План урока по татарской литературе (11 класс)

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес планы

Һөнәре, белгече: 240102.02 - лаборант - эколог

Программаның темасы: 1960 - 2000 еллар поэзиясе.

Дәрес темасы: Гамил Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты.

Дәрес максатлары:

- белем бирү:

- үстерү: "Өф - өф итеп","Кызыл балчык " промартелендә,"Мыек борам"шигырьләрен уку һәм анализлау.

- тәрбияви: Туган якка мәхәббәт тәрбияләү .

Дәрес тибы:Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес төре: дәрес - әңгәмә.

Методлар:

- сөйләү;

- аңлату - өлешчә эзләнү;

- сорау - җавап.

Предметара бәйләнеш: рус әдәбияты, тарих.

Материаль - техник һәм дидактик җиһазлау: компютер,проектор,аудиоязма.

Мәгълүмати чыганаклар: портреты, газета - журнал материаллары, интернет - чыганаклар.

Үзләштерү дәрәҗәсе: II

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше

  • Исәнләшү;

  • Укучыларны барлау;

  • Өй эшен тикшерү: М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты,"Моабит дәфтәрләре" турында сөйләтү.

Актуальләштерү.

Дәреснең темасын һәм максатларын әйтү.

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Г.Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация карау һәм сөйләү.

  2. Аудиоязмада Г.Афзал шигырьләренә язылган "Авылым" һәм "Гөлнарым" җырларын тыңлау.

  3. "Өф - өф итеп","Кызыл балчык промартелендә","Мыек борам"шигырьләрен сәнгатьле итеп уку .

Белемнәрне ныгыту.

1. Шигырьләрне укучылардан укыту.

2. Шигырьләр буенча фикер алышу, анализлау.

- "Өф - өф итеп"шигыренең темасы?

- Бала тәрбияләү.

- Шигырьдә сүз ни турында бара?

- Дөрес тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә, баланың әрәмтамак булып үсүе .

- Шигырьне өлешләргә бүлик?Беренче өлештә сүз ни турында бара?

- Шигырьнең беренче өлешендә бала туганга шатлану хисе өстенлек итә:

Малай туды безнең, Нинди шатлык!

Икебезгә уртак бәхет таптык.

  • Икенче өлештә сүз ни турында бара?

  • Икенче өлештә бу гаиләдә баланың һәр теләген үтәүгә,бала белән мактануга кайтып калуы күрсәтелә:

Мондый асыл бала бездә генә.

Затлы кием, ефәк аңа гына,

Тәмле - татлы нәрсә тамагына...

Шуның нәтиҗәсендә сөенү борчу - мәшәкать белән алышына:

Яңа мода костюм тапты уйлап,

Газиз парәң булгач бостон юллап

Йөгерәбез икәү урма буйлап,

Анда лап - лоп, монда лап - лоп.

  • Өченче өлештә "тәрбия"нең нәтиҗәсе тасвирлана: малай әрәмтамак булып үсә, ата- анасы җилкәсендә яши, алар тапканга рестораннарда типтерә, җилбәзәк тормыш алып бара, хәтта аларга кул күтәрүгә кадәр барып җитә. Ата - ананың борчу хисе кайгы хәсрәт белән алышына.Һәр строфа ахырындагы кабатлаулар хис дәрәҗәсен арттыра.

  • "Кызыл балчык промартелендә" шигыренең темасы?

  • Җәмгыятьнең гаделсезлеге.

  • Эчтәлеге?

  • Башкалар җитештергән матди байлык хисабына яшәүче бюрократларның артуына борчылу, хезмәт кешесенә гаделсез карашка ачыну хисе.

  • Шигырьне ике өлешкә бүләбез.

  • Беренче өлешне тәшкил иткән өч строфадагы күренешне каршы якларга аерабыз. Бер якта - сүз сөйләү, күрсәтмә бирү белән шөгыльләнүче контор халкы:

Бригадиры тәртип - фәлән карап тора,

Бер бухгалтер хезмәт хакын санап тора.

Тәэминатчы бияләй белән тәэмин итә ,

Кладовойчы чүлмәкләрне кабул итә.

Икенче якта - чүлмәк ясаучы, ягъни матди байлык тудыручы ике малай:

Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый.

Автор җәмгыятьтә бюрократик аппаратның үсүен, кирәкмәгән шартларның артуын,конкрет эш өчен берәүнең дә җавап бирмәвен тәнкыйть итә. Ике малайның чүлмәк ясавын кабатлау аша алар җитештергән байлык хисабына нихәтле кешенең (бригадир, бухгалтер, технолог, тәэминатчы, кладовойчы, замначальник) хезмәт хакы алып яту күренешенең киң таралуын табигый хәл булырга тиешлеген искәртә.

Шигырьнең икенче өлешен тәшкил иткән дүртенче строфада каршы якларның урыны алышына, ягъни юкны бушка аударучылар бүләк ала, ә эшләүчеләр кул чабып утыра.

-"Мыек борам"шигырен вакыйгаларга бүлү.

- Шигырьдә нинди мәсьәлә үзәккә куелган?

Өй эше бирү:

Гамил Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләргә әзерләнергә.

Йомгаклау: - Кем ул Г.Афзал?

  • Тематикасы ягыннан ул нинди шигырьләр язган?

  • Шагыйрьнең әсәрләре ни өчен яратып укыла?

Билгеләрне әйтү.


© 2010-2022