Сценарий по татарскому языку на тему Хвосты (4 класс)

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

А. Алишның «Койрыклар» әкиятенә сәхнәштерелгән күренеш.

Сәхнәнең бер читендә - авыл өе, икенче ягында урман күренеше. Пәрдә ачылганда кечкенә ир бала идәндә уенчыклар белән уйнап утыра. Сәхнәгә әби керә.

Әби.

Улым, күрәсеңме, ничек караңгыланды, кич булды, йокларга да вакыт җитте.

Бала.

Әбием, ә син йокларга яткач әкият сөйләрсеңме? Минем әкият тыңлыйсым килә.

Әби.

Ярый, улым, тыңла.

Әкият ул күптөрле:

Тормышның үзе шикелле

Катлаулы, кызык,серле,

Я, тыңларга син әзерме?

( Бала караватына ята, әби аның янына утыры)

Әби

Борын-борын заманда

Кәҗә-командир,

Саескан- сотник,

Үрдәк - үрәтник,

Минем бабай малай,

Мин әле тумаган да

Яшәгән ди, бар җәнлекләр койрыксыз.

Шулай тыныч кына көн итеп ятканда,

Килгән Казан каласыннан телеграмма.

(Саескан очып чыга)

Саескан.

Тыңлагыз! Тыңлагыз!

Бөтендөнья җәнлекләре!

Тиздән Казан шәһәрендә -бәйрәм!

Универсиада була-

Беләсезме?

(Җәнлекләр берәм-берәм агач артыннан чыгалар)

Аю:

Димәк, зур бәйрәм!

Куян:

Күп кунаклар килә!

Бүре:

Зур Тамаша була!

Төлке:

Әйлән-бәйлән уйныйк,әйдә!

(Барысы бергә татар халык бию көенә бииләр)

Саескан:

Чу, ашыкмагыз шатланырга!

Бәйрәмгә бит койрыксыз барып булмый!

Җәнлекләр:

Ә нишләргә?

Саескан:

Менә миннән шундый тәкъдим:

Үткәрергә кирәк зур ярминкә,

Өләшергә анда бар җанварга

Бәйрәмгә бару өчен койрык.

Бүре:

Койрыклар кайда? Табыйк тизрәк!.

Саескан:

Ягез әле, ашыкмагыз,

Баш ватмагыз!

Зур урман аланында бар карт имән,

Анда койрыкларның ниндие генә юк:

Озыны, нечкәсе,калыны, йомшагы-

Аларның һәммәсе дә менә дигән!

(Саескан очып китә, җәнлекләр агач артларына кереп утыралар)

Әби:

Таң алдыннан җәнлекләр уяндылар,

Зур аланга һәрберсе юл алдылар.

Куян :

Яңгыр ява, йокы килә,

Барып йөрмим, күңелем боек,

Нәрсәгә ул миңа койрык?

(Яңадан агач артына кереп утыра)

Әби:

Шул мизгелдә дөбер- шатыр агач сынды шартлап.

Аю-бабай чыкты лап-лоп атлап.

Куян:

Аю бабай, күрүемчә,

Сиңа таныш боерык.
Бәйрәмгә барыр өчен сиңа да

Кирәкме койрык?

Аю:

Әйе, шул, ә син нигә бик боек?

Куян:

Яңгыр яугач мин бармадым,

Алып кайтмассың микән миңа койрык?

Аю

Ярар, ярар, озынколак, китим

булмаса,

Алып кайтырмын , истән чыкмаса…

(Аю китә. Төлке керә)

Куян:

Төлкебикә апа!

Күрүемчә, сиңа да таныш боерык

Бәйрәмгә барыр өчен сиңа да

кирәкме койрык?

Төлке:

Әйе шул, йомшагым, үземә

матуры тисә,

Алырмын сиңа да кирәксә…

(Төлке китә, бүре керә)

Бүре:

У-У-У ,тизрәк, тизрәк,

Бәйрәмгә барырга койрык кирәк…

(Песи , эт йөгереп үтәләр)


Әби:

Һәмме җәнлекләр зур аланга җыйналдылар.

Урман аланында карт имән,

Андагы койрыкларның барысы да

менә дигән!

(Җанварлар агач янында койрык сайлыйлар)

Һәр җәнлек үзенә койрык сайлады,

Куян аларның исенә кереп тә карамады.

Әйлән-бәйлән уены башланды…

(Җәнлекләр җырлыйлар, бииләр, шигырьсөйлиләр)

Әби:

Бар да әзер, койрык та бар

Шатланып кайта җәнлекләр,

(Куян җәнлекләрне каршылый)

Җәнлекләр:

Әй,куянкай, син кайда?

Нигә күңелен боек?

Куян:

Алып кайттыгызмы миңа койрык?

Җәнлекләр (бер-берсенә карашып)

Онытканбыз бит, куянкай.

Әби:

Нихәл итсен, ялкау куян үксеп елады. (Куян елый)

Куян:

Бәйрәмгә ничек барыйм инде?

Бу дөньяда юк хәзер кызык ,

Бәйрәмгә барырга юк миндә койрык…

(Песи белән эт керәләр)

Песи:

Минем койрык нинди йомшак, нинди матур!

Эт:

Ә минеке матуррак!

(Бәхәсләшеп, сугыша башлыйлар. Эт песинең койрыгын өзеп ала)

Әби:

Йомшак кына җил исте,

Әллә ишетеп, әллә җәлләп,

Койрыктан өзелгән кисәк

Керде куян өенә тәгәрәп.

Шул кисәкне куян эзләп тапты

Һәм үзенә койрык итеп такты.

Куян (койрыкны тагып куя һәм сикерә-сикерә)

Ур-ра! Минем дә булды койрыгым!Инде хәзер ялкауланып ятмам!

Әби :

Шулай итеп куян да бәйрәмгә чапты. Әй күрми да торам, улым йоклап та киткән икән. (Бишек җыры)




© 2010-2022