Моя деревня в истории России

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар халкы, Татарстан Республикасы һәм туган як тарихы һәм мәдәнияты буенча төбакара конкурс





Россия тарихында минем туган авылым тарихы





Эчтәлек

  1. Кереш 3 нче бит

II. Төп өлеш 4-10 нче битләр

  1. "Изге чишмә".

  2. "Җирнең кендеге"- Сәйтәк авылы.

  3. Сәйтәк - бик борынгы авыл.

  4. 15 номерлы скважина.

  5. "Кара алтынның" кешеләр язмышында чагылышы.

  6. Безнең Леонид Филиппович Васильев.

  7. Авыл халкы.

  8. Безнең кендекләребез дә авылга бит бәйләнгән.

  1. Йомгаклау 12 нче бит

  2. Кулланылган әдәбият исемлеге 13нче бит

  3. Күрсәтмә материал 14- 19 нчы битләр





I.КЕРЕШ.

Һәр кешенең үзенең туган җире, туган теле була. Минем туган җирем - Сәйтәк авылы, туган телем - татар теле, милләтем- керәшен. Үзем Менделеев шәһәренең № 4 нче рус мәктәбендә укыйм. Минем мәктәбемдә 6 Советлар Союзы Герое укыган!Сүзем мәктәбем турында түгел, ә кечкенә генә Сәйтәк авылы турында. Әти -әнием дә, әби -бабаем шушы авылдан. Авылыбыз кечкенә булу сәбәпле, урта мәктәп юк(элек мәктәбе дә колхозы да булган) . Хикмәт анда түгел, ә менә нәрсәдә. Ничек инде, кечкенә генә Менделеев районының Сәйтәк авылы бөтен республикага данлыклы?!. Әйе, тарихта аның үз урыны бар! Үземнең эшемдә шушыны ачыкламакчы булам. Авылыбыз турында язылган китаплар әлегә юк . Мин кешеләрдән сораштырган материалларга нигезләнеп бу эшне башкардым. Безнең авылыбыз район үзәгенең матур жирендә урнашкан. Ерак түгел Чулман елгасы, Бәзәкә, Мари Тәкәше һәм Татар Тәкәше авыллары. Бу авыллар һәм Сәйтәк авылы Бәзәкә авыл җирлегенә керә.(1 рәсем)





II. ТӨП ӨЛЕШ

1.Изге Чишмә

Авыл уртасында челтерәп чишмә агып утыра. Аны "Изге чишмә" дип йөртәләр, чөнки ул авыру кешеләрне савыктыра, көч бирә. Безнең чишмәгә төрле авыллардан, шәһәрләрдән суга киләләр. Ул республика күләмендә 2 нче урынны алган чишмә, бит. "Изге чишмәне" нефтяниклар яңартып, төзекләндереп торалар. (4 нче рәсем) Сәйтәк авылы үзенең суы, ташы, комы, балчыгы, нефте белән иң бай җирләрдән санала һәм башкаларны үзенә җәлеп итә.

2."Җирнең кендеге" - Сәйтәк авылы.

"Җирнең кендеге" бар дип әйтәләр. Ә менә аның кайда урнашканын берәү дә белми, мөгаен. Легендаларга караганда, ул Менделеев районының Сәйтәк авылында имеш. Кайчандыр басу буйлап барган авыл карты каршында ак киемгә киенгән озын сакаллы икенче бер карт пәйда була. Алар сөйләшеп китәләр. Сакаллы карт: "Бу авыл беркайчан да табигать китерә торган бәла-казаларны күрмәячәк, чөнки ул җирнең кендегенә урнашкан", - ди һәм күздән югала. Халык телендә бу урын сихерле урын дип йөртелә башлый. Чөнки биредә кешеләр еш кына адашканнар. Бер урында берничә мәртәбә әйләнеп йөреп тә, авылга керә алмыйча аптырап йөргәннәр.

3.Сәйтәк бик борынгы авыл дип исәпләнә .

