем лагере Бухенвальд-Дорага озаталар. Германиягә ул елларда фашистларга каршы торырга сәләтле кешеләрне генә озата торган булганнар.

1942 нче елдан алып 1945 елга кадәр Нәби Дәүли немецлар яулап алган территориядә хәрби әсирлектә була. Бу шактый күп вакыт. Ничек ул сынмый кала алган соң?

Бу сорауга җавапны әдипнең кызы Гөлфия Дәүләтшина сүзләреннән табарга була.:

"Мөгаен, фашизм белән немец халкының икесе ике нәрсә икәнлеген аңлагандыр. Дошман кулында әсирлектә чагында ул төрле кешеләр белән аралаша. Алар арасында ерткычлар да, миһербанлы кешеләр дә очрый.

Чәнечкеле койма аша әсирләргә икмәк, тәмәке ташлап китү очракларын да хәтерли иде Әтием. Әмма, ипи сыныгын этләргә ыргыткан кебек, йөзенә бәреп, мыскыллый торган кешеләр дә җитәрлек була."

1945 елның апрелендә Нәби Дәүли һәм аның өч иптәше, ниһаять качалар. Алар Люзовец дигән бер авылда салам түбә астына кереп яшеренәләр. Озак вакыт әсирлектә булганга күрә йончыган, ач әсирләр яшәү белән үлем арасында өч тәүлек чыдыйлар.

Дуслары белән фронт сызыгын үтеп, Н.Дәүли безнең сугышчыларга кушыла. Сугышның соңгы айларында ул Совет Армиясе сафында солдат хезмәтен дәвам итә. Сталин әсирлектә булган разведчикларны Себергә җибәрмәскә дигән ( ә Нәби Дәүли разведчик булган ) фәрман чыгарганга күрә, Н.Дәүли 1945 елның ноябрендә Казанга әйләнеп кайта һәм эшсез, тораксыз, дусларсыз, гаиләсез яши башлый. Аның әсәрләрен басмыйлар. Шагыйрьне мең төрле сорау борчый. Ник? Нигә? Миңа нишләргә?

Ул теләсә нинди кара эшкә алынырга әзер була. Йөк төяүче, трамвай юлларына шпал салучы - берсе дә калмый. Ләкин аны бер эш урынында 2-3 көннән ары тотмыйлар. Җитәкчелек элекке хәрби тоткын икәнен белеп алуга, аны эштән чыгара. Сигез елдан артык Н.Дәүли фатирсыз, кеше почмакларында яши. Ә иң куркынычы - төннәрен була. 1946 елдан 1953 елга кадәр сигез ел буена һәр төнне НКВД кешеләре аннан сорау алалар. Н.Дәүли күп нәрсәләр турында бөтенләй сөйләргә ярамаганын аңлый.

Нәби Дәүли түзми һәм 1953 елда партиянең өлкә комитетына бара. Ул анда болай ди: "Йә сез мине кабаттан төрмәгә утыртыгыз, атыгыз яисә, ничек тә булса яшәргә мөмкинлек бирегез". Хрущев хөрлеге килгән вакыт була бу. Һәм аңа язучыларның Аккош күлендә яңа гына төзелә башлаган дачасында бәләкәй такта йорт биреләр. Анда да шартлар шәптән булмый. Өйләр җылытылмый. Кыш көне киенеп йоклый. Үлән тамырлары белән туенып яши. Урман уртасында ул үзенең "Яшәү белән үлем арасында" дигән сугыштан соңгы беренче әсәрен яза. Дүрт ел дигәндә язып бетерә ул аны.

Күп еллар укытучы булып эшләгән Дания Садриева истәлекләрендә: "Нәби абый безнең өйдә еш кунак була иде. Аның Әүхәткә сөйләгәне әле дә хәтердә: "Әй, Әүхәт туган, туган җиремә кайткач, минем нинди авырлыклар күргәнне белсәң, үземнең дусларым миңа кул биреп күрешергә читенсенәләр, миңа дошман итеп карыйлар, каршы очрашасы булса, икенче якка борылып-борылып китәләр иде. Бу - минем өчен немец җәзасыннан да авыррак булды", - дип өзгәләнә, күзләреннән яшь тама иде дип яза.

1985 елда Н.Дәүлине "Яшәү белән үлем арасында" дигән повесте, аннары "Җимерелгән бастион" романы ( 1965 ) дөнья күрә. Алар берничә тапкыр татар һәм рус телләрендә бик зур тираж белән басыла. Тиз арада халык күңелен яулаган автобиографик повесть Н.Дәүли биографиясендә яңа сәхифәне башлап җибәрә, аны популяр итә, илгә таныта.

Н.Дәүли 1970-1980 елларда актив иҗат эше белән шөгыльләнә. Курчак театры өчен пьесалар яза. "айга очасым килә", "Бәхет җыры", "Җырлап узган җәй", "Гөлнур белән аю турында әкият" - шундыйлардан.

