Праздник по татарскому языку на тему

 Праздник "Каз омесе " для учащихся и для учителей Каз өмәсе Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра. Катнашучылар милли киемнәр кигәннәр. Эльвина. Кадерле дуслар! Безнең әби – бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм гадәт – йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Сезнең кичке уеннарны, аулак өйләрне, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәрен күргәнегез бар инде. Тагын бер шундый күңелле бәйрәм – Каз өмәсе. Менә бу табышмакны тыңлагыз әле:                         Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,     ...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Каз өмәсе

Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра. Катнашучылар милли киемнәр кигәннәр.

Эльвина. Кадерле дуслар! Безнең әби - бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм гадәт - йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Сезнең кичке уеннарны, аулак өйләрне, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәрен күргәнегез бар инде. Тагын бер шундый күңелле бәйрәм - Каз өмәсе. Менә бу табышмакны тыңлагыз әле:

Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,

Ит белән сыйлый. Ул нәрсә?

Ләйсән. Каз.

Гөлгенә. Әлбәттә, каз! Балалар, әйтегез әле, каз мамыгыннан нәрсәләр ясыйлар?

Лиана: Каз мамыгыннан күпереп торган йомшак мендәрләр, ястыклар ясыйлар.

Эльвина. Әйе, без яратып йоклаган мендәрләр каз мамыгыннан ясалган алар. Казның ите дә бик тәмле була. Ә маен дару урынына да файдаланар. Бит - колак өшегәндә каз мае сөртәләр.

Элек казларны бик күп асраганнар. Көз җиткәч, hәр өйдә Каз өмәләре гөрләгән. Менә без дә бүген Каз өмәсенә җыелдык.

Гөлгенә. Күбәк хезмәт, уен - көлке

Була каз өмәсендә.

Кызлар, егетләр җыела

Зур шатлык hәммәсендә.

Үкенмәссез килсәгез,

Кызык булачак монда.

Җыр - биюләр дә булачак,

Шатлык өстәр гармун да.

Музыка уйный.. Бабай табак белән казларны күтәреп керә.

Бабай (Рита). Кызлар, менә сезгә казлар. Баш - аякларын, канатларын кистем. Яхшылап йолкыгыз.

Ильвина. Бабай, казларыңны үзең суйдыңмы?

Бабай(Рита). Үзем, кызым, үзем.

Ильвина. Син суйган казларның ите тәмле була шул.

Лиана. Казлар бик симез, ахры, бик авыр күренә.

Ильвина. Габдрахман бабайларныңһәр елны казлары симез була, Гөлҗиһан әби әйбәт ашата торгандыр.

Кызлар түгәрәкләнеп каз йолкырга утыралар, балалар канат сыдыралар.

Эльвина. Җәйләр үтте, көзләр җитте,

Бик симерде казларым

Каз йолкыйлар тиңдәшләрем -

Күрше - тирә кызлары.

Гөлгенә. Ә хәзер әйдәгез әле кызлар, җыр җырлап алыйк.

Каз йолкучы кызлар "Каз канаты " җырын җырлыйлар.

Каз канаты кат - кат була,

Ир канаты ат була.

Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,

Сөйгән ярың ят була.

Каз канаты каурый - каурый,

Хатлар язарга ярый.

Уйнамагач та көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый?

Каз канаты ап - ак була,

Ир канаты ат була.

Чит илләрдә йөргән чакта

Бик сагынган чак була.

Лиана. Кызар, йолкыган берсен тышка чыгарып куйык, мае катсын, эчен алырга җайлы була. Майны кем оста ала?

Ильвина. Әнә Ләйсән оста ул эшкә, аңа кушыйк, ә Нәсимә пешекләсен.

( Ләйсән чыгып китә)

(Р. Гобәйдуллин көе, Р. Миңнуллин сүзләре.)

Каз йолкалар кызлар, алар өчен

Коймак пешә һәрбер ызбада.

Егетләрнең күзе төшмиме соң,

Егетләрнең күзе төшмиме соң,

Утырмага килгән кызларга.

Су буена сипсәң, каурыйларын

Яренгә дә уңар казыгыз.

Кызларыгыз очар чаклар җитте,

Сагынырсыз, карап калыгыз!

Көзләр җиткәч, казлар киткән кебек,

Вакыт җиткәч китә кыз бала.

Ә авылда хәзер каз өмәсе,

Өмә җыры һәрбер ызбада.

Су буена сипсәң каурыйларын,

Яренгә дә уңар казыгыз.

Казларыгыз очар чаклар җитә,

Сагынырсыз, карап калыгыз!

Ильвина. Кызлар, әйдәгез, чишмәгә барып, казларны юып кайтык.

Кызлар: әйдәгез!

Гөлгенә. Кызлар төшә су юлына,

Казлар кебек тезелеп.

Егетләр күзәтеп кала,

Кичне көтеп өзелеп.

Иңнәрендә - көянтә,

Көянтәдә - казлары.

Бигрәк матур, бигрәк уңган

Безнең өмә кызлары

Кызлар казларны иңнәрендәге көянтәкә аскан килеш бииләр.

Каз канаты биюе.

Рината: Өмәбез дә үтеп китте,

Казларны юып кайттык.

Сизелмичә кич җитте,

Ә хәзер күңел ачыйк.

Ишеккә шакыйлар.

Гөлгенә. Әнә егетләр дә килде.

Егет ( Эльвира)керә.

Эльвина. Егет, сиңа ни кирәк?

Егет ( Эльвира). Пешкән симез каз кирәк.

Һәм дә матур кыз кирәк.

Гөлгенә. Без кызларны болай гына бирмибез. Һөнәрегезне күрсәтегез, егетләр!

Җырлыйбызмы малайлар?

( Җыр. Такмаклар)

Бергә. Әбиемнең кәҗәсе

Бакчада, кәбестәдә

Биемәгәч, җырламагач

Бу дөнья нәмәстәгә.

Малайлар. Ана килә автомобиль

Төягәннәр кыярлар,

Бар икән әле дөньяда

Битен юмаган кызлар.

Кызлар. Ишек алды ак балчык

Такта җәй дә атлап чык.

Безнең сыйныф малайлары

Артыгырак мактанчык.

Малайлар. Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәрен беләсез,

Кәҗә булып, тал кимереп

Тешләремә керәсең.

Кызлар. Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Клара,

Сезнең ише ташбакалар

Күпер астында ята.

Малайлар. Ана килә автомобиль

Төягәннәр патрон,

Чабатага тавык җигеп

Кунакка кил матурым.

Кызлар. Егетләр кепка кияләр,

Кызлар шәл ябыналар

Егетләр батыр булсада

Кызларга ялыналар.

Бергә. Ике чабат - бер кием,

Ике шалкан бер тәңкә,

Сездә такмак киммәт булса

Бездә хакы бер тәңкә.

Эльвина. Чыннан да матур җырлыйсыз икән.Әйдәгез йөзек салышлы уенын уйныйбыз.

_ Әйдәгез!

Рината:-Йөзек кемдә йөгереп чык. ( бию) 6 кл.

Бабай (Рита) керә.

Бабай( Рита). Каз бәлеше тәмле пешә

Кызыл кирпеч мичләрдә.

Серләшик тә, уйнашыйк та,

Бу күңелле кичләрдә.

Бабай бер кызны сайлап ала. Шаян бию.

Йөзек уены дәвам итә.

Җыр .

Җыр белән тәмамлау.











© 2010-2022