Ул ике елга арасына урнашкан булган. Авылның топонимикасы да Ситәк елгасы исеменнән килеп чыккан. Ә икенче елга Зирекле дип аталган . Хәзерге вакытта аларның сулары саеккан, чишмә сыман гына челтерәп ага. Авылның көньягында әрәмәлекләре булган. Андагы күпсанлы балыклы күлләр, болынлыклар халыкка бик күп файда китергән. Авыл халкы җәй көне шунда печән чапкан , көзгә таба бөрлегән, балан , гөлҗимеш җыйган, кышка утын әзерләгән. Гомумән, халык табигать белән бик тыгыз элемтәдә булган. Ә менә 1978 елның көзендә Түбән Кама ГЭСы плотинасы белән Кама елгасын бүлеп куялар .Авыл халкы өчен яшәү чыганагы булган әрәмәлекләр, печәнлекләр, көтүлекләр су астында кала. Халык алдында кышка утын һәм мал азыгы әзерләү проблемасы туа. Шулай итеп, бәла-каза табигать тарафыннан килмәсә дә, югарыда утыра торган түрәләр карары белән китерелә.

4. 15 нче номерлы скважина!

Кама буе нефтьчеләре турында бик күп язылган. Ләкин бу төбәктә нефтьнең 1955 елда ук Сәйтәк авылы янында табылганын нефтьчеләр үзләре генә белә торгандыр. 1938 елда ук Кама буенда тикшеренүләр уздырыла. Алабуга шәһәре һәм Сәйтәк авылы янында Пермь катламнары ятмасынның күтәренке ике пункты билгеләнә. Бөек Ватан сугышы беткәннән соң,1951 елда Кама буенда бораулау эшләре башлана. Ниһаять, 1955 елның азагында Сәйтәк авылы янындагы скважинадан нефтьле керн күтәрелә. Бу 15 нче номерлы скважина, Кама буе нефте тарихына кереп калды. Шунысы кызыклы,бу скважина хәзер дә "яши". 90 нчы елларда геологлар аның иң аскы катламнарында тикшеренүләр үткәреп , анда нефтьнең барлыгын яңадан ачыклыйлар. Шулай итеп , «әби» скважина "икенче яшьлеген ача". Ул хәзерге вакытта да әшләп килә . Ярты гасыр вакыт үтүгә карамастан, бу вакыйгалар һаман да халык хәтерендә яши.15 нче номерлы скважинаны бораулауда катнашкан РСФСРның атказанган нефтьчесе Борис Васильевич Никашнин, аның турында менә ничек искә ала: "Скважиналар бер-берсеннән зур ераклыкта борауланды: берсе - Лекаревода, икенчесе Танайкада, өченчесе, хәтта, Удмуртиядә...15 нче скважина безнең исемлектә иң соңгысы иде. Хәтердә калганча, колоннаны күтәрдек, керн бар! Бу бозлы кисәк - породаны җылы вагонга алып кереп газета өстенә салдык. Ул эреде һәм кәрәздән чыккан бал сыман, аннан нефть агып чыкты!" Әлбәттә, Кама буе нефть ятмаларын зурлыгы буенча Ромашкино бәлән чагыштырып булмый. Тик шулай да , ул үз урынында гасыр ачышлары исемлегенә керә. (2-3 нче рәсем)

5." Кара алтын"ның кешеләр язмышында чагылышы.

Авылыбыз янында гына шундый зур нефть ятмалары табылу, авыл тарихында, кешеләр язмышында нинди чагылыш таба соң? Менә бу турыда авылның дәрәҗәле кешесе Зоя Семеновна Тарасова болай сөйли: "Нефть фонтаны атканнан соң, факел яндырдылар. Барлык авыл халкы шул скважина янында җыелды. Бу-үзенә күрә бер үзенчәлекле күренеш иде. Халык тормышның яхшыга үзгәрәсенә өмет баглап шатланды. Кешеләр ул вакытта авылда бик ярлы яшиләр иде. Колхозчылар "трудодень"га эшләделәр. Юллар юк диярлек. Иң якын тимер юл станциясенә 80 км. Сәйтәккә карлы юлдан трактор чаналарында утырып килгән бораулаучыларның күренүе, авыл халкы өчен чын-чынлап зур вакыйга булды". Әйе, нефть ятмасы табылу авыл халкының бер өлешенә яңа эш урыннары алып килә, элеккеге колхозчыларның матди хәле яхшыра .Ул елларда тәэмин итү бик начар булса, нефтьчеләр өчен авылга он, ярма, шикәр һәм май кебек иң кирәкле ризыклар төялгән машиналар килә башлый. Бораулаучылар кемнәрнедер эш урыннары белән тәэмин итсә, ялгыз пенсионерларга квартирантлар булып урнашкан эшчеләрдән файда килә. Әлбәттә, бар да ал да гөл булып кына тормый. 60 нчы елларда авыл янында нефть күлләре пәйда була. Каз-үрдәкләр һәм вак мал өчен алар "җәһәннәм чокырына" әйләнә. Кош-корт бирегә үзе килеп кермәсә дә, аларны басудан ачуы килгән колхоз бригадирлары, басу каравылчылары куып кертә. Икенче яктан, нефть газын яндыра торган күпсанлы факеллар барлыкка килә. Аннан килгән зыянны беркем дә чутламый, әлбәттә. Соңрак, нефть чыгару күләме арта барган саен, нефтьчеләрнең материаль хәле дә яхшыра.Алар әкренләп нефть күлләрен җыялар, факелларны киметәләр.Тирә-юньдә яңадан кешеләрнең тырышлыгы аркасында чирәм, агачлар үсә башлый. Халык тормышы алга таба атлый, үзгәрә, яңара. 1972 нче елда Сәйтәк авылында мәдәният йорты белән китапханә урнашкан яна мәһабәт бина ачыла, һәрбер йортка газ кертелә.

