Конспект урока по татарскому языку на тему Аерымланган хәлләр (7 класс)

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Дәрес темасы: Аерымланган урын һәм вакыт хәлләре

(эшлекле уен - дәрес)


Дәреснең максаты: 1. Аерымланган вакыт хәлләре һәм аларның белдерелүе

белән таныштыру; аерымланган хәлле җөмләләрне

практикада куллану сәләтләрен камилләштерү;

2. Укучыларның уйлау, фикерләү, күзәтү һәм

чагыштыру осталыкларын үстерү;

3. Укучыларда, халык педагогикасы хәзинәләренә һәм

күренекле әдипләр, мәгърифәтчеләребез

материалларына нигезләнеп, тирән

әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату (грамматик күнекмәләрне формалаштыру)

Дәрес структурасы:

I. Оештыру өлеше.

II. Төп өлеш.

III. Алган белемнәрне ныгыту.

IV. Өй эше бирү, билгеләр кую.

V. Дәресне йомгаклау.

Җиһазлау: мультимедиа такта, биремнәр, тестлар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн, укучылар, кунаклар. Минем исемем Лилия Наилевна, сезнең белән очрашуыма бик шатмын. Бер-беребезгә, кунакларга матур итеп елмаеп, уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз. Дәреснең темасы: "Аерымланган урын һәм вакыт хәлләре" дип атала. (1 слайд)

- Әйдәгез әле, үзебезне дәрестә дип түгел, ә "Мәгариф" нәшриятында дип хис итик. Безнең максатыбыз: "Белемдә - көч" исемле укучыларга ярдәмлеккә материал туплау. Чөнки бүген дәрестә "Төрле хәлләрнең аерымлануы" дигән бүлекне башлыйбыз. Без әзерләячәк ярдәмлек сезгә бу теманы җиңел үзләштерергә булышыр. Ярдәмлек 8 өлештән торачак, чөнки хәлнең 8 төре бар. Шуның өчен без ике төркемгә бүленеп эшлибез, 1 нче төркем - "Редакторлар", 2 нче төркем - "Корректорлар" дип атала. Биремнәребез әхлак, тәрбия темасына багышланган булыр. Эшебез уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, группаларда эшләүнең кагыйдәләрен искә төшерик:

(урыныңнан кычкырма, иптәшеңне бүлдермә, игътибар белән тыңла, үз фикереңне әйт, бер группа җавап биргәндә, икенчесе тыңлый, хаталарны төзәтә, сораулар бирә). Сезнең өстәлләрегездә биремнәр кәгазе. Шунда үзегезнең исем, фамилиягезне языгыз һәм барлык биремнәрне шунда ук үтәгез. Дәрес ахырында мин аларны җыеп алам һәм билгеләр куям. Беренче биремне бергәләшеп, киңәшләшеп эшлисез, калганнарын һәркем аерым үтәргә тиеш.

- Ярдәмлек төрле бүлекләрдән торачак.

Беренче бүлек "Хәлләрне кабатлау" дип атала. (2 слайд)

- Хәлләр нинди төрләргә бүленә?

(урын, вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт, кире хәлләр) (3 слайд)

  • Хәлләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәген ачыклап килә?

(хәбәрне)

- Кайчан хәлләр аерымланып килә?

(Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләр аерымлана) (4 слайд)

- Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре ничек куела?

(1. А.х., ... . 2. ..., а.х., ... . 3. ..., а.х.) (5 слайд)

II. Төп өлеш.

Икенче бүлек "Төрле хәлләрнең аерымлануы" дип атала. (6 слайд)

"Редакторлар"га бирем. (7 слайд)

Урын хәлләрен табыгыз, астына сызыгыз.

1) Шундый йола иде авылда. 2) Тау астында инде зур бер авыл җәелеп ята иде. 3) Ара-тирә аның янына әтисе яки әнисе килә.

4) Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән.

Тирә-ягы - яшел чирәм,

Ботаклары җиргә тигән.

Һәр көн юлдан дистәләгән

Юлчы уза, тузан туза.

Һәм һәр юлчы - моңлы җырчы -

Имән җырын тыңлап уза.

"Корректорлар"га бирем. (7 слайд)

Вакыт хәлләрен табыгыз, астына сызыгыз.

1) Чәйдән соң, мәктәпкә барганчы, бала бер читкә утырып үзенең сабакларын карар. 2) Бала, мәктәптән кайткач, ата-анасын куандырыр һәм алардан хәер-дога вә рәхмәт алыр. 3) Әсирлектә яшәгәндә, шагыйрь Муса Җәлил яхшылыкның явызлыкны җиңәчәгенә ышана. 4) Бусаганы атлау белән, күзем көзге алдындагы язуга төште.

- Җавапларны тикшерәбез (8 - 9 слайд)

- Урын хәлләре һәм вакыт хәлләре нәрсә белән аерыла?

(урын хәлләре аерымланмый) (10 слайд)

- Димәк, безнең беренче кагыйдәбез, беренче өлешебез әзер: урын хәлләре аерымланмый.

- Вакыт хәлләре турында нәрсә әйтә аласыз? (11 слайд)

Вакыт хәлләре

Нәрсә белән белдерелә?

Мисаллар

III һәм IV төр хәл фигыльләр

Эшкә керешкәнче, өс-башымны алмаштырдым.

Ял иткәч, бакчаларына чыкты.

Ю.к. формасындагы исем яки бәйлек белән килгән исем

Бусаганы атлау белән, күзем көзге алдындагы язуга төште.

Ч.к., У-в.к. формасындагы, яисә бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән сыйфат фигыльләр

Өйгә кайтканда, мин ашыкмыйча атладым.