Курчак театры өчен язылган бу пьесалар заманында яшь тамашачылар күңеленә хуш килә. 1960 елларда Н.Дәүлинең "Бәхет җыры" исемле пьесасы Бөтенроссия курчак театры смотрында I урынны ала. Пьесада сүз, кешенең авыр сынау юллары үтеп, үз бәхетен табуга ирешүе турында бара.

Болардан тыш, ул кечкенә күләмле хикәяләр, нәсер, юмореска, истәлек язмалары да иҗат итте. Аның балаларга атап язган "Каракай - йорт эте" (1976) исемле повестен, "Тамгалы бүре" хикәясен укучылар бик яратып укый.

Нәби Дәүли һәр баланы белем юлына алып кергән, аңа туры юл күрсәткән, күзен ачкан Әлифба китабы турында мондый юллар язып калдырган: "Әлифба - бөек китап. Аңардан башка галим дә, әдип тә юк. Кеше ул китаптан башка дөм-сукыр. Бу - чыннан да шулай."

Н.Дәүли шигырьләренә Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев кебек композиторлар көй язды. Мәсәлән, "Ак пароход китеп бара", "Әлкием".

Нәби Дәүли үзенең ятимлектә узган балачагы, үсмер еллары турында автобиографик роман язды. Ул "Язмышка юл", "Кояшка таба" дигән ике кисәктән тора. Аның күпчелек әсәрләре рус телендә дә нәшер ителде, башкорт, кыргыз, азербайҗан, казах, төрекмән телләренә дә тәрҗемә ителде. Хөкүмәтебез дә әдипнең хезмәтен югары бәяләде. Ул "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнде.

Нәби Дәүли үзгәртеп коруларга кадәр яшәмәгән. Язучы 1989 елның 18 маенда вафат була. Ул үлгәннән соң ярты ел узгач, 1990 елның февралендә аның гаиләсенә язучы Нәби Дәүлинең тәмам аклануы хакында хәбәр килә. Бу документка 1977 елны ук кул куелган булган. "Фашистларга каршы азатлык көрәшендә катнашучы" медале язучы гаиләсенә 13 елдан соң гына килеп ирешә.

Нәби Дәүли Ватан алдында үзенең йөзе ак булуга, әсирлектә дошманга каршы яшерен көрәшүләре турындагы фактларның кайчан да булса илгә кайтып ирешәчәгенә ышанып яшәгән. Шулар хакында ул үзенең үлемсез әсәрләрендә дә яза, әмма аларның әсирлектәге батырлыгын, гаепсез булуын күрсәтүче рәсми документлар табылмый. Андый документ язучы үлгәч кенә, тууына 80 ел тулган көннәрдә генә Казанга кайта. Казанның Актерлар йортында Нәби Дәүлинең 80 еллыгына багышлап үткәрелгән тантаналы кичәдә хәрби комиссариат вәкиле юбилярның хатыны Наҗия апага Н.Дәүлинең соңарып килгән медален тапшыра.

Әлки районы Базарлы Матак авылындагы гимназия Нәби Дәүли исемен йөртә. Авылдагы бер урамга да аның исеме бирелде. Алпар урта мәктәбендә Нәби Дәүли музее эшли.

III. Йомгаклау

Нәби Дәүли әсәрләре яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияүдә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлауда, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкның кадерен белергә өйрәтүдә, фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерергә булышлык итүдә бүген дә зур әһәмияткә ия.

Кешенең хисләре, кичерешләре дусларга мәхәббәттән, туган-үскән җирләрне сагынудан, үз урманнарың белән кырларыңны яратудан башлана. Чөнки син аның кешеләрен, куакларын һәм чәчәкләрен балачактан ук беләсең. Бу исә алар турында кайгыртып яшәргә, һәр адымда шулар өчен җаваплы булырга дигән сүз.

Эшемне Нәби Дәүлинең "Васыять" шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Кешегә туган көнендә

Ике байлык атап бирелә -

Берсе исем, берсе туган ил.

Син дөньяда шушы хәзинәне

Солдат кебек саклап тора бел!

Илең кирәк сиңа яшәргә,

Бәхетеңне җирдә белергә.

Исем кирәк - Ватан каршында

Эшең өчен җавап бирергә.





Кулланылган әдәбият:


  1. Даутов Р.Н., Рахмани Р.Ф. Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. 1 том А-К Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

  2. Нәби Дәүли. Мин җирдә калам. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980, 400 б.

  3. "Идел" журналы №6, 2010, 66-72 б.

  4. "Мәгариф" журналы №6, 2010, 14-15 б.

  5. "Менделеевск яңалыклары" газетасы, 24-30 октябрь,2014, Мөршидә Кыямова "Төзәлмәс яра" мәкаләсе

  6. Сиринә Трофимова - Мөрсәлимова "Балалар әдәбиятында Нәби Дәүли" мәкаләсе ("Мирас" журналы)

  7. Шамил Маннапов "Кайтмый еллар, кайталар җырлар..."мәкаләсе ("Казан утлары" журналы)

  8. Мөдәррис Вәлиев "Тынгысыз йорт хуҗасы" мәкаләсе ("Казан утлары" журналы)


© 2010-2022