6.Безнең Леонид Филиппович Васильев. Кама буе нефтьчеләренең 40 еллыгына авыл урамнарына асфальт җәелде. НГДУда РИТС начальнигы булып эшләгән. Сәйтәктә туып үскән. Леонид Филиппович Васильев тарифыннан авылга зур ярдәм күрсәтелә. Беренче нефть фонтаны бәреп чыккан елны, Леонид Филиппович мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, ул нефтьче - оператор булып эшкә урнаша. Аның эш урыны да авыл кырыенда ук була. Васильев читтән торып Лениногорск нефть техникумының производствоны автоматлаштыру факультетын бетерә. Соңыннан ул эшләгән оборудование аңа фантастика сыман булып тоела. Механизация системасы кертелә башлагач, Леонид абыйны Казанга әйдәүче конструктор янына укырга җибәрәләр. Прикамьеда телеконтроль системасы Васильев кул астында пәйдә була. Соңыннан аны участок начальнигы итеп билгелиләр ,ә 1973 елдан ул инде промысел начальнигы булып эшли. Хәзерге вакытта Леонид Филиппович лаеклы ялда.Ул төзекләндергән мул сулы чишмәдән су алган саен, авыл халкы аны искә алмыйча калмый торгандыр. Алай гына да түгел, чишмәгә күрше-тирә авыллардан да суга киләләр.Элек ак яулыкларын ябынган татар әбиләре килеп ,битләрен юып ,бидоннарына су алып китсәләр, хәзер суга машиналар белән йөриләр.Чишмәгә хәтле юл да асфальт бит . "Әүлия чишмәсе" янында татар изгесе күмелгән урын да бар. Элек кабер янында йоклап төш күрсәң, ул чынга аша дип уйлаганнар.

7. Авыл халкы.

Авыл зур түгел. Сәйтәк авылында төп халык -керәшеннәр. Ләкин монда башка милләт халкы да яши: руслар, әзербайҗаннар,татарлар, марилар, удмуртлар. Алар үзара дус, ярдәмләшеп яшиләр. Бүгенге көндә (статистик мәгълүматларга нигезләнеп) Сәйтәк авылында 198 кеше яши. Шуның яртысыннан күбесе пенсионер. Элеккеге елларда яшьләр күпләп авылдан китә торган булсалар, хәзер яңадан авылга кайтырга тырышалар. Элек бушап калган йортларның һәрберсенең хәзер хуҗасы бар. Искеләре урынына яңа йортлар калкып чыга. Кеше саны елдан -ел арта. Мисал өчен, 2010-2012 елларда 2 шәр бала туган, 5 кеше пропискага кергән, ә 2013 елда гына 4 бала дөньяга килгән һәм 12 кеше пропискага кергән(бу мәгълүмат Бәзәкә авыл җирлеге үзидарәсеннән алынды). Авылда 3 фермер хуҗалык оешты. Алар берничә кешегә эш урыны булдырдылар. Бүгенге көндә авыл халкы мал -туар асрап, яшелчә үстереп яшәп ята.

8. Безнең кендекләрләребез дә авылга бит бәйләнгән.