Физминутка (күзләргә)

III. Алган белемнәрне ныгыту.

1. Өченче бүлек "Белеме булган меңне егар" дип атала. (12 слайд)

- Икенче бирем. Бу биремнәрне һәркем аерым эшли.

"Редакторлар"га бирем. (13 слайд)

Текст белән танышып, андагы аерымланган хәлләрне табыгыз һәм аларга аңлатма бирегез: ничек белдерелгәннәр?

Өйгә кайтканда, мин артык ашыкмыйча атладым; кайтып җиткәч тә, бераз ишегалдында юандым... Бусаганы атлау белән, күзем көзге алдындагы язуга төште. Аны сеңелем язып калдырган икән.

Ашыккан чакта да, бик матур яза минем сеңелем: тигез тере хәрефләре сайлап тезелгән кебек.

Эшкә керешкәнче, өс-башымны алмаштырдым. Кухняга юнәлдем. Бераздан әниебез дә кайтыр, тәмле шулпа да әзер булыр.

- Рәхмәт сезгә, кадерлеләрем, - дияр әниләре, өстәл янына килеп утыргач.

"Корректорлар"га бирем. (14 слайд)

Күп нокталар урынына аерымланган вакыт хәлләрен өстәп языгыз һәм тиешле тыныш билгеләрен куегыз.

  1. Хезмәт көне матур булып туа,

Ояларда кортлар гөжләде.

Умартачы ..........................

Иң кадерле сүзләр эзләде.

  1. Гөлзифа ул көнне үзенең кара атын җикте дә Югары Ташлыяр

артындагы иң ерак басуга китте. .................................................

атын шундый итеп куаларга тотынды: ихтимал, артыннан

бернинди машина куып җитә алмас иде. Бераздан атлатып бара башлады. ................................................ ... бөтенләй тынычланып китте.

  1. Нәфисә .................................................. тирән уйга чумды. Шунда ............................................ күз алдына Хәйдәр килеп басты.

- Әйе, ул, - диде Нәфисә ....................................................... .

Ф АЙДАЛАНУ ӨЧЕН ВАКЫТ ХӘЛЛӘРЕ: бер дә көтмәгәндә, басу юлына чыгуга, уйларыннан арыну белән, каләм тибрәткәндә, эштән туктаганнан соң, барып җиткәч.

- Биремнәрне тикшерәбез. (15 -16 слайд)

Дүртенче бүлек "Белемегезне тикшерегез" дип атала. (17 слайд)

- Бу рубрикада безгә тест биремнәрен үтәргә кирәк. (тестларны таратам). Исем, фамилиягезне язарга онытмагыз, дөрес җавапны гына сайлап алыгыз.

2. Тест

Фамилия, исем ________________________________________

Дөрес җавапларны билгеләгез.

  1. Хәлләрнең кайсы төре аерымланмый?

А) вакыт хәле

Б) күләм хәле

В) урын хәле

Г) барлык хәлләр дә аерымлана.


  1. Җөмләдәге хәлләр янында өтерләр куюны дөрес аңлаткан фикерне билгеләгез.

Зөһрә, бераз тынычлангач, җайлап кына кузгала башлады.

А) аерымланган вакыт хәле ияртүче сүздән ераклашкан;

Б) тиңдәш хәлләр арасында;

В) аерымланган аныклагыч янында.

3. Хәлләр ничә төрле була?

А) 7

Б) 8

В) 9


  1. Хәлләр җөмләнең нинди сүз төркеме белән белдерелгән кисәген ачыклый?

А) исем

Б) алмашлык

В) фигыль


  1. Тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез.

Тау башына чыгып утыргач (1) Фазыл чикләвекләрен кепкасына бушатып (2) санарга кереште.

А) 1;2

Б) 1

В) дөрес җавап юк.

- Битләрегезне яныгызда утыручы белән алмашыгыз һәм бер-берегезнекен тикшереп, билге куегыз.

5 дөрес җавап - "5"

4 дөрес җавап -"4"

3 дөрес җавап -"3"

2 дөрес җавап - "2"

- Тест җаваплары тактада (18 слайд).Тестларны миңа тапшырырга онытмагыз, билгеләрегезне үзегезнең эш битегезгә куегыз.

А

Б

В

Г

1



+


2

+




3


+



4



+


5


+




- Безнең ярдәмлеккә материал инде җыелып килә, шуңа күрә аңа матур итеп реклама бирергә кирәк. (19 слайд)

IV. Өй эше бирү, билгеләр кую.

- Безнең инде икенче өлешебез дә әзер булып килә. Ләкин бу өлешне ябар өчен, сезнең өй эшләрегез дә кирәк (20 слайд)

- Өй эшен үзегез булдыра алганны, үзегезгә ошаганны сайлагыз:

1. Аерымланган вакыт хәлләрен кулланып, "Җәй көне авылда" дигән хикәя язарга

2. 119 нчы күнегүдәге вакыт хәлләрен файдаланып, җөмләләр төзергә.


V. Дәресне йомгаклау. (21 слайд)

- Хәзер, әйдәгез, үзегезнең дәрестәге эшегезне бәяләгез. Сезнең алда 3 төстәге түгәрәкләр бар:

Яшел түгәрәк - миңа дәрестә уңай, җиңел булды

Зәңгәр түгәрәк - миңа кызык булды, күп яңалык белдем, ләкин катнашырга оялдым

Кызыл төс- авыр булды, ләкин мин кабатлармын, өйрәнермен

- Миңа да сезнең белән эшләргә уңай, җиңел булды, бик зур рәхмәт. Битләрегезне, тестларыгызны бирегез, билгеләр куябыз. Сау булыгыз, уңышлар!



© 2010-2022