Шәһәрдә тусак та, анда укысак та, эшләсәк тә ял саен әби -бабай, әти-әни янына авылга кайтырга ашыгабыз.Безне авылыбызның күркәм гореф -гадәтләре кызыксындыра. Ел саен Пасха, Яфрак бәйрәме, быелдан-Тәре походы, Чишмәне изгеләндерү,керәшенчә Сабантуй бәйрәмнәрендә катнашабыз, күңел ачабыз . ( 7-11 нче рәсемнәр) Сәйтәктә яраткан клубыбыз һәм китапханәбез көтә. Чөнки анда күңелле кичәләр, кызыклы очрашулар еш була. Бу турыда китапханә мөдире - Елизавета Ильинична менә нәрсә ди: "Бүгенге көндә китапханә фондында 8960 данә китап исәпләнә. Китап белән тәэмин ителү хөкүмәтебез тарафыннан зур. Укучылар саны арта, чөнки бар хуҗалык та җаны теләгән матбугатны өенә алдыра алмый. Шунлыктан бу очракта китапханә ярдәмгә килә. Монда күп эш мәктәп укучылары белән берлектә башкарыла.Мәктәптә укучылар саны барлыгы -16.Нәниләрне беренче тапкыр китапханәдә укучы итеп кабул итүләр матур традициягә әйләнеп бара. Соңгы елларда туган якны, аның гореф - гадәтләрен, тарихын, сәнгатен өйрәнү буенча да зур эш башкарыла". (5 нче рәсем) Китапханәдә «Керәшен халкы тарихы» дигән мини - музей бар. Аны китапханә һәм клуб мөдирләре бергә төзегәннәр. Анда керәшеннәрнең борынгыдан сакланып калган әйберләре, милли киемнәре, кулдан эшләнгән тормыш-көнкүреш әйберләре урын алып тора. Алар тарафыннан авылыбыз тарихына багышланган альбом төзү күздә тотыла. Сәйтәк авылы клубында 3 ел элек "Туганайлар"фольклор ансамбле оешты. ( 10 нчы рәсем) Аның җитәкчесе-клуб мөдире Данилова Фәридә Муллаяновна."Туганайлар"ансамбле уңышлы гына эшләп килә. Алар төрле район чараларында катнашып, дипломнар, грамоталар белән бүләкләнә. Анда 6 кеше катнаша,алар арасында мин дә бар. Сәхнәне яратып, бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз.Элеккеге җырларны әбиләрдән өйрәнәбез. Ә алар инде бик аз, без аларны "алтын бөртегенә" тиңлибез. "Туганайлар" ансамбле турында авылның олы кешесе -Ефимова Анастасия болай ди: "Керәшен халкының шулай иҗатын, халык җырларын барлап, сәхнәләргә күтәреп чыгуларына бик шатланабыз.Аларның тырышлыкларына, үзләрен тота белүләренә сокланабыз. Үзгәрешләрне дә сизәбез. Яңача яңгырый җырлар: элеккеге, борынгыча яңгыраш ишетелә. Күрәбез, биюләр дә яңартылган, күтәренке рухта, үзгәрешләр яхшы якка" .

Үземнең эшем белән мин шушы кечкенә авылның да илебез язмышында, тарихында чишмә суы тамчысы хәтле булса да үз өлеше бар дип исәплим. Билгеле булганча, тамчыдан күл дә хасил була, ә күлләрдән елгалар... . Ә менә мондый кечкенә авыллар илебездә әллә нихәтле бит... Сәйтәк авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашканнар, үлеп калганнар, хәбәрсез югалганнар юкмы?! Алар - 130 . Шулар арасында минем бабам - Данилов Илья Михаил улы да бар. Ул 1925 елның 1августында Татарстанның Бондюг районы (хәзер Менделеев районы)Сәйтәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач, ФЗУда укый, аннары химия заводында эшли. 1943 нче елда сугышка китә. Икенче Белорус фронтында була.Польшаны азат итүдә катнаша, хәтта Германиягә дә барып җитә. Җиңү бәхетенә ирешә.Ул бик күп медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә. Туган авылына бабам 1948 елның ноябрь азагында гына кайта. Ә 1949 елда кабат заводка эшкә килә. Анда ул 1953 елның октябрь аена чаклы аппаратчик булып эшли. Аннан соң ул Чаллы шәһәренә трактор һәм машина йөртүчеләр мәктәбенә укырга китә. Аны бетергәч, колхозда комбайнда, машинада эшли. 1962 нче елда монтажник булып СМУга эшкә урнаша. 1980 елның 1 августына хәтле шул эштә эшли ул. Пенсиягә чыккач та, бабам өйдә кул кушырып утырмый, кочегар булып фермада эшли. Эш дәверендә бабам бик күп грамоталар белән бүләкләнә. Фоторәсеме һәрвакыт Почет тактасында була. Минем бабам менә шундый батыр, эш сөючән, бик тә тырыш, ярдәмчел кеше була. Балаларын да һәм безне - оныкларын да шулай тәрбияли. Кызганычка каршы, хәзер бабам исән түгел инде.Әгәр ул исән булса, мин аңа бик күп-күп рәхмәтләр әйтер идем. Үземнең укуым, белемем, тәртибем белән аны сөендерер идем. Ул миңа: "Менә ,кызым, булдырасың, бит ә!"- дияр иде. Менә шундый кешеләргә, минем бабам кебек сугышта фашист илбасарларына каршы көрәшкән батырларга, ике ел элек авылыбызда һәйкәл ачылды. Хәзер ел саен без 9 нчы Май бәйрәме көнне бөтен гаиләбез, туганнарыбыз, авылдашларыбыз белән һәйкәл янына җыелабыз. Аларны искә алабыз, чәчәкләр куябыз. ( 6 нчы рәсем) Мин шушындый авылдашларым булуы белән горурланам, аларның батыр булуларына сокланам. Алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр, илебезне коллыктан коткарганнар. Минем йөрәгемдә әрнү хисе дә бар, чөнки аларның күбесе сугышта һәлак булган, ә күбесе сугыштан соң үлгән. Кызганыч, бүгенге көндә авылыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары юк инде... Без, яшь буын, бу батырлар алдында баш иябез, мәңгелек дан җырлыйбыз. Алга таба да алар турында онытмаска, батыр якташларыбызның истәлеген кадерләп сакларга, аларга булган хөрмәтебезне, изге ихтирамыбызны белдереп, бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куярга сүз бирәбез. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.... Тылда көнне төнгә ялгап хезмәт күрсәткән батыр авылдашларымның бүгенге көндә берничәсе генә исән. Менә алар: Миронова Елизавета, Миронова Ольга, Харитонов Андрей, Полякова Анастасия, Григорьев Иван, Григорьева Анна,Тараканова Серафима,Павлова Елизавета, Воробьева Анастасия, Александрова Прасковья, Сорокина Прасковья, Григорьева Раиса,Тараканова Мария. Ә аларга бары 8-14 яшь кенә була бит... Алар илебез тарихына өлеш кертмәгәнәрме?! Авылыбызның мин белгән, хөрмәткә лаек булган кешеләрен атамыйча мөмкин түгел. Тарасова Зоя Семеновна -Татарстан Республикасының атказанган агрономы (1988 нче елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты), Орлов Валерий Вениаминович - хәрби очучы (Чернобыльдә, Әфганстанда хәрби хезмәт иткән, ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, "Шурави" ансамбле солисты), Тараканов Михаил Иванович - очучы-сынаучы, Поляков Евгений Васильевич - район администрациясендә бүлек җитәкчесе, Данилов Юрий Павлович - Грахово районында мәдәният бүлеге мөдире, Григорьева Людмила - Алабуга шәһәрендә ЗАГС мөдире. Без, яшьләр, бу апалар һәм абыйлар белән сокланабыз, горурланабыз.







III. Йомгаклау

Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы М. Х.Салимуллина әйтүенчә, киләчәктә 2014-2015 елда Сәйтәк авылында клуб һәм башлангыч мәктәп төзелә башланачак, чөнки балалар саны артуы , күп гаиләләрнең авылга кайтуы күздә тотыла.Ә мин ышынам, Сәйтәк авылында яңа үзгәрешләр- яңа йортлар, мәктәп, клуб, китапханә салыныр, гаиләләр күбәер, кеше саны артыр. Без,яшьләр, авылда яшәп, гореф -гадәтләребезне саклап, яңа үрләрне яуларбыз. Сәйтәк авылы республикабызда, Россиядә генә түгел , чит илләрдә дә билгеле булыр. Безнең арабыздан бәлки, табиблар, галимнәр,язучылар, хәтта ил башлыклары да чыгар. Киләчәктә дә минем авылым Россия тарихында үз урынын алыр дип өметләнеп калам.







Кулланылган әдәбият

1."Туганайлар"газетасы. 2004 ел

2.Н. Фатыхов. Бондюжцы Татарстана.

3. Менделеевский музейный вестник. 2003г.

4. "Менделеев яңалыклары" газетасы. 2013ел









Моя деревня в истории России

1

Моя деревня в истории России

2

Моя деревня в истории России

3

Моя деревня в истории России

4

Моя деревня в истории России

5

Моя деревня в истории России

6

Моя деревня в истории России

7



Моя деревня в истории России

8

Моя деревня в истории России

9

Моя деревня в истории России

10

Моя деревня в истории России

11

19


© 2010